Халиуллина Л.К. – югары категорияле химия укытучысы,
Татарстанның атказанган укытучысы
Гидроксидлар.
Нигезләрнең классификациясе
һәм аларны табу
Матдәләр
гади
катлаулы
Металлар
Неметаллар
Оксидлар
Гидроксидлар
Кислоталар
Тозлар
Гидроксидлар дип составына металл, неметалл атомнары һәм
гидроксогруппалар (ОН) кергән катлаулы матдәләр атала.
Гидроксид формуласында гидроксогруппа саны металлның
валентлыгына туры килә.
NaOH натрий гидроксиды
Ba(OH)2 барий гидроксиды
SO2(OH)2 яки H2SO4 сульфат кислотасы
Гидроксид
Нигезләр Амфотер гидроксидлар Кислородлы кислоталар
Be(OH)2, Zn(OH)2, Cr(OH)3
Fe(OH)3, Al(OH)3
H2SO4 (SO2(OH)2)
H2CrO4 (CrO2(OH)2)
Суда эри торган
(селтеләр)
LiOH, NaOH, KOH
RbOH, CsOH, Ca(OH)2
Sr(OH)2, Ba(OH)2
Суда эреми торган
(Калган барлык металларның
гидроксидлары)
Нигезләр- металл атомнарыннан һәм бер яки берничә
гидроксогруппадан (ОН) торган катлаулы матдәләр.
Амфотер гидроксидлар – амфотер металл атомнарыннан һәм
гидроксогруппадан (ОН) торган катлаулы матдәләр.
Амфотер оксидларга амфотер гидроксидлар туры килә.
Кислота – металл атомнарына алмаштыра ала торган водород
атомнарыннан һәм кислота калдыгыннан торган катлаулы матдәләр
Нигезләрне табу ысуллары
I.Суда эри торган нигезләрне (селтеләрне) табу
1. Актив Ме + су→ селте + водород (алмаштыру реакциясе)
2Li + 2H2O = 2LiOH+H2
I төркем төп төркемчә металларын селтеле металлар дип йөртәләр
II төркем металларын (Ca, Sr, Ba, Ra) - селтеле – җирле металлар
дип йөртәләр.
Ba + 2H2O = Ba(OH)2 +H2
Нигезләрне табу ысуллары
I.Суда эри торган нигезләрне (селтеләрне) табу
2.Актив МеО + су → селте (кушылу реакциясе)
Na2O+ H2O = 2NaOH
СaO+ H2O = Сa(OH)2
3. Актив металл хлоридлары эремәләренә электролиз ясау
II.Суда эреми торган нигезләрне табу
Тоз + селте → яңа тоз + яңа нигез/амфотер гидроксид
эри эри (килеп чыккан тоз яки нигез суда эремәскә тиеш)
(алмашу реакциясе)
CuSO4+ 2NaOH→ Cu(OH)2↓+ Na2SO4
Зәңгәр
Катлаулы ике матдә арасында реакция барганда,
алар үзләренең состав өлешләрен алмашсалар,
мондый реакцияләрне алмашу реакцияләре дип атыйлар
Алюминий гидроксиды
Хром (III) гидроксиды
Бакыр (II) гидроксиды
Натрий гидроксиды
Физик үзлекләре
Бирем №1
“Кислоталар, нигезләр һәм тозларның суда эрүчәнлеге”
таблицасын кулланып, селтеләргә, суда эреми торган
нигезләргә, амфотер гидроксидларга икешәр мисал языгыз.
Матдәләрнең исемнәрен языгыз.
Бирем №1 җавап
Селтеләр:
KOH - калий гидроксиды
Ba(OH)2 - барий гидроксиды.
Суда эреми торган нигезләр:
Mg(OH)2 - магний гидроксиды
Co(OH)2 – кобальт (II) гидроксиды.
Амфотер гидроксидлар:
Аl(OH)3 - алюминий гидроксиды.
Cr(OH)3 – хром (III) гидроксиды
Бирем №2
Түбәндә бирелгән матдәләр арасыннар бары тик гидроксидларны
гына сайлап алыгыз һәм аңлатыгыз, ни өчен гидроксидка кертәсез?
Нигезләргә, амфотер гидроксидка бүлегез. Сайлап алган матдәләрнең
исемнәрен языгыз:
Mg(OH)2 , CaO, KOH, Ba(NO3)2, Al(OH)3, HCl.
Бирем №2 җавап
Нигезләр- металл атомнарыннан һәм бер яки берничә
гидроксогруппадан (ОН) торган катлаулы матдәләр.
Амфотер гидроксидлар – амфотер металл атомнарыннан
һәм гидроксогруппадан (ОН) торган катлаулы матдәләр.
Mg(OH)2 - магний гидроксиды, эреми торган нигез
KOH - калий гидроксиды , эри торган нигез (cелте)
Al(OH)3 - алюминий гидроксиды, амфотер гидроксид.
Бирем №3
Химик реакцияләр схемаларында тиешле матдәләрнең
формулаларын языгыз, тигезләгез. Реакция кагыйдәләрен,
реакция тибын, матдәләрнең исемнәрен языгыз.
(Матдәләргә исем биргәндә кислота калдыгы исемен
кушымта №1 “кислота формулалары”н карагыз)
1) К + ... → KOH + H2
2) ... + H2O → NaOH
3) FeSO4+ … → Fe(OH)2 + Li2SO4
№ | Кислота форму ласы | Кислота исеме татар/ рус | Кислота калдыгы формуласы, валентлыгы | Кислота калдыгы исеме |
1 | H2SO4 | Cульфат/ Серная | SO4 (II) | Cульфат |
2 | H2SO3 | Сульфит/ Сернистая | SO3 (II) | Сульфит |
3 | H2S | Сульфид/ Сероводородная | S (II) | Сульфид |
4 | HNO3 | Нитрат/ Азотная | NO3 (I) | Нитрат |
5 | HNO2 | Нитрит/ Азотистая | NO2 (I) | Нитрит |
6 | H3PO4 | Ортофосфат/ Ортофосфорная | PO4 (III) | Ортофосфат |
7 | HPO3 | Метафосфат/ Метафосфорная | PO3 (I) | Метафосфат |
8 | H2CO3 | Карбонат/Угольная | CO3 (II) | Карбонат |
9 | H2SiO3 | Силикат /Кремниевая | SiO3 (II) | Силикат |
10 | H3BO3 | Борат/ Борная | BO3 (III) | Борат |
11 | HAlO2 | Метаалюминат/ Метаалюминиевая | AlO2 (I) | Метаалюминат |
12 | HCl | Хлорид/ Соляная, хлороводородная | Cl (I) | Хлорид |
13 | HClO | Гипохлорит/Хлорноватистая | ClO (I) | Гипохлорит |
14 | HClO2 | Хлорит/ Хлористая | ClO2 (I) | Хлорит |
15 | HClO3 | Хлорат / Хлорноватая | ClO3 (I) | Хлорат |
16 | HClO4 | Перхлорат / Хлорная | ClO4 (I) | Перхлорат |
17 | HBr | Бромид/ Бромоводородная | Br (I) | Бромид |
18 | HI | Иодид/ Иодоводородная | I (I) | Иодид |
19 | HF | Фторид/ Фтороводородная | F (I) | Фторид |
20 | HMnO4 | Перманганат/ Марганцовая | MnO4 (I) | Перманганат |
21 | H2MnO4 | Манганат/ Марганцовистая | MnO4 (II) | Манганат |
22 | H2CrO4 | Хромат/ Хромовая | CrO4 (II) | Хромат |
23 | H2Cr2O7 | Дихромат/ Дихромовая | Cr2O7 (II) | Дихромат |
24 | HCN | Цианид/ Синильная | CN (I) | Цианид |
25 | H2ZnO2 | Цинкат/ Цинковая | ZnO2 (II) | Цинкат |
26 | H2BeO2 | Бериллат/ Бериллиевая | BeO2 (II) | Бериллат |
Кислота формулалары
Бирем №3 җавап
1) Актив Ме + су→ селте + водород (алмаштыру реакциясе)
2К + 2H2O = 2KOH + H2 (калий гидроксиды)
2) Актив МеО + су → селте (кушылу реакциясе)
Na2O+ H2O = 2NaOH (натрий гидроксиды)
3)Тоз +селте→ яңа тоз + яңа нигез/амфотер гидроксид (алмашу реакциясе)
эри эри (килеп чыккан тоз яки нигез суда эремәскә тиеш)
FeSO4 + 2LiOH = Fe(OH)2 + Li2SO4
Тимер(II) литий тимер (II) литий сульфаты
сульфаты гидроксиды гидроксиды
Бирем №4
Эри торган нигезләрне ничек табып була?
Реакция кагыйдәләрен,
тигезләмәләрен, реакция тибын,
матдәләрнең исемнәрен языгыз.
Бирем №4 җавап
1.Актив Ме + су→ селте + водород (алмаштыру реакциясе)
2Na + 2H2O = 2NaOH+H2 (натрий гидроксиды)
Ba + 2H2O = Ba(OH)2+H2 (барий гидроксиды)
2Cs + 2H2O = 2CsOH+H2 (цезий гидроксиды)
2. Актив МеО + су → селте (кушылу реакциясе)
K2O+ H2O = 2KOH (калий гидроксды)
BaO+ H2O = Ba(OH)2 (барий гидроксиды)
Li2O+ H2O = 2LiOH ( литий гидроксиды)
Бирем №5
Нәрсә ул алмашу реакциясе? Түбәндә бирелгән кагыйдәгә
3 реакция языгыз. Исемнәрен языгыз.
Тоз + селте → яңа тоз + яңа нигез/амфотер гидроксид
эри эри (килеп чыккан тоз яки нигез суда эремәскә тиеш)
(алмашу реакциясе)
Бирем №5 җавап
Катлаулы ике матдә арасында реакция барганда, алар үзләренең
состав өлешләрен алмашсалар, мондый реакцияләрне алмашу
реакцияләре дип атыйлар.
CuCl2+ Ba(OH)2→ Cu(OH)2↓+ BaCl2 (бакыр (II) хлориды, барий гидроксиды)
MgBr2 + 2KOH = Mg(OH)2 ↓+2KBr ( магний гидроксиды, калий бромиды)
СoI2 + 2NaOH = 2NaI + Co(OH)2 ↓ (натрий иодиды, кобальт (II) гидроксиды)
Игътибарыгыз өчен рәхмәт