1 of 10

Фатих Хөсни�(1908-1996)

Язучы-прозаик,

әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург

2 of 10

Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов

1908 елның 3 февралендә Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала.

1924-1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда яза башлый: Казанда чыккан “Безнең юл”, “Авыл яшьләре”, “Яңалиф” журналларында шигырьләре, очерклары, репортажлары басыла, поэма һәм драма яза.

1929-1933 елларда Казан финанс-икътисад институтында укый. Аннары армиягә алына, 1935 елга кадәр Казандагы Беренче укчы дивизиянең махсус батальонында — элемтәче, соңыннан дивизия газетасы редакциясендә хәрби мөхбир булып хезмәт итә. Армиядән кайткач Казандагы газета редакцияләрендә эшли, үзхәбәрче булып авылларда күп йөри.

3 of 10

Иҗаты

  • Боларның һәммәсе аның тормыш тәҗрибәсен арттыра, иҗатына яңа темалар, яңа төсмерләр өсти, каләменең чарлана-шомара баруына ярдәм итә. Бу елларда ул бигрәк тә хикәя жанрында актив эшли.
  • Сугыш елларында Фатих Хөсни каләм көче белән “сугыша”. Көньяк фронтында татар телендә чыга торган “Сталин байрагы” газетасы редакциясендә командировкада булып кайта.

4 of 10

Иҗаты

  • Шушы елларда үзенең иң уңышлы әсәрен – “Йөзек кашы” (1942) повестен иҗат итә. Кырыс сугыш елларында самими хисләр сурәтләп бирелгән повесть укучыларның күңелен бик тиз яулап ала. �   Әсәрдә Айдар белән Вәсиләнең мәхәббәт тарихы сурәтләнә. Мәхәббәт зур сынаулар аша уза. Повесть укучыны кешеләрдәге асыл сыйфатларны аңларга, һәр адымны уйлап эшләргә өйрәтә.
  • 2011 елда Камал театры әлеге әсәрне сәхнәгә куйды. Сылтама аша спектакльне карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?app=desktop&v=IHM9T57GoN8

5 of 10

Иҗаты

  • Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Гыйльмениса һәм анын күршеләре», «Мәйдан», «Алтын эзләүчеләр», «Без яшь идек», «Картая белмәс картлык» кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. 

6 of 10

“Гыйльмениса” повесте

  • “Гыйльмениса һәм аның күршеләре” җыентыгы (биредә повесть һәм хикәяләр урын алган) өчен Фатих Хөснигә 1972 нче елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
  • “Гыйльмениса” повестеның үзәгендә торган Гыйльмениса – озын гомер юлы узган, тормыш сынауларын намус белән үткән кеше.
  • Гыйльмениса - инкыйлабка кадәрге иҗтимагый һәм әхлакый тәртипләрнең хатын-кыз иреген чикләвен үзендә татыган, инде шул богаулардан арынып, үзенә яңа юл сайлаган хезмәт сөючән хатын-кыз.

7 of 10

“Минем тәрәзәләрем” автобиографик әсәре

  • “Минем тәрәзәләрем” (1965) автобиографик әсәре язучы иҗатында аерым урын били. Биредә автор үзе үткән тормыш юлына борылып карый.
  • Әдип үзе турында гына сөйләп калмый, күренекле шәхесләр Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Гомәр Гали турында тирән мәгълүмат бирә.
  • Әлеге әсәр 30 нчы еллар тормышын чагылдыруы ягыннан да кыйммәтле.
  • “Күпме  генә  шәһәр  шөлдерләре  ассалар  да,  мин  синеке,  авыл...”  дип  яза ул “Минем  тәрәзәләрем” әсәрендә.
  • Шөлдер – кыңгырау, бубенчик, колокольчик

8 of 10

“Җәяүле кеше сукмагы” романы

  • Язучы зур эпик жанрга да мөрәҗәгать итә. “Җәяүле кеше сукмагы” романында XX гасыр башындагы татар авылларының тормышы сурәтләнә.
  • Аталы-уллы ике тегүче, авылдан авылга йөреп, тегү тегәләр (Ф.Хөснинең әтисе дә яшь чагында тегүче булып йөргән). Әллә нихәтле авыллар, яңа кешеләр, төрле вакыйгалар белән очрашалар.
  • Авылларның тормышы белән таныштырып бару Сәфәргали образына йөкләнә. Тормышның четерекле, авыр вакыйгалары эчендә Сәфәргалинең характеры формалаша.
  • Иҗтимагый күренешләргә бәйләп, Сәфәргали белән Зәйтүнәнең мәхәббәт сюжеты да үстерелә. 

9 of 10

Фатих Хөсни стиле

  •  Фатих Хөсни стиле башка язучыларныкыннан аерылып тора. Телнең камиллеге, лирик чигенешләргә бай булуы белән автор әсәрнең яңгырашын үзгәртеп җибәрә.
  • Иң әһәмиятлесе шул: Фатих Хөснинең уйлары бервакытта да халык тормышыннан читкә китми. Шуңа күрә аның әсәрләре халык күңеленә аеруча якын.
  • Әсәрләре рус, казакъ, үзбәк һ.б. Телләрдә басыла.
  • Ф.Хөсни әсәрләренең кайбер каһарманнары өчен илһам булып әтисе тора. (“Шашкын йөрәкле, үлчәүсез”)

10 of 10

Рәссам-шагыйрь

  • Фатих Хөсни әсәрләрендә табигать күренешләре күп очракларда гаҗәеп матур сурәтләр, акварель картинасындагыдай чиста, саф, ачык буяуларны хәтерләткән төсләр аша бирелә. Бу мөнәсәбәттә әдипне шагыйрь дип кенә түгел, рәссам дип атарга да мөмкин.
  • Менә бер генә үрнәк:�«Тузан әле кузгалып өлгермәгән, бакча киртәләрендә аксыл чык ялтырый. Яңа Сала авылы өстендә ак мамык төсле томан аунап калды, тирә-якта тынлык, һава шундый чиста, атка бер сызгырып җибәрсәң, скрипка кылына чиерткән кебек, әллә кайларга чаклы яңгырап китә».
  • Фотода: Фатих Хөсни һәм Хәсән Туфан