Практик дәрес
Беренче бирем
Аңлатма | Термин |
| Фиргавеннең зур төрбәсе |
| Аллалар йорты |
| Фиргавеннең бальзамланган гәүдәсе |
| Фиргавен салынган таш табут |
Җаваплар
Аңлатма | Термин |
Пирамида | Фиргавеннең зур төрбәсе |
Храм | Аллалар йорты |
Мумия | Фиргавеннең бальзамланган гәүдәсе |
Саркофаг | Фиргавен салынган таш табут |
Икенче бирем
Мисырда пирамидалар төзелеше турында язып калдырган борынгы грек тарихчысының исемен яз.
| | | | | | |
Җавап:
Г | е | р | о | д | о | т |
Өченче бирем
Мисырның нинди корылмасы турында сүз бара?
Биш мең еллар инде һәр иртәне Нил елгасы буеннан күтәрелгән Кояш Алласын күрәм. Аның беренче нурлары минем битемне яктырта. Хәкимнең аяк астындагы тугры, уяу сакчысы мин. Мин фиргәвеннең юлдашы, мин үзем фиргавен.
1) сфинкс
2) обелиск
3) храм
4) саркофаг

Дүртенче бирем
Түбәндәге план буенча Мисыр кешесе исеменнән храмга бару турында хикәя төзегез: 1) сфинкслар аллеясы; 2) сыннар, манаралар; 3) ишегалдына керү; 4) колонналар залы; 5) алла сыны урнаштырылган бүлмә.