��Мөхәммәт Мәһдиев �(1930-1995)���
�Мөхәммәт Мәһдиев – �Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче. �
1930 елның 1 декабрендә
Арча районы Гөберчәк
авылында туа.
Белеме:
Мөхәммәт Мәһдиев
Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре:
Мөхәммәт Мәһдиевнең язу стиле:
Аның үз стиле, үз язу манерасы бар – ул бик халыкчан.
Ул бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче
урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, җиңел күчеп
йөри. Реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира
үзара бер-берсе белән гел чиратлашып бара.
төп сыйфатлар: нечкә юмор, ирония, киная, җорлык,
халыкчан тапкырлык.�
“Без – кырык беренче ел балалары” повесте
“Без – кырык беренче ел балалары” повесте Бөек
Ватан сугышы чорында педагогия училищесында
укучы яшүсмерләр турында.
Автор үзе дә бу елларда бу педучилищеда укыган.
Сыйныфташларының көндәлек тормышын, дөньяны
танып белергә өйрәнүләрен аңлата.
Әсәрне укыганда һәр герой җанлы булып күз
алдына килеп баса.
Әсәр гади, матур, күп бизәкле, җор, үткен тел белән
язылган. �
Мөхәммәт Мәһдиев үзе �“Бер – кырык беренче ел балалары” повестен язуы турында шулай әйткән:
“...Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. «Ватан язмышы» дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп җигеп уйный алмадык, ә чын атлар җигеп, колхоз басуларында эшләдек…
Ни генә эшләсәк тә, без, дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен, дип, чын күңелдән ышанып эшли идек…
Мин яшьтәшләрем исеменнән шуны әйтә алам, без – кырык беренче ел балалары. Әсәрнең исеме дә әнә шулай туды.
“...Bezneñ balalıq yelları dähşätle Vatan suğışına turı kilde. «Vatan yazmışı» digän olı xis bezneñ
küñellärgä änä şul yellarda kerep urnaştı. Bez balalıq çorıbızda tayaqnı at itep cigep uynıy
almadıq, ä çın atlar cigep, qolxoz basularında eşlädek…
Ni genä eşläsäk tä, bez, doşmannı ciñü säğaten yaqınaytu öçen, dip, çın küñeldän ışanıp eşli idek…
Min yäştäşlärem isemennän şunı äytä alam, bez – qırıq berençe yel balaları. Äsärneñ iseme dä änä şulay tudı.
Мөхәммәт Мәһдиевнең �туган авылы Гөберчәктәге �музее
Музейда язучының язу өстәле