Спартак күтәрелеше
Практик өлеш
�Беренче бирем�Аңлатмаларны терминнарга туры китереп языгыз.�
гладиатор | Триумф вакытында полководецка бирелгән мактаулы исем |
ликтор | сугышырга өйрәтелгән коллар |
император | сакчы |
Беренче бирем�Җавап:
гладиатор | сугышырга өйрәтелгән коллар |
ликтор | сакчы |
император | Триумф вакытында полководецка бирелгән мактаулы исем |
Икенче бирем�Тарихи документны укып сүз кем турында баруын яз.�
Юлда барганда алар берничә гладиаторлар кораллары төягән арбаны очраттылар. Аларны талап коралларны алдылар. Аулак урын табып, качып урнаштылар һәм үзләренә җитәкче сайладылар. Аларның берсе ...... иде.
Икенче бирем�
Җавап: Спартак
�Өченче бирем�Тарихи хаталарны табыгыз�
Консул берәүне дә кире бормаган. Ирләргә корал тоттырганнар, карт–корыларны һәм хатын–кызларны көчләреннән килердәй хезмәткә тартканнар. Тимерчелек эшен белүчеләр кылычлар һәм сөңге очлыклары койганнар. Хатын-кызлар һәм балалар ашарга әзерләгәннәр, кием–салым ямаганнар. Ат көтүләрен кулга төшереп, ликтор атлы гаскәр булдырган.
Өченче бирем�Җавап:
Консул Спартак берәүне дә кире бормаган. Ирләргә корал тоттырганнар, карт-корыларны һәм хатын–кызларны көчләреннән килердәй хезмәткә тартканнар. Тимерчелек эшен белүчеләр кылычлар һәм сөңге очлыклары койганнар. Хатын-кызлар һәм балалар ашарга әзерләгәннәр, кием–салым ямаганнар. Ат көтүләрен кулга төшереп, ликтор Спартак атлы гаскәр булдырган.
Дүртенче бирем�Буш калган урыннарга аста күрсәтелгән сүзләрне куеп, текстны языгыз:�
Сугышта яраланган _______, мәрхәмәт сорап, тамашачыларга _____ кулын сузган. Әгәр тамашачылар баш бармакларын _____ күтәрсәләр, бу аның гомерен саклап калуны аңлаткан. Әгәр алар бармакларын _____ төшерсәләр, гладиаторны үтергәннәр.
Сүзләр: сул, аска, өскә ,гладиатор
Дүртенче бирем�Җавап:
Сугышта яраланган гладиатор, мәрхәмәт сорап, тамашачыларга сул кулын сузган. Әгәр тамашачылар баш бармакларын өскә күтәрсәләр, бу аның гомерен саклап калуны аңлаткан. Әгәр алар бармакларын аска төшерсәләр, гладиаторны үтергәннәр.