1 of 24

ТАМЫРЛАРНЫҢ ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ

2 of 24

1-Бәрәңге 2-Борчак 3-Арыш 4-Бодай

5-Көнбагыш 6-Шикәр чөгендере

ТАМЫРЛАРНЫҢ ТИРӘНЛЕГЕ

Яфраксыз тозлак керпе

3 of 24

ТАМЫР БАСЫМЫ

4 of 24

КАЕН СУЫ ӘЗЕРЛӘҮ

5 of 24

1.ТАМЫРАЗЫКЛАР

КИШЕР

ШАЛКАН

ЧӨГЕНДЕР

6 of 24

2.ТАМЫР БҮЛБЕЛӘРЕ

ДӘЛИЯ (ГЕОРГИН)

ҖИР ГРУШАСЫ (ТОПИНАМБУР)

7 of 24

3.ЭЛӘКТЕРМӘ ТАМЫРЛАР

ҮРМӘЛЕ ГӨЛ

ТРОПИК ҮСЕМЛЕГЕ - ВАНИЛЬ

8 of 24

4.ҺАВА ТАМЫРЛАРЫ

КҮКЕ ЯШЕ (ОРХИДЕЯ)

ҺИНД КАМЫШЫ

(БАМБУК)

МОНСТЕРА

9 of 24

5.СУЛЫШ ТАМЫРЛАРЫ

(ПНЕВМАТОФОР)

МУРТ ТАЛ

САЗ КИПАРИСЫ

10 of 24

6.ТЕРӘК ТАМЫРЛАР

БАНЬЯН

ПАНДАНУС

11 of 24

7.МИКОРИЗА

Микориза – агач тамырлары һәм гөмбә гөмбәлеге арасындагы симбиоз

Микориза

Микоризалы агач тамыры

12 of 24

8.БАКТЕРИЯЛЕ БҮЛБЕЧЕКЛӘР

Бактерияле бүлбечекләр – азот фиксацияләүче бактерияләр һәм кузаклы үсемлемлекләрнең тамырлары арасындагы симбиоз

13 of 24

КУЗАКЛЫЛАР – ЯШЕЛ АШЛАМАЛАР (СИДЕРАТЛАР)

ТУКРАНБАШ

ЛЮЦЕРНА

ТОРНА БОРЧАГЫ

Кузаклылар туфракның 1гектар мәйданында 100-250 кг атмосфера азотын туплый ала.

14 of 24

1нче бирем. Тест биремнәрен чишегез.

1.Тамыр нинди көч ярдәмендә суны һәм минераллар эремәсен суыра?

А. Тамыр басымы

Б. Су басымы

В. Тамыр көчәнеше

Г. Су көчәнеше

2.Микориза нәрсәләр арасында барлыкка килә?

А.Үсемлек тамыры һәм гөмбә тамыры

Б. Үсемлек тамыры һәм гөмбә гөмбәлеге

В. Үсемлек сабагы һәм гөмбә тамыры

Г. Үсемлек сабагы һәм гөмбә гөмбәлеге

3.Тамыразыклар бирүче үсемлекләр генә язылган рәтне сайлап алыгыз:

А. Җир грушасы, күке яше, редис, тукранбаш

Б. Чөгендер, саз кипарисы, кишер, шалкан

В. Кишер, торма, редис, шалкан

Г. Күке яше, тукранбаш, торма, саз кипарисы

15 of 24

1нче бирем. Җавап

1.Тамыр нинди көч ярдәмендә суны һәм минераллар эремәсен суыра?

А. Тамыр басымы

Б. Су басымы

В. Тамыр көчәнеше

Г. Су көчәнеше

2.Микориза нәрсәләр арасында барлыкка килә?

А.Үсемлек тамыры һәм гөмбә тамыры

Б. Үсемлек тамыры һәм гөмбә гөмбәлеге

В. Үсемлек сабагы һәм гөмбә тамыры

Г. Үсемлек сабагы һәм гөмбә гөмбәлеге

3.Тамыразыклар бирүче үсемлекләр генә язылган рәтне сайлап алыгыз:

А. Җир грушасы, күке яше, редис, тукранбаш

Б. Чөгендер, саз кипарисы, кишер, шалкан

В. Кишер, торма, редис, шалкан

Г. Күке яше, тукранбаш, торма, саз кипарисы

16 of 24

2нче бирем. Тамырларның үзгәрешләре дип аталган таблицаның буш шакмакларын тутырыгыз.

Тамырларның үзгәрешләре

Тамырның үзгәреше

Үсемлекләр (мисаллар)

1.

Тамыразыклар

 

2.

Тамыр бүлбеләре

 

3.

Эләктермә тамырлар

 

4.

Һава тамырлары

 

5.

Сулыш тамырлары

 

6.

Терәк тамырлар

 

7.

Микориза

 

8.

Бактерияле бүлбечекләр

 

17 of 24

2нче бирем. Җавап.

Тамырларның үзгәрешләре

Тамырның үзгәреше

Үсемлекләр (мисаллар)

1.

Тамыразыклар

Кишер, редис, торма, чөгендер, шалкан һ.б.

2.

Тамыр бүлбеләре

Дәлия (георгин), җир грушасы (топинамбур) һ.б.

3.

Эләктермә тамырлар

Ваниль, үрмәле гөл һ.б.

4.

Һава тамырлары

Күке яше (орхидея), Һинд камышы (бамбук), монстера һ.б.

5.

Сулыш тамыры

Мурт тал, саз кипарисы һ.б.

6.

Терәк тамырлар

Баньян, панданус һ.б.

7.

Микориза

Каен-каен гөмбәсе, усак-усак гөмбәсе һ.б.

8.

Бактерияле бүлбечекләр

Тукранбаш, торна борчагы, люцерна һ.б.

18 of 24

3нче бирем. Бирелгән җөмләләрнең дөрес булу-булмавын ачыклагыз.

1. Төп тамырында туклыклы мадәләр туплаган үсемлекләрнең тамырлары – тамыразыклар дип атала.

2. Яфраксыз тозлак керпе үләненең тамырлары тирәнлеккә 4-5 метрга кадәр китә.

3. Кузаклылар туфракның 1гектар мәйданында 1000-2500 кг атмосфера азотын туплый ала.

4. Кайбер тропик агачларның кәүсә яки ботакларында җиргә кадәр җитеп үсүче терәк тамырлар була.

5. Тамырлар, үсемлекнең башка органнары кебек үк, сулауда катнашмыйлар.

6. Гөмбә белән агач арасында ике организм өчен дә файдалы мөнәсәбәт – симбиоз урнаша.

7. Терәк тамырлар баньян яки пандануска хас.

8. Үсемлек артык дымлы туфракта яхшы үсә, чөнки анда су һаваны этеп чыгара.

19 of 24

3нче бирем. Җавап.

1. Төп тамырында туклыклы мадәләр туплаган үсемлекләрнең тамырлары – тамыразыклар дип атала. (ӘЙЕ)

2. Яфраксыз тозлак керпе үләненең тамырлары тирәнлеккә 4-5 метрга кадәр китә. (ЮК)

3. Кузаклылар туфракның 1гектар мәйданында 1000-2500 кг атмосфера азотын туплый ала. (ЮК)

4. Кайбер тропик агачларның кәүсә яки ботакларында җиргә кадәр җитеп үсүче терәк тамырлар була. (ӘЙЕ)

5. Тамырлар, үсемлекнең башка органнары кебек үк, сулауда катнашмыйлар. (ЮК)

6. Гөмбә белән агач арасында ике организм өчен дә файдалы мөнәсәбәт – симбиоз урнаша. (ӘЙЕ)

7. Терәк тамырлар баньян яки пандануска хас. (ӘЙЕ)

8. Үсемлек артык дымлы туфракта яхшы үсә, чөнки анда су һаваны этеп чыгара. (ЮК)

20 of 24

4нче бирем. Түбәндә бирелгән сүзләрне кулланып текстта төшеп калган сүзләрне языгыз.

ТАМЫРЛАРНЫҢ ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ

Кайбер үсемлекләрнең тамырларында туплана. Андый тамырлар үзенә бер форма алып юанлыкка үсә. Бу запас матдәләр тупланса, мондый тамыр – тамыразык дип атала. Мәсәлән, – тамыразыклы үсемлек. туклыклы матдәләр туплаучы – Дәлиядә тамыр бүлбеләре була. Бактерияле бүлбечекләр хас, әлеге бактерияләр һавадагы үзләштерергә булыша, туфракны да баета. Шуңа да бу үсемлекләрне дип атыйлар.

Исемлек: Ян һәм өстәмә тамырларда, кыяклыларга, калийны, яшел ашлама, туклыклы матдәләр, азотны, төп тамырда, кишер, кузаклыларга, органик ашлама, органик матдәләр, тукранбаш.

21 of 24

4нче бирем. Җавап.

ТАМЫРЛАРНЫҢ ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ

Кайбер үсемлекләрнең тамырларында туклыклы матдәләр туплана. Андый тамырлар үзенә бер форма алып юанлыкка үсә. Бу запас матдәләр төп тамырда тупланса, мондый тамыр – тамыразык дип атала. Мәсәлән, кишер – тамыразыклы үсемлек. Ян һәм өстәмә тамырларда туклыклы матдәләр туплаучы – Дәлиядә тамыр бүлбеләре була. Бактерияле бүлбечекләр кузаклыларга хас, әлеге бактерияләр һавадагы азотны үзләштерергә булыша, туфракны да баета. Шуңа да бу үсемлекләрне яшел ашлама дип атыйлар.

Исемлек: Кыяклыларга, калийны, органик ашлама, органик матдәләр, тукранбаш.

22 of 24

5нче бирем. Мәсьәләне чишегез.

Күчереп утыртылган 150 агачның 72%ы гына үсеп киткән.

А)Үсеп киткән агачлар санын исәпләгез. Ни өчен үсеш алган агачларны күчереп утырту киңәш ителми?

Б)Агачларны ничек сугаралар: кәүсәсе төбенәме, әллә ябалдашы астына әйләнә рәвешендәме? Ни өчен?

В) Бер кырда елдан-ел бер үк культура үстерү нәрсәгә китерәчәк? Игенчелектә бу хәлне булдырмас өчен нинди чаралар кулланалар?

23 of 24

5нче бирем. Чишү.

А) 150агач-100%

Х агач-72%

Х=(150х72)/100 = 10 800/100 = 108 агач.

Җавап: 108 агач үсеп киткән. Үсеш алып өлгергән агачларны күчереп утырту киңәш ителми. Чөнки аларның тамыр системасы туфрак тирәлегенә җайлашып формалашкан була.

Б) Агачларны ябалдашы астына әйләшә рәвешендә сугаралар. Бу барлык тамырларны да су белән тәэмин итә.

В) Бер үк культура үстерү туфракны аерым бер матдәләргә ярлыландырачак. Моны булдырмас өчен берничә елга бер кырда иген чәчмиләр – пар җире калдыралар. Шулай ук, системалы рәвештә кузаклы үсемлекләр үстерү дә туфракны туклыклы матдәләргә баетырга булыша.

24 of 24

6нчы бирем. Мөстәкыйль эш. Бирелгән рәсемнәрдәге тамыр үзгәрешләрен атагыз. Мондый үзгәргән тамырлар нинди үсемлекләрдә була? Мисаллар китерегез.