1 of 19

Халиуллина Л.К. – югары категорияле химия укытучысы,

Татарстанның атказанган укытучысы

Нигезләрнең химик үзлекләре

һәм аларны куллану

2 of 19

Селтеләр һәм кислоталарның эремәләре тәэсирендә үзләренең төсен төрлечә үзгәртә торган матдәләрне индикаторлар (латинча indicator –күрсәткеч) дип атыйлар

Индикатор

Индикаторның тирәлектәге төсе

нейтраль

әче

селтеле

Лакмус

шәмәхә

кызыл

зәңгәр

Фенолфталеин

төссез

төссез

кура җиләге төсе

Метилоранж

кызгылт-сары

алсу

сары

Универсаль индикатор

сары

кызыл

зәңгәр

Кислота һәм селте эремәләре тәэсир иткәндә,

төрле индикаторларның төсе үзгәрү

3 of 19

Нигезләрнең химик үзлекләре.

I.Суда эри торган нигезләрнең (селтеләрнең)

химик үзлекләре.

1. Селте + кислота→ тоз + су (алмашу реакциясе)

NaOH + фенолфталеин → кура җиләге төсе

2NaOH + H2SO4 → Na2SO4 + 2H2O

Ba(OH)2 + 2HCl = BaCl2 + 2H2O

Кислота белән нигез тәэсир итешкәндә тоз һәм су барлыкка килгән алмашу реакциясе нейтральләшү реакциясе дип атала

4 of 19

Нигезләрнең химик үзлекләре.

I.Суда эри торган нигезләрнең (селтеләрнең)

химик үзлекләре

2. Уртача җылытканда таркалмыйлар.

3. Кислота оксиды + селте = тоз + су

6NaOH + P2O5 = 2Na3PO4 + 3H2O (H3PO4 – P2O5)

2LiOH + CO2 = Li2CO3 + H2O (H2CO3 – CO2)

 

4.Тоз +селте →яңа тоз +яңа нигез/амфотер гидроксид

эри эри (килеп чыккан тоз яки нигез суда эремәскә тиеш)

(алмашу реакциясе)

CuSO4+ 2NaOH→ Cu(OH)2↓+ Na2SO4

Зәңгәр

5 of 19

II. Суда эреми торган нигезләрнең химик үзлекләре

1.Суда эреми торган нигез/ t → нигез оксиды/ + су (таркалу реакциясе)

амфотер гидроксид амфотер оксид

Сu(OH)2 t →CuO+ H2O

кара

2. Эреми торган нигез + кислота → тоз + су (алмашу реакциясе)

MgCl2+ 2NaOH = Mg(OH)2↓ + 2NaCl

Mg(OH)2 +H2SO4 = MgSO4 + 2H2O

3. Тоз эремәләре белән реакцияләр хас түгел.

4. Кислота оксидлары белән реакцияләр хас түгел.

6 of 19

NaOH – каты сабын

Ca(OH)2- сүндерелгән известь

Сa(OH)2 - известь сөте

Ca(OH)2- сүндерелгән известь

7 of 19

Бирем №1

Нәрсә ул нейтральләшү реакциясе? Мисаллар

өстендә аңлатыгыз. Реакция кагыйдәсен,

тигезләмәләрен, реакция тибын, матдәләрнең

исемнәрен языгыз

8 of 19

Бирем №1 җавап

Кислота белән нигез тәэсир итешкәндә тоз һәм су барлыкка

килгән алмашу реакциясе нейтральләшү реакациясе дип атала.

Эреми торган нигез + кислота → тоз + су (алмашу реакциясе)

1. Сa(OH)2 +H2SO4 = CaSO4 +2H2O кальций сульфаты

2. Sr(OH)2 + 2HNO3 = Sr(NO3)2 + 2H2O стронций нитраты

9 of 19

Бирем №2

Химик реакцияләр схемаларында тиешле матдәләрнең

формулаларын языгыз, тигезләгез. Реакция кагыйдәләрен,

реакция тибын, матдәләрнең исемнәрен языгыз.

1) ... + ... → KNO3 + H2O

2) ... + SO2 → Na2SO3 + ...

3) Fe(OH)2 t → ... + ...

10 of 19

Бирем №2 җавап

1) Селте + кислота→ тоз + су (алмашу реакциясе)

KOH + HNO3 = KNO3 + H2O (калий нитраты) яки

Кислота оксиды + селте = тоз + су

2KOH + N2O5 = 2KNO3 + H2O

2) Кислота оксиды + селте = тоз + су

2NaOH + SO2 → Na2SO3 + H2O (натрий сульфиты)

3) Суда эреми торган нигез/ t → нигез оксиды/ + су

амфотер гидроксид амфотер оксид

(таркалу реакциясе)

Fe(OH)2 t → FeO + H2O (тимер (II) оксиды)

11 of 19

Бирем №3

Тикшерү картасын укыгыз, бирелгән лаборатор эшне башкарыгыз.

Тикшерү картасы. Лаборатор эш.

Фәнни-тикшерү эшенең мөстәкыйль планы

Тикшерү максаты: химик реакцияләрнең кайтма булмаганын дәлилләү һәм

реакциянең билгеләрен күзәтү

Матдәләр: BaCl2, НCl, CuSO4, NaOH

Гипотеза:

1. Эреми торган нигез табыгыз һәм аны хлорид кислотасында эретегез

Химик үзлекләре 1. Нинди билгеләр күзәтәсез

2. Нинди матдәләр барлыкка килә, сезгә билгеле юллар белән тикшерегез.

3. Тикшерегез һәм реакциянең молекуляр тигезләмәләрен языгыз.

Башкарган эшегезне таблицага языгыз

Үткәрелгән эксперимент

Күзәтү. Реакция тигезләмәсе

 

 

 

 

 

 

Нәтиҗә:

12 of 19

Бирем №3 җавап

Үткәрелгән эксперимент

Күзәтү. Реакция тигезләмәсе

1

Бакыр (II) сульфатының натрий гидроксиды эремәсе белән реакциясе

CuSO4+ 2NaOH = Cu(OH)2↓+ Na2SO4

Зәңгәр

 

2

Бакыр (II) гидроксидының хлорид кислотасы белән реакциясе

Cu(OH)2 + 2HCl = CuCl2 +H2O утырым эри, яшкелт–зәңгәр төстәге эремә барлыкка килә

Нәтиҗә: селтеләр эри торган тозлар (тоз составында эреми торган нигез барлыкка китерүче металл булса) белән реакциягә кергәндә эреми торган нигезләр барлыкка килә. Эреми торган нигезләр кислоталар белән реагирлаша.

13 of 19

Бирем №4

Түбәндәге әверелешкә туры килгән химик реакцияләрнең

тигезләмәләрен языгыз. Реакциянең кагыйдәсен, реакция

тибын, матдәләрнең исемнәрен языгыз.

Ca → CaO → Ca(OH)2 → Mg(OH)2 → MgI2

14 of 19

Ca → CaO → Ca(OH)2 → Mg(OH)2 → MgI2

1. Ме + О2 → МеО (кушылу реакциясе)

2Ca+ О2 = 2 CaO кальций оксиды

2. Актив МеО + су → селте (кушылу реакциясе)

CaO + H2O = Ca(OH)2 кальций гидроксиды

3. Тоз + селте →яңа тоз +яңа нигез/амфотер гидроксид (алмашу реакциясе)

эри эри (килеп чыккан тоз яки нигез суда эремәскә тиеш)

Ca(OH)2 + MgCl2 =Mg(OH)2↓ + CaCl2 магний гидроксиды, кальций хлориды

4. Эреми торган нигез + кислота → тоз + су (алмашу реакциясе)

Mg(OH)2 + 2HI = MgI2+2H2O магний иодиды

Бирем №4 җавап

15 of 19

Бирем №5

Тест

1. Түбәндәге матдәләр арасыннан селтене сайлап алыгыз:

1)H2S 2) KOH 3) CrO3 4) Mn(OH)2

2. Алмашу реакциясен сайлап алыгыз:

1) 2Al + 3Cl2 → 2AlCl3

2)2Cr(OH)3 t → Cr2O3 + 3H2O

3) 3KOН + H3PO4 →K3PO4 +3H2O

4) 2Al +3H2SO4 →Al2(SO4)3 + 3H2

3. Селте эремәсендә лакмус нинди төскә керә?

1) кызыл 2) зәңгәр 3) шәмәхә 4) сары

4. Натрий гидроксиды cульфат кислотасы белән реагирлашканда барлыкка килә:

1) Na2SO4 + H2O 2) Na2SO4 + H2

3) Na2SO3 + H2O 4) Na2SO3 + H2

5. Калий гидроксиды реакциягә керә:

1) магний оксиды белән 2) хлорид кислотасы белән

3) натрий хлориды белән 4) тимер (II) гидроксиды белән

16 of 19

6. Fe(OH)3 матдәсенең исеме:

1) тимер (III) гидроксиды 2) тимер (III) оксиды

3) тимер (II) гидроксиды 4) тимер(II) оксиды

7. 2Na+2H2O=2NaOH+H2 реакция тигезләмәсендә

коэффициентлар суммасы ничәгә тигез?

1) 4 2) 5 3) 6 4) 7

8. Кайсы нигез уртача җылытканда таркалмый?

1) Cu(OH)2 2)Fe(OH)2 3) Sn(OH)2 4) KOH

9. Кальций гидроксидына углерод (IV) оксиды кушкач,

нинди утырым барлыкка килә?

1) СaCO3 2) СaC2 3) СaCO2 4) Сa

10. Сүндерелгән известь формуласы:

1) СaCO3 2) KOH 3) Cа(OH)2 4) CO2

Бирем №5

17 of 19

Бирем №5 җавап

Тест җаваплары: 1.2, 2.3, 3.3, 4.1, 5.2, 6.1, 7.4, 8.4, 9.1, 10.3

1. Түбәндәге матдәләр арасыннан селтене сайлап алыгыз:

1) H2S 2) KOH 3) CrO3 4) Mn(OH)2

2. Алмашу реакциясен сайлап алыгыз:

1) 2Al + 3Cl2 → 2AlCl3

2)2Cr(OH)3 t → Cr2O3 + 3H2O

3) 3KOН + H3PO4 →K3PO4 +3H2O

4) 2Al +3H2SO4 →Al2(SO4)3 + 3H2

3. Селте эремәсендә лакмус нинди төскә керә?

1) кызыл 2) зәңгәр 3) шәмәхә 4) сары

4. Натрий гидроксиды cульфат кислотасы белән реагирлашканда барлыкка килә:

1) Na2SO4 + H2O 2) Na2SO4 + H2

3) Na2SO3 + H2O 4) Na2SO3 + H2

5. Калий гидроксиды реакциягә керә:

1) магний оксиды белән 2) хлорид кислотасы белән

3) натрий хлориды белән 4) тимер (II) гидроксиды белән

18 of 19

Бирем №5 җавап

Тест җаваплары: 1.2, 2.3, 3.3, 4.1, 5.2, 6.1, 7.4, 8.4, 9.1, 10.3

6. Fe(OH)3 матдәсенең исеме:

1) тимер (III) гидроксиды 2) тимер (III) оксиды

3) тимер (II) гидроксиды 4) тимер(II) оксиды

7. 2Na+2H2O=2NaOH+H2 реакция тигезләмәсендә коэффициентлар суммасы ничәгә тигез?

1) 4 2) 5 3) 6 4) 7

8. Кайсы нигез уртача җылытканда таркалмый?

1) Cu(OH)2 2)Fe(OH)2 3) Sn(OH)2 4) KOH

9. Кальций гидроксидына углерод (IV)оксиды кушкач, нинди утырым барлыкка килә?

1) СaCO3 2) СaC2 3) СaCO2 4) Сa

10. Сүндерелгән известь формуласы:

1) СaCO3 2) KOH 3) Cа(OH)2 4) CO2

19 of 19

Игътибарыгыз өчен рәхмәт