ММББУ Күн авылы “Наратлык” балалар бакчасы

Юл иминлеге кагыйдәләре буенча уен-шөгыль

«Без пассажирлар».

4-5 яшьлек балалар өчен

2019

Юл иминлеге кагыйдәләре буенча уен-шөгыль «Без пассажирлар».

4-5 яшьлек балалар өчен

Бурычлар:

- Транспорт хакындагы белемнәрен ныгыту, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

- Юл иминлеге кагыйдәләре белән таныштыру: юлны сфетофорның яшел төсенә һәм билгеле бер урыныннан гына чыгарга өйрәтү.

- Җәмгыять транспортында үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү.

Шөгыль барышы:

Психологик кәеф өчен коммуникатив уен:

Тәрбияче: Килегез, килегез,

Дусларыгызны чакырыгыз,

Күңелсезләнеп утырмабыз

Барыбыз да уйнарбыз.

Тәрбияче: Балалар, безне бүген кунакка чакырдылар. Барабызмы? (Җаваплар) Кемгә, кая икәнен беләсегез киләме? (Җаваплар) Без бүген Казанга, кинотеатрга барабыз.. Әйдәгез, юлга кузгалыйк. Анда барыр өчен безгә транспорт сайларга кирәк. Әйдәгез, экранга карагыз әле, кайсы транпорт белән барабыз.

…               

Җаваплар тыңланыла.

Тәрбияче: Балалар, йөк машинасы белән барырга ярыймы? Арбасына утырырга ярыймы? Ни өчен? (Җаваплар тыңланыла) Ә трактор белән? Ни өчен? (Җаваплар тыңланыла) Ике транспорт калды. Берсе газель, берсе җиңел машина. Җиңел машинага ничә кеше сыя? (Җаваплар). Без күбәү, шуңа күрә анда сыймыйбыз, шулаймы? Димәк газель машинасы белән барырбыз. Әйдәгез, юлга. Тик газель машинасына утырыр өчен безгә тукталышка барырга кирәк. Шулай дип урамның билгеле бер урыны атала. Тик тукталышның кайда икәнен ничек белергә соң? Миндә юл кагыйдәләре билгеләре бар. Әйдәгез, шулар арасыннан табып карыйк. ( Юл билгеләре арасыннан тиешле билгене табалар). Менә таптык. Менә газель  машинасы да килеп җитте. Мин үземнең кызым Зилияне алып барам.. Машинага кердек. Урындыкларга утырабыз. (Балалар ременьнәр куярга тиеш). Әйдәгез, җәмгыять транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәбез. Мин әйтәм, сез әйе, юк дип әйтәсез.

Ой, безне ЮХИДИ инспекторы туктатты. Нигә икән, балалар? (Мин ремень куймадым, баланы автокреслога утыртмадым) Димәк, машинага кергәч тә ремень куярга, балаларны автокреслога утыртырга кирәк икән. Бу ни өчен кирәк икән, балалар? (Җаваплар). Без Казанга килеп җиттек. Безгә төшергә кирәк. Газель автобусы юлның кайсы җирендә туктарга тиеш инде? (Җаваплар (автобус тукталышында))Чыгабыз һәм көтеп торабыз. Автобус кузгалып киткәч кенә юлны дәвам итәргә кирәк, шулаймы?! Безгә юлның икенче ягына чыгарга кирәк. Ничек һәм кайдан чыга алабыз? (Җаваплар: зебрадан). Әйе, мин сезгә зебра рәсеме күрсәтәм, сез әйтегез кайсы зебра дөрес төстә, кайсысы юк. (кызыллы аклы, зәңгәрле аклы, сарылы аклы, каралы аклы).Дөрес, әйдәгез өстәлләр янына килегез һәм һәрберегез зебра билгеләрен буягыз. (Эш башкарыла).. Әйдәгез, зебрадан юлның икенче ягына чыгыйк. Тик монда әле светофор бар икән. Җәяүлеләр өчен светофорның ничә төсе бар? (Җавап) Аның кайсы төсенә чыгарга кирәк. (җавап). Әйдәгез, светофор уены уйнап алабыз. Мин яшел төсне күрсәткәч, атлыйбыз, кызыл төсне күрсәткәч, туктап, бер урында басып торабыз. Аңлашылдымы? Уйныйбызмы? (Җавап). (Уен). Менә юлның икенче ягына чыктык. Без хәзер җәяү барабыз, димәк, без хәзер җәяүлеләр. Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиеш? (Җаваплар (тротуар)). Әйе, әйдәгез тротуар буйлап барыйк. Без килеп җиттек. Яхшылап утырыгыз. Бүген “Юл кагыйдәләре” дигән мультфильм карарбыз.

        Әйдәгез, балалар бакчасына кайтыйк.  Нәрсә белән кайтабыз? (Җаваплар)