БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР

ИЛ ТЫНЫЧ ЧАКТА

  1. Каклаган казны коймакка төреп, коймакны каймакка манып

Төш вакытлары җитәрәк, көн кисәк үзгәреп китте. Тау-тау ак болытлар, куерып, салынкы, кара-кучкыл яңгыр болытла- рына әверелделәр. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгыта, тирәкләр, яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. Һавага, күбәләк өере шикелле, ап-ак шомырт чәчәкләре тузгып очты. Аннары шыбырдап яң- гыр яварга тотынды.

Rылы бөркеп, тирес исе аңкытып яткан буразналар өс- теннән кешеләр башларын күтәрделәр. Яңгыр коеп яварга керешкәч, алар ышык урыннарга кереп постылар.

Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Rир ка- мыр кебек күперде, кабарды. Утыртырга дип ярып салган бәрәңге чиләкләренә яңгыр суы тулды. Көрәк-тырма саплары коеп яуган яңгырда юылып агарып калды.

Яңгыр, кисәк кенә башланган кебек, кисәк кенә узып та китте. Ялт итеп яңадан кояш чыкты. Яшел яфраклар өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. Йомшак кына сары мамыклы нәни бәбкәләрен ияртеп, казлар яңадан урамга чыктылар.

Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә ду- гайланып салават күпере сызылды. Күк күкрәгән тавышлар кайдадыр еракта тынып калдылар.

Шулвакыт ындырлар арасындагы юлда җигүле ат күренде. Арбага ике кеше утырган иде. Rигүле ат, тоякларыннан пыч- рак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады.

Капка янында бу юлы малай-шалай күренми иде. Гадәттә, алар гел шул тирәдә булашалар, авыл аша узучыларга капка

ачалар, аннары узгынчылар сипкән вак прәннекләрне, шау-шу килеп, үлән арасыннан җыярга керешәләр иде.

Арбадагыларның берсе малайларга дип әзерләп куйган бер уч прәннекне капчыгына кире салды да җиргә төште. Капка- ны ачып, атны керткәч, капканың мунчала бавын яңадан ка- зык башына элде, арбага утырып, дилбегәне какты. Икенчесе төенләнеп беткән иске чыбыркысы белән атка сугып алды. Шуннан соң алар киң генә урамга килеп керделәр.

Яшел чирәм уртасыннан елан кебек боргаланып, кара тас- мадай сузылган юлда яңа көпчәк эзләре һәм дагасыз ат тояк- лары эзе төшеп калды.

Авылның уртасында юан гына манаралы таш мәчет кук- раеп утыра. Шул мәчеткә җитәрәк, юлчылар өстенә кечерәк кенә такта түбә тоткан урыс капкага таба борылдылар. Тузгак чәчле, яланаяклы бер кыз бала әлеге йортка таба борылган җигүле атка беравык карап торды да, исенә килеп, нечкә генә тал чыбыгы белән казларын юлдан читкә куарга кереште. Ана каз, башын күтәреп, каты тавыш белән каңгылдый башлады һәм, алпан-тилпән атлап, бәбкәләре янына  сыенды.  Балала- ры янында сакта торган ата каз исә, озын муенын сузып, ысылдый-ысылдый, арбага таба китте.

Rигүле ат ябык капка төбенә килеп туктады. Арбадагыларның берсе, тагы җиргә төшеп, капканы ачты,

атны ишегалдына керткәч, өйгә  таба  атлады.  Аның  башын- да кокардалы, козырёксыз солдат фуражкасы, өстендә кара тужурка, зәңгәр канатлы кара чалбарының балакларын күн итек кунычы эченә кертеп кигән,  биленә  сары  каеш  буган иде. Юлдашы, күрше авыл марие, солдатны каладан атына утыртып кайткан иде.

Йортка керүчеләрнең каршысына кулына агач җамаяк тоткан таза гына бер карчык чыкты.  Ул,  баскычка  басып, әлеге кешеләргә гаҗәпләнеп карап торган арада, солдат, аның янына ук килеп:

  • Исәнме, әнкәй! – диде.
  • Ай Аллам... Кем соң бу?
  • Бу – мин, әнкәй! Танымыйсыңмы әллә? Углың Әхмәтсафа ич.

Карчыкның кулыннан агач җамаягы, төшеп китеп, ат аягы астына тәгәрәде.

Карчык:

  • И Аллам! Танымадым шул, балакаем, танымадым! – диде дә улына килеп сарылды. Күз яшьләре улының солдат тужуркасына тамды. – И балакаем, миңа да бу көннәрне күрергә язган икән, – диде карчык.
  • Баш исән булса, бер әйләнеп кайтасың икән шул, әнкәй! – диде улы.

Өйдән солдатның абыйсы Вафа  йөгереп чыкты.

  • Карыйм, карыйм... Нинди үрәтник икән бу, мин әйтәм.

Безнең Әхмәтсафа икән ләбаса! – диде ул.

Читән аша бу тамашаны карап торган күрше малае тиз генә урамга йөгереп чыкты да иптәшләренә:

  • Патый әбинең солдат улы кайтты, – дип сөрән салды. Малайлар бу яңа хәбәрне шундук элеп алдылар. Таяк ат-

ларына атланып:

  • Миңлебай солдаты кайткан!.. Миңлебай Сафасы кайт- кан!.. – дип, урам буйлап кычкыра-кычкыра чабышып киттеләр.

Ул арада хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде, һәр йортта Миңлебайлар турында, Сафаның кайтуы турында сөйләштеләр. Ана кешеләр шул уңай белән үзләренең солдат балаларын искә төшерделәр, ата кешеләр дә патша хезмәтенә киткән  улла- рын телгә алдылар. Ир туган – ир туганын, кызлар сөйгән егетләрен искә алдылар.

Ишегалды бала-чага белән тулды. Алар,  күчтәнәч  өмет итеп, Сафа тирәсендә бөтереләләр, бер-берсен чеметешәләр иде.

  • Барыгыз, ычкыныгыз моннан! Аяк астында чуалмагыз! Солдат кешенең нинди күчтәнәче булсын?.. Каладан кайту- чымы әллә ул сезгә? – дип кычкырды Вафа.
  • Тимә аларга, – диде Сафа, арбадан кечкенә капчыгын алып, малайларга учлап-учлап кызыл билле прәннек, эрбет чикләвеге сипте.

Вафа, арбадан энесенең сандыгын алып өйгә кергәндә, бу эшне өнәмичә:

  • Бик баеп кайттыңмыни?! – дип куйды.

Аның артыннан башкалар да өйгә керде. Бала-чага, талаша- талаша, юеш үлән арасыннан җыйган прәннекләр белән авыз- ларын тутырып, учларына чикләвек тотып таралыша башла- ды. Әүмәкләшеп талашканда, берни эләктерә алмаганнары гына капка төбендә  торып  калды.  Алар,  ерак  юлдан  кайт- кан кунактан күчтәнәч өмет итеп, бүрәнәләр өстендә утыра бирделәр.

* * *

Тиз генә самавыр куелды. Баздан куе сөт өсте алып менделәр. Бөтен өй җәмәгате чәй эчәргә утырды: иң түргә – йөз яшьлек Зөһрә әби, аның бер ягына – аякларын көчкә бөкләп Сафа, икенче ягына Патый карчык утырды. Вафа, аякларын сәкедән салындырып, самавыр артыннан урын алды.

Вафаның хатыны чәй ясап торды. Барысы да җанланып сөйләшергә керештеләр. Шатлыклы, кайгылы хәбәрләр,

гайбәт, зарлану сүзләре туктаусыз сибелеп кенә торды. Сүзгә- сүз ялганып, истәлек артыннан истәлек үрелде.

Гадәттә, башкалар сөйләгәндә, тын гына утыра торган Зөһрә карчык та бу юлы авыз йомып кала алмады, моннан алтмыш- җитмеш еллар элгәре булган хәлләрне сөйләп китте.

Чәйне бик озаклап, маңгайларына бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкканчы эчтеләр.

Солдат белән күрешергә дип, әледән-әле күршеләр керә торды. Берсен утыртып өлгермәделәр, икенчесенең сәламе ишетелде.

Вафа әледән-әле:

  • Вәгаләйкемәссәлам. Әйдә, кер, Гариф бабай...
  • Рәхим ит, күрше, әйдә, кер, кер!.. – дип, каршы ала торды.

Хәл белешергә килүчеләрнең бер ишесе:

  • Картлар әйткәннәр, алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек хәл белә килер, дигәннәр, – дип, акланып сөйләнә- сөйләнә керде.

Килүчеләрнең һәркайсы, Сафа белән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешә иде:

  • Йә, ничек соң? Дөньялар тынычмы? Патшалар сугыш ачарга җыенмыйлармы?
  • Хәлифә мөселманнарны  якларга  уйламыймы  икән?
  • Әфган сугышы хакында бер-бер нәрсә ишетмәдеңме? Ул турыда Кызыл баш1 нәрсә ди икән?
  • Кытай патшасы ничек түзеп ята икән соң?

Сафа патшаларның ызгышы хакында да, хәлифә турында, Кытай патшасы турында да берни белми иде. Солдаттан кайт- кан кайбер кешеләр шикелле, белмәгәнен күпертеп-арттырып сөйләргә яратмый иде ул. Шулай итеп, бу турыда сүз бик тиз сүрелә, икенче сораулар башлана иде:

  • Анда безнең Гайнулланы күрмәдеңме? Аны сол- датка былтыр гына алганнар иде. Бәлки, Латыйфны да очраткансыңдыр?

Ләкин Сафа Гайнулланы да, Латыйфны да күрмәгән, очратмаган икән.

  • Патшаның сарайлары яхшымы? Сукмаган ашлыгы бик күпме?
  • Аның бөтен акчасын җыеп өйсәң, безнең мәчет хәтле булырдыр, ә?

Сафа, мактанмыйча, күргән-белгәннәрен әйбәтләп сөйләп бирде, белмәгәнен «белмим» диде.

1 Кызыл баш – төрек солтаны.

Хәл белешүчеләрнең берәүләре китә, икенчеләре килә тор- ды, соңыннан килүчеләр алда килгәннәрнең сорауларын ка- батладылар. Сафа берсен дә җавапсыз калдырмады.

Миңлебайлар йортыннан чыкканда, алар үзара:

  • Сафа баеп кайткан, малайларга учлап-учлап прәннек өләшкән, – дип сөйләнделәр.

Күршеләрнең берсе Патый карчыкка, шаяртып:

  • Мондый әйбәт улыңа әйбәт кенә бер кыз да табарга кирәк инде, – дип куйды.
  • Язган булса табылыр. Иң элек аның үзен рәткә китерәсе бар әле... Әнә күрәсең: аяк бөкләп утыра да белми башлаган. Ярый, йөрәге каралып кайтмаган булса... – диде Патый кар- чык.
  • Читәнең тазамы, Мөхәммәтвафа? – диде әлеге күрше, тагын сүз башлап. – Кавалерислар капка ачып, иелеп керүне яратмыйлар икән алар. «Без солдатта менә болай гына итә тор- ган идек», – дип әйтәләр дә койма аша гына сикереп керәләр икән. Безнең Корбангали, солдаттан кайткач, гел шулай итә торган иде. Күршеләрнең бер исән читәнен калдырмады, бөтенләй ватып бетерде. Син дә, солдат энең ватып бетергәнче, читәнеңне рәтләп куй, – диде.

Аның мәзәгеннән һәммәсе дә көлешеп алды. Икенче берәвесе тагы да үстереп җибәрде:

  • Чиләк белән уклауларыңны да җыеп куй, Фатыйма апай. Солдатлар алар барабан сугарга ярата. Әнә безнең Сәгыйть, барабан сугып, теңкәбезгә тиеп бетте. Уклауны гына түгел, орчыкларны да эшкә кушты. Бөтен чиләк, ләгәннәрне яньчеп бетерде... – диде.

* * *

Кич, кояш баер алдыннан, көтү кайтты. Бәрәннәрен югалт- кан кәҗә, сарыклар бәэлдәшеп уздылар.  Көтүченең  шарт- шорт  чыбыркы  шартлатканы,  көтүне  каршы  алырга  чык- кан малайларның әче тавыш белән кычкырулары ишетелде. Миңлебайныкыларга хәл белешә килгән кешеләр таралышып беткән иде инде. Вафаның хатыны, сыер савып, терлекләрне абзарга япты да кичке аш әзерләргә тотынды.

Зөһрә әби кысыр ашка бодай  токмачы  һәм  таганда  туң май белән суган кыздырып салды. Тирәсе калай кисәкләре белән ямалган зур агач табакны табын уртасына китереп куй- дылар. Табын янына чәй эчкәндәге тәртип белән утырыш- тылар. Калын-калын итеп телгән арыш икмәген ашыкмый гына чәйни-чәйни, зур агач кашыклар белән аш ашадылар. Туеп, кикергәнче ашагач, амин тоттылар да табын яныннан кузгалыштылар.

Сафа, аш яныннан торгач, урам йөреп керергә булды. Аның кырпусыз җылы бүреген үзе югында биш ел буе кимичә саклап тотканнар, бары ара-тирә генә аңа күкәйдән чыккан тавык чебиләрен салгалаганнар икән. Әнисе Сафага шул бүреген китерде дә:

  • Мә, улым... Шул котсыз кәпәчеңне кимә... – диде.

Козырёксыз солдат фуражкасыннан Сафа үзе дә туеп беткән иде инде. Бик сөенеп, әнисе кулыннан бүреген алды, ишек катындагы элгечтән кайры тунын алып кия-кия, урамга чыкты.

Әнисе аның артыннан:

  • Сиңа урынны салкын якка җәярмен! – дип калды.
  • Ярый, – диде Сафа.

Капка төбенә чыккач, туктап, як-ягына каранды. Аннары тар гына сукмактан су буена төшеп китте. Анда аны егетләр гармун уйнап, җырлап каршы алдылар. Күрешеп, исәнләшеп беткәч, егетләр, берсен берсе уздырырга тырышып, Сафаны авыл яңалыклары белән таныштыра башладылар: кайсы егет өйләнгән, кайсы кыз кияүгә чыккан, кемнәр үсеп егет булган, кайсы кызлар үсеп буйга җиткән, кайсылары картая башлаган, кайсы кызлар егетләргә бүләкләрен кире кайтарган.

Таң сызыла башлап, йолдызлар сүнгәндә генә, Сафа, арып-талып, тәмам күңеле булып, өйгә кайтып керде. Әнисе өйалдына җәеп куйган урынга ятты. Урамда егетләр һаман җырлыйлар иде әле:

Кимә итек, ки читек, – Читек аяк талдырмый. Сөйгән ярым күрше авылда, Ятларга күз салдырмый.

Тына барган җыр һәм гармун тавышлары астында Сафа йокыга китте.

Ул уянганда, кояш инде бик югары күтәрелгән, кешеләр дә эшли-эшли арып өлгергәннәр иде. Сафа, үзе югында кадерләп саклап тотылган кара чуклы кызыл түбәтәен киеп, ишегалдына чыкты. Әнисе шунда нидер эшләп йөри иде.

  • Улым, мунча әзер. Бар, кереп юынып чык, аннары чәй эчәрбез, – диде ул.

Бакча башындагы кечкенә мунчаның эче чиста итеп юып чыгарылган иде. Казанда кайнар су буланып утыра, зур гына агач мичкәгә салкын су тутырып куелган, шунда ук ялт ит- тереп агартылган комган да тора. Сафаның юылган күлмәк- ыштаннары, каталап, бер урынга пөхтәләп төреп өеп куелган иде.

Сафа башта, каен себеркесен кайнар суда пешереп, бик әйбәтләп чабынды, аннары, йомшак ак мунчаланы сабынлап,

тәнен кызарганчы ышкып юды. Шуннан соң коенып,  өстенә ару күлмәк-ыштан киде дә, яланаякка гына агач башмак элеп, бакча аша тиз генә өйгә йөгерде. Өйдә чалбарын киеп алды, чөнки бер кат күлмәк-ыштан һәм кыска солдат күлмәгеннән ул үзен йоны йолкынган өтек бер әтәч кебек хис итә иде.

Зур сәкегә чәй әзерләгәннәр иде. Вафаның хатыны коймак пешерә. Зөһрә әби Сафага тула оек тегеп утыра. Әнисе  дә тәрәзә янында нидер тегә иде.

Сафа, аны күргәч, гаҗәпләнеп:

  • Нишлисең, әнкәй? – диде.
  • Күрмисеңмени? – диде әнисе. – Киемеңне төзәтәм.

Шушы килеш  кеше  арасында  йөрмәссең  ич.

Сафаның солдаттан кайткан кара тужуркасы, чыннан да,

«кеше арасында йөрерлек» кыяфәткә китерелгән иде. Якасына теккән тасмалары белән погоннары сүтеп ташланган. Ялтырап торган җиз төймәләрен кисеп алып, алар урынына әнисе чи сарык тиресеннән ясалган түгәрәк күн төймәләр таккан иде. Шундый матур тужуркасының бу хәлгә килүен Сафа кызга- нып куйды, шулай да әнисенең хәтерен калдырмас өчен:

  • Ичмасам, төймәләрен калдырыр идең, – дип кенә әйтте.

Шуннан соң сәкегә килеп утырды. Барысы да самавыр тирәсенә җыела башладылар. Вафаның хатыны, тәрәзәдән башын сузып, лапаста мунчаладан бау ишеп яткан иренә:

  • Чәй эчәргә кер! – дип кычкырды.

Сафаның битләре мунча кергәннән соң кызарып, яшьлек бөркеп тора; күперенке мыегы аңа егетләрчә бер кыяфәт бирә иде.

  • Улым, синең өчен дип каклаган ярты каз саклап тоткан идем. Башта кайсын ашыйсың – казмы, коймакмы? Менә каймак та бар, – диде әнисе.
  • Сусадым әле! Башта чәй эчим, аннары ашармын. Бор- чылма, әни, һәммәсенә дә җитешермен. Каз итен коймакка төрермен дә коймакны каймакка манып ашармын, – дип, өйдәгеләрне көлдереп алды Сафа.
  • Кара син аны, тәмлетамакны! Ничек оста сөйли... – диде Вафа.
  • И Раббым, менә нинди яшьләр үсә бит хәзер – бу кадәр дә сүзгә оста булырлар икән! – дип куйды Зөһрә карчык.
  • Без солдатта чакта катып беткән сохарины тозлы картага төрә идек тә әчегән кәбестә шулпасына манып ашый торган идек, – дип шаяртты Сафа, чәй эчәргә керешеп.

Бер чынаяк чәй эчкәннән соң, ул каклаган казны ашарга кереште, биш минуттан казның сөякләре генә  калды.  Мул итеп майлаган коймакларны да ялт иттереп авызына озата торды. Каймакны да онытмады. Ахырында Сафа яңадан чәй

эчәргә кереште. Бу кадәр сый өчен биш ел буе солдат хезмәте ачысын татып кайтырга да ярый торгандыр шул.

Тышта тәрәзә турысында кызлар күренеп китте. Аларның кайберләре, тәрәзәгә күз салып узудан гына канәгать бул- мыйча, әле энә, әле орчык, әле көянтә сораган булып, өйгә үк керделәр. Сафа авылда әйбәт егетләрдән санала, шуңа күрә кызларның һәркайсының аның күзенә күренәсе килә иде.

Сафаның өйдә утырасы килмәде. Ул, зиратка барып, әтисенең кабере өстендә Коръән укып кайтырга булды.

Көн аяз, җылы һәм җилле иде. Зәңгәр күктә ак болытлар агыла. Иске зиратта, ботакларын каберләр өстенә иеп, күңелгә сагыш салып, зифа буйлы каеннар һәм карасу-яшел биек на- ратлар шаулаша иде.

  1. Сөлекләр

Шәмси мулланың челтәрләп бизәлгән, төрле төсләргә бу- ялган алты почмаклы, чарлаклы йорты мәчет каршысына са- лынган. Бүрәнәләре юан, таза. Сарыга буялган биек-биек ике капка йортны тагы да мәһабәтрәк итеп күрсәтә.

Ул капкаларның берсе бервакытта да ачылмый диярлек. Rигүле ат монда елына бер-ике тапкыр гына керә. Урамнан бу капкага таба юл салынмаган, үләнен терлек таптамаган, каз-үрдәк кыркымаган – яшел хәтфә төсле ямь-яшел.

Аның каравы икенче капка турысы тапталып беткән. Бу капка тирәсендә көнозын тавыклар тирес тарана, казлар, күр- кәләр йөри, тизәкләре белән бөтен ишегалдын пычратып, ду килеп бозаулар чабыша. Кешеләр хәзрәт янына шушы капкадан керәләр. Шәмси мулланың үз гаиләсе дә шушыннан йөри.

Мулланың хәер-фатихасын алырга килүче Сафа да шул капкадан керде. Аш өе ишеге төбенә җиткәч, ул, туктап, тамак кыргалап алды, шуннан соң гына кычкырып сәлам бирде. Аның сәламенә каршы җавап булмады. Өйдән бер тавыш та ишетелмәде. Хәтта мулланың хатыны Әсма абыстай да симез бите белән тәрәзәгә үрелмәде. Ул, җиңнәрен сызганган, яулык очларын баш артына кайтарып бәйләгән килеш,  аш  өендәге ян сәкедә ниндидер эш белән мәшгуль иде.

Тыштан сәлам биргән тавыш ишеткәч, Әсма абыстай өнәмәгән бер төс белән:

  • Бар, кара әле, кем килгән икән... – дип кенә куйды. Асрау кыз, тәрәзәдән күз салып:
  • Миңлебайлар солдаты... Мулла абзый янына фатиха алырга килгән, ахры, – диде.
  • Бераз көтәр, ашыгыч түгелдер әле! – дип, Әсма остабикә бүленгән эшенә яңадан кереште.

«Кызларга чәй эчертергә дә юып, җәймәләргә киптерергә салган бодайны чыгып карарга кирәк, югыйсә кош-корт чүпләве йә асрау кызның урлавы бар. Күрше авылдан ха- тыннар сөлгеләр сугып китергәннәр.  Аларны  да  карап,  са- нап аласы, эшләре  өчен  акча  түлисе,  җеп  биреп  җибәрәсе бар. Чүпләмле унсигез сөлге, егерме дүрт сәрфиткә, унике тастымал өчен күпме акча түләргә кирәк – исәбен чыгарып кара син аның! Алла сакласын, ашыгып, артыгын биреп җибәрүең бар... Кайберсенә, бәлкем, акча урынына пыяла му- енса, таш мәрҗән, гәрәбә, ука, догалык һәм төрле иске-москы әйберләр биреп булыр. Аларның да бәясен исәпләргә кирәк бит... Вакытың юклыгын сизсәләр, киреләнерләр, акча сорый башларлар, эштән баш тартырлар, кызу эш өсте диярләр... Шуларны мулладан гына исәпләтермен дигән идем, әнә тагы солдаты килеп чыкты, авызын ачып тора ишек төбендә»,  – дип, кулына бер төргәк сөлге, ашъяулык тотып, бәһане киме- тер өчен, җеп очларын һәм төеннәрне саный-саный, үзалдына уйланды ул.

  • Мулла абзый өйдәме? – дип сорады Сафа, байтак кына көтеп торганнан соң.
  • Чәнчелеп китсәңче, нәгъләт! – дип мыгырданды Әсма остабикә, сәкедән кузгала башлап.

Симез гәүдәсен көч-хәл белән күтәреп, үрдәк кебек чайкала- чайкала чыгып китте. Өске катка менә торган агач баскычка читек үкчәләре белән, төнге каравылчы шакылдавыгы тавышы чыгарып, шак-шок басканы ишетелде. Остабикә, авыз эченнән тиргәнә-тиргәнә, мулла янына менде.

Мулланың хатыны читтә эшләп яки солдатта хезмәт итеп авылга кайткан егетләрне яратмый иде, чөнки аларның кайт- кан берсе өйләнми калмый иде. Андый егетләргә ул хәтта үзенең дошманы итеп карый; ник дигәндә,  бу  егетләр  иң яхшы кызларны сайлап алалар, төн буе ашъяулык-сөлге су- гып, юк-бар муенса-беләзекләр хакына күз нурларын  түгеп, буй зифалыкларын бетереп, үпкә чире алучыларны Әсмадан коткаралар иде.

Абыстай чыгып китү белән үк, аш өендә чәй көтеп утыру- чы кызлар тәрәзәгә ябырылдылар. Һәркайсының, күз кырые белән генә булса да, Сафаны күрәсе килә иде.

Сафа, үзенә кызлар каравын күргәч, башта уңайсызланып китте. Шулай да бу хәл  озакка  бармады,  Сафаның  үзенең дә бу кызлар алдында егетлеген күрсәтәсе һәм кызларны әйбәтләбрәк күзлисе килде. Аны мулла йортында болай итү килешмәс дигән шик кенә тотып тора, чөнки мулланың йә булмаса остабикәнең икенче бер тәрәзәдән карап торуы бар иде,  шуңа  күрә  ул,  тәрәзәдән  читкә  борылып,  кызларның күз карашын бер минутка да онытмыйча, бакчадагы чәчәк

түтәлләренә караган булып, яшел рәшәткә буйлап әкрен генә атлап китте. Шулай да егет, ара-тирә борылып, ялт кына тәрәзәгә күз атып ала иде. Андагы кызлар арасында ул үзе үпкән, үзен кысып-кысып муеныннан кочкан кызлар да  бар иде шул. Аларның кайберләре инде бик иртә кырау суккан чәчәк төсле сулып калган. Шулай да йөзләре әле һаман да сөйкемле, күзләре дәртле елтырый иде.

* * *

Мәүла Колы авылы үзенең төп нәсел-ыруларыннан бер мулла да бирмәде. Борын-борыннан анда читтән килеп мул- лалык иттеләр. Шәмси мулланың атасы Мөбин ахун күрше авылга Тау ягыннан килеп утырган ишан улы иде. Мөбиннең сәләтле, зирәк дигән даны ул Бохарада укыган чагында ук таралган һәм бу якларга үзе кайтканчы ук килеп җиткән иде. Мәүла Колы авылының элекке карт мулласы  үз  урынына варис калдырмыйча  үлеп  китте.  Шуңа  күрә  Мөбин  Бохара- да укуын тәмамлап, атасы янына кайткач, аңа шул бушаган урынны тәкъдим иттеләр. Әмма зур эшләр башкару турында хыялланган, үзенә яхшы, зур киләчәк өмет иткән Мөбиннең моңа риза буласы килмәде.

  • Авылыгыз кара. Халкыгызны мәҗүсиләрдән аерырлык түгел. Мәчетегез дә искереп беткән... – диде ул.

Мөбиннең бу сүзе киндер һәм бүз фабрикалары тотып, Бо- хара, Хива һәм хәтта Себер белән ике арада кәрван белән сәүдә йөртеп баеган атаклы байгура балаларының йөрәгенә кадалды. Башкалар алдында кимсенәселәре килмичә, алар Мөбингә таш мәчет, зур мәдрәсә, муллага җиһазлап һәйбәт йорт салып бирәбез дип вәгъдә иттеләр. Сүзләрендә тордылар.

Юан гына манаралы мәчет белән ике катлы  зур  мәдрәсә әнә шул елларда салынды.

Мөбингә баглаган өметләре бушка китмәде. Ул, зур мәдрәсәгә җитәкче булып, шунда дин гыйлеме укыта башлады һәм шул мәдрәсәдән байтак кына мулла, мәзиннәр җитештереп чыгарды. Мөбин мулла, картлыгында ахун дәрәҗәсенә җитеп, зур хөрмәткә ия булды. Шәмси, әтисе үлгәч кенә Бохарадан кайтып, аның урынына калды. Мөбин улы Мәүла Колы авы- лында әтисе шикелле үк килмешәк кеше саналды.

Мөбин ахун үлгәннең беренче елында ук, ут чыгып, мәдрәсә янды. Кайбер усал телләр моны яңа мулла белән аның яшь хатыны эше дип тә сөйләделәр. Ләкин бу астыртын эшне фаш итәрдәй кеше табылмады.

Бу каза Шәмси мулланы кайгыга төшерсә дә, аны авыл малайларына әлифба танытудан, ә өлкән шәкертләргә дин укытудан коткарды. Шәмси үзе дә, хатыны да эшнең болай

булуына эчтән бик сөенделәр. Янган мәдрәсәне яңадан эшләтү түгел, кечкенә генә бер мәктәп салу турында да сүз чыгармады алар. Моның сәбәбе аңлашыла иде. Теге мәдрәсә исән булса, Шәмсигә, хәтта үзе теләмәсә дә, күрше  авыл  мөдәррисе  Ис- хак муллага каршы көрәшне дәвам иттерергә туры килер иде. Мәрхүм Мөбин ахун Исхак муллага каршы егерме биш ел буе туктаусыз көрәшеп килгән иде. Ә менә Шәмси хәзер көрәшә алмый, чөнки ул Исхак мулланың кызы Әсмага өйләнгән иде.

Әнә шул Әсма аркасында   инде   Шәмси   атасы   Мөбин ахун юлыннан китәргә теләмәде. Әтисе кебек үк дан-шөһрәт яратучы Әсманың бөтен тирә-юньгә баш буласы килә иде. Шәмси исә йомшак холыклы кеше, кайгы-мәшәкатьсез,  ты- ныч кына  яшәргә  ярата  иде.  Әсмага  аны  үз  кулына  алып, үзе теләгәнчә борып йөртү әллә ни кыен  булмады.  Шулай итеп, Шәмси, тора-бара, ерак Гарәбстанда һәм Һиндстанда гарәпчә матурлап-бизәкләп басылган зур, калын китапларны һәм борынгы кулъязмаларны укуын ташлап, Әсманың бөтен эшендә ярдәмчесе булып китте. Ул, еш кына чарлагына менеп, йомшак келәм өстендә ялтыравыклы ука йомгаклары сүтә яки җепкә пыяла муенсалар, таш мәрҗәннәр тезеп утыра торган булды.

Хатыны Әсма Сафа килгәнен әйтергә дип менгәндә дә, Шәмси мулла шул эш белән мәшгуль иде.

  • Rепнең монсы, минемчә, бик үк әйбәт булмады, чуала да тора, көчкә рәткә китердем, – диде мулла хатынына.
  • Кешегә ышансаң шул инде, – дип, Әсма остабикә иренең эшен җентекләп карарга кереште. – Икенче юлы каладан үзебез алдыртырбыз, ел буена җитәрлек итеп... Анда сине Миңлебай солдаты көтә, фатиха алырга килгән, – диде ул аннары, исенә төшереп. – Бар, аны тизрәк озат та эрләнгән җепне үлчә. Муенсаларны төштән соң да тезәргә була, ашы- гыч түгел...
  • Килгәнмени? Чәй эчертеп җибәрергә иде... – диде мул-

ла.


  • Болай   да   ярар.   Кайткан   бер   солдатка   чәй   эчертә

башласаң, башыңдагы чәчең калмас, мужик сасысыннан ай- ный алмассың... Аның белән бик сүз озайтма. Муеннан эш. Бодайны караштыр.

  • Ярар, карармын... – дип, Шәмси мулла, авыр гына атлап, ишеккә таба китте.

Әсма аш өенә төште.

Сафа кычкырып сәлам бирде дә муллага таба атлады. Мулла;

  • Вәгаләйкемәссәлам! Рәхим ит, Әхмәтсафа! – дип, йомшак ак кулларын күрешергә сузды.

Күрешкәч, дога кылып алдылар.

Мулла чалара башлаган кыска сакалын сүзсез генә сый- паштырып тора башлады. Сафа, ашыгып, кесәсенә тыгылды. Кунакның бу хәрәкәте мулланы яңадан бер кулы белән са- калын сыйпап, икенче кулын Сафаның солдат паёгы сатып тапкан егерме тиен көмешен алырга дип сузарга мәҗбүр итте. Егерме тиенлек көмеш мулланың чапан кесәсенә шуып төшкәч, икәүләп тагын дога кылдылар.

  • Ни хәлләрең бар? Исән-сау йөреп кайттыңмы? – диде мулла.
  • Аллага шөкер әле, мулла абзый! Сезнең хәер-догада йөреп кайттык...

Бакчадагы  эскәмиягә  утырдылар.

Мулла Сафаның кай җирләрдә хезмәт итүен сорады.

  • Аршауда, мулла абзый, – диде Сафа.
  • Анда нинди халык күбрәк соң, урысмы, ниме?..
  • Аршауда урысны бик әз диләр, мулла абзый, күбесенчә поляклар белән җәбриләр...
  • Алай... Rәбриләр дигәнең – яһүдиләрдер инде ул? По- ляк дигәнең нинди халык соң? Нәсранилармы1, габранилар- мы2?
  • Белмим шул, мулла абзый.
  • Мөселманнар да бармы?
  • Анысын әйтә алмыйм, мулла абзый, күрмәдем.
  • Солдатлар арасында мөселманнар бар идеме соң?
  • Күп иде.
  • Намазны вакытында укый ала идегезме?
  • Ходай үзе кичерсен инде, мулла абзый, гает намазларын гына укый идек.
  • Хуш... Кяферлар  арасында  яшәве  җиңел  булма- ды, алайса... Ә ничек ашаталар иде соң? Ач торырга туры килмәдеме?
  • Төрле чаклар булды инде, мулла абзый. Алай бик кыен булмады.
  • Шаять,  хәрәм  ризык  ашатмаганнардыр  бит?
  • Без анысын каян белик инде, мулла абзый? Биргәнне ашадык. Хәрәм ризык биргән булсалар, Ходай үзе кичерсен инде.
  • Амин! – дип, мулла яңадан битен сыйпады.

Бусы инде китәргә вакыт дигән сүз иде. Сафа бу ишарәне шундук аңлап алды.

  • Бу юлы сине өйгә алып керә алмадым инде, Әхмәтсафа.

1 Нәсрани – христиан динендәге кеше.

2 Габрани – яһүд динен тотучы.

Абыстаеңның бик мәшәкатьле чагы. Икенче бер бушрак ва- кытта чәй эчәргә кил, – диде мулла.

  • Алла боерса, килермен, – диде Сафа.

Икәү бергә бакчадан чыктылар. Капка төбенә җиткәч, мул-

ла:


  • Мәзингә кермәдеңме? – дип сорады.
  • Юк әле, хәзер барам.
  • Бик хуш, бик хуш! Аның да фатихасын алырга кирәк. Сафа, мулла белән саубуллашып, капкадан чыгып китте.

* * *

Сабирҗан мәзиннең указы юк иде. Заманында Шәмси мулланың яхшы карашы аңа дин әһеле булып китәргә ярдәм итте. Ул, Мөбин ахун мәдрәсәсендә укып, егермеләп дога ят- лады, намаз уку тәртибен өйрәнеп алды. Аның атасы Гариф мәзин дин эшен сәүдә эше белән бик оста аралаштырып яши иде. Ул балаларының аң-белем алуларына әллә ни әһәмият бирми, аларны яхшы сәүдәгәр итәргә генә тырыша иде. Шул хакта сүз чыкса, Гариф мәзин гел әйтә иде:

  • Үлгән мужикны, кәфенгә төреп, кабергә төшерер өчен әллә ни гыйлем кирәкми. Әгәр халык углымны мәзин итеп ку- ярга теләсә, ул болай да үз эшен алып бара алыр, куймасалар инде – сату итәр. Бик зур кәсеп ул сәүдә, бик зур кәсеп! – ди торган иде.

Гариф мәзиннең барлык уллары үзе исән чакта ук Төркес- танга киттеләр. Шунда яхшы гына төпләнеп алып, зур байлык җыйдылар. Әтиләре янында өлкән улы Сабирҗан гына торып калды. Сәүдә эшендә ул әтисенә бик яхшы ярдәмче иде.

Гариф үлгәннән соң, яңа мәзин кую мәсьәләсе килеп бас-

-кач, Сабирҗанга бурычлы кешеләр, читтән китерткәнче, ха- лыкны бу урынны Сабирҗанга тәкъдим итәргә димләделәр. Яңа кеше килүеннән куркып, Шәмси  мулла  да  бу  фикер- не куәтләде. Әсма остабикә дә  каршы  килмәде.  Шул  хак- та Сабирҗанның үзе белән сөйләшкәч, ул бик риза булды. Уфага барып, имтихан бирү һәм  указ  алу  турында  берәү  дә сүз кузгатмады. Шулай итеп, Сабирҗан мәзин булып китте, мәгәр сәүдә эшләрен дә ташламады. Авылдагы бердәнбер кибет һаман аныкы булып кала бирде. Ул һәртөрле чимал, күкәй җыйды, икмәк белән сату итте; чыпта суктырды. Ике улы ел әйләнәсендә калага өч олау белән төрле азык-төлек илтеп сата иде. Мәзиннең өч хезмәтчесе аның җирен эшкәртә. Сабирҗан авылдагы барлык ярлының диярлек җирен арендага ала иде. Кышкы озын төннәрдә бу җир хуҗалары мәзингә чыпта су- галар, ә җәй көне, аннан алган бурыч исәбенә, басуда урак уралар, печән чабалар, ашлык сугалар иде. Елның-елында бу-

рычларын түли алмыйлар, һәм шул сәбәпле аларның тәненнән камчы эзе төшми. Ярлылар күбрәк кыйналган саен, мәзин байый гына бара, чөнки ярлыларның аңардан алган бурыч- лары арта бара иде.

Сабирҗанның мал-туары да аз түгел иде. Ул үзенә аерым көтүче тота, аның көтүе, кырга мирнекеннән алда чыгып, соңрак кайта иде. Шуңа күрә Сабирҗанда авылдашларыны- кына караганда сөт тә күбрәк, йон да яхшырак, үрчем дә артыграк була иде.

Әмма Сабирҗан болар белән бергә мәзинлек хезмәтен дә онытмый. Елның теләсә кай вакытында, җил-яңгырда, бу- ранда да нәкъ тиешле вакытында мәчет манарасыннан сузып- сузып азан әйткән тавыш ишетелә. Ул, вакытында килеп, мәчет ишеген ача; кыш көне барып, мичләренә яга, идәнен себерә, тузанын сөртә. Барлык җыен мәҗлесләрендә Сабирҗан аш бүлә, кунакларга бәлеш кисә. Ул мәет юудан да  чирканмый һәм, мәетне кабергә төшергәндә, беренче булып туфракны үзе учлап ташлый. Сәдакадан беркайчан да баш тартмый.

Сабирҗан солдаткалар белән яшьрәк тол хатыннарны да буш уздырмый, җае туры килсә, хәтта көчләүдән дә тартын- мый икән дип тә сөйлиләр иде. Шундый кызык бер хәл күп кешенең исендә әле: бервакыт мәзин, суга баручы кызларны мәчет манарасыннан бик бирелеп карап торганда, башыннан чалмасы төшеп китә. Ләкин бу хәл турында беркем дә бер сүз чыгармый: кайбер кешеләр аңардан курка, кайберәүләрнең өйдәге чүпне тышка чыгарасы килми.

Сабирҗан, гадәттә, өстенә озын ак күлмәк, кызыл төймәле кара камзул киеп йөри. Камзулының шактый тирән түш кесәсенә һәрвакыт нәрсәдер тутырылган булып, кесәсе стенага кагылган почта ящигы шикелле кабарып тора. Таза  йодры- клы мәзин бөтен акчасын үз янында саклап йөртәдер кебек иде.

Сабирҗанның сәүдә эшләре гел алга бара, байлыгы ишәя, байлыгы арткан саен, көндәшләре дә арта иде. Шулардан иң куркынычы – Шәмси мулла белән аның хатыны Әсма. Баштарак Әсма остабикәнең үз байлыкларын ишәйтергә ты- рышуы Сабирҗанны әллә ни борчымый иде. Әмма тора-бара Сабирҗан шактый борчуга төшә башлады. Шулай итеп, алар арасында тыштан дуслык кабыгы астына яшеренгән астыртын көрәш башланды. Мәзин үзенә өмәгә кешеләр чакырса, Әсма остабикә дә шундук өмә җыя иде. Кайвакыт өмә җыю икесе- неке дә бер үк көнгә туры килә, һәм кешеләр, дин әһелләренең хәтерен калдырудан куркып, кайсына барырга белми аптырап кала торганнар иде.

Сафа, Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә хәл беле- шеп, фатиха алырга барган көнне Әсма остабикә бодай юарга

өмәгә кызлар чакырган иде. Мәзин йортында да лапас астында бер төркем кыз-кыркын, җырлый-җырлый, җитен талкыйлар иде:

Талкы, кызым, талкы, кызым, Талку кайгы тарата;

Rитен талкыган кызларны Егетләр дә ярата.

Талкы, кызым, талкы, кызым, Мин дә шулай талкыдым; Өзелеп сөйгән егетең булса, Миңа әйтмә дә, бар, кызым.

Сабирҗан мәзин, кызлар тавышына  ара-тирә  колак  са- лып, зур йорты буендагы таш эскәмиядә үзеннән бурыч алучыларның исемлеген карап утыра, ул кайсы ярлының үзенә ничә көн эшләргә тиешлеген исәпли иде.

Сарыга буялган янкапканы ачып, Сафа килеп керүгә, авыр чылбырын чылтыратып, оясыннан зур кызыл эт атылып чык- ты да котырынып өрергә тотынды.

Мәзин, кенәгәләреннән аерылып, башын күтәрде, керүче кешене танып алгач:

  • Уз, уз, курыкма! Бәйдә ул! – дип кычкырды.

Сафа, сәлам биргәннән соң, әзерләп куйган егерме тиен көмешен мәзиннең учына салды.

Мәзин, дога кылып, битен сыпырды.

  • Йә, ни хәлләрең бар?
  • Аллага шөкер...
  • Дөньялар тынычмы?
  • Аллага шөкер, ул-бу ишетелми әле.
  • Синең кайтканыңны ишеткәч исем китте: әле кичә генә киткән кебек идең... Шулкадәр гомер узды да микәнни инде?
  • Узды шул инде, мәзин абзый. Туган илдә гомернең узга- нын сизмисең дә, ә менә чит җирләрдә көне – ай, ае ел булып тоела икән.

Мәзин Сафадан «Нинди калада хезмәт иттең?», «Халкы күпме?», «Анда нинди эш белән шөгыльләнәләр?» дип сораш- тырырга кереште. Андагы күкәй бәяләре белән, чыпта, чимал кебек нәрсәләрне кайдан китерүләре, сәүдә яклары белән дә кызыксынды.

Шулвакыт капка ачылып, кычкырып сәлам биргән та- выш ишетелде. Мәзин керүче кешене тавышыннан ук танып алды.

  • Вәгаләйкемәссәлам! Әйдә, кер, Гыймади абзый! – дип кычкырды ул.
  • Азан әйтер  вакыт  җитте  бит.  Мәзинебез  берәр  җиргә

китмәгәнме дип белешергә керүем иде, – дип, баскыч янына авылның бай куштаны, умартачы Гыймади килде.

Мәзин башлы суган шикелле йомры көмеш сәгатенә ка- рады да:

  • Бәрәкалла!.. Сөйләшеп китеп, намазны да оныта язган- мын ич, – дип, урыныннан торды.

Сафа да кузгалды, икесе белән дә саубуллашкач, намаз ар- тыннан дога кылганда, аны да онытмаска үтенеп, өенә кайтып китте. Ә мәзин, җиңнәрен сызганып, тәһарәт алырга әзерләнә башлады.

* * *

Умартачы Гыймади авылның иң бай, иң дәрәҗәле куштаны иде. Ул бик тиз баеп китте. Кайбер кешеләр, Гыймади хәзинә тапкан икән, дип сөйләделәр, кайберәүләр, аның йортына бер бай мосафир кереп, кинәт үлеп киткән дә йорт хуҗасы шул кунакның акчасын үзләштергән, диделәр. Чынында исә моның сәбәбе бөтенләй башка иде. Ул күп еллар буена, үз авызыннан өзеп дигәндәй, бөтен булган акчасын баю эшенә җикте. Сал- кын кыш көннәрендә үк, үзенә файдалы шарт белән, ярлылар- ны кыр эшенә яллый һәм юк кына бәягә аларның җирләрен сатып ала иде.

Көннәрдән бер көнне аның башына «умарта тотарга кирәк» дигән уй килде. Умарталары  бик  яхшы  күч  аера  башлады, һәм озакламый Гыймадиның әллә ни зур булмаган бакчасын- да умарталарына урын да җитмәс булды. Шуннан соң ул, аларны урманга үз диләнкәсенә күчереп, тирәли киртә тотты, шалаш корып, каравылчы яллады. Тирә-яктагы урманны ел саен кисә баралар, ә Гыймадиның умарталыгы ачык аланда әрәмәлек кебек җәелеп утыра иде.

Берничә елдан соң инде Гыймадиның байлыгы Сабирҗан белән ярышырлык дәрәҗәгә җитте, ә ярлылардан «файдалану» мәсьәләсендә ул аны, шәт, узып та киткәндер. Үзенең дәрәҗәсе төшүдән курыкмыйча, ул ачыктан-ачык эш итә иде.

Мир эшләрендә Гыймади, гадәттә, үзенә файдалы фикергә кушыла, әле мәзин  ягында,  әле  мулла  ягында  булуына  бер дә уңайсызланмый иде. «Имә белгән бозау ике сыерны имәр» дигән мәкальдән чыгып, алар арасындагы дошманлыктан ул һәрвакыт үзенә файда таба иде.

Сабирҗан исә Гыймади белән дус булуның үзе өчен фай- далы икәнен күптән аңлаган  иде.  Ул  аны  олылый,  хөрмәт итә, аның белән сак эш кыла торган булды, Гыймадиның хезмәтчеләрен үзенә чакырмый, аңа бурычлы кешеләрне үз ягына тартмый башлады. Үз нәүбәтендә Гыймади да мәзиннең мондый карашын хуп күрә иде.

  1. Миңлебайныкылар

Тышта һава чиста, саф, бераз салкынайта башлаган. Йорт- ларның такта түбәләрен ак бәс сарган, ә салам  түбәләр  ка- расу төстә дымланып күперә төшкәннәр. Күктә йолдызлар җемелдәшә.

Йокы аралаш Сафаның аңына ниндидер чит тавыш ки- леп керде. Уянып китте, шулай да күзен  ачмады.  Ул  үзен әле һаман да Варшаудагы караңгы солдат казармасында агач нарда ятадыр шикелле тойды. Менә хәзер фельдфебель килеп җитәр дә, сүгенә-сүгенә, урыныннан торырга кушар; шундук сикереп тормасаң, яңагыңа да салып җибәрер кебек.

Йокы исереклеге белән тарткалашып ята торгач, Сафа бая- гы тавышны тагын ишетте. Йокысыннан тәмам айныды. Әллә агач идәнне күсе кимерә, әллә мәче баласы ниндидер каты әйбер тәгәрәтеп уйный иде. Такта бүлем ярыгыннан якты саркып керә. Кемнеңдер пышылдап сөйләшкән тавышы ише- телде, нәрсәдер кыштырдап куйды. Сафа, урыныннан сикереп торып, бүлмә ишеген ачты.

Каплап куйган чүлмәк өстендә кечкенә генә лампа янып тора. Идәндә, киез көрпә өстендә, аякларын сузып, алга иелә төшеп, Зөһрә карчык утыра иде.

  • Куркып киттем, әби. Әллә карак-мазар кергәнме дип торам, – диде Сафа, ишектән чыгып.
  • Мин әле бу, улым, мин.

Карчык башын күтәрмәде. Сафа аның ни белән шөгыльләнгәнен аңлый алмыйчарак торды.

  • Ни эшләп утырасың?
  • Әй улым! Карт кешенең хәле шул инде,  йокым  кил- ми. Бер-бер нәрсә тегәр идем дә күзем күрми. Менә шакмак уйнап утырам. Чоланга чыгарга туры килде: өйдә уйнасам, абыең тиргәнә башлый. Син ачуланма инде миңа, – диде карчык.

Гаепле кеше сыман, төссез күзләре белән Сафага күтәрелеп карады, аның ачуланмавын күргәч, яңадан идәнгә иелде.  Ул бер уч шакмакны чәчеп җибәреп, берсен берсенә чиртеп тидерә дә аларны яңадан корышып беткән кулына җыя бара, үзе, тешсез авызын ача төшеп:

  • Тиде!.. Юк, тимәде! Хәрәмләшмә!.. Менә шулай! – дип сөйләнә иде.

Сафа аның шулай авыз эченнән генә сөйләнүен тыңлап торды. «Әбигә балалар акылы керә башлаган», – дип уйлап куйды һәм бүлмә ишеген ипләп кенә япты да тагын йокларга ятты. Йокы аралаш әбисенең:

  • Тиде!.. Юк, тимәде! Менә шулай! – дигән сүзләре ише- телеп торды.

* * *

Зөһрә әбинең ире Миңлебайны җирләгәненә утыз ел инде. Ул үзенең яшен Куян елы, Барс һәм Rылкы еллары белән санап, җитмеш яшьләр чамасына китереп чыгара. Ә метрика кәгазе буенча аның яше йөз тирәсендә инде. Шулай да үзе шактый нык әле, акылында да зәгыйфьлек юк. Ул, хәленнән килгәнчә, тишек-тошык киемнәрне ямый, өйдәгеләрнең бары- сына да таза бияләй-оеклар җитештереп тора. Аның өчен иң кыены – төн уздыру. Төнлә йоклый алмый интегеп чыкмас өчен, ул әнә шул уенны уйлап тапкан. Вафа белән Патый, тыныч ятмавы өчен, аны гел ачуланалар. Шуңа күрә карчык чоланга күчә. Rәй һәм яз көннәрендә чоланда өйдәгедән ях- шырак, ләкин көзге һәм кышкы озын төннәрдә аның хәле бик кыенлаша.

Зөһрә карчык элекке яхшы заманнарны бик әйбәт хәтерли әле.  Миңлебае  исән  чакта  ул  бөтен  йортка  үзе  хуҗа  иде. Ире аны яратты. Миңлебайны бөтен тирә-як халкы хөрмәт итте. Кешеләр аны туры сүзле, намуслы һәм гадел булганы өчен ярата иде. Ул байлык җыярга омтылмый, үз мәнфәгатен җәмәгать мәнфәгатеннән өстен куймый иде.  Улы  Салихка да, шундый бул дип, васыять әйтеп калдырды. Ләкин аның васыяте тормышка ашмады.

Салих беркатлы юаш егет булып үсте. Староста кызына – кырыс холыклы һәм хәйләкәр Фатыймага өйләнгәч, ул бик тиз аның йогынтысына бирелде һәм үлгәнче хатыны сүзеннән чыга алмады.

Башта каенатасын, аннары ирен җирләгәч, «Патый» куша- матлы Фатыйма үзенең ике улы белән кызыннан гына түгел, каенанасыннан да берсүзсез буйсынуны таләп итте. Зөһрә карчыкның буйсынмый чарасы калмады. Балалары әниләренә каршы килергә батырчылык итми иде.

Күршеләр Патыйның холкы белән усал теленнән куркалар, гел аның күңелен күрергә тырышалар, кунакка чакырып, аны түргә, остабикә белән янәшә утырталар иде.

Һәрнәрсәнең алдын-артын уйлап эш итә белүче хәйләкәр Әсма остабикә дә Патыйның үзенә яхшы ярдәмче  яисә  аяу- сыз дошманы булачагын бик тиз абайлап алды. Шуннан соң ул Патыйга яраша, аны күккә чөеп мактый башлады. Аның шикелле үк хәйләкәр Патый да, остабикәнең ниятен сизеп, моңа бик риза булды. Шулай итеп, алар, телдән әйтеп сүз беркетмичә генә, дуслар булып киттеләр һәм бу хәлгә икесе дә бик канәгать иделәр.

Еллар үтә торды. Таза, яшь Патый, картаеп, карчыкка әйләнде. Улын өйләндерде, кызын кияүгә бирде. Хәзер инде аны йә яучы карчык итеп, йә кендекче әби итеп кенә чакыра

торган булдылар. Патый андый эшләрнең берсеннән дә баш тартмады. Аның гадәт-холкы үзгәрмәде, йортта бөтенесенә берүзе баш булып килә бирде.

Барыннан да бигрәк киленгә – Вафаның хатынына кыен иде. Патый аны һәрвакыт кимсетә, кыерсыта, әледән-әле:

  • Килен кеше ул эт белән бер, икесенең дә урыны – чүплек башында, – дия иде.

Беркөнне киленнәре:

  • Әнкәй, син үзең дә кайчандыр килен булгансыңдыр ич?

Сине дә шулай эткә тиңлиләр идеме? – дигәч, Патый:

  • Мин үзем әйбәт идем, – дип кырт кисте.

Киленнең ике баласы һәрвакыт диярлек үз әти-әниләрендә яши иде. Әллә нидә бер бу йортка кайтсалар, Патый аларга:

  • Аяк астында чуалмагыз! Барыгыз, ычкыныгыз моннан! Күземә күренәсе булмагыз! – дип кычкырынып кына тора.

Шуннан соң балалар чыгып китәләр. Вафа белән хатыны балаларын якларга батырчылык итмиләр, Патый күз алдында хәтта балаларын сөяргә дә куркалар иде.

Кайчакларда күрше авылдан балалары белән кияүгә чык- кан кызы да килә. Алар килгәч, Патый:

  • Бусы кызым баласы, балдан да татлы анасы, – дип, оныкларын сөяргә керешә иде.

Ә Вафа балалары өчен аның икенче мәкале бар:

  • Бусы улым баласы, еландай зәһәр анасы, – дип, аларга чиртеп яки чеметеп ала иде.

Патый кызы белән киявен хәзинәсендә булган сые белән сыйлап кунак итә. Улының гаиләсе белән кызы гаиләсенә бөтенләй аерып карый. Бу хакта да аның үз мәкале бар иде:

  • Язгы катык, ярык кашык – улым белән киленемә, көзге катык, көмеш кашык – киявем белән кызыма.

Шулай да ул Вафаны кече улыннан  күбрәк  ярата,  һәр җирдә аны алга уздырырга, мир эшләренә катнаштырырга тырыша, аны куштан итәргә омтыла иде.

Патыйның бу тырышлыгы бушка китмәде. Вафаны кунакка ешрак чакыра, җыеннарда аның сүзенә колак сала башлады- лар. Берәүләр моны Патыйның әшәкелегеннән куркып эшләсә, икенчеләре «Этнең күңеле – бер сөяк» дигән мәкальдән чыгып эш итәләр иде. Вафа тузга язмаган сүзләр сөйләсә дә, аны бүлдермиләр, аннан көлмиләр иде.

Вафа, әле яшь булса да, үзенең киләчәгенә ваемсыз карамый иде. Ул, халыкның бабасы Миңлебайга булган хөрмәтенә һәм Патыйның йогынтысына таянып, анасы ярдәменнән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырыша.

Патыйның өлкән улы төсе-бите белән генә түгел, холкы белән дә әнисенә охшаган; әтисенең йомшак холыклы булуы аркасында Миңлебайлар нәселенең югалган абруен-атын

яңадан кайтарырга исәпли иде ул. Үз кирәген чамалый белә торган һәм хәтта беркадәр кыюлыгы да булган Вафа киләчәктә үзенең икенче Миңлебай булачагына нык ышана иде.

Миңлебайныкылар турында сүз чыкса, һәммәсе:

  • Вафа коеп куйган Патый инде, ә Сафа – нәкъ Салих абзый, – дия торганнар иде.

Сафа, чыннан да, абыйсының капма-каршысы иде. Юаш холыклы бу эчкерсез егеткә үз кирәгеңне генә чамалау, хәйлә дигән нәрсәләр бөтенләй хас түгел.  Әгәр  дә  Сафа  бер-бер эшкә бирелсә, чын күңеленнән, озакка бирелә. Абыйсы белән әнисеннән ул мин-минлекле, комсыз булмавы белән дә аеры- лып тора.

  • Ходай үзенә яхшы хатын бирсен инде! Патый шикелле берәр явызы туры килсә, бозауга әйләндерер үзен! – ди торган иде күршеләре.

Дөреслек юк түгел иде бу сүздә.

* * *

Патый Салихның икенче хатыны иде. Беренче хатыны бик яшьли үлеп, аңардан Таҗи исемле бер малае калды. Әнисе үлгәннән соң, кечкенә Таҗины караучы кеше  булмады.  Шу- лай да Миңлебай карт исән чагында оныгы әллә ни кыенлык күрмәде. Бабасы үлгәннән соң, Патый кулына эләккәч, тугыз яшьлек Таҗи бөтенләй ярдәмчесез калды. Аның өчен авыр тормыш башланды. Тамагы һәрвакыт ачлы-туклы, өсте-башы сәләмә, өйдә үз почмагы юк, аңа берәү дә ягымлы, җылы сүз әйтми, якты чырай күрсәтми. Аңар гел авыр эш кушалар һәм гел сәбәпсезгә диярлек аны орышып-тиргәп торалар иде.

Чебине карга алып китсә дә, сарык бәрәненең аягына сыер басса да яки бозау, борынсасын салып, анасын имсә дә – Таҗи гаепле. Патый, икмәге уңмаса, сөте эреп чыкса яисә чүлмәге ватылса да, ачуын Таҗидан ала иде.

Күршеләр бу малайны кызганалар, тик якларга батырчы- лык итмиләр. Патыйга ярашырга тырышучылар исә Таҗига карата Патый шикелле кыланалар – малайны кыйныйлар, чеметәләр, аңа нахак бәлаләр ягалар иде.

Шулай да авылдашларыннан кайберәүләр Салихка, ник ул хәтле каһәрлисез малайны, Таҗи үз балаң бит, дип шелтәләп әйтеп тә карыйлар. Салих малаен кызгана, тик хатынына каршы сүз әйтә алмый, аңа күршеләре сүзен генә җиткереп, малаена яңадан-яңа михнәтләр китерә иде.

Зөһрә карчык боларның берсен дә күрмәскә тырыша. Ки- лене белән сүзгә килсә, үзенең дә шундый хәлгә каласын ул яхшы аңлый иде. Ул, Патыйга сиздермичә генә, оныгының күлмәген ямый, төймәләрен тагып бирә, ул югында аны сөя,

иркәли. Таҗи, әбисенең үзен яратуын үги әнисе сизсә, икесенә дә яхшы булмаячагын аңлый, шуңа күрә әбисе янында сирәгрәк булырга тырыша, аның иркәләвеннән уңайсызлана иде.

Малай үсә төшкәч, йорттагы бөтен эшне аңа йөкли торган булдылар: җәен-кышын ул өйгә су ташый, идән себерә, итек, комган чистарта, савыт-саба юа, хәтта Патый балалары ар- тыннан да җыештыра иде.

Бу җәбер-кимсетүләргә Таҗи дәшми генә түзә килде, бөтен кешеләрнең явыз һәм  мәкерле  икәнлекләренә,  бары тик көчле кеше алдында гына баш июләренә елдан-ел ныг- рак ышана барды. Кешегә кеше – дошман. Авыр кара эшне һәркем икенче берәүгә йөкләргә тырыша. Хәйләкәр, тапкыр кешеләр үзләренең дошманнарыннан үч ала. Хәер, дөньяда аның әбисе яки әтисе кебек яхшы кешеләр дә бар, тик алар аз, алар көчсез, чарасыз. Таҗи андый булмас. Ул, үскәч, бөтен кешедән, хәтта Патыйдан да явызрак, мәкерлерәк булыр, беркемгә рәхим-шәфкать күрсәтмәс, бу кимлек-хурлыкларның үчен кайтарыр.

Ул үзенең бу «карашын» бик тырышып тормышка ашыра башлады. Яшьтәшләренең борынын сугып канатты, уйный торган уенчыкларын ватты, җимерде.

Аның өстеннән Патыйга килеп зарланалар, ә ул моның өчен үги малаен тагын тотып кыйный. Үсә төшкәч, Таҗи Патыйга баш бирми башлады. Шуннан соң инде үги ана ярдәмгә ирен чакырды. Таҗины тагы да усалландырып, аның сыртында көн саен каеш уйный торган булды.

Кайсын куркытып, кайсын юмалап, үз тирәсенә ул бер төркем малай җыйды һәм алма-чия, яшелчә бакчаларын та- ларга, нәүрәп1, келәт басарга, вак-төяк нәрсә урларга, эшкә ярамаслык итеп әйберләрне ватарга-җимерергә кереште.

Хәзер инде Таҗига Патыйның да, Салихның да көче җитми иде. Авыл халкының ахырда бу хәлгә түземе бетте. Алар, Салихны җыенга дәштереп:

  • Синең ул малаең теңкәбезне корытты инде. Син аны теләсәң нишләт, әмма күз алдыбыздан юк ит, – диделәр.

Таҗидан ничек котылырга белми йөргән Патый белән Са- лих, бу хәлдән файдаланып, аны, эшкә урнаштыруны сорап, Әстерханга баручы бер кешегә  ияртеп  җибәрделәр.  Тик  ике ай да узмады, Таҗи яңадан кайтып җитте. Аны тагы озатты- лар – бу юлы Троицкига җибәрделәр, ләкин Таҗи озакламый аннан да Мәүла Колыга кайтып төште. Халык, аның усаллык- ларына ачынып:

1  Нәүрәп – баз.

  • Безнең Таҗи утта да янмас, суга да батмас, – дип сөй- ләнде.

Патый, аны тыярлык чара таба алмагач:

  • Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр; үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, – дип сөйләнде.

Таҗиның әти-әниләре үз-үзләрен:

  • Менә солдатка гына алсыннар, акылга утыртырлар анда, – дип юата башладылар.

Әмма Таҗига чират җитмәде. Тирә-юнендәге кешеләргә курку салып, ул авылда кала бирде.

Шуннан соң инде Миңлебайныкылар аны өйләндерергә булдылар. «Өйләнгәч үзгәрер, муенына камыт кигәч, акыл керер», – дип уйладылар.

Шулай итеп, алар Таҗины өйләндерделәр. Әтисе аңа авылның бер читенә йорт салып бирде, сыер, ат, ике баш са- рык бирде. Таҗига акыллы, ягымлы, булдыклы хатын туры килде. Өйләнгәннән соң, Таҗи беркадәр басыла төште. Ләкин бу озакка бармады. Ел ярымлап торганнан соң, аның хатыны үлде, һәм Таҗи тагы да үз эченә бикләнә төште. Озакламый ул, бөтен мөлкәтен сатып, өен кадаклады да авылдан читкә чыгып китте.

Биш-алты ел югалып торганнан соң, Таҗи бөтенләй икенче кеше булып кайтып керде. Хәзер аның сөйләшүе дә, фикер йөртүе дә ипле, төпле иде. Rилкәләре киңәя төшкән, адымы салмакланган, күзләре очкынланып янып тора иде.

  • Кайларда югалып йөрдең? – дигән сорауга Таҗи:
  • Мин, җир астына төшеп, бәхет эзләүчеләр арасында булдым, үзем дә шунда бәхет табарга тырышып карадым... – дип җавап кайтара иде.
  • Ник кайттың соң? – дип сорагач:
  • Көн буе җир астында күмер казып, ачлы-туклы яшәп кара әле! Түзәр хәлем калмады! – дип җавап бирә иде.

Авылдашлары тагы борчуга төшә башлаганнар иде дә, тик бу юлы куркулары бушка булды.

Таҗи үз йортына урнашып, кечкенә генә җирендә  эшләп көн итә башлады. Ул бөтен мир эшләренә катнашырга тыры- ша, байларга, куштаннарга, хәтта муллаларга каршы ачыктан- ачык сөйли иде. Берничә тапкыр ул авыл байгураларының кырын эшләрен дә фаш итте.

Чабата үреп, чыпта сугып көн күрүче авыл ярлылары әкренләп аның тирәсенә туплана башладылар. Rыеннарда үзләре өчен файдалы карар чыгартырга тырышучы байлар һәм куштаннар белән Таҗи яклылар арасында әледән-әле бәрелешләр булып ала, тавыш, шау-шу, ызгыш куба иде.

Таҗи байларның күзләренә кылчык булып кадала, аларның бик нык ачуларын китерә. Тик аны берни дә эшләтә алмый-

лар, бу «аяклы бәла»дән котылу өчен җай чыкканны көтәләр иде.

Таҗи, олыгаеп килсә дә, тол ир булып яши бирде.  Шуңа күрә аңа «Тол Таҗи» дигән исем дә куштылар. Аның инде Миңлебайлар нәселеннән икәнен онытып та баралар иде бугай. Ләкин Таҗиның моңа бер дә исе китми, чөнки ул туганнары белән араны күптән өзгән иде. Өйләнгәннән соң, ул атасы йортына бер тапкыр да аяк басмады; Патый белән очрашасы килмичә, әтисен җирләргә дә бармады. Патыйны ул «иблис»,

«убырлы карчык» дип атый, тегесе исә аңа «карак», «ристан» дия иде. Зөһрә карчык кына оныгын әүвәлгечә үк ярата, әмма, Патыйдан куркып, Таҗига якын барырга кыймый иде.

Вафа җыеннарда Таҗига явыз дошманын очраткан кебек карый, Сафа исә абыйсын әллә ни яратмый да, дошман да күрми. Ул ара-тирә аның белән очрашкалап тора, хәтта абый- сы янына кунакка да кергәли иде.

Менә хәзер дә ул, солдат хезмәтеннән кайткач, мулла белән мәзингә кереп чыкканнан соң, Таҗи абыйсының хәлен белешә килде.

  • Исәнме, Әхмәтсафа! Котылып кайттыңмы? – дип каршы алды аны Таҗи.
  • Ходай Тәгалә коткарды менә, абый... – диде Сафа. Чын күңелдән кул бирешеп күрештеләр.
  • Йә ничек, патша хәзрәтләре тәхетен эчке вә тышкы дош- маннардан сакларга ант иттеңме? – диде Таҗи.
  • Итмичә нишлисең?!
  • Эчке дошманнарның кемнәр икәнен беләсеңме син?
  • Кемнәр соң?
  • Син дә мин, Мөхәммәтәмин, – диде Таҗи, көлеп.

  1. Ирдәүкә

Көтү күптән кайткан инде. Тавыклар   да   куначаларын- да йоклыйлар. Картлар да йокларга яткан. Бары тик яшь киленнәр генә йокламаган – он илиләр, ипи изәләр.

Күктә ай калка.

Авыл уртасына салынган бер йорт янындагы лапас эченнән җырлый-җырлый тукмак суккан тавышлар ишетелә: кызлар киндер тукмаклыйлар. Кечкенә-кечкенә дүрт каен тукмак ла- пас аратасына сүс бау белән асып куйган киндерне йомшарта. Салмак кына дөпелдәгән тукмак тавышлары картларны йокы- га талдыра, яшьләр йөрәгендә тынгысыз дәрт кузгата.

Менә гармун тавышы сыздырып яңгырады. Елга буендагы көндез кызлар су ташый торган сукмактан ашыкмый гына егетләр менгәне күренде. Менә алар урамга да чыктылар. Гар-

мунчы уртада. Ул, башын бер якка кырын салып, тырышып- тырышып гармун тарта. Ике егет җыр башлады:

Урамнардан узган чакта, Капкаң булсын кагарга. Әгәр картлар чыгармаса, Чык тәрәзә ябарга.

Rырга кушылып, чыелдатып сызгырып та җибәрәләр. Төр- кем үсә бара. Яңадан-яңа егетләр, яшүсмерләр килеп кушыла. Тавыш көчәя.

Мәчет белән мулла йорты турысына җиткәч, егетләр тынып калдылар. Тавышлар беразга басылып торды һәм, ул турыдан узгач, яңадан көчәеп яңгырый башлады.

Егетләр төркеме тар тыкрыкка борылды да, арткы стена- сы урам ягына караган салам түбәле лапас турысына җитеп, туктап калды. Лапаста, стенаның теге ягында, кызлар эшли, егетләр аларның киндер тукмаклавын, җырлавын ишетеп килгәннәр.

Егетләрне чакырган кебек, тукмаклар ешрак дөпелди, кызларның нәфис куллары тырышыбрак эшли башладылар. Гармун һәм җыр тавышлары катырак яңгырады.

Тәрәзәңне ачып куеп, Кемгә күлмәк кисәсең? Кашың кара, буең зифа, Кем бәхетенә үсәсең?

Пыяла муенса бөртекләре чылтырашкан сыман тавыш белән җавап җыры ишетелде:

Ишегеңнең келәсен Элә белми эләсең.

Картлар ятмый, ястү җитми, Бигрәк иртә киләсең!

Каршы җавап кайтарганга егетләр сөенештеләр. Rыр, гар- мун тавышы туктады. Егетләрнең кайберләре тәмәке төрергә кереште, кайберләре такта ярыгы аша кызларга сүз куша баш- ладылар:

  • Исәннәрмесез, кызлар!
  • Кискән-кискән, киссәләр дә исән! Егетләр көлешеп алдылар.
  • Телегезгә бик салынмагыз!.. Йосыф абзый йокламаган әле!.. – дип кычкырдылар тегеннән.
  • Нишли ул?
  • Тире иләп күн эшли.
  • Бәлки, иләк белән су ташый торгандыр? Егетләрнең берсе, сүзне бүлеп:
  • Йосыф абзый кем ул безгә? Чыксын, әйтербез үзенә:

«Без карга түгел, чебешләрегезне алып китмәбез!» – диярбез. Ботыбыздан асып куймас ич безне! – диде.

  • Әй куян йөрәк! Мактанган була тагын!.. Йосыф абзый чыкса, иң элек син элдертерсең әле...

Көлешә башладылар. Егетләр, шаярып, такта ярыгыннан салам суздылар.

  • Мәфтуха, мә, тот!
  • Сабира, кил әле!
  • Галимә, кунарга кайчан чакырасың?

Кызлар ярыкка су, тузан сиптеләр. Rыр, гармун тавышла- ры бозылды. Тукмаклар да салмак дөпелдәми башлады – алар үсмер кызлар кулына күчте.

Ике як та тонык ай яктысында бер-берен күзли башлады.

Кызлар кинәт стенадан читкә тайпылыштылар. Көтмәгәндә тыкрык ягындагы кечкенә капка ачылып, өстенә озын җилән, аягына киез итек, кашларына чаклы батырып йонлач бүрек кигән бер кеше килеп чыкты. Кулына зур гына күсәк тоткан. Егетләр тиз генә як-якка сибелештеләр.

Күсәк күтәреп чыккан әлеге кеше егетләрне әллә ни ерак кумады, эрәеп кенә, ашыкмыйча, салмак кына атлап лапаска таба кире кайтып килгәндә, сукмак буена үскән биек әрекмән арасыннан берәү аның күсәген эләктереп алды. Күсәкле кеше туктады. Егет әрекмән арасыннан чыкты. Икесе дә, бер-берсен танып, сүзсез генә, ук шикелле очлы күз карашлары белән карашып тора башладылар. Якын-тирәгә поскан егетләр, ни булыр икән дип, тыннарын кысып көттеләр. Күсәкле кеше шунда көтмәгәндә:

  • Исәнме, Сафа абый! – диде.

Әрекмән арасыннан чыккан егет – Сафа да:

  • Кара, нинди үскәнсең! Бөтенләй зур кыз булгансың! – дип куйды.

Кыз, күсәкне аның кулында калдырып, капкага таба кит-

те.

те.


  • Туктале, Саҗидә, сүзем бар... Саҗидә туктамады.
  • Икенче вакыт, Сафа абый! – дип, капкадан кереп кит-

Егетләр, поскан җирләреннән чыгып, яңадан элекке урынга

җыелдылар.

  • Мин аны Йосыф абзый дип торам, ә ул Саҗидә мәлгунь икән!
  • Тәмам котны алды, шайтан кыз!
  • Кыз түгел, егет ул Саҗидә! Чын ирдәүкә!

Һәммә егетнең котын алган Саҗидә Йосыф картның төпчек кызы иде.

Йосыф карт авылдашлары арасында үзенә аерылып торган бер кеше иде. Ул ел саен ашлыкны күп чәчә, ашыкмый гына эшли, чәчүгә иң соңгы кеше булып чыга һәм чәчүне иң соңга калып бетерә иде. Уракны тиз ура, ләкин көлтәләре бик озак җыелмый ята. Басуда көзге яңгырга калган көлтәләр булса, болар Йосыфныкы дип тәгаен әйтергә мөмкин иде. Урыл- мыйча ятып, терлекләр таптап бетергән ашлык та аныкы була иде.

Кызлары үсә төшкәч инде, Йосыфның басуда көлтәләре үреп ятмый башлады, шулай да ул һаман да әкрен кыймыл- дый, бөтен эштә дә башкалардан артта кала.  Моның  үзенә күрә зыяны да була, тик Йосыф карт артык хафаланмый:

  • Ходай мәрхәмәтеннән ташламас әле, – дип кенә әйтә.

Һәм, чыннан да, аның теләге кабул була кебек. Ул берәүгә дә бурычка керми, булганын бәрәкәтләп кенә тота һәм, кыш- ны таза гына чыгып, икмәген яңага чаклы җиткерә иде. Йосыфның калын иреннәре әледән-әле ярылгалап тора. Rәй көне ул ирененә кәгазь яисә яфрак ябыштырып йөри. Авыр сөякле, гаҗәеп киребеткән Йосыфның  холкы  яман  булса  да, ул үзе бик гадел иде. Аның очраган бер кеше белән теләсә кай- чан сөйләшеп-гәпләшеп торырга яратуын да яхшы беләләр.

Йосыфның атлары да әкрен кыймылдаулары белән хуҗасына охшаганнар. Каршыга кеше очраганда сәламләп тавыш бирү белән, атлар шундук туктап калалар. Әгәр  карт көн буе сөйләшеп торса, атлар да көн буе басып торырлар иде: әйтерсең аларның ашыйсылары да, эчәселәре дә килми; чебен- черки, кигәвен тешләгәнгә дә исләре китмичә, сәгатьләр буе селкенмичә тик торалар. «Аллага тапшырдык!» дигән сүзне ишеткәч инде, алар чөңгергәнне дә, сукканны да көтмичә куз- галып китәләр.

Кайвакыт Йосыф үзе өйдә калып, эшкә кызлары гына бар- ганда да, бу тискәре хайваннар ирләр сәлам биргәнне ишетүгә шып туктыйлар һәм, «Аллага тапшырдык!» дип кычкырмый торып, урыннарыннан кузгалмыйлар иде.

Бу хәл Йосыфның кызларын шактый кыен хәлдә калдыра. Әгәр каршы очраучы кеше, атларның гадәтен белеп, әлеге сүзне әйтмәсә, кызлар аларны урыннарыннан кузгата алмыйча елар дәрәҗәгә җитәләр иде.

Йосыфның беренче кызы үсеп җиткәч, йортка  яучылар килә башлады. Ләкин Йосыф, кызын кияүгә бирергә теләмичә, төрле сәбәпләр таба торды.

  • Алай бик тиз биреп җибәрергә тавык чебеше түгел лә ул, – дип җавап кайтара иде ул.

Икенче кызына яучылар килгәч тә,  Йосыф  аны  апасын- нан узып кияүгә бирергә теләмәде. Шулай итеп, аның өлкән кызлары картая, ә кечеләре үсә торды.

Аннары инде алар йортына  яучылар  да  килмәс  булды- лар.

Өлкән кызының битенә җыерчыклар чыга башлады, аның яшьтәшләре инде, күптән бала-чага үстереп, әби булырга җыеналар иде. Кыз инде, тормышка чыгып, бәхет табудан өметен өзде, иннек-кершән ягынмый башлады. Йөрәгендә дәрт сүнде.

Аның сеңелләре дә картаеп барганлыкларын сизәләр, тик бер дә үзләрен сазаган кыз дип танырга теләмиләр.

  • Безнең дәү апа да кияүгә чыкмаган әле, – дип, алар үзләренең яшь икәнлекләрен күрсәтергә тырышалар һәм, бөтен бәхетсезлекнең башы дәү апабызда, дип, аның йөрәк ярасына кагылалар иде.

Кызлар:

  • Миңа унҗиде генә тулды әле!
  • Минем апаның яше егермедән аз гына арткан, – дип, бер-берсен яшәртергә тырышалар иде...

Шуңа күрә дә Сафа, Йосыф кызларының иң кечесе Саҗидәне очраткач, соклануын яшерә алмыйча:

  • Бөтенләй зур кыз булгансың! – дип әйтеп куйды.

Әйе шул, Йосыфның алтынчы кызы да үсеп буйга җиткән иде инде...

* * *

Йосыф картның кызлары турында сүз чыкканда, һәр кеше аларны «Йосыф чебиләре» дип кенә атый. Әмма көлеп әйтелә торган бу кушаматны Саҗидәгә карата әйтергә беркемнең дә теле бармый иде. Аны бөтен кеше башка  кызлардан  аерып куя, аның «Ирдәүкә» дигән үз кушаматы бар.

Әгәр Йосыф карт хасталабрак торса яки вакыты булмаса, ирләр хәленнән генә килердәй эшләрне Саҗидә эшли. Ул җир сөрә, иген чәчә, печән чаба, арбага көлтә төйи, шундый оста итеп, белеп төйи, олау ауса да, көлтәләре чәчелеп-таралып китми, аларны яңадан тезеп саласы булмый. Ул кибән дә куя, әвендә ашлык та киптерә, эһ тә итмичә, аркасына бишәр пот- лы капчыкларны күтәреп ташый. Аның өчен, ике арбага ике ат җигеп, урманга бару, атларны тимерчегә илтеп дагалатып кайту, чалгы кайрау яки урак тешәү дә гаҗәп эш түгел.

Саҗидә телгә үткен, сүзгә аптырап тормый. Берәрсе, аның ирләр эше эшләвен күреп: «Әй чүпрәк баш!» – дип көлсә, Саҗидә аптырап калмый: «Синең шикелле, тузан арасындагы таш бөртеге булганчы, чүпрәк баш булу яхшырак», – дип, тегенең авызын каплый иде.

Сүгенү сүзенә каршы да Саҗидә, уйлап та тормастан, шун- дыйрак сүз белән җавап кайтара иде.

Әгәр кызның җиккән аты гадәтенчә туктап кузгалырга теләмәсә, Саҗидә монда да югалып  калмый.  Арбага  торып баса да, сызгырып, дилбегәне болгап торып, атның сыртына китереп суга һәм: «Аллага тапшырдык!» – дип кычкырып җибәрә. Ат дәррәү кузгалып чабып китә. Саҗидә рәхәтләнеп шаркылдап көлә.

Хатын-кыз эшенә дә бик уңган, бик булган кыз Саҗидә. Өй эчендәге эшләргә дә, хуҗалык эшләренә дә, тегү-чигү эшенә дә кулы ябышып тора аның.

Әйтәсе дә юк, шомырт кара күз, өскә кайтарылып торган керфекләр, озын толым, зифа буй, алсу ирен, тезелеп торган ап-ак тешләр сирәк кызларда гына очрый. Саҗидәдә әнә шул сыйфатларның барысы да бар, өстәвенә тагы шаян холкы, яңгыравыклы тавышы, гомергә күңелгә кереп кала торган сөйкемле, матур күз карашы.

Егетләр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Әмма ул аларның берсен дә өметләндерми, үзе тирәсендә әрсезләнеп йөри башлаган андый егетне: «Беләм мин сине, юкка вакыт әрәм итеп йөрисең!.. Синең ишеләрне без бик тиз бөгеп са- лабыз!» – дип, шундук суындыра. Егетләр, шүрләп, кире чигәргә мәҗбүр булалар.

Саҗидә аулак өйләрдә утырырга ярата. Анда ул җырлый, бии, гармун уйный, төрле мәзәкләр сөйли. Шунда егетләр дә булса, аларны көлкегә калдырыр өчен, ул инде  бер-бер  кы- зык уйлап чыгармый калмый. Шуңа күрә күп кеше эченнән:

«Бусы да апалары кебек сулып әрәм булыр микән?» – дип уйлый иде.

Саҗидәнең дус кызлары үзеннән:

  • Син дә, әтиең сүзенә карап, «чеби» булып калырсыңмы икән? – дигәч, ул мәгънәле генә итеп көлемсерәп куя да:
  • Карарбыз әле, – дип кенә җавап кайтара.

* * *

Бу хәл Патыйның һәм Йосыф картның балалары кечерәк чакта булган иде. Бервакыт Йосыф хатыны Сылу белән  Па- тый, ефәк белән чигелгән намазлык өстенә янәшә тезләнеп, намаз укырга керештеләр. Шунда икесе бер үк вакытта на- мазлыктан торган чакта, алар, кәҗәләр сөзешкән шикелле, маңгайга-маңгай бәрелешеп алдылар да каты итеп кул кы- сыштылар. Өченче бер хатын аларның кулын аерды. Бер- беренә берәр басма җеп бүләк итештеләр һәм, шулай  итеп, алар ахирәтләр булып киттеләр.

Ул заманда хатыннар әле Патыйдан  өркеп  тормыйлар, аның белән дуслашырга омтылмыйлар,  Патый  үзе  дус-иш эзли иде. Сылу исә кыз балалар үстерә, аңа Патый шикелле

мәкерле, явыз хатыннар тирәсендә саграк булырга кирәк иде. Шуңа күрә икесе дә, ара якынайтуны хуп күреп,  ахирәткә чаклы дус булырга кул бирештеләр.

Йола буенча, ахирәт дуслар һәрвакыт бер-беренә ярдәм итешергә, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга, бәла-казадан коткарышырга тиешләр. Бер-береңә әшәкелек эшләү түгел, берәрсе турында гайбәт сатучылар арасында булырга да яра- мый аларга.

Вакытында Патый бу дуслыктан бик яхшы файдаланды. Сылуга килгәндә исә, ул аннан әллә ни зур файда күрмәде, тик Патыйның гына аның гаиләсенә бернинди әшәкелеге тимәде.

Тора-бара инде Патый Сылуны бөтенләй кирәксенмәс дәрәҗәгә җитте, аңа бернинди ярдәм күрсәтми башлады. Әгәр Сылу Патый белән түгел, иблиснең үзе белән дуслык беркетсә дә, аның йортына яучылар килмәс иде. Моның сәбәбе Йосыф картның чамасыз үзсүзлелеге, кирелегендә иде.

Хәзер инде алар бер-берен гадәт буенча гына ахирәт дуслар дип йөрешәләр иде.

Патый, Вафаны өйләндерү уена килгәч, вөҗдан пакьлеге өчен генә улыннан:

  • Йосыф кызын яучыласак, ни диярсең соң? – дип со- рады.
  • Үземнән ун яшькә олы хатын белән нишлим мин? Ул тискәре карт барыбер мин теләгән кызын бирмәс, – диде Вафа.

Шуннан соң инде Патый үз өстеннән бурыч төшкән дип санады һәм бу турыда бүтән сүз кузгатмады.

Әгәр авылда фәлән егет өйләнергә җыена икән дигән сүз ишетелсә, кызлы йортларда ыгы-зыгы башлана. Бигрәк тә Йосыф карт йортында тынычлык бетә иде.

Бу юлы да, Сафа кайткан дигән хәбәр  ишетелгәч,  Йо- сыф картның өлкән кызлары, үзләренең картаеп барулары белән һич килешергә теләмичә, татлы хыял, өметкә бирелеп, үзара пышын-пышын сөйләшә башладылар. Төрле сәбәп тап- кан булып, Миңлебайларга килгәләделәр. Хәтта  Сылу  үзе дә, ахирәтенең шатлыгын уртаклаша килеп, аның белән бер самавыр чәй эчеп китте.

Бу юлы инде Патый Сафага Йосыф кызларының берәрсен әдәп йөзеннән дә әйтеп карамады.

* * *

Сафа, су эчертергә алып төшкән атын җитәкләп, әкрен генә сукмактан менеп килә иде.

  • Сафа абый! – дип эндәшкән тавыш ишетелде.

Биек булып үскән бәрәңге сабакларын аралап, буразна арасыннан аңа таба җирән чәче өстеннән каешланып беткән түбәтәй кигән, зәңгәр күлмәкле,  сипкелле  бер  малай  килә иде.

Сафа туктады.

  • Сине ике көн каравыллап йөрим инде, үзеңне генә туры китерергә, – диде малай, Сафага якынлашып.

Сафа малайның үзен болай тотышына бер дә гаҗәпләнмәде. Ул аның егетләр һәм кызларның ышанычлы бер кешесе икәнен, бу малай аркылы бер-беренә хат-хәбәр йөрткәнлекләрен белә иде.

Малай башындагы түбәтәен ипләп кенә салды да, аннан бөгәрләнеп беткән берничә хат алып, Сафага бирде.

  • Бусы аксак Сәләхи кызы Мәфтуха ападан, ул сәлам тап- шырырга кушты. Бусы, зуррагы, Йосыф карт кызы Кәримә- дән, ә менә кызыл кара белән язганын Сәлимә апа бирде.

Сафа хатларны, алып, чалбар кесәсенә тыкты.

  • Карале, энекәш, кызларга дигән хатны кемнән яздыра- лар хәзер?
  • Сакау Галим яза.
  • Миңа да язып бирмәс микән, матуррак итеп?
  • Ник язмасын, язар... Аның әзер хаты да бар, бик матур, бизәкләр төшергән. Тик бәясе бик кыйбат...
  • Күпме сорый соң?
  • Унбиш күкәй!

Сафа, кесәсеннән янчыгын чыгарып, ун тиен көмеш алды да малайга сузды.

  • Күкәй бирә алмыйм, менә шушы акчаны алсын. Ә бусы үзеңә, – дип, малайның кулына бакыр акча да тоттырды.

Малай, акчаны  учлап,  җиңе  белән  борынын  сөртеп  алды

да:


  • Ә хатны кемгә бирим соң? – дип сорады.
  • Йосыф кызы Саҗидәгә. Малай каушап ук китте:
  • Саҗидә егетләр биргән хатны алмый, ачулана, бүләкләрен

дә кире кайтара...

  • Ачуланмас... Минекен алыр...
  • Ай-һай! Алырмы икән? Ярый, алайса! – дип, малай икеләнә-икеләнә генә риза булды. Шуннан соң йөгереп китеп барды.

Сафа, атын җитәкләп, өйләренә таба китте.

Сакау Галим кызларга яза торган хатларын «Күктәге йол- дызым, судагы кондызым, алтын бармагым, көмеш тырнагым» дип, гел бертөрле итеп яза. Хатта җыр никадәр күбрәк һәм бизәкләре чуаррак булса, бәһасе дә шулкадәр кыйммәтрәк була.

Сафа укый-яза белми. Ул кызлар хатының ниндирәк эчтәлекле булуын белә, шуңа күрә берәрсенә биреп укытуны кирәк санамый. Ул хат җибәрүчеләрнең үзләрен генә күз ал- дына китереп уйлый иде.

Йосыф кызы Кәримә аның күптәнге танышы иде инде. Сафаның аны күп тапкырлар кочып сөйгәне бар, кызның чәч исен дә хәтерли әле. Элегрәк Кәримә авылда матур кызлардан санала иде, хәзер инде ул сулып, ямьсезләнеп калган. Шуңа күрә егетнең элекке мөнәсәбәтләрне яңартырга бер дә исәбе юк иде.

Сәлимә әле биш ел элек кенә үсмер бер кыз иде. Хәзер инде ул саргылт чәчле, сипкелле, бүкән шикелле юан бер кызга әйләнгәндер. Юк, Сафага бер дә ошамый ул кыз.

Сафа солдатка киткәндә, Мәфтухага булса унөч-ундүрт яшь булгандыр. Чибәр кыз булыр төсле иде. Әгәр егет беркөн Саҗидәне очратмаса, аның елтырап торган шомырт-кара күзләрен күрмәсә, ул, шәт, Мәфтуханың хатына каршы хат белән җавап та биргән булыр иде. Ә менә хәзер  күңелендә аның бер Саҗидә генә иде.

* * *

Уракка чыгар алдыннан, кыр эшләре башланганчы, авыл- да кыз сорап яучы җибәрү гадәте юк, чөнки ул вакытта кыз сораучыларга җавап бер генә: «Кыш буе асрап чык та, эш өстендә кешегә биреп җибәримме? Алла боерса, көз көне уй- лашырбыз...» – дигән җавап кына була иде.

Патый да, Вафа да, Сафа да «Ашаганда – икәү яхшы, эшләгәндә – өчәү яхшы» дигән мәкальнең әнә шул вакыт- ка карата әйтелгәнен бик яхшы беләләр иде; шуңа күрә Миңлебайлар йортында берәү дә Сафаны өйләндерү турында сүз кузгатмады. Һәркайсының үз планы, үзенең күз алдында тоткан кызы бар иде. Тик вакыты җиткәнче, берсе дә үз пла- нын чыгарып салмады.

  1. Шайтан сандугачы

Менә җыен атнасы да килеп җитте. Хатын-кыз өйләрне җыештыра, стена, идән, сәкеләрне юа, мичләрне агарта, мун- чаларны җыештыра башлады. Аннары кешлеккә киемнәр әзерләргә керештеләр. Берәүләр яңа алъяпкыч тектеләр, яңа яулык сатып алдылар, ак оек, киелмәгән өр-яңа чабата бул- дырдылар, остабикәгә эш эшләп алган пыяла муенса һәм таш мәрҗәннәрдән беләзек, муенсалар ясадылар, зур калфакларга энҗе һәм көмеш тәңкәләр тезделәр, бизәкле чуклар тактылар.

Яңа кием юнәтә алмаучылар иске киемнәрен рәтләделәр. Хәтта карчыклар да иске-москыларын кабат кулдан үткәрделәр.

Һәр өйдә бал әчеттеләр; мулла белән мәзингә бурычлы кешеләрнең исемлеге тагы да артты, Гыймадиның үзенә бурыч тиешле кешеләрнең исемен билгели торган таягында да яңа тамгалар күбәйде.

Иртәгә җыен бәйрәме башланасы дигән көнне инде бөтен әзерлек җиренә җиткерелгән, өй эчләре бизәкле ашъяулык, чүпләмле сөлгеләр белән бизәлгән. Йорт хуҗалары, кунак- төшем, дус-иш, туган-тумача килешкә дип, затлы киемнәрен киеп куйганнар иде.

Басудан көтү кайтып, мал тояклары астыннан тузан болы- ты күтәрелеп калган чакларда күрше авыллардан кунаклар килә башлады.

Капка төпләренә әледән-әле җигүле атлар килеп туктый торды. Каршы чыгып алучы булмаса, кунаклар гадәттәгечә кычкырып сәлам бирделәр. Шуннан соң инде капкадан хуҗалар йөгереп чыга, ә кунак, ашыкмый гына арбадан төшә- төшә:

  • Rыеннар котлы булсын! Исән-сау гына яшисеңме, кода? – ди.

Эш эшләп катып беткән кулларын чын күңелләреннән кы- сышып күрешәләр.

Бизәкле капка, биек койма эчендәге такта түбәле йортларга тарантаска пар ат җигеп, зур сандык белән күчтәнәчләр салган кунаклар киләләр. Хатын-кызларының өстендә – төлке эчле, укалы камзул, башларында – камчат бүрек, аякларында – бизәкле сәхтиян читек. Ирләре, көн эссе булуга да карамастан, өсләренә кара постау тышлы бүре тун кигәннәр, билләрен яшел, зәңгәр яисә кызыл билбау белән буганнар.

Тәбәнәк кенә читән тоткан салам түбәле өйләргә исә буяусыз дуга, сүс дилбегә, юкә эшлеяле, гади арбага җигелгән атлар гына килә. Бөтен бүләк-күчтәнәчләрен кечкенә бер төенчеккә төйнәп, тез өсләренә куйганнар. Хатын-кызларының өстендә – киелгән ситсы күлмәк белән сырган бишмәт, башларында – искерә башлаган калфак, аякларында – тула оек белән агач башмак. Ирләренең өстендә – тула чикмән, башларында – каешланып беткән бүрек, аякларында – кунычы ертылгалаган кызыл читек белән агач башмак. Кайсыберсе өстендәге киеме белән җигеп килгән атын да, бәйрәмгә дип, күршесеннән генә сорап торган була.

Иртән, таң ату белән, кунаклар парлашып мунчага китәләр, мунчадан чыгуга инде аларны табында кайнар коймак көтеп тора. Тирләрен чигүле сөлге белән сөртә-сөртә, бик озаклап, тәмләп чәй эчәләр. Чәй эчеп туйгач, ирләре өйдән чыгып китәләр.

Урам киенгән-бизәнгән халык белән тулган. Читтән килгән бер сәүдәгәр карт өянке агачы төбендә чатыр-кибет ачып җибәргән. Кытай, эрбет чикләвекләре, кара кузак, кызыл билле прәннек, йөзем, бизәкле кәгазьгә төргән, җилем кебек ябыша торган һәм таш кебек каты конфетларның исәбе-хисабы юк.

Бу тансык күчтәнәчләрне малайлар күкәйгә алмаштырып алалар. Кызлар, авызларына конфет, прәннек тутырып, үз юллары белән йөгереп китеп баралар. Малайлар чикләвек са- тып алалар да шуны бергә өеп, акча чөеп уйнарга керешәләр. Егетләр дә конфет-прәннек алалар. Акчасы  булганы  унысын өч тиеннән папирос һәм тәмәке дә сатып ала. Аннан кесәләренә күчтәнәч тутырып, инеш буена төшеп китәләр.

Койма буйларында төркем-төркем кыз-кыркын җыелышып тора. Алар конфет-прәннек алырга кечкенә кызларны җибәрәләр һәм, тегеләр әйләнеп килгәч, тыкрыклардан гына инеш буена төшәләр.

Һәр йортта мичтә – итле бәлешләр, казаннарда елкы, сарык ите пешә. Хатыннар аяк астында, зур агач кашык белән аш өстендәге күбекне идәнгә алып ташлаганны көтеп, мәчеләр бутала.

Мулла белән мәзин авыл үзәгендәге бай йортларда кунак булып йөриләр. Әкрәм карый белән мәзиннең өлкән улы да Мәүла Колының  югары  очындагы  ярлы  йортларда  шул  ук эш белән мәшгульләр. Шәмси мулланың уналты яшьлек улы, Казан мәдрәсәсе шәкерте Бари мәхдүм белән мәзиннең икен- че улы түбән очтагы урамнарда йөриләр. Шулай итеп, авыл өчкә бүленеп, Коръән укучылар һәм сәдака җыючылар белән

«тиешенчә» тәэмин ителгән.

Мичтәге бәлешләрнең йөзе килеп, казандагы ашлар пешкәннән соң, төрле төстәге ситсы кисәкләреннән тегелгән корама тышлы сырган көрпәләр, тирән таштабаклар, зур агач чүмечләр йорттан йортка күчеп йөри башлый. Мулла, мәзин һәм аларны алмаштыручылар чират буенча һәр йортка ашка керә торалар.

Алар тиз генә Коръән сүрәсен укып, йорт хуҗасы белән ку- наклардан сәдака алалар да ит, аш, бәлеш ашарга керешәләр. Йорт хуҗасы: «Башка сыебыз юк инде, гаеп итмәгез, кадерле кунаклар!» – дигәннән соң, алар кулларын күтәреп дога кыла- лар да, сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, икенче йортка китәләр. Анда да шул ук хәл кабатлана, тик аермасы бер генә: соңрак кергән йортларда сәдакага дип мич сырына куйган бакыр ак- чалар кулны пешерерлек дәрәҗәдә кызып җиткән була.

Мулла белән кунак ирләр өйдән чыгып киткәч, анда хатын- кыз җыела. Хәзер инде остабикә белән мәзин хатынына Коръән укып, сәдака алырга, ит, бәлеш ашарга чират җитә.

Баскыч төбендә аларны ат көтеп тора. Ирләре шикелле, алар да, кесәләрен, корсакларын тутырып, өйләренә төнлә генә кай- тып керәләр, аннары тагы йорттан йортка йөри башлыйлар.

Мулла, мәзин һәм картларның җыены  әнә  шулай  дәвам итә.

* * *

Rыен көннәрендә мулла-мәзин өйләрендә аш пешерелми, хәтта самавыр да куелмый. Балалар – сөт-катык, асрау һәм хезмәтчеләр каткан ипи белән ризыкланып торалар.

Исәпсез күп ашалган аш-сый, эссе итеп ягылган крестьян йортларындагы бөркүлек һәм йокысыз узган төннәр бәлеш ашаучыларның сәламәтлеге белән кәефенә дә тәэсир итми кал- мый. Аларның күзләре тона, йөзләре каралып, җир  төсенә керә. Үзләре ачулы, юктан гына да кабынып китә торган була- лар. Көн саен үсә барган янчык-янчык бакыр акча гына аларга

«саваплы эш» башкаруларында зур бер юаныч була иде.

* * *

Авылның барлык яшьләре җыенның икенче көнен инеш буенда каршыладылар. Анда гармун тавышлары яңгырап тора иде. Менә өздереп-өздереп уйнаган гармунга бии дә башлады- лар. Бөтен су буе бәйрәмчә киенгән яшьләр белән тулган.

Бу шау-шулы төркемнән бер читтәрәк кызлар кубыз уй- ный.

Чалт аяз күктән рәхимсез рәвештә кояш кыздыра. Кешеләр шау-шуыннан куркып,   чәчәкләр   үскән   түмгәкле   болын- нан тәкәрлекләр күтәрелеп очып китәләр. Тирә-якта төрле кисәкләрдән ялгап теккән корама юрган төсле яшел басулар җәелеп ята.

Конфет-прәннек белән сату итү эше дә кызу бара.

Әнә инешнең аргы ягында күрше авыл егетләре күренде. Rырчылар урыннарыннан кузгалдылар, алар артыннан баш- калар да, кузгалышып, култыксасыз күпергә таба киттеләр. Шаулаша-шаулаша, җырлый-бии, сызгыра-сызгыра, киң генә иңкүлеккә җыелдылар.

Күрше авыл егетләре, шунда атларын тугарып, арба тәртәләрен күтәртеп куеп, атларын шуңа бәйләделәр дә шау- гөр килеп бәйрәм иткән яшьләр төркеменә кушылдылар. Ул арада ерак авыллардан да халык һаман килә торды.

Яшьләр җыены кызып бара иде.

Төрле авыллардан җыелган егетләр, кызлар, бик тиз бута- лышып, төркем-төркем булып болынга тулдылар. Тукталып торган җыр, уен-көлке яңадан башланып китте.

Миңлебай Сафасы да шундый бер төркемгә килеп кушыл- ды. Башында – кара чуклы кызыл түбәтәй, өстендә – әнисе бозып үзгәрткән кара тужурка, аягында – солдат итеге, кара чалбарының балакларын итек кунычы эченә җыеп тыккан. Ияк-яңакларын чип-чиста итеп кырган, мыек очларын өскә таба бөтереп җибәргән иде.

Ул килүгә:

  • Яле,  солдат,  осталыгыңны  күрсәт!
  • Патша итеге яхшы типтерә микән?
  • Әйдә, күрсәт, биюеңне онытып бетермәдеңме? – дигән тавышлар яңгырады.

Кайсыдыр аны, беләгеннән тотып, түгәрәк эченә таба төрткәләргә тотынды. Чигенешеп юл бирделәр. Шулай итеп, Сафа яшьләр, төркеме уртасына килеп эләкте.

Гармунчы, сыздырып, бию көе уйнап җибәрде. Сафа, бер кулына кызыл яулык тотып, икенче кулы белән бөеренә та- янды да шап-шоп җиргә типкәләп биеп китте. Ул әле, шап иттереп, учын учка сугып ала, әле чырылдатып сызгырып җибәрә, әле чүгеп куя. Тамаша кылучылар көй уңаена аяк тибеп, җилкәләрен сикерткәләп тора башладылар.

Шулвакыт яшьләр төркеменнән түгәрәк уртасына бер кыз йөгереп чыкты. Шундук аны танып та алдылар.

  • Менә бусы шәп!
  • Маладис!
  • Шулай кирәк, Саҗидә! – диештеләр.

Бию яңадан кызып китте. Тамаша кылучылар, биючеләрне күз чите белән генә булса да күрик дип, аяк очларына күтәрелделәр, алга таба кысылыштылар. Сафа белән Саҗидә, бии-бии, тәмам кызып җиттеләр. Аларның бер дә арыр чамала- ры юк шикелле иде. Иң элек гармунчы биреште: хәлдән таеп, гармунын җиргә куйды. Сафа белән Саҗидә, җитәкләшеп, тыгыз төркем эченә кереп киттеләр. Түгәрәк уртасыннан чык- кач, так-каравыл уенын уйнаучыларга кушылып, беренче пар булып бастылар.

Менә аларга да чират җитте. Кулларын ычкындырып, икесе ике якка йөгерде. Каравылчы зәңгәр күлмәкле, сипкелле битле ямьсез генә бер егет иде. Ул Саҗидә артыннан йөгерде. Телә- мәгән кешесенә тоттырамы соң инде Саҗидә?! Эзен буташты- рып барган хәйләкәр төлке шикелле, ул егетне якын ук китерә дә, теге тотам дигәндә генә, ялт итеп читкә тайпыла иде. Егет, аны тота алудан өмет өзеп, кул селтәде дә Сафаны куа китте. Ләкин анысы да бирешмәде. Ахыр чиктә Сафа белән Саҗидә яңадан икәү бергә бастылар. Шулай берничә тапкыр кабатлан- ды. Аннары, җитәкләшеп, бер читкә ял итәргә киттеләр.

Икесе дә, ашыкмыйча, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә атла- дылар. Каршы очраган кызлар, шаяртып, Саҗидәгә:

  • Әһә, син дә каптыңмы? – диештеләр.

Егетләр исә,  Сафадан  көнләшүләрен  яшерә  алмыйча:

  • Шәп кызны эләктергәнсең, Сафа дус!.. Ныграк тот, ыч- кынмасын.
  • Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен! – диештеләр.

* * *

Сафа белән Саҗидә шулай икәү йөри торгач, кич тә якын- лашты. Уеннарның кызган чагы, болын өсте яшьләр белән кайнап тора. Акча чөеп уйнаучыларның бөтен игътибары һавага чөеп җибәргән акчада. Берәүләрнең шатлыктан йөзе балкып китә, икенче берәүләренең, отучыдан көнләшеп, чы- райлары бозыла.

Кинәт шунда:

  • Егетләр, мулла килә, таралышыгыз! – дигән тавыш ише- телде.

Һәммәсе сискәнеп киттеләр. Rыр тынды, уенчылар җан- фәрманга чабышып качарга керештеләр.

Башына ак чалма ураган, өстенә яшел чапан кигән, кулына озын таяк тоткан Шәмси мулла, мәзинне ияртеп, уенчылар бакыр акчаларын калдырып качкан төшкә таба китте. Бер читтәрәк гармунчы егет утырып тора иде, ул әле  һаман  да озак утырып оеган аякларын яза алмый.

Шәмси мулла бөтен ачуы белән гармунчыга ябырылды.

  • Ах, шайтан сандугачы! – дип, таягы белән кизәнеп, гармунга китереп сукты.

Егетнең коты очты, аның өчен гармуны җаныннан да кадерлерәк иде. Ул, гармунына ябышып, аны котырынган мулладан саклап калырга тырышты. Мулла икенче тапкыр кизәнүгә, таяк егетнең иңбашын яндырып алды. Шуннан соң егет сикереп торды да аксый-аксый йөгерергә кереште. Мул- ла, дулап-тузынып, гармунны тукмады-тукмады да, таякның тимерле очы белән эләктереп алып, читкә ыргытты. Гармун тәгәрәп китте дә дөп итеп ташка барып бәрелде.

Шәмси мулла, әкияттәге Сәет Баттал шикелле, тирә- юнендәге халыкка усал бер күз карашын йөртеп алды да, ашыга-ашыга, тарантасына барып утырды һәм яңадан Коръән укырга, мич сырында кызып яткан бакыр акчаларны җыярга, бәлеш ашарга китте...

Сафа белән Саҗидә, сөйләшеп туеп, яңадан болынга кайт- канда, мулланың тарантасы, күперне чыгып, тузанлы юлдан авылга таба китеп бара иде инде.

Болын тагын яшьләр белән тулды. Уенчылар акчаларын җыярга керештеләр. Сатучылар чатырларын җыйдылар. Күрше авыл егетләре атларын җигә башладылар.

Гармунчы исә, гармун калдыкларын кочагына җыеп тоткан килеш, мулланы каргый-каргый сүгенеп тора иде.

  1. Ходайның мәрхәмәте зур булса да, хатын... туендыра

Мөбин ахунның икенче улы Әкрәм карый – Шәмси мулланың бертуган энесе – Бохарада биш-алты ел укып авылга кайтканда, Шәмси инде мулла булган, ә Әсма бөтен нәрсәне үз кулына алган иде. Бу вакытта аларның әниләре дә үлгән иде.

Әкрәм карый озын буйлы, таза гәүдәле, аңгырарак, беркат- лырак кеше. Ул мактанырга, берәр төрле уйдырма сөйләргә шулхәтле ярата, үзе сөйләгәннәргә ахыр чиктә үзе дә ышана башлый. Кечкенә чагында ук ул ялкау, иркә һәм тискәре бер малай иде. Үсә төшкәч тә, әллә ни үзгәрмәде; теле белән кылны кырыкка ярырдай булып сөйләнсә дә, эшкә килгәндә, утын агачын да урталай яра алмый. Унөч яшьлек «ятим малай» абыйсы ярдәменә, аннан да бигрәк Әсма җиңгәсенең рәхим- шәфкатенә таянып яши иде.

Әкрәм карый Бохарадан укып кайткач, аңа якындагы бер авылга мулла булырга тәкъдим иттеләр, ләкин Әсма моңа бөтенләй каршы төште.

  • Атаклы Мөбин ахун улына кечкенә генә ярлы бер авылда мулла булу лаек эш түгел, – дип, Шәмсине дә үз фикеренә кушылдырганчы тукый торды.

Әкрәм карый бу карарга каршы килмәде.

Аннары аңа бер зур бай авылдагы мәзин урынын тәкъдим иттеләр. Әсма анда да сәбәп тапты:

  • Мөбин ахун мәхзүменә мәзин булып, муллага баш иеп яшәү хурлык булмасмы? – диде.

Әкрәм карый бу юлы да җиңгәсенең сүзенә колак салды. Шуннан соң инде аны бөтенләй дә чакырмый башладылар. Хәзер ул, булса, Шәмси мулланың ярдәмчесе генә була ала, ләкин бу хакта беркем дә бер сүз чыгармый иде.

Бохарадан кайтканның икенче елында, рамазан аенда, Әкрәм карый һәр тәравих намазыннан соң яттан Коръән укыр- га дигән тәкъдим ясады. Шәмси мулланың хатыны, мондый яңалыкның халыкка ошамаячагын белсә дә, бу фикерне бик хуплап якларга кереште.  Мулла  үзе  дә  моңа  каршы  түгел иде.  Әкрәм  карый  әнә  шул  эшкә  кереште.  Мәхәллә  халкы- на хәзер, төнлә өендә йомшак түшәгендә йоклыйсы урында, мәчеттә утырырга туры килә башлады. Рамазан аеның берен- че атнасында ук тәравих намазына йөрүчеләрнең саны  бик нык кимеде. Төнлә Коръән укуны туктатырга туры килде.

Әкрәм карый уңайсыз хәлдә калды. Әсма остабикә исә моңа бик сөенде. Хәзер инде карыйны мулланың ярдәмчесе итәргә кирәклеге берәүнең дә башына килмәс дип, ул тынычланып калды.

Мулла белән остабикә Әкрәм карыйны киләчәктә бөтенләй зарарсыз бер кеше итү хакында  уйлаша  башладылар.  Зур гына сарай сатып алып, шуның такталарыннан авыл читенә җил тегермәненә охшашлы ике катлы йорт эшләттеләр, йорт тирәсенә беркадәр каралты кордырып, тирәли начар гына кой- ма белән тоттырып алдылар. Аннары Әкрәм карыйны күрше авылның мәрхүм мулласы кызына – Rиһан исемле, сабыр холыклы булса да, үткен, чибәр бер кызга өйләндерделәр.

Әкрәм карый, моңа бик риза-канәгать булып, абыйсы йортыннан аерылып башка чыкты һәм яшь хатыны белән үз йортында тормыш итә башлады. Иген игә белмәве, бернинди һөнәре булмавы аны бөтенләй борчымый иде. Тормыш аңа үзеннән-үзе барыр кебек тоела, авыл агайлары аның ише «дин башлыклары»на хәер-сәдакасын гел китереп торырлар дип уйлый иде.

Шулай итеп, Әкрәм карый Әсма остабикәдән, рәхмәт әйтеп, илле пот он, бер мүкләк сыер алды да бик шат кәеф белән, хатынын ияртеп, яңа йортка күчте.

Тора башлаган беренче көннәрендә аларның бөтен эше ашау-эчү, йоклау, йокыдан торып, янә ашау, намаз уку һәм тәсбих тарту гына иде. Әкрәм карый уенча, аларның тор- мышлары ал да гөл иде, тик аның авыл агайларына булган өмете генә акланмады: алар карыйга берни китермиләр, үзләре өчен Әкрәм карыйдан дога кылуын да сорамыйлар. Ә абыйсы белән Әсма җиңгәсеннән алган байлыклары әкренләп бетеп бара иде.

Көз көне сыерны сатып, аның акчасына утын алырга туры килде. Ә яз җиткәч, Rиһан икесенә дә тансык булган берен- че баласын тапты. Ир белән хатынга яңа мәшәкать артты. Ә алдагы көн һаман да билгесез, һаман да томанлы иде.

Иң элек Rиһанның башына уй төште.  Әгәр  тормышла- ры искечә барса, үзләренә бик кыен булачагын, беркем дә ярдәм итмәячәген аңлады ул. Иренә өмет юк. Күктән бай- лык төшкәнне көтү файдасыз. Ходайга сәҗдә кылып күпме бил бөктеләр алар! Алдагы кышта ач калмыйк дип, Rиһан эшкә керешергә карар итте. Тик нидән башларга? Кем белән киңәш кылырга? Ире белән киңәшүнең файдасы юк. Аның бар сүзе:

  • Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә җүнен дә бирер, – дию генә иде.

Әгәр дә инде хатыны үз сүзен куймаса, ул аны әллә нинди әшәке сүзләр белән тирги башлый, хәтта тукмап та ташлый

иде. Әмма Rиһан үз сүзендә нык торды. Ул әнисе киңәшләрен исенә төшерде, аның, ире үлгәч, тугыз бала белән калып, ничек дөнья куып яшәгәнен хәтерләде.

Беркөнне иртән чәйдән соң, Әкрәм карый гадәтенчә ял итәргә яткач, Rиһан, кулына баласын күтәреп, авылның ярыйсы гына хәлле кешеләренә китте. Кереп исәнләшкәч тә:

  • Хәлегезне белешә килдем, – диде.

Хуҗа хатын, шапшак килеш-килбәтеннән, маңкалы малайларының катып беткән өс-башларыннан, өенең җыештырылмаган булуыннан уңайсызлана-уңайсызлана, ашы- гып кына сәкенең бер кырыен чистартты да кунакка утырырга урын күрсәтте. Өйдә ир-ат юк. Мич алдында самавыр кайнап тора иде. Чәй эчәргә утырдылар.

Ишле бала-чагалы йортта исәпсез күп эш эшли-эшли алҗып беткән хуҗа хатын үз зарын сөйләргә кереште:

  • Тын алырга да вакыт юк. Менә өй эчен, балаларны күр. Ичмасам, мохтаҗлыкта яшәсәң икән, югыйсә, Аллага шөкер, бөтенесе да бар, тик  ул  барлыктан  мәгънә  күрмим.  Тегәргә дә вакыт юк, киенергә дә ара тими. Берәрсенә биреп тектерер идем дә, үч иткән кебек, бөтен авылда ышанып тапшырырлык кешесе юк.

Rиһанга шул сүз генә кирәк иде.

  • Минем барыбер эшем юк, тик утырам. Бир, үзем тегәм, рәнҗемәссең, – диде.

Хуҗа хатын башта, кунак әллә шаяртамы, дип уйлады, аннары аның чынлап әйтүен белгәч сөенеп китте. Чәй эчеп бетергәч үк, Rиһанга берничә кисәк күк киндер, җеп һәм малайларының үлчәвен алып бирде. Берничә көннән соң Rиһан аларга килешле генә, ыспай гына итеп теккән күлмәк- ыштаннар китерде. Шуннан соң инде ул хуҗа хатынның үзенә һәм иренә күлмәкләр тегәргә алды, аннары аның балаларына бишмәт, казакилар тегеп бирде.

Озакламый аның оста тегүе турында бөтен авылда сөйли башладылар. Шулай итеп, аның «тегүче Rиһан» дигән аты таралды.

Авылның киенергә, бизәнергә яратучы хатын-кызлары күлмәкне аңа биреп тектерә торган булдылар. Ул өс киемнәре дә тегә башлады. Хәтта көннәрдән бер көнне мәзин хатыны килеп, Rиһанга бер кочак эш калдырып китте. Аның артын- нан байлар да китерә башладылар.

Әкрәм карый, бу хәлгә чыраен сытып:

  • Мужиклар шакшысында казынып ят инде менә, – дип кенә мыгырданды.

Иренең андый сүзенә Rиһанның исе китмәде. Ул, ару- талуны белмичә, эш белән утырып, чыннан да, «энә белән кое казый» иде. Шулай итеп, Rиһан, кышка кергәндә, берничә

пот он җыйды, утын сатып алды, хәтта, кием юнәтергә дип, беркадәр акча да салып куйды. Кечкенә генә  хатын  үзенең үгез кебек таза һәм симез ата мәче кебек ялкау ирен туендыра башлады.

Берничә елдан соң инде Rиһан өч бала анасы булды, һаман да армый-талмый эшли бирде, Әкрәм исә:

  • Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә җүнен дә бирер! – дип кабатлавын гына белде.

* * *

Сабирҗан мәзин, мулланың хәйләкәр, өлгер Әсмасы җыйган байлыкны исенә төшерсә, ачудан нишләргә белми башлый. Ул Шәмси мулла белән аның хатынын ничек  тә акылга утыртырга, үзенең дә көчен күрсәтергә хыяллана иде. Байтак вакытлар уйлап йөргәннән соң, үч алу әмәлен тапты. Бу эштә Әкрәм карый корал булырга тиеш иде.

Сабирҗан белән Әкрәм балачакларыннан ук дуслар, һәм хәзер дә аларның аралары әйбәт иде. Әкрәм карыйны мәзин үзенә тиң итеп санамаса да, аның белән дус булуын ташламый. Алар хәтта атна саен бер-беренең чәчләрен дә китәрешәләр.

Беркөнне шулай, бер-берсенең чәчен алганнан соң, чәй эчкәндә, мәзин үзенең әлеге планын тормышка ашырырга ке- реште.

  • Карый! – диде ул. – Кайчанга хәтле син хатының эшләгәнне генә ашап ятарсың? Безнең мулла байлык җыю белән мәшгуль, ә балалар көнозын бер эшсез урамда йөриләр, бернинди дога белмиләр... Менә син шуларга сабак укытыр, китап сүзе өйрәтер идең. Хатының кыз балаларны укытыр иде.

Хатыны җилкәсендә яшәүне хурлыкка санамаган Әкрәм карый өчен бу сүз һич көтелмәгән бернәрсә булды. Байтак вакыт җавапсыз торганнан соң гына ул:

  • Абый рөхсәт итмәс бит... мәктәбе дә юк, – дип куйды.
  • Мәктәпне үзем салдырам... Ә абыең ничек рөхсәт итмәсен икән?

Мәзин, карыйның икеләнүен күреп, фикерен куәтли төште:

  • Балаларга дин сабагы укыту – мулла эше ул. Бу эш белән мулла йә үзе шөгыльләнергә, йә берәр кешегә тапшы- рырга тиеш. Безнең мулла өендә муенса тезеп утыра, ә балалар әлифне таяк дип тә белмиләр. Шул эшме инде, йә?..

Мәзин бик озак үгетләгәннән соң гына, Әкрәм карый ахыр- да риза булды. Иртәгесе көнне үк мәзин балаларны укытырга ниятләве һәм моның өчен мәктәп салдырырга җыенуы турында дусларына сөйләде.

Шуннан соң атна да узмады, җомга намазына җыелгач, куштаннардан берәү:

  • Rәмәгатьнең таралышмавын сорыйбыз, сөйләшәсе сүз бар, – дип, халыкка искәртеп куйды.

Намаздан соң  ул,  урыныннан  торып,  сүзгә  кереште:

  • Балаларыбыз урамда бер эшсез җил куып йөриләр, дога белмиләр, укый-яза белмиләр. Мулла абзый аларны укыта алмас микән?.. Әйбәтләп сорасак, бәлки, риза да булыр... Сез ни диярсез, картлар?

Мулла мондый сорауны бөтенләй көтмәгән иде, шулай да аптырап калмады.

  • Дөрес, – диде, – тик менә саулыгым булмау сәбәпле, үзем ул эш белән шөгыльләнә алмыйм, җәмәгатемнең эше күп. Әгәр каршы килмәсәгез, мин читтән хәлфә табармын.
  • Борынгылар әйткәннәр: яныңда ятканны ягадан эзләмә, дигәннәр. Нигә үзебезнең Әкрәм карыйга гына тапшырмас- ка! – диде куштаннарның берсе.

Халык та аның сүзен куәтләде:

  • Бик хуп! Бик хуп!
  • Аннан да яхшыны эзлисе юк, барыбер таба алмассың, – диделәр.

Мәзиннең бу эше дошманнарына бөтенләй сиздермичә әзерләнгән иде. Мулла белән остабикә бу турыда берни белмиләр, каршы чарасын күрергә әзер түгелләр иде. Әкрәм карый исә үзе һәм хатыны Rиһан исеменнән балаларга сабак укытырга шундук ризалык бирде.

Сабирҗан мәзин, үзеннән арткан бураны элекке янган мәд- рәсә урынына китереп, мәктәп салдырды. Һәм озакламый малай- лар, култыкларына берәр утын агачы һәм букчаларын кыс- тырып, мәктәпкә йөри башладылар, ә кыз балалар Әкрәм карый өенә аның хатыны янына сабакка килә торган булдылар.

Шулай итеп, бер эшсез яткан әрәмтамак Әкрәм карый хәлфә булды, ә Rиһан тегүче хатыннан сабак укытучы абыстайга әверелде. Ягымлы, йомшак күңелле булганга, укучылары аны бик тиз яратып өлгерделәр.

Әкрәм карый белән Rиһан абыстай аш мәҗлесләрендә мул- ла һәм мәзин белән беррәттән иң түрдә утыра башладылар. Аларга Шәмси мулла белән остабикә генә ашларына төшкән таракан кебек итеп карыйлар иде.

Мулла белән Әсма остабикә үзләрен ашка дәшә килүче- ләргә:

  • Карыйны  чакырмагыз!
  • Карый хатыны булса, мин бармыйм! – дип әйтеп тә карадылар.

Тик файдасы булмады. Авыл халкы Әкрәм карый белән Rиһанны, балаларының остазлары санап, үзләренә ашка

чакырырга онытмыйча, йоладагы барлык сәдакаларны бирә торалар иде.

Котырынган Әсма да, ул котырткан Патый да аларга бер- нинди зарар кыла алмады. Әкрәм карыйларның әкренләп хәлләре яхшырып китте.

Әкрәм карый балаларга сабак укытырга керешкәндә, Миңлебай Сафасы, үсмер малай булып, кыш буе мәктәпкә йөрде, кайбер догаларны өйрәнде.

Саҗидә Rиһаннан берничә ел сабак укыды. Ул намаз- ниязларны һәм төрле догаларны гына белеп калмады, укырга- язарга да өйрәнде.

  1. Әнә тегесен алам...

Печән өсте җитеп килә иде. Йортларда  чалгы  кайрый, чалгы сапларын җайлый башладылар, сынган тешләрен ал- маштырып, тырмаларны төзәттеләр.

Беркөнне төш вакытында Әкрәм карыйларга Саҗидә килеп керде.

  • Исән-сау  гына  торасызмы,  абыстай?  –  диде  ул. Rиһан керүчене искәрмичә сискәнеп китте, таныгач, ел-

маеп:

  • Уф, котымны алдың, Саҗидә! Уз, уз, әйдә! – диде. Күрешкәч, сәке читенә утырышып, дога кылып алдылар.
  • Абыстай, безне догаңнан калдырма инде, шушы арада басуга чыгарга җыенабыз, – дип, Саҗидә Rиһанга берничә йомгак җеп сузды да яңадан дога кылып битен сыпырды.

Rиһан самавыр куярга кереште.

  • Зинһар, мәшәкатьләнмәгез, абыстай! – диде Саҗидә.
  • Юкны сөйләмә әле. Әллә нидә бер киләсең. Чәй эчермичә җибәрәмме соң, – диде Rиһан.

Самавыр кайнаган арада, алар бөтен авыл яңалыкларын сөйләштеләр, Саҗидәнең балачакларын искә төшерделәр. Шул еллардан бирле кыз үзенең мөгаллимә абыстаен ярата һәм хәзер дә, киңәш-табыш итәсе булса, аның янына килә иде.

Сафа белән очрашканнан соң, ул, үзенең шатлыгын, шик- шөбһәләрен уртаклашырга дип, гадәтенчә Rиһан янына кил- де.

Алар табын җәеп утырышырга да өлгермәделәр, өске кат- тан шакыган тавыш ишетелде – Әкрәм карый хатынын чакыра иде.

  • Карый мәчеткә бара, ахры. Син утырып тор, озатып килим инде, – дип, Rиһан торып китте.

Саҗидә үзе генә калды. Күптән булган бер хәл исенә төште.

...Ул чакта тышта төн буе җил улады, күз ачкысыз салкын буран булды. Иртәнге якта гына җил тынып, күк йөзе аязып китте. Саҗидә йокыдан торып, юынгач, букчасы белән китап- ларын күкрәгенә кысып тотты да, култыгына чи усак агачы кыстырып, Әкрәм карыйлар йортына сабагына йөгерде.

Өйләрдә мичкә яккан чак иде. Пыяла урынына карындык тарттырылган кечкенә генә тәрәзәләргә эчке яктан кызгылт ут шәүләләре төшә – мичтә дөрләп-дөрләп салам кабына. Өйләрнең күбесен түбәләре тиңентен көрт басып киткән. Аяк астында шыгырт-шыгырт кар шыгырдый.

Менә хәзер Саҗидә утырган шушы өй – ул чагындагы сыйныф бүлмәсе – кызлар белән тулы иде. Өйләреннән алып килгән утын белән мичне ягып җибәрделәр. Аслыкка кунган чыра уты, тонык кына нур сибеп, бүлмә эчен яктыртып тора иде.

Саҗидә чабатасын салып, карын каккалады да   чөйгә элеп куйды, аннары үз урынына, тәрәзә буена, менә хәзер Rиһанның малае таралып йоклап яткан төшкә утырды. Бераздан абыстай килеп керде. Кызлар сәкегә, мич  буена, хәтта, урын җитмәгәч, идән уртасына утырыштылар. Берәм- берәм, Rиһан абыстай янына килеп, өйгә биргән сабакларын тыңлаттылар. Һәркайсының кулында китап булса да, алар аннан укымыйлар, ә узган дәресне яттан сөйлиләр иде. Берәр сүзне онытып төшереп калдырсалар, абыстай әйтеп җибәрә, алдагы дәресне яхшы ятлаганнарга яңа дәрес бирә иде.

Таң атты, яктырды. Берничә кыз, ишегалдына чыгып, тәрәзәгә сыланган карны чистарттылар. Өй эченә тонык кына көн яктысы саркып керде. Чыра утын сүндереп, мичне томала- дылар. Кизү кыз, көянтә асып, суга китте. Калганнары өй эчен җыештырып, иртәгәсе көнгә чыра телеп куйдылар, сыерга азык салып, тавыкларны ашаттылар, самавыр куеп  җибәрделәр. Шул эшләрне эшләп бетергәч, уйнарга керештеләр.

Көтмәгәндә ишек ачылып, бүлмәгә елтырап торган кара күзле, озын буйлы бер ир кеше килеп керде. Өстенә лопырдап торган озын чикмән кигән, изүе ачылып, аннан киң йонлач күкрәге күренеп тора иде.

Кызлар:

  • Газиз агай! Газиз агай килгән! – дип, сөенешеп шаулаша башладылар.

Бөтен тирә-якка билгеле бер дивана иде бу. Үзе юаш, беркатлы, башкаларга да усаллык кылмый, үзен мыскылла- ганны, рәнҗеткәнне дә күтәрми. Rәен-кышын бер үк  кием киеп, авылдан авылга йөри, теләсә кайсы йортка барып керә, биргәнне ала, бирмәгәнне сорамый иде.

Бигрәк тә аны бала-чага һәм хатын-кыз ярата иде. Туры килгәндә, алар,  аны  туктатып,  аның  белән  шаярталар,  аның

мәгънәсез сүзләреннән һәм кыланышларыннан рәхәтләнеп көләләр иде.

Менә бүген дә балалар аңа ябырылдылар:

  • Газиз агай, сиңа ничә яшь?
  • Ә? Тугыз ике тулды.
  • Газиз агай, акчаң бармы?
  • Бар, бик күп... Хи-хи!..
  • Акчаң кайда соң?
  • Чүлмәктә.
  • Чүлмәк кайда?
  • Саескан койрыгы астында... Хи-хи!.. Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр.
  • Газиз агай, борыныңны сөрт!

Газиз, чикмән чабуын кайтарып, эре генә кыяфәт белән борынын сөртте. Шулчак аның керләнеп каткан ялангач бот- лары күренеп китте. Кызлар тагы чыркылдаша башладылар. Көлешү басыла төшкәч, шундагы шуграк кызларның берсе:

  • Газиз агай, өйләнәсең киләме? – дип сорады.
  • Килә... Валлаһи, килә...
  • Кайсыбызны аласың соң?

Газиз кызларга күз йөртеп чыкты да, бармагы белән Саҗидәгә төртеп:

  • Әнә тегесен алам! – дип кычкырды.

Иптәш кызлары Саҗидәне үртәргә керештеләр. Саҗидә гарьләнүеннән, оялуыннан кып-кызыл булды. Ул, Газизгә таш- ланып, аны ишектән төрткәләп чыгарыр дәрәҗәгә җитешкән иде инде, шулвакыт кайсысыдыр:

  • Абыстай килә! – дип кычкырды.

Өй эче тынып калды. Кызлар, китапларын тотып, быдыр- быдыр сабакларын кабатларга керештеләр...

Rиһанның улы Исмәгыйль елап уянуга, Саҗидә әлеге хатирәләреннән бүленеп калды. Кыз аны кулына алып юа- тырга тотынды...

«Әнә тегесен алам» дигән сүз кабат аның колак төбендә яңгырады. Әгәр шул сүзне дивана Газиз түгел, бәлки Сафа әйтсә? Ачуланыр иде микән ул аңа?

Саҗидә малайны итләч тәненнән сыйпап иркәләде.

Бәлки, Газиз дә бала чагында шушының шикелле матур булгандыр... Менә бу Исмәгыйль, үсеп җиткәч, нинди кеше булыр икән? Rиһан әйтә, кешенең тәкъдире үзе туганчы ук ләүхелмәхфүздә1 язылып куелган, ди. Исмәгыйльнең тәкъдирен ничек беләсең? Ә Сафаныкын?.. Ул да Газиз шикелле кур- кыныч бер кеше булмасмы? Тәкъдирендә аның ни язылган?

1 Ләүхелмәхфүз – язмыш тактасы.

Әгәр ул да чикмән чабуы белән борынын сөртә торган булса? Аннары Саҗидә нишләр?

Кыз, күңелендәге шул ямьсез уйларны куар өчен, авыз эченнән укынып, «әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» дип төкеренеп куйды. Нишләргә соң – йөрәгендә уянган хисләренә ирек бирергәме, әллә аны хәзер үк тыярга, сүндерергәме?

* * *

Шул ук көнне төштән соң Әкрәм карый янына Сафа килде, карыйга биш тиен сәдака биреп, догаңнан ташламасаң иде, диде.

Сафа белән Саҗидәнең, сүз беркеткән кебек, икесе бер көнне килүләре Rиһанга сәер тоелды. «Моның берәр хикмәте юкмы икән? Араларында бер-бер хәл булмаганмы икән?» – дип уйланды.

  1. Атың кәнфит ашый беләме?

Кыр эшләре вакыты да килеп җитте. Халык печәнгә төште. Rыен көннәрендә ярминкә кебек шаулап торган авыл тирән тынлыкка чумды.

Шундый көннәрнең берсендә Rиһан абыстай, буш вакыт табып, капка төбенә чыгып утырды. Әкрәм карый өйдә ял итеп ята иде. Балалар каядыр киткәннәр, тик өлкән кызы гына аш өендә эшләп маташа. Rиһанга уйланырга, узганнарын исенә төшерергә берәү дә комачауламый иде.

Аның күз алдына бала чагындагы тормышлары, әтисенең аны укырга-язарга өйрәтүләре килде. Сабакны яхшы үзләштергәне өчен, әтисе аны башыннан сыйпап мактый, ә андый чакларда шатлыктан Rиһанның башы күккә тия иде.

Әмма көтмәгәндә әтисе үлеп китте. Әнисе тугыз ятим бала белән берьялгызы торып калды. Ярдәм итәр кешесе юк. Тормышның бөтен авырлыгы тол хатынга һәм ике өлкән кызы җилкәсенә төште. Шул кызларның берсе Rиһан иде.

Төрлечә әмәл  кылырга  туры  килде  аларга.  Ашарга  ри- зык юнәтеп, төннәр буе эш эшләп утырдылар. Әнә шундый мохтаҗлыкта бертуктаусыз эшләп, көннәр үтә торды. Rиһан буйга җиткән кыз булды. Сеңелләренең алдагы авыр көннәрен уйлап, ул бик нык кайгыра иде. Үзен бай ахун малаена димләгәч тә, бик сөенде, мулла хатыны булгач, туганнарыма ярдәм итә алырмын, дип уйлады. Тик өмете акланмады.

Моннан берничә ел элек менә шушындый кызу эш вакы- тында Rиһан өйдә эшсез утыра иде. Халык эш белән мәшгуль булып, үзләренә кием тектерү, бала-чагаларының өс-башын

бөтәйтү турында уйларга вакытлары юк иде. Rиһанның да басуга чыгасы килде. Бөтен тирә-якта эш кайнап торганда, өйдә кул кушырып  тик  утыру  авыр  иде  аңа.  Ул,  ире  белән дә киңәшмичә, җире күп  булган  күршеләренә  урак  урыр- га ялланды. Әкрәм карый, моны ишеткәч, хатынын тиргәп ташлады, хәтта каты-каты итеп берничә тапкыр суккалап та алды. Ләкин Rиһан моңа карамады, чоланнан урак алып, тимерчедән тешәтте дә иртәгесен иртүк, бер кулына өлкән кызын җитәкләп, икенчесе белән имчәк баласын салган кабык арбаны тартып, уракка китте; бер шешә су белән ике-өч телем ипи алырга да онытмады.

Икенче көнне гомергә истән чыкмаслык бер хәл булды. Әллә Сабирҗан мәзин әйтеп, Әкрәм карыйның оятына көч килгән, әллә берьялгызы өйдә утыру уңайсыз була башлаган, ул иртәгә хатыны белән бергә уракка чыгарга теләге барлыгын әйтте. Rиһан, бу хәлгә бик сөенеп,  шундук  күршеләреннән урак алып чыкты.

Иртәгесен иртән Әкрәм карый, ах-ух килеп, гомерендә бе- ренче тапкыр йокысыннан кояш белән бергә торды. Бер ку- лына савыт белән су, икенчесенә икмәк төргән төенчек тотып, кызыл чүпрәк белән ураган урагын иң башына салды да, эшкә ашыккан авыл агайлары арасына буталып, хатыныннан бер адым да калмыйча, басуга китте.

Әкрәм карыйның холкын-гадәтен белгән кешеләр, гаҗәпләнеп башларын чайкап:

  • Йа Рабби, хәерлегә булсын, хәерлегә булсын... – диеш- теләр.

Rиһан үз кишәрлегендә урган көлтәләрдән балалар өчен куыш сыман нәрсә корып куйды, аннары яшь баласын имезеп, күләгәгә яткырды  да  беләгенә  ак  җиңсәләр  киде.  Шуннан соң күлмәк итәкләрен кыстырып куйды, көлтә бавын борып җиргә салды да урырга кереште. Әкрәм, эшкә ничек башларга белмичә, өр-яңа уракны кулында тотып тора иде.

Алар яныннан узып барган бер уракчы:

  • Әй карый! Багана шикелле катып торма, бөгелә төш, кизәнә төш! Басуда күз тасрайтып тормыйлар, эшләргә кирәк! – дип кычкырды.

Әкрәм карый берничә адым читкәрәк китеп иелде дә читек-кәвеш кигән аякларын аерып  басты,  урагы  белән  бер уч арыш сабагын уратып алды. Ул аларны сул кулы белән кысып җыеп алмакчы иде, ләкин арыш сабаклары гүя аны мыскыл иткәндәй бирешмәделәр. Урагы да буйсынмый иде. Бер тартуда учманы кырт иттереп кисеп чыгарасы урында, урак камылны берәмләп-берәмләп өзә яисә тамыры-ние белән йолкып чыгара иде. Күп тә үтмәде, урак, учмадан ычкынып китеп, Әкрәм карыйның сул кул бармагын уеп керде. Карый

шундук урагын җиргә атып бәреп турайды да әшәке итеп сүгенеп куйды. Аннан:

  • Әй, кил әле! – дип, хатынына кычкырды.

Rиһан аның киселгән бармагына туфрак сибеп, чүпрәк белән кысып бәйләп куйды.

  • Ирләр эшемени инде бу... – дип мыгырданды Әкрәм карый.

Шуннан соң ул, балалар янына барып, алар белән янәшә сузылып ятты. Rиһан яңадан арыш урырга кереште.

Алар ура торган кишәрлек юл буенда гына иде. Үтеп бару- чылардан берәү, Әкрәм карыйның ак чүпрәк ураган бармагын күреп:

  • Әй, егет тә икәнсең үзең, карый! Халык әле, җиңсәсен киеп, эшкә керешмәгән, син инде әтәч суярга да өлгергәнсең! – дип кычкырды.

Карый каршы җавап кайтармады, йөзен читкә генә борды.

Теге ят кеше, тагы берничә адым киткәч:

  • Ялкауга бар да ял! – дип куйды.

Бу Әкрәм карыйның басуга беренче һәм соңгы чыгуы бул- ды.

Шуннан бирле күп еллар узып,  күп  үзгәрешләр  булды. Инде Rиһанның кызлары үсмер яшенә җиттеләр, ә кече улы Исмәгыйльгә икенче яшь китте. Муллага ачу итеп мәзин сал- дырган мәктәп Әкрәм карый белән Rиһан абыстайларның хәлен шактый яхшыртты. Хәзер инде  аларның  үз  җирләре бар, тик алар уракны үзләре урмый, бәлки өмә ясап  урды- ралар иде.

* * *

Печән өсте дә үтеп китте.

Кышын алган бурыч исәбенә берише ярлылар печәннәрен муллага, беришеләре мәзингә яки Гыймадига илттеләр, берәр көн аларга эшләделәр. Урак өсте җитте, яңадан бөтен авыл басуга агылды. Көннәр бик эссе, арышның кибеп коела баш- лавы бар иде.

Арыш урагының беренче атнасында ук Rиһан өмә җыярга ниятләде. Яшьләр аларга бик риза булып киләләр, чөнки Rиһанның ашы һәрвакыт тәмле, мул була иде. Бу юлы да әйтелгән көнгә Әкрәм карыйлар өенә иртәнге чәйгә байтак кына кызлар, егетләр җыелды. Анда Миңлебай Сафасы белән Ирдәүкә Саҗидә дә бар иде.

Чәйләр эчеп, майлы бәрәңге ашаганнан соң, өмәчеләр кыр- га киттеләр. Яшьләр, җыр җырлап, гармун уйнап, уен-көлке сөйләп, Әкрәм карыйларның мари зираты буендагы җиренә килделәр.

Бу зират мариларның гыйбадәт кылу урыны яисә кабер- лекләре булгандырмы – моны берәү дә анык белми. Хәзер инде аннан куе үлән каплаган кечкенә-кечкенә чыгынтылар, нинди- дер кабер ташы кисәкләре һәм артыш куаклары гына калган. Шул тирәдән узган чакта, кеше йә булмаса җәнлек кыяфәтенә кереп, «мине җен куды» яисә «ут тавы күрдем» дип карганып сөйләүчеләр дә була.  Шул  тирә  халкы  бу  урынны  сихерле бер урын дип саный. Бирегә бала тапмый торган хатыннарны, төзәлмәс гарип кешеләрне, авыру атларны алып килеп, аларны өшкертү бик күптәннән бер гадәткә әйләнгән иде.

Әкрәм карыйлар җире нәкъ әнә шул каберлек белән елга арасында иде. Биредә быел арыш бигрәк тә куе, биек, эре башаклы булып уңган.

Өмәчеләр атларын, туарып, су буена утлауга җибәрделәр. Шаяра-көлә, беләкләренә ак җиңсәләр кия-кия, эшкә керешергә әзерләнә башладылар.

  • Егетләр! Бирегә килгән-килгән, зират янында берәрсен сихерлибез! – диде егетләрнең берсе.
  • Әйтегез, кызлар, кайсыгызны сихерлик? – диде икен- чесе.

Гадәттәгечә, кызларның барысы өчен Саҗидә җавап кай- тарды:

  • Карап карарбыз әле, кемне сихерләрбез: сезнеме, без- неме!

Икенче бер кыз:

  • Чынлап, Фәхри, су буена барып белеп кил әле: синең атың кәнфит ашый беләме икән? Белмәсә, сине сихерлибез, – диде.

Көлешә башладылар. Фәхри ни дип җавап бирергә белмәде, уңайсызланып дәшми калды.

  • Телеңне тыя белмәсәң, шулай була ул. Оста каплады- лармы үзеңне кызлар! – дип, кайсысыдыр көлеп кычкырды аңар.

Бер-берсен шулай шаярта-көлә, кызлар-егетләр, аралашып, эшкә керештеләр.

Саҗидәнең уң ягына – Фәхри, сул ягына Сафа басты, ә Сафаның икенче ягында Мәфтуха иде.

Фәхри –  Сафаның яшьтәше. Бик   яшьли   әтисез   калып, ул байтак нужа күрде, берничә ел батраклыкта эшләп йөрде. Әнисенең уңганлыгы, тапканны бик бәрәкәтләп, кысып тота белүе аркасында гына ул аякка баса алды. Байтак еллары авырлык белән дөнья көтеп узды. Әнисенең бердәнбер улы булганга, Фәхрине солдат хезмәтеннән азат иткәннәр, ләкин шулай да ул һаман өйләнә алмый йөри иде әле.

Ул күптәннән бирле Тол Таҗи  белән  дус,  җыеннарда  да гел аны яклый. Моның өчен авылдагы күп кеше Фәхрине

яратмый. Шулай да Йосыф карттан башка берәү дә аның яучыларын кире борып җибәрмәс иде. Чөнки Фәхри авылда әйбәт егетләрдән санала, төскә-башка да чибәр.

Усал телләр, аксак Сәләхи кызы Мәфтуха белән Фәхри арасында нидер бар, дип сөйләсәләр дә, соңгы вакытларда Фәхри күбрәк Саҗидәгә күз төшереп йөри иде. Шуңа үч итеп булса кирәк, Мәфтуха солдаттан кайткан Сафага аеруча игътибар күрсәтә башлады. Сафа исә кызның бу тырышуына әһәмият итмәсә дә, Мәфтуха өметен өзми иде. Менә ул бүген дә, Сафаны үзенә җәлеп иттерер өчен, аның белән  янәшә басты.

Сафаның Саҗидәне яратып йөрүен берәү дә белми иде әле.

Ул нәрсә Мәфтуханың да күңелендә юк иде.

Баштарак өмәчеләр әкрен урдылар, тора-бара эшкә күнегеп китеп, чын мәгънәсендә ярышып эшли башладылар.

Саҗидә белән Сафа тигез баралар иде. Көлтәне бер үк ва- кытта урып, бер үк вакытта кысып бәйлиләр дә төп ягы белән җиргә утырталар. Мәфтуха да алардан калышмый. Тик аның көлтәләре бушрак бәйләнгән һәм кечерәк була иде.

Фәхри исә баштарак, Саҗидә минем оста уруымны күрсен дип, көлтәне аңардан алдарак урып өлгерә, әмма кыз аны күрмәмешкә салыша иде. Озакламый Фәхри калыша  баш- лады.

Шунда егетләрнең берсе:

  • Карагыз әле Фәхригә! Үзеннән артта каравылчылар калдырып бара, үзен җеннәр алып китүдән курка! – дип кычкырды.

Чыннан да, Фәхри кишәрлегендә анда-санда урылмаган арыш башаклары калып бара иде.

  • Әйбәтрәк ур, Фәхри абый, юкса шадра хатын туры килер үзеңә! – дип кычкырды Саҗидә.

Егет бу юлы да ни дип җавап бирергә белмәде. Иптәшләренең игътибарын икенче якка бору өчен, ул ниндидер кызык хәл турында сөйләргә кереште һәм, сүз белән мавыгып китеп, уру- ын да онытты, башкалардан бик күп артта калганын сизмәде. Ул сөйләп бетергәндә, төрле яктан кәҗә булып кычкыра баш- ладылар.

  • Әллә берәүнең кәҗәсе көтүдән калган инде? – дип көлеп сораган булды берсе.
  • Саҗидә! Кәҗәне куып китер әле, артта калмасын! – дип кычкырды Мәфтуха.
  • Фәхри дус, бүген син ипине бик зур телеп ашагансың, ахры – урыныңнан кузгала алмыйсың, – дип, Сафа да сүз кыстырды.

Фәхри, башын иеп, иптәшләре артыннан җитешер өчен, җәһәтрәк ура башлады.

Саҗидә белән Сафа үз алларын бетерделәр дә, билләрен дә язып тормастан, икесе берьюлы борылып, Фәхригә каршы урып килә башладылар.

Ара якыная төшкәч, Саҗидә:

  • Фәхри абый, юл бир! Тапталасың! – дип кычкырды. Фәхри оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Егетләрнең берсе, аны кызганган булып:
  • Фәхри, синнән рәт чыкмас, ахры! Һич булмаса, Мәфтуха янына күч, – дип куйды.

Төшкә бу басуны урып та бетерделәр. Уракчылар, җыр җырлап, шаяра-көлешә, Rиһаннарга кайтып тамак ялгады- лар да яңадан басуга, Әкрәм карыйның икенче басуына кит- теләр.

Яшьләр арышны урып бетереп, көлтә куеп, авылга кайт- канда, көтү кермәгән иде әле.

Rиһанның аш бүлмәсендә тирә-күршедән җыйган төрле зурлыктагы унлап  самавыр  кайнап  утыра  иде.  Уракчылар сөт, ипи, йөзем белән чәй эчтеләр. Аннары егетләр елгага су коенырга төшеп киттеләр, кызлар, кием алмаштырырга дип, өйләренә кайтып киттеләр.

Алар әйләнеп килүгә, тышта яшел чирәм өстенә табын әзерләп куелган иде. Барысы да табын тирәли тезелешеп утыр- дылар. Иң элек итле тары  өйрәсе  китерделәр.  Аннары  зур агач табак белән тураган ит һәм керән чыгардылар. Табынга зур-зур ит бәлешләре дә килде. Бу кадәр тәмле сыйны барысы да яратып ашадылар.

Иң азактан,  өстенә  куе  каймак  салып,  сөзмә  китерделәр.

Күбесенең инде кабарлык та хәле калмаган иде.

Кайберәүләр:

  • Яхшы ризык торып калганчы, яман корсак шартласын! – дип, көлә-көлә, тәмле сөзмәне ашарга керештеләр.

Аннары өмәчеләр, амин итеп, хуҗаларга тыныч тормыш, бәхет, муллык теләп, кайтып киттеләр.

Караңгы төште.

Сафа белән Саҗидә, Әкрәм карыйлар ишегалдында тоткар- ланып торган булып, иң азактан диярлек чыктылар. Йосыф карт өенә чаклы икәү бергә кайттылар. Кыз, егетнең әйтергә кыймаган теләген аңлап, тар тыкрыкка таба борылды. Шунда, биек әрекмән арасына кереп, үләнгә утырдылар.

Сафа белән Саҗидә аулак урыннарыннан кузгалганда, инде кояш чыгышы ягы агарган, өченче әтәчләр кычкырган иде.

Озакламый мулла белән мәзин дә өмә җыйдылар. Дөрес, аларда Rиһаннардагы шикелле күңелле булмады, шулай да яшьләр монда да уен-көлкегә вакыт таптылар. Башка вакыт- тагыча, биредә дә гармун уйнау, җырлау, бер-береннән узды- рырга тырышып шаяртышулар булмый калмады.

Сафа белән Саҗидә тагы бергә булдылар. Бергә урдылар, бергә утырып ашадылар, өйләренә дә бергә кайттылар.

Шуннан соң инде Фәхри Саҗидә артыннан йөрмәс булды, Мәфтуха да Сафага карата сүрелде.

Егетләр Сафадан көнләшеп йөри башладылар. Кызлар да Саҗидәнең бәхетенә көнләшеп карыйлар иде. Күбесе:

  • Юкка гына йөри алар, Йосыф карт, өлкән кызларын калдырып, барыбер Саҗидәне бирмәячәк. Бу кызын да

«чебеш»енә әйләндерәчәк ул, – ди иде.

  1. Илчегә үлем юк

Көз дә җитте. Бәрәңге, чөгендер, кишерне казып алып, җилдә киптерделәр, базларга, идән асларына кертеп салдылар. Ын- дыр артларында яңа ашлык эскертләре, солы, арпа кибәннәре калкып чыкты. Ашлыкны сугып, амбарларга салдылар, салым түләү, йорт кирәк-яраклары алыр өчен, базарга илтеп саттылар. Ирләр абзар-кураларны төзәттеләр, искергән салам түбәләрне яңа салам белән ябып чыктылар. Хатын-кыз өй җыештырды, морҗаларны агартты, мич ярыкларын балчык белән сылап чык- ты, тәрәзәгә куяр өчен, яңа карындыклар әзерләделәр.

Солдатка каралган егетләр, билләренә кызыл билбау буып, муеннарына ак шарф урап, сөйгән кызлары белән аерылыша- сыларын белгертеп, бөтен авыл буйлап гармун уйнап, җырлап йөрделәр, кызларның йөрәкләренә сагыш салдылар.

Миңлебайныкылар йортында Сафаны өйләндерү турында сөйләшә башладылар. Кайсы кызга яучы җибәрәселәрен берәү дә әле атап әйтми, ләкин килен нинди булырга тиешлеген, кемнәр белән туганлашу яхшырак икәнлеген барысы да сөйләшә иде. Патый да, Вафа да умартачы Гыймади кызын  мактый. Алар икесе дә Сафаны юан, шадра Сәлимәгә өйләндереп, умар- тачыны үзләренә бер таяныч итәргә, Миңлебайлар йортының элекке данын кайтарырга телиләр. Кодаларының байлыгына таянып, Вафага да авыл куштаннары арасына керергә юл ачарга хыялланалар. Ә Сафа үзе теләгәнен әйтергә һаман кыймый йөри иде әле.

Беркөнне Әсма остабикә Патыйны үзләренә кунакка ча- кырды. Иң кадерле кунак алдына гына куела торган тәмле ризыклар белән сыйлап, чәй эчкәннән  соң,  остабикә  болай дип сүзгә кереште:

  • Малаең, Аллага шөкер, исән сау йөреп кайтты, Фатыйма җиңги. Ходай шатлыгын күрергә язсын... Аны башлы-күзле итәргә җыенмыйсызмы соң?

Патый хуҗа хатынның сүзне кай якка таба борганын аңлап җиткермәде. Шуңа күрә, сагаеп кына:

  • Алла боерган булса, үзебезнең дә исәп юк түгел, улым бик уңган, бик булган, вакыты да җиткән... – диде.
  • Әйе шул. Бик тәүфыйклы  егет,  диләр.  Әйбәт  кенә  кыз да табарга кирәк инде үзенә. Күздә тоткан берәр кыз юкмы соң?
  • Хәзергә юк әле...
  • Алай икән... – дип куйды Әсма остабикә, үзенең әзерләп куйган планын әйтергә вакыт җиткәнен чамалап. – Кичә без хәзрәт белән дә шул хакта сөйләшеп утырдык әле, – диде ул аннары, сүзен дәвам итеп. – Мин әйтәм, Сәләхи кызы бик тә чибәр, бик тә тырыш кыз булып чыкты. Шуны димләргә кирәк, мин әйтәм. Аның турында бер начар сүз ишетмәссең, авылда бер дигән кыз, мин әйтәм... Мулла да шул фикердә...

Әсма әйткән кыз теге Мәфтуха иде. Кызның атасы – аксак Сәләхи – таза хәлле крестьян, бүген-иртәгә авылның  кушта- ны булып китәргә тора иде. Мулла белән остабикә, Сәләхине Миңлебайныкылар белән туганлаштырып, аларны үз йогын- тысына алырга, мәзин белән умартачы Гыймадига каршы көрәштә үзләренә корал итәргә ниятлиләр иде.

Мондый сүзне көтмәгән Патый анык берни дип тә җавап кайтармады.

  • Белмим инде, билләһи, ничек булыр... – дигән сүзне генә кабатлады.

Әсма остабикә кызның уңганлыгын, булганлыгын, җитез- леген, сабырлыкларын әйтеп мактарга  кереште,  чибәрлеген дә әйтми калмады. Аннары Сәләхинең хатынын мактарга то- тынды. Сәләхинең  хатыны  яхшы  гаиләдән  чыккан,  йортны да бик тота белә, ашка-суга да бик оста, диде. Патый, әгәр шундый хатынның кодагые булса, ниләр отасын – һәммәсен санап чыкты. Кызның бирнәсен дә телгә алды. Иң ахырда Сәләхинең үзен мактарга кереште:

  • Алла боерса, Сәләхи кызын берсүзсез бирәчәк, шундый уңган кияүне кулдан ычкындырамы соң, җүләр түгел лә ул, – диде. Аннары, үзләренең дә бу эштән читтә калмаячакларын сиздереп: – Мулла киңәшен дә истә тотыгыз, – дип куйды.

Патый Әсманың тәмле теленә дә бирешмәде, аның сүзенә каршы да килмәде.

  • Яхшы, уйлашырбыз...  Балалар  ничек  диярләр  менә...

Кызны берәү дә яманламый, – диде.

Шуның белән сүз бетеп, Патый өенә кайтып китте.

Сабирҗан мәзин, бу хакта ишеткәч, Әсманың ниндидер мәкер корганын аңлады. Ул аның Миңлебайныкыларны кем белән туганлаштырырга ниятләгәнен белми иде әле, шулай да остабикәнең, бу хәлдән файдаланып, аңа каршы көрәшергә үзенә ярдәмче әзерләвен бик яхшы сизенә иде. Мәзин йоклап калмаска булды. Дөрес анысы, Сабирҗан мәзин Вафа белән

Патыйның ярдәменә мохтаҗ түгел, тик шулай да аларның бөтенләй мулла йогынтысына күчүләрен теләми иде. Шуңа күрә ул Вафаны, үзләренә чакырып, баллап чәй эчертте һәм үзен кызыксындырган әлеге эш турында туп-туры сүз баш- лады.

  • Туй ясарга вакыт бит... Егетнең яше җиткәндер ич инде? – диде ул.
  • Ясыйсы иде дә бит, мәзин абзый, менә кемнең ишеген барып ачарга белмибез әле, – диде Вафа.
  • Кемгә барсаң, шул кертер. Әгәр инде үзегезнең күздә тоткан кызыгыз юк икән, ул чагында мин әйтим.
  • Әйт.
  • Безнең Гыймади кызының кай җире килмәгән? Үзем яучы булырмын... Бирми калмас, Алла боерса.
  • Ярый, сөйләшербез.

Сүз икенчегә күчте. Утырдашчылар, яңа гайбәтләрне уртаклаша-уртаклаша, бер самавыр чәй эчеп бетерделәр. Амин тотып, бит сыпырганнан соң, Вафа хуҗалар белән саубулла- шып, кайтырга кузгалды. Сабирҗан аны капка төбенә хәтле озата чыкты. Аерылышканда, тагы бер кат искәртеп куйды:

  • Озакка сузмагыз! Тимерне кызуында сугарга кирәк, – диде.

Иртәгесе көнне үк, Сафа өйләнергә җыена икән, дип, бөтен авылда ачыктан-ачык сөйләшә башладылар. Берише кешеләр Саҗидәнең исемен телгә алдылар.

Әсма Патыйны, яңадан кунакка чакырып, тагы чәй белән сыйлады. Аның артыннан Сабирҗан да, Вафаны чакырып, җавабын сузмаска кушты. Хәзер инде бөтен авылның телендә мулла белән мәзиннең ярышына әйләнгән Сафаның өйләнү мәсьәләсе генә иде.

Вафа өчен Сабирҗан тәкъдиме  кулайрак  иде.  Ул,  Гый- мади белән мәзин ярдәмендә тиз арада куштан булып китү мөмкинлеген күреп, бу тәкъдимне бөтен көче белән якларга тырышты. Патый  исә  вакыты  җиткәч,  Вафа  алардан  башка да куштан булыр дип уйлый иде, шуңа күрә Шәмси мулла хатынының тәмле теленә һәм дәлилләренә ышанып, Мәфтуха бик әйбәт килен булачак, аның анасы кебек хатын кодагыең булса да бик күңелле, дип сөйләнә башлады.

Хәзер инде Сафа үз сүзен әйтергә тиеш иде. Ул кайсы якка кушылса, шул як җиңәргә тиеш иде. Беркөнне, иртән чәй эчеп утырганда, бу мәсьәләне туп-туры Сафа алдына китереп куй- дылар. Иң элек Патый сүз башлады. Сафаны Мәфтуханың уң- ганлыгы, чибәрлеге белән кызыктырырга ниятләп, кызны мак- тап сөйләргә кереште. Аннары инде Вафа, матур сыйфатларны бик юмарт әйтеп, Гыймади кызын мактады. Сафа исә әнисе белән абыйсы сөйләгәнне башын иеп тыңлап утырды да:

  • Ул шадра бүкәнгә әтисе бай булганга өйләнәсем килми.

Миңа Мәфтуха да кирәкми, – диде. Патый белән Вафа беравыздан:

  • Алайса, кемне алмакчы буласың соң? – дип сорады- лар.

Сафа җавап бирергә ашыкмады. Ул әнисенең дә, абыйсының да үзенең теләгенә каршы киләчәкләрен белә иде. Әмма гадәттәге күндәм, юаш Сафа бу юлы үз сүзендә нык торырга карар итте. Саҗидә белән теләкләре уртак булуы аңа  көч бирде. Күңеленнән Саҗидәгә биргән вәгъдәсен кабатлады һәм әнисе белән абыйсының бу соравына каршы:

  • Йосыф карт кызы Саҗидәне алам! – дип җавап кай- тарды.

Сафаның бу сүзе Патый белән Вафага яшен суккан кебек тәэсир итте. Алар аның Саҗидә белән йөргәнен беләләр, тик моңа гадәттәге бер мавыгу-шаяру дип кенә карыйлар иде. Гыймади шикелле бай кеше берсүзсез кызын бирергә тор- ганда, Йосыф карт ише бөлеп беткән кешенең кызын алуны Вафа уена да китерми иде. Ул Сафаны үзенчә күндерергә, ышандырырга кереште:

  • Дөнья булгач, нинди көннәр булмас. Бай туганнарның бик кирәк булып куюы бар. Ул Йосыфның алты кызыннан гайре бернәрсәсе дә юк бит. Уйла әле син! Шыр ялангач булу мунчада гына яхшы ул! – диде.

Бу сүзләр Сафага тәэсир итмәде. Ул, чәен тыныч кына эчеп бетереп, чынаягын каплап куйды, чәчелгән икмәк валчыкла- рын җыеп алып кабып җибәрде һәм амин тотып, урыныннан кузгалгач кына өзеп әйтте:

  • Әгәр син, абый, күбрәк байлыкка кызыгасың икән, ул чагында шул Гыймади бүкәнен үзеңә икенче хатынлыкка ал. Миңа Саҗидәдән башка берәү дә кирәкми.

Сафаны үгетләп тә, хәтта куркытып та карадылар. Аны Шәмси мулла да үз янына чакырып сөйләште, Сабирҗан мәзин дә үгет биреп карады. Сафа һаман үзенекен итте:

  • Әйткән сүземнән кайтмыйм. Егет сүзе бер булыр, – диде.
  • Атаң синең бу кадәр тискәре кеше түгел иде! Кемгә охшап тугансың син? – диделәр аңа.

Сафа эндәшмәде.

Ниһаять, Сабирҗан мәзин, Миңлебайныкыларның мул- ла кулына төшмәячәкләрен аңлап, кул селтәде дә, Сафаны җилкәсеннән кагып:

  • Ярар, алайса, сүзеңдә нык тор, – диде.

Вафа да энесеннән чигенде. Сафаның кирелеген җиңеп булмаячагын мулла белән остабикә дә аңладылар. Патый, бер ялгызы калгач, улы белән берни эшли алмады.

Хәзер инде өйләндерү мәсьәләсен озакка сузуның мәгънәсе юк иде. Әмма алда әле аның бик кыен бер ягы бар – кызның атасы Йосыф карт белән сөйләшәсе бар иде. Аның риза бу- лачагына берәү дә ышанмый. Хәзер үк яучы җибәрсәң, эшне бозып куюың бар. Шуңа күрә Патый иң элек үзе ахирәте янына барып кайтырга булды.

  • Атасының андый эшкә риза булырына бер дә ышанмыйм. Шулай да тәвәккәлләп карагыз. Яучы итеп берәр дәрәҗәлерәк кешене җибәрегез, – диде ахирәте.

Бу эшкә Әкрәм карыйдан да кулайрак кешене табып булмас иде. Шуңа күрә Сафа аның янына үзе барып кайтты. Әкрәм карый, ризалык биреп, икенче көнне иртүк Йосыфларга яучы булып китте. Ул килгәндә, Йосыф карт ишегалдындагы эшләрен эшләп йөри иде. Карыйның сәламенә  каршы  ачык йөз белән сәлам кайтарды да кызларының берсенә:

  • Кызым! Кунак килде. Чәй әзерләгез! – дип кычкыр- ды.

Йосыф карт Әкрәм карыйның тикмәгә генә йөрмәвен сизә иде.

Хатыны белән кызлары, аның нинди эш белән йөргәнлеген белеп, карый белән картны тәрәзәдән күзәтеп тора башла- дылар. Баштарак ирләр дөнья хәлләре, вак-төяк турында сөйләштеләр. Йосыф картның бер кызы, яулык очы белән авызын, борынын каплап, баскычка чыкты да,  самавыр  бул- ды дигән мәгънәне аңлатып, әтисенә кул изәде. Шуннан соң Әкрәм карый белән Йосыф карт өйгә керде. Сәкегә табын әзерләгәннәр иде. Шакмаклы ашъяулык өстенә агач савыт белән атланмай, телем-телем итеп яңа ипи турап куелган. Ка- рый, түргә менеп, төрле чүпрәк кисәкләреннән җыеп тегелгән корама көрпә өстенә утырды. Йосыф карт, сәке кырыена ур- нашып, чәй ясарга кереште.

Әкрәм карый үзенең ни йомыш белән килгәнлеген берничә чынаяк чәй эчкәннән соң гына сөйли башлады. Йосыф карт күптән инде үз өендә яучы күрү өметен җуйган иде, шуңа күрә кунагы аның кызлары турында сүз чыгаргач, минем кызларга да күз төшерүчеләр бар микәнни әле, дип гаҗәпләнә калды. Әкрәм карыйның  Миңлебайныкылар  исеменнән  яучы  бу- лып килгәнлеген белгәч, Йосыф картның чырае тагын да як- тырып китте. Әмма Саҗидә исемен ишеткәч, карт бөтенләй каушый калды. Йөзенә кан йөгерде, куллары дерелди баш- лады, гадәтенчә кәгазь кисәге ябыштырган калын иреннәре

ачылып китте.

Әкрәм карый җавап көтә иде.

Йосыф карт, каушавын җиңеп, болай дип сорады:

  • Карый! Синең атаң әйбәт кеше иде. Син мөхтәрәм хәзрәтебезнең улы, үзең дә динне беләсең, китап, Коръән

укыйсың. Зинһар, әйт әле: биш апасын калдырып, төпчек кызны кияүгә бирергә ярый дип, кайсы китапта язылган?

Әкрәм карый мондый сорауны көтмәгән иде.

  • Китап та, Коръән дә андый эшкә катнашмый, Йосыф агай! Кыз яучылау – хосусый эш, – диде ул.

Мондый җавапка картның ачуы килде. Шуннан соң ка- рый:

  • Мин сине  ихтирам  итеп,  үземнең  тиңем  санап  килдем.

Башка берәүгә булса бармас та идем, – диде.

Йосыф картның чырае йомшара төште. Әкрәм карый куркынычның узганын аңлап алды, шулай да болай дип әйтүне кирәк тапты:

  • Мин – илчемен, Йосыф агай. Картлар әйткәннәр бит, илчегә үлем юк, дигәннәр... Минем бурыч – синең җавабыңны тиешле кешеләренә кайтарып тапшыру.
  • Тавык чебиен дә тиктомалга чыгарып ташламыйлар. Ул да җан иясе бит... Кешеләр өчен кыз бала тавык чебиеннән дә кадерсезрәк, күрәсең, – дигәндә, Йосыф картның тавышы калтыранып китте.

  1. Хурлыгы әтигә булыр

Биек ярлар, агач коймалар буена җил-буран киртләч- киртләч кар көртләре өеп китте.

Ярлы өйләрдә көндезен карындыклы кечкенә тәрәзә өлгеләреннән саркып кергән тонык кына көн яктысында, озын кичләрне пыскып янган тычкан уты яктысында мәзингә чыпта сугалар. Кызлар туку станында остабикә өчен сөлге, ашъяу- лыклар әзерлиләр.

Йосыф карт Миңлебайлар яучысын кире борып җибәргәннән соң, Сафаның өйләнү мәсьәләсе хәзергә калып торды. Шул мәсьәлә тирәсендә мулла белән мәзин арасында яңадан көрәш башланды. Әмма Сафа ниятеннән кире чикмәде, Саҗидә белән арасын өзмәде.

Беркөнне Йосыф карт калага солы сатарга киткәч, кыз- лары аулак өй ясарга булды.  Кич  җиткәч,  өй  эче  кызлар белән тулды; һәркайсы үзенең эшен – кайсы тегеп бетерәсе күлмәген, кайсы чигелеп бетмәгән алъяпкычын, кайсы киерге белән келәм алып килгән. Беришеләре башлаган бәйләүләрен яисә бәйләү башларга җеп алып килгәннәр иде.

Өй хуҗалары да эшсез утырмады. Ишекнең ике ягына ике туку станы куйдылар. Мич буендагысына Кәримә утырып, шакмаклы ашъяулык тукырга кереште. Ян тәрәзә буендагы- сында Саҗидә кичә башлаган чүпләмле сөлгесен эшли иде. Аңа әнисе булыша. Өлкән кызлары тукыр өчен буй сару калыбына

җеп чолгый. Өйдә ике лампа янып тора. Кызларның һәркайсы үз эшенә бирелгән, моңлы бер көйгә сузып җырлыйлар.

Беренче булып Кәримә сүз башлады:

  • Нигә болай җебем өзелә, мин әйтәм, бактым исә: сусамның очы ярылган икән. Rәфаланып беттем! Саҗидә, акыллым, шушыны юнып кына бирче.

Саҗидә, торып, әтисенең чәч кыра торган пәкесен алды да сусаны юнырга кереште. Эшсез калган әниләре Сылу карчык өйалдыннан әвернә тактасы алып кереп, идән уртасынарак киләпне сүтеп чолгарга утырды.

Эшләре бер дә алга бармый иде. Шуннан соң кызлар сөйләшә, шаяра-көлешә башладылар, табышмак, аннары так- мак әйтештеләр, әкият сөйләделәр. Гармун уйнап, җырлап, тәрәзә төбенә егетләр килде. Кызлар аларга, ымлап кына, әниләренең әле йокламаганлыгын аңлаттылар. Шуннан соң егетләр тынды.

Озакламый Сылу карчык киләпне сүтеп бетерде дә, тәмле итеп иснәнә-иснәнә:

  • Балалар, бик шаулашмассыз инде, озак утырмагыз, лампаларның кәрәчине әз, – дип, мич башына менеп китте.

Бераздан, аның йоклавын белдереп, каты гына гырлаган тавыш ишетелде. Кызлар эшләрен ташладылар. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Башта шырпы чөеп уйнадылар. Әйбер эзләгән булып, бер-берсенең битенә корым сөрттеләр. Аннары

«Арка сугыш» уенын уйнарга керештеләр. Монысында иң күбе Саҗидәгә эләкте. Хәер,  ул  үзе  дә  бурычлы  булып  калмады. Ул һәрбер «гөрләү»ченең аркасына шап иттереп китереп суга, ә тегесе: «Ай, авырттырды! Саҗидәдер бу!» – дип танып ала да, аны аркасы белән  идереп,  бар  көченә  дөпелдәтеп  суга иде. Аннары барысы, сәкегә ятып, бишмәт җиңе аша йолдыз карадылар, битләрендәге корымны тагы да җәя төшеп, су бөркештеләр.

Аулак өйдәге иң кызыклы уенны – «Шамакай» уенын – Саҗидә башлап җибәрде. Ул, мич артына кереп, шамакай булып киенде дә, әкрен генә атлап, идән уртасына чыкты. Ба- шына яулык өстеннән иске бүрек кигән, бүрек өстеннән ертык җилән бөркәнгән, корсагына сөлге белән зур мендәр бәйләгән. Кашларын куе итеп күмер белән каралткан, битләренә җыер- чыклар сызган, кулына озын табагач тоткан. Бу чын Саҗидә түгел, бәлки ниндидер ямьсез, коточкыч бер маска иде.

  • Кем син? Каян килдең? – дип кычкырды кызлар.

Саҗидә, тешен ыржайтып, телен чыгарып, әкрен генә иреннәрен ялап алды да ямьсез, усал итеп акайткан күзләре белән барысына да сөзеп карап чыкты һәм, сакауланып:

  • Минем йортым – кара урман, минем ирем – урыс, исе- мем – Шамакай, – диде.
  • Кая барасың?
  • Бала табарга җылы урын эзлим.
  • Балаңның атасы кем?
  • Белмим, бик күбәү алар.
  • Кайсы мулла никахлады сезне?
  • Урмандагы аю.
  • Балаңның кендеген кем кисәр?
  • Убырлы карчык.
  • Ник болай йөрисең? Иргә чык.
  • Минем каккан казыгым да юк. Барлык сакаллы ир-ат – минем ирем, бөтен дөнья – минем илем, кара урман – торган җирем... Башыгызда тырнак очы кадәр генә дә акылыгыз булса, миңа иярегез, сылуларым.

Rен кызының өстенә йон йомгаклары очты. Кызлар аны кулларына ни эләксә, шуның белән: бөтереп ишкән сөлге, җеп йомгаклары, мендәр, чабаталар белән дөмбәсләргә керештеләр.

«Шамакай», чинап-ыңгырашып, суктырмаска тырышты һәм ахырда, ике кулы белән эчен тотып, мич артына кереп китте.

Бу  шау-шуга  әниләре,  йокысыннан  уянып:

  • Ятыгыз инде, кызлар! Rитәр, уйнап туйгансыздыр! – диде.
  • Хәзер, әни, – диде Саҗидә.

Кызлар, тиз генә өй эчен җыештырып, битләренә буялган корымны юдылар. Өйдә булган бөтен кием-салымны, эрләргә дип әзерләгән йон, сүсне сәкегә салып, шуның өстеннән  ак киез җәйделәр. Урын әзер булды. Барысы бергә тезелешеп ятарга җыена башладылар.

Шулвакыт әкрен  генә  тәрәзә  чиерткән  тавыш  ишетелде.

Саҗидәгә өлкән апасы:

  • Бар! Солдатың килгән, ахры, – дип пышылдады. Саҗидәнең апалары аның бәхетеннән беркадәр көнләшәләр,

ләкин аңа начарлык теләмиләр, киресенчә, ярдәм итәргә генә торалар иде. Әтиләре Сафаның яучысын кире борып җибәргәннән соң, алар Саҗидәгә тагын  да  игътибарлырак була башладылар. Аны кызгансалар да, Саҗидә кияүгә чыга алса, әтинең яучыларны кире борып җибәрергә төп сәбәбе калмас дип өметләнәләр иде. Хәтта яше утыздан узган иң өлкәне дә күңеленнән кияүгә чыгу хыялына бирелгәләп китә иде. Хәзер дә ул:

  • Бар, бар! Сафа дәшәдер... – дип, Саҗидәгә теләктәшлек итеп баш какты.

Саҗидә, әнисенә сиздермәс өчен, күлмәкчән генә тышка чыгып китте, баскычта туктап, як-ягына каранды.

Инде төн уртасы җиткән иде. Биек аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Кар, тузан кебек бөтерелеп, өй нигезенә сыры- ша.

Өй чатыннан карамчык бер шәүлә килеп чыгып, сакланып кына баскычка таба атлый башлады. Саҗидә әкрен генә тамак кырды. Карамчык кызурак килә башлады. Кыз, баскычтан сикереп төшеп,  Сафаның  кочагына  килеп  керде.  Егет  аны киң тун чабулары белән әйбәтләп төреп алды. Бер-берсенә сыенышып, дөньядагы бар нәрсәне онытып, берничә минут тын тордылар.

Ах, бу киребеткән Йосыф карт булмаса! Мулла белән мәзин, умартачы кызы Сәлимә, куштан кызы Мәфтуха бул- маса! Үзсүзле Патый белән комсыз Вафа булмаса!

  • Үз теләгебезгә ирешергә бирмәсләр микәнни алар безгә? Бер-беребезне сөеп яшәргә язмаган микәнни безгә? – диде Сафа, пошынып.

Саҗидә бу хәл белән килешергә теләми. Ул үзенең көченә ышана:

  • Әти, каладан кайткач, әвенгә ягачак.  Синең  вакытың буш, кил дә тагы бер тапкыр сора. Мин дә сөйләшермен.
  • Шуннан?
  • Шуннан соң да ризалык   бирмәсә,   үзенә   үпкәләр... Сафа моның  мәгънәсен бик тиз  аңлап алды һәм  дулкын-

ланудан йөрәге типкән хәлдә:

  • Нишләмәкче буласың? – дип сорады.
  • Киемнәремне төйним дә сезгә киләм... Хурлыгы миңа булмас, әтигә булыр... Кире куып җибәрмәссез бит?

Сафа, аны каты итеп кочып, ирененнән үпте.

* * *

Өй түбәләренә тия язып, күктән авыр кар болытлары агы- ла. Ара-тирә шул болытлар арасыннан кызгылт кояш нурлары ялтырап китә. Озакламый буран кузгалырга җыена иде.

Сафа, өстенә иркен тунын киеп, беравык капка төпләрендә уйланып басып торды, аннары, якындагы тыкрыкка борылып, ындыр табагына китте. Йосыф карт әвененнән бөтерелеп төтен чыга иде. Сафа әвен янына килде. Әвен ишегенең бер ягы ачык иде. Егет шунда: «Керимме, юкмы?» – дип, икеләнеп калды. Аннары, тәвәккәлләп, ишектән атлады да төтен болыты эченә килеп керде.

Башта төтен әчесеннән күзен ача алмый торды, аннары тонык кына елтыраган ут яктысын күрде. Сафа, утка таба атлап, базга күз салды. Базда нарат тамырлары, коры-сары ботак өстендә киндер күлмәктән Йосыф карт утыра иде. Мичтән ялкын телләре сузылып, шуларның очыннан бөтерелә- бөтерелә, төтен күтәрелә. Башаклары белән утка таба салган солы көлтәләре чытыр-чытыр итә иде.

Сафаның күз  алдына  Шәмси  мулла  вәгазьләрендә  сурәт-

ләнгән тәмуг күренеше килде. Йосыф карт үзе шундагы тәмуг капкасын саклаучыны хәтерләтә иде. Егет: «Баздан чакырып чыгарыргамы, әллә үзе чыкканны көтәргәме? Ничек итсәм яхшырак булыр?» – дип уйланып торганда, Йосыф карт, урыныннан кузгалып, кышкы йокысыннан бүленгән аю ши- келле мүкәйләп, өскә менә башлады. Сафа ихтыярсыздан бер читкәрәк тайпылды.

Карт, баздан чыккач, әйләнеп күз дә салмады. Әвен өстенә куйган озын нарат колганы уң кулы белән  әкрен  генә  тар- тып алды да сул кулы белән бер башыннан икенче  башына таба капшап бара башлады. Бу нарат колгасы әвен эченең күпме кызганлыгын чамалый торган термометр сымак бер нәрсә иде. Йосыфка әвен эче җитәрлек кызган, эссесе тигез булып күренде, ахрысы. Ул таякны кире урынына куйды да, яңадан төшмәкче булып, баз читенә килде. Карт базга аягын сузам дигәндә генә, Сафа  кычкырып  сәлам  бирде  һәм  аңа таба атлады.

  • Кем бу?
  • Мин идем, Йосыф абзый... Миңлебай Сафасы.
  • Ни кирәк?
  • Тыңласаң, йомышым бар иде.

Йосыф карт Сафаның ни йомыш белән килгәнен сизде. Беравык дәшми генә үзалдына карап торды, аннары, ашык- мыйча:

  • Һе, алай... әйт соң йомышыңны... – диде.

Киң ыштан бөрмәсеннән ниндидер бер әйбер алды һәм, Са- фаны тыңларга әзерләнеп, янып торган мич катына чүгәләде. Сафа да аның янына  урнашты.  Ул  сөйләгән  чакта,  Йосыф карт кулындагы  әйберен  әкрен  генә  әйләндергәләп  торды. Бу матур гына юнылып, кулда йөри-йөри шомарып беткән куыш агач тамыры булып, аның нечкә башы тишелгән, шуңа бөке тыгып куелган иде. Тәмәке савыты хезмәтен үти иде ул. Карт аның бөкесен алды, сул кулының баш бармагы тырнагы өстенә ипләп кенә бер чеметем тәмәке салды һәм, тәмәке са- вытын яңадан ыштан бөрмәсенә кыстырып, Сафаның сөйләп бетергәнен көтә башлады.

Ниһаять, Сафа сүзен әйтеп бетерде.

Йосыф карт, баш бармак тырнагын борын төбенә китереп, тәмәкене исни-исни:

  • Алай, алай, – дип куйды һәм бик кәефе булган бер кыяфәт белән каты итеп төчкереп җибәрде.
  • Исәнлеккә булсын! – диде Сафа.

Карт тагы төчкерде, аннары, башын читкә борып, борынын сеңгерде һәм, җиң очы белән әйбәтләп борынын сөрткәч кенә, басынкы бер тавыш белән сүзгә кереште:

  • Эх, энем! – диде. – Әгәр бу сүзне синең урында баш-

ка берәү сөйләсә, мин аның кабыргаларын санап  җибәрер идем. Акыллы егет син, сүзгә дә оста! Була торган булса, мин сиңа бер кызымны гына түгел, өч кызымны биреп җибәрер идем. Әмма син булмастайны сорыйсың. Карт көнемдә мин үз өстемә андый эшне ала алмыйм. Йортыма яучы да җибәрмә, бу турыда бүтән сүз дә чыгарма. Мин сүземнән кире кайт- мыйм.

Бу кадәр тискәре картны үгетләп маташуның мәгънәсе юк иде. Шуңа күрә Сафа китәргә кузгалды. Йосыф базга төшеп китте.

Шул көнне үк Сафа теге сипкелле малай аркылы Саҗидәгә әтисе белән сөйләшүенең нәтиҗәсе турында хәбәр иттерде.

* * *

Иртәгесе көнне Йосыф карт әвендә киптергән солыны бергәләшеп сугып бетерделәр. Төштән соң карт өйгә бер кочак юкә кертеп, тар гына итеп телде дә чабата ясарга утырды.

Кич җитеп килә иде. Саҗидә, әйбәт күлмәген киеп, ба- шына зур француз яулыгын бәйләде. Өйдә үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөрде. Мич тирәсендә кайнашкан ике апасы, Саҗидәнең нинди хәлдә булуын күреп, дәшми генә ни буласын көтә башладылар.

  • Әти! – Саҗидә үз тавышыннан үзе сискәнеп китте. Әтисе, башын күтәрмичә генә:
  • Ни әйтмәкче, кызым? – дип сорады.
  • Синең янга кичә Сафа килдеме?

Йосыф карт дулкынланган Саҗидәгә ялт кына күз төшереп алды, дәшмәде.

Хатыны Сылу белән башка кызлары авыз ачарга да куркып торалар иде.

  • Йә, килде... Анда синең ни эшең бар? – диде карт, ниһаять...
  • Эшем юк. Тик әйт әле: син аңа ни  дип  җавап  бир- дең?..
  • Минем ни дип җавап бирүемдә синең ни эшең бар? Әллә оятыңны җуйдыңмы, атаң белән кияү хакында сөйләшмәкче буласыңмы?.. Чыгып кит моннан!.. Күземә күренәсе булма. Минем сиңа да, Сафага да көчем җитәр...

Кыз урыныннан селкенмәде дә. Сак булырга кирәклекне бөтенләй онытып, тагы телгә килде:

  • Әнә синең аркада апаларым корып-кибеп беттеләр инде!.. Синең кирелегең аркасында!.. Мин алар шикелле булырга теләмим, теләмим!..

Сылу карчык, Йосыфның чабата калыбы алырга үрелүен күреп, Саҗидәне ишеккә таба этеп җибәрде. Кыз, исенә килеп,

ялт кына өйдән атылып чыгып китте. Авыр чабата калыбы ябылып өлгергән ишеккә килеп бәрелде.

  • Ах, оятсыз! – дип кычкырып калды Йосыф карт. Анна- ры бөтен ачуын хатыныннан алырга кереште: – Син балаларга тәрбия бирә белмәдең! Син аларны сүз тыңламаска өйрәттең, кызларны син узындырдың! Оят, хурлык! – дип тузынды.

Карчыгы:

  • Атасы, Саҗидәнең ниндилеген беләсең бит! Бөтен халык алдында хур булмыйк, – дип әйтеп караса да, карт дулавын гына белде.

Сылу карчык өстенә зур агач табак, чабата  калыплары очты. Үз гомерендә мондый әйбер атуларны байтак күргән хатын тиз генә мич артына кереп качты.

* * *

Саҗидә, өйдән исән-сау чыгып качкач, бер әйберсез Миң- лебайларга барып керергә яхшысынмады. Аның хәлен аңлар- лык бердәнбер кеше Rиһан абыстай гына иде. Ул Rиһаннар йортына барып кына кеше гайбәтеннән качып калачак иде. Кыз шунда китте.

Rиһан, әле яңа гына икенде намазын укып бетереп, намаз- лык өстендә, ахшам намазына керешер өчен, кояш баеганны көтеп, тәсбих тартып утыра иде.

Вакытлы-вакытсыз шушындый каты салкында күлмәкчән килеп кергән Саҗидәне күргәч, ул борчыла калды. Исәнләшү белән үк:

  • Бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорады.

Саҗидә «юк» дип әйтә алмады, җавабы бугазы төбендә утырып калды, күзләренә яшь төелде, һәм ул үкереп елап җибәрде.

Rиһан тәмам каушады. Саҗидә  янына  йөгереп  килеп, ике куллап аны башыннан кочты да, ябык күкрәгенә кысып, чәченнән сыйпарга кереште.

  • Абыстай, җаным, нишлим икән? Хәзер миннән бөтен кеше көләчәк бит... – диде Саҗидә, яшькә буылып.
  • Rылап кайгыңны җиңеләйтә алмассың... – диде Rиһан, һаман да кызның ни сәбәптән елавын аңлап җитмичә. – Әйт әле: ни булды? Хәлемнән килсә ярдәм итәрмен...

Өй эченә кичке караңгылык иңә  башлады.  Rиһан  нама- зын бөтенләй онытты. Әллә елап кайгысы җиңеләйде, әллә абыстаеның ягымлы, йомшак итеп башыннан сыйпавына ты- нычлана төште, Саҗидә әкренләп хәлгә килде.

  • Әти мине Сафага бирергә теләми... Мине дә апаларым шикелле харап итмәкче була... Миңа бер генә чара кала: Са- фага ябышып чыгам.
  • Үзең белгәнчә эшлә... Берничек тә киңәш итә алмыйм сиңа, балам, – диде Rиһан.

Саҗидәгә киңәш кирәкми иде инде. Сафага ябышып чыгам дигән ныклы карарга килгән иде ул. Тик «ябышып чыккан»,

«азгын кыз» дигән исемне күтәрүе генә авыр иде. Шуны уй- лагач, гарьлектән күзләренә яшь килә иде. Шулай да сөйгән егетенә чыкмый калып, апалары шикелле картаеп сулуга ка- раганда, теләсә нинди хурлыкка да түзү җиңелрәктер кебек иде.

Бераз вакыттан Әкрәм карыйларга, сеңлесен эзләп, Кәримә килеп керде.

  • Хәзер нишлисең инде? – дип сорады ул. Саҗидә катгый итеп:
  • Бишмәтем белән әйберләремне төйнәгән төенчегемне китер. Төенчегем чормадагы кәрзин эчендә. Кара аны, әти сизмәсен, – диде һәм, өстәп: – Башкаларга сабак булыр... Хурлыгы әтигә булыр!.. – дип куйды.

  1. Туй

Миңлебайныкылар йортының капка-ишекләре бикләнмәгән әле. Сәке түрендә Зөһрә карчык, аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Аның янында Вафа балалары тәгәрәшеп йоклап ята. Сәкенең ике кырыена урын җәеп куелган.

Вафаның хатыны мич янында зур гына җилпучка он или. Патый чыра телә. Вафа, бер аягын сәкедән салындырган ки- леш, икенче аягының тырнакларын кисә. Ә Сафа сүзсез генә ишек катындагы бүкәндә утырып тора, ул нидер көтә шикелле иде.

Тышта шыгырдап янкапка ачылганы ишетелде. Берәү тиз генә тәрәзә буеннан узып, ашыга-ашыга, өйалдына керде. Сафаның йөрәге катырак тибәргә кереште, битләре кызышып яна башлады.

  • Хәерле кич!

Тикмәгә көтмәгән икән Сафа: Саҗидә иде бу. Сафа бүкәннән сикереп торды да бер кулы белән Саҗидәнең беләгеннән тот- ты, икенче кулына аның төенчеген алды.

  • Менә килдем, – диде Саҗидә, тынлыкны бозып.
  • Бик әйбәт иткәнсең.

Сафа, аптырашып калган туганнарына таба борылып:

  • Менә сезгә яңа килен булыр бу!.. – диде.

Вафаның хатыны, башын кашып, читкә борылды да, тагы да тырышыбрак, бүленеп торган эшенә кереште. Вафа, әкрен генә аягын идәнгә төшереп, әнисенә текәлде. Патый, пычак, чыралык агач һәм чыраларны кочагына җыеп, мичкә таба

ташлады, кулларын, корсагы турысына кушырып, күлмәгенең балитәге астына яшерде дә, тыелып кына:

  • Хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә! – диде һәм, шундук тавышын үзгәртеп: – Картлык көнебездә хур итмәкче була- сызмы безне? Йосыф абзыйны адәм көлкесенә калдырдың... Бөтен нәселебезне хурлыкка калдырасың! – диде. Соңгы сүзләрен ул Сафага атап әйтте.
  • Йа Рабби, мәрхәмәтеңнән ташлама! – дип куйды Зөһрә карчык.

Патый һәм Вафага бу хәл белән килешүдән башка чара калмады. Әмма халык арасында гайбәт сүзе таралудан ничек котылырга соң? Туган-тумача, бергә җыелышып, бик озак киңәштеләр. Ахырында Сафа Саҗидәне, иртәгәгә чаклы Rиһаннарда торып торырга күндереп, шунда илтеп куйды.

Миңлебайныкылар белән Йосыф карт йорты арасында тыз- быз хәбәрчеләр йөри башлады. Rиде төн уртасында, бөтен авыл йоклап беткәч, Саҗидәнең язмышы хәл ителә, моның хурлыгыннан ничек котылу хакында киңәш алып баралар иде. Ирдәүкә Саҗидә исә, түземсезләнеп, сөйләшүләр  беткәнне көтә иде.

Йосыф картны үгетләп тә, хурлыгы нинди бит, дип кур- кытып та карадылар. Киребеткән карт үз сүзеннән чигенергә теләмәде. Ахырында ул, Сафаны бу уеннан кайтарырга кирәк, дип мыгырданып куйды.

Патый белән  Вафа  беравыздан:

  • Безнең сүзне ишетергә дә теләми ул! – диделәр. Карт ышанмады.

Ахырында Патый, ачуы килеп:

  • Менә үзең дә кызыңны җиңә алмагансың ич әле! – дип кычкырды.

Каршы килерлек урын калмаган иде. Йосыф карт эндәшмәде. Бүген беркем аны тыңларга да, аңларга да теләми иде. Хәтта ничә ел бергә гомер иткән хатыны Сылу да, ачыктан-ачык кызын яклап, иренә каршы төште... Шаккатарлык хәл иде бу.

  • Муеннары аска килеп, җәһәннәмгә олаксыннар! Моннан ары бернәрсәгә дә катышмыйм. Теләсәгез ни эшләгез! – диде карт ачу белән.

Үз башына гөнаһ алмас һәм кеше күзенә күренмәс өчен, ул, иртүк торып, карт җирән биясен җикте дә, солы төяп, калага китте; хатынына, өч-дүрт көнсез кайтмам, дип әйтеп калдырды.

Иртәгесе көнне иртән Сафа, Rиһаннарга Саҗидәнең хәлен белергә килеп, картларның эшне ничек хәл иткәнлекләрен әйтте. Озакламый Кәримә килеп, Саҗидәне үзләренә алып китте. Патый, төш җиткәнче  үк  ахирәте  янына  барып,  туй итү хакында сөйләште.

* * *

Йосыф карт каладан кайтканчы бөтен мәшәкатьләрне бе- тереп, яшь киленне кияү йортына төшерү өчен, туйны икенче көнне үк ясарга булдылар: Йосыф картның холкын белмәссең, әллә нинди көтелмәгән хәлләр китереп чыгаруы бар иде.

Мәһәрнең күләме, бүләк-санак, ничә пар кунак чакыру хакында төгәл генә сөйләшергә вакыт та булмады. Бу юлы инде вак-төяк өчен сатулашып  тормадылар:  ике  як  та  бик тиз килеште.  Ахирәт  дуслар  кайнап  торган  самавыр  янын- да барлык туй мәшәкатьләрен сөйләшеп хәл иттеләр. Сылу хәзинәсендә булган барлык нәрсәсен әзерләргә, Патый исә аңа ярдәм итәргә булды.

Иртәгесе көнне өйлә вакытында Миңлебайлар йортына кызның туганнары кодаларын алырга дип җибәргән җигүле атлар килде. Озакламый, киенеп-ясанып, чаналарга утырган кодалар урау юллар белән Йосыф карт капкасы төбенә килеп туктадылар.

Кодалар, өйгә кереп, йорт эче тулы кунакларга  вәкарь белән генә сәлам бирделәр.

  • Исәнмесез, кода! Исән-сау килеп җиттегезме?
  • Ни хәлләрдә яшисез, кодагый?
  • Шатлыклы туй белән котлыйбыз сезне! – диделәр. Шуннан соң мулла белән мәзинне алырга ат җибәрделәр.

Шәмси мулла, өйгә килеп кергәч, җыелган халыкка сәлам биреп, аларны шатлыклы көн белән тәбрик итте һәм бик эре генә итеп түргә менеп утырды.

Кыз ягыннан вәли-вәкил итеп Йосыф картның энесе Ильяс чакырылган иде. Ул, йоланы башларга вакыт икәнен белде- реп:

  • Кунаклар килеп бетте, мулла абзый, – диде.
  • Кияү ягыннан кем вәли-вәкил? – дип сорады мулла.
  • Мин, – диде Вафа.

Мулла, кунакларга күз йөртеп, чак кына көлемсерәде дә:

  • Биредә кызның атасы күренми икән, – дигән булды. Ильяс, ашыгып кына:
  • Абзый калага киткән иде, кайтып җитмәде... Шул сәбәпле вәли-вәкил булуны миннән үтенделәр, – диде.

Кунаклар күзгә-күз карашып алдылар.

  • Яхшы, алайса. Күпме мәһәр сорыйсыз? – диде мулла.
  • Егерме сум көмеш.
  • Тулысынча алдыгызмы?
  • Тулысынча алдым, тулысынча!
  • Кыз ризамы?
  • Риза!

Кунаклар елмаешып куйдылар.

  • Ул чагында керешәбез, – диде мулла.

Кулларын тез өстенә салып, күзен йомды, тамак кыргалап алды да гарәпчә Коръән сүрәсен укый башлады. Кодалар, кунаклар тын да алмый тыңлап утырдылар. Кызлар җыелып торган ситсы чаршау артыннан гына ара-тирә чулпы тәңкәләре чыңлаштырганы ишетелеп китә иде.

Мулла укып бетерде дә, тавышын үзгәртеп, татарча:

  • Син, хөрмәтле Ильяс агай, Йосыф кызы Саҗидәне Салих углы Әхмәтсафага, пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам кушканча, егерме сум көмешкә риза булып бирдеңме? – дип сорады.
  • Бирдем!
  • Син, хөрмәтле Вафа агай, Йосыф кызы Саҗидәне Салих углы энең Әхмәтсафага хатынлыкка риза булып алдыңмы?
  • Алдым!

Шуннан соң мулла тагы Коръән укыды. Барысы да дога кылдылар. Егет белән кызның туганнары муллага, мәзингә һәм Әкрәм карыйга сәдакалар бирделәр. Хатын-кызлардан берәү, ширбәт салган чүлмәк тотып, кияү янына никах беткәнлеген әйтергә йөгерде.

Аш-су килде. Сабирҗан мәзин гадәтенчә кунакларга аш бүл- де, бәлеш кисте. Сылуның аш-суга осталыгын мактый-мактый, бик тырышып, кунакларны сыйлады. Аштан соң, яшьләргә тыныч, бәхетле тормыш теләп, өйләренә таралыштылар. Анна- ры ирләр урынын хатыннар алды. Аларга да аш ашатып, чәй эчерттеләр. Бигрәк тә Саҗидәнең апалары тырышып йөрде. Алар үзләрен үз туйларындагы кебек хис иттеләр.

Туй үпкәсез булмас, ди мәкаль. Ләкин бу юлы алай бул- мады.

Кич белән Йосыф  карт  йортына,  никах  түшәге  әзерләү һәм кызны киендерү өчен, Саҗидәнең дус кызлары җыелды. Дөрес, кызның туй өчен дип атап тектергән   күлмәге   дә, яңа түшәге дә юк иде, шулай да барысы да йола кушканча әзерләнде, Саҗидәгә иң яхшы киемнәрен кидерделәр. Сәкегә йомшак түшәк җәеп, яшь кияүне алырга ат җибәрделәр.

Бу вакытта Миңлебайлар йортында яшь кияүне кыз янына озатырга әзерлиләр иде. Егетләр Сафаны бәйрәмчә киенде- реп, биленә кызыл билбау будырдылар, билбау очларын, кыз чишә алмасын дип, суга чылатып, бик каты төйнәп-төйнәп, эчкә яшерделәр. Караңгы төшеп, күз  бәйләнгәч,  көтелгән  ат та килеп җитте. Кунаклар ашап-эчтеләр, яшь кияүне алмага килгән кучерны сыйладылар һәм, ниһаять, юлга җыендылар. Иң беренче булып ишеккә Сафа китте.

  • Улым, кара аны, җебеп торма, хатының аягыңа бас- масын! Бүрегеңне дә сакла, башыңнан алып кимәсен! – дип калды Патый.
  • Безнең солдат үткен ул, бирешмәс! – диде кайсыдыр. Борыннан калган йола буенча, әгәр кыз, беренче кавыш-

канда, иренең бүреген алып башына кисә яки аягына басса, гаиләдә ул баш булып, ирне үз кулында тотачак, имеш. Шуңа күрә ир моңа юл куярга тиеш түгел. Шулай да, әгәр кыз алай эшли калса, егет, ырымны кайтарыр өчен, шундук хатынына сугарга тиеш.

* * *

Йосыф картларның ишек төбендә бер малай басып  тора иде. Малай Сафаны:

Ишек бавы бер алтын. Безнең апай мең алтын, –

дип, җыр такмаклап каршы алды.

Сафа аңа акча тоттырды. Шуннан малай ишекне ачты. Сафа, дога укып, бусагадан эчкә узды. Мунча кебек эссе итеп ягылган өй эче буп-буш. Мич кучкарында Әкрәм карыйлардан алган бишле лампа янып тора иде.

Ситсы чаршау артыннан Саҗидә йөгереп чыкты. Күрештеләр. Яшь кияү тиз генә ишек катындагы бүкәнгә утырды да хатынына аякларын сузды. Саҗидә ике куллап аның итекләрен салдырды. Кияү бүкәннән тора башлауга, кыз аның бүрегенә үрелде, ләкин Сафа уяу иде, шундук кызның кулын читкә этеп җибәрде. Бүреген үзе салып, чөйгә элим дип борылуга, чая кыз аның аягына китереп басты. Сафа, җиңелеп каласы килмичә, Саҗидәнең яңагына сугып җибәрде.

Саҗидә әз генә дә рәнҗемәде моңа: ырымы шундый икәнен белә иде ул. Тиз генә Сафа янына килеп, билбавын чишәргә кереште. Чиләнеп беткән төенне кулы белән генә чишә ал- маслыгына ышангач, иелде дә тешләре белән йолыккаларга тотынды. Кыз билбауны, тиз генә чишеп ташлап, бик канәгать төс белән сәке почмагына ыргытты.

Намазлыкка икәү янәшә басып, намаз укып алдылар һәм әзерләп куйган табынга килеп утырдылар.

Яшь кияүләрнең булышчысы итеп куелган күрше хатыны, өйгә кереп, тирәли күз йөртеп чыкты. Бөтен нәрсә үз урынын- да икәнен күргәч, кияү белән кызның икесен генә калдырып, яңадан чыгып китте.

* * *

Иртән торгач, Сафа, урынын җыярга киләсе кызлар өчен дип, мендәр астына бер сум көмеш куйды. Кияү белән кыз мунчага киттеләр. Сафа анда да тәрәзә төбенә бер сум акча

куйды. Чәй янына күршеләрдән кайнар коймак керттеләр. Тәлинкәне хуҗаларына, бер сум көмеш салып, кире кайтар- дылар. Яшь кияүләрне күрергә килүче кунакларга да бүләкләр тиде. Кичкә таба инде Сафа яшь хатынын  үзләренә  алып китте.

Миңлебайларның өй эче тулы хатын-кыз иде. Бар да яшь кияүләрне каршы алырга җыелган иде.

Бу туй әнә шулай бернинди үпкә-талашсыз узды. Йосыф картның төпчек кызы, биш  апасын  калдырып,  кияүгә  чык- ты.

  • Менә туй итеп күңел дә ачтык!
  • Саҗидәне бөтен шартын китереп кияүгә бирдек! – диде дуслары.
  • Сафа солдат Йосыф картның төпчек кызын ябыштырып алды, – дип сөйләнде дошманнары.

Патый килен төшергән беренче көннәрдә үк Саҗидәгә үзенең карашын болай дип белдерде:

  • Өлкән киленем – киңәшчем, кече киленем – көндәшчем, – диде.

Сафадан күреп, Фәхри дә Сәләхиләргә яучы җибәрде. Сә- ләхи берсүзсез кызын Фәхригә бирергә риза булды. Шулай итеп, Сафа туеннан соң берничә көн үткәч, Фәхри туен яса- дылар.

  1. Югалган уймак

Апаз авылыннан керәшен Максим дигән  бер  тегүче  бар иде. Ул  бер  кыш  эчендә  унлап  авылны  йөреп  чыга,  йорт- тан йортка күчеп, үзен чакырган авыл агайларына кием тегә иде. Кайбер елларны ул ерак авылларга яз җитеп, чикмән, туннарның кирәге калмагач кына барып чыга. Әмма Максим кайчан килсә дә, аны дөнья чаклы эш көтә иде.

Мәүла Колыдагы бөтен тегү эшен Rиһан үз кулына ал- ганнан соң, керәшен Максим бирегә сугылмас булды. Ләкин Rиһан, абыстай булып, балалар укытырга керешкәч, Максим бу авылга яңадан килеп, авыз эченнән генә ниндидер моңлы бер көй көйли-көйли, халыкка тагы кием тегә башлады.

Бервакыт кыш көне, Миңлебай Сафасы солдаттан кайткан- чы, Максим, Мәүла Колы авылына килеп, Әкрәм карыйларга урнашты һәм аларның бөтен гаиләсе өчен кием-салым тегәргә кереште.

Әкрәм карый, керәшенгә өске каттан урын биреп, аның бе- лән бер һава сулауны хурлык дип санады. Аскы катта иртәдән башлап Rиһан абыстайның укучылары сабак укый иде. Шуңа күрә Максимны мунчага гына урнаштырырга туры килде.

Төскә-биткә Максим үзенә бертөрле котсыз бер кеше иде. Rыерчыкланып беткән кечкенә генә йөзендә чамасыз зур бо- рын, борын тишекләреннән борын тәмәкесе исни-исни сар- гаеп беткән төкләр тырпаеп тора. Кайчандыр зәңгәр булып, хәзер төссезләнеп калган күзләре дә зәгыйфь бер саз чәчәген хәтерләтә, ә сирәк сакалы берничә бөртек сүскә охшый. Авызы дәү, иреннәре салынып, берничә сынык теше күренеп тора.

Елаган балаларны Максим белән куркыту, ә сискәнеп йо- кысыннан уянган кешеләрдән:

  • Төшеңә Максим агай кердеме әллә? – дип сорау гадәткә әйләнгән иде.

Чынында исә  бу  котсыз  карт  инсафлы,  юаш  бер  кеше иде. Көнозын ул тегү тегеп утыра. Имән бармагына тишекле- тишекле уймак киеп алган сөякчел кулы елт-елт итеп тукыма кисәге өстендә йөри.

Менә бүген дә Максим салкынча ак мунчадагы тар сәке өстендә Әкрәм карыйга кара сатиннан чалбар тегеп утыра иде. Тышта, тәрәзә катында, кар шыгырдаганы ишетелде. Чыпта белән тышлаган тәбәнәк ишек ачылып китте. Максим, сәке өстенә җәйгән киез астына тиз генә кулын тыгып, аннан ка- ешланып беткән иске түбәтәен алды. Түбәтәйне башына киеп өлгерүгә, ишектән, иелеп, Әкрәм карый килеп керде. Максим белән исәнләшеп, сәке кырыена утырды. Бала-чагалы, хәтта терлек тулган шау-шулы өйләрдә дә эшләргә күнеккән тегүчегә мунчада берьялгызы күңелсез иде. Берәрсенең килгәнен түзем- сезләнеп көтеп утыра иде ул, шуңа күрә, Әкрәм карый кергәч, шундук Алла турындагы үзе яраткан темага сүз башлады.

  • Менә, мулла абзый, – диде ул, – син аракы эчәргә кушмыйсың, аракы эчү – язык, дисең, эчә торган кешеләрне теге дөнҗада тәмуг утында яндыралар, дисең. Ә менә безнең поп әйтә, аракы эчкән өчен берни булмый, ди. Ул үзе дә эчә, безне дә тыймый... Ул әйтә, бисмилла әйтсәң яки башыңа түбәтәй кисәң генә, тәмуг утында яначаксың, ди.
  • Әй, синең побың ни белә ул! Теге дөньяда ниләр буласын ул каян белсен... Синең ул побың кяфер бит: җәннәт белән тәмугның ни икәнен, анда кемнәр эләгәсен белсә, ул үзе әллә кайчан мәңгелек тәмуг газабыннан котылырга тырышыр иде, чын дингә ышаныр иде. Үзе тәмуг кисәве ул, менә шул!.. Кыямәт көне нинди буласын каян белсен ул?..
  • Бәлки, ансы шулайдыр да, без инде надан кешеләр, каян белик? – диде Максим. – Тик менә миңа кайвакыт сез дөрес сөйлисез кебек тоела, кайвакыт поп дөрес кебек, ә кайвакыт сезне дә, попны да аңламассың.
  • Тәүбә диген, Максим агай...
  • Нигә?.. Әллә алай әйтергә ярамыймы?
  • Ярамый, Максим агай, ярамый! Попның бөтен сүзе ялган,

гөнаһ сүз. Кяфер бит ул! Ул дөресен әйтсә дә, барыбер аның сүзенә ышанырга ярамый. Ә инде безнең мөэмин-мөселман дине турында шундый сүз сөйләү бөтенләй дә ярамый.

  • Кем белә бит, бәлки, чыннан да шулайдыр, мулла абзый! Бөтенесен дә каян белеп бетерәсең? Укыган кешеләр ни әйтсә, без шуңа ышанырга тиеш инде. Менә, әйтик, мисалга мине алыйк. Мөселманнар арасында яшәгәндә, мин «бисмилла» да әйтәм, түбәтәй дә киям, мәчеткә дә йөрим, әмма чиркәүгә дә баргалыйм... Кайчагында безнең поп та акыллы сүз әйтеп куя бит!
  • Әстәгъфирулла...
  • Бөтенесен дә каян белеп бетерәсең? Поп әйтә, Алла ул – безнең атабыз,  ди;  шулай  булгач,  мин  болай  дип  уйлыйм: без укыган догаларны Кодай1 үзе белер, дөресен үзе кабул итәр...
  • Амин! – диде карый. – Тик безгә андый сүзне сөйләшергә ярамый. Әйдә, башка бер күңеллерәк нәрсә ту- рында сөйләшик.
  • Әйдә... Ни турында сөйләшик соң?
  • Попны ничек кыйнаганыгызны сөйлә әле.
  • Э-э... Аны сөйләдем бит инде.
  • Тагы бер тапкыр сөйлә.
  • Кара сине!.. Ошап киттемени?
  • Ошады шул, Максим агай. Бик кызык бит...
  • Ярый, алайса, синеңчә булсын...

Максим, җеп очларын ашыкмыйча гына кайчы белән кисеп, энәсен күлмәк изүенә кадап куйды да кесәсеннән сөяктән ясал- ган тәмәке савытын чыгарды. Сул кулының тырнагы өстенә бер чеметем тәмәке салып, шуны борыны белән ышылдатып суырды да берничә тапкыр төчкереп куйды. Шуннан соң мичтә утлы күмер өстендә кызып утырган үтүкне алып, аның төбенә төкергәләп карады һәм чалбар балакларын үтүкли-үтүкли сөйләп китте:

  • Моннан бер ун-унбиш ел элек, син безнең якларга кайт- кан гына чакта, яз көне гадәтемчә тегүдә йөреп, өйгә кайттым. Әти мин югында сеңлем Марфаны күрше егете Митригә кияүгә биргән. Туйга бөтенесе әзер. Үзең дә беләсең инде: безнең авылда, элекке бабаларыбыз шикелле, чын мөселманнар да, бөтенләй православныйлар да бар. Поп кенәгәсендә – право- славный, мулла кенәгәсендә мөселман булып  исәпләнүчеләр дә байтак. Без дә, кода буласы Микулай да – әнә шундый кешеләр. Поп безнең әтине Тимофей дип, сеңлемне Марфа дип йөри, ә мулла әтине Гыймади, мине Мәгъсүм ди, ә сеңелне үз

1 Кодай – Ходай.

кенәгәсенә Мәрфуга дип язып куйган. Микулай коданы мулла Ногман дип, булачак кияүне Морат дип атый.

Безнең ише кешеләрне авылда ике динле дип йөриләр дә. Ике динлеләрнең баласы туса яки берәр кешесе үлсә, яки туй итәселәре булса, иң элек мулланы чакыралар. Ул яңа туган балага исем куша, үлгәнгә Коръән чыга, егет белән кызга ни- ках укый. Шуннан ары гына инде чиркәүгә китәләр.

Без дә башта, мулланы чакырып, никах укытырга, аннары икенче көнне генә егет белән кызны чиркәүгә алып барып ни- кахларга ниятләдек. Туйда утырабыз шулай. Мулла да бар, картлар да. Карасак, пүнәтәйләр ияртеп, поп килеп керде, әллә нинди сүзләр әйтеп, Микулай коданы сүгәргә тотынды, муллага да тел тидерде, безне мыскыллап көлде, куркыткан булды.

Әти белән Микулай кода: «Туйны бозма, батюшка! Яшьләр чиркәүгә иртәгә үк барырлар. Теләсәң ни эшләтерсең!» – дип әйтеп караганнар иде дә, поп колагына да элми. Тагы да кызып китте, әшәке сүзләр әйтеп сүгенә, төкерекләрен чәчә башлады. Шуннан мулла да түзмәде: «Йәгез, картлар, шушы шакшы поптан динебезне хурлатып торасызмы?» – ди. Картлар шау- лашырга тотындылар, попка: «Безнең туйда синең ни эшең бар? Һәр якшәмбе көнне чиркәүгә йөрибез бит инде! Сиңа тагы ни җитмәгән? Безнең эшкә тыкшынма!.. Бар, кит!» – дип кыч- кырдылар. Ә поп аның саен тузына, бер дә басылыр чамасы күренми.  «Мин,  – ди,  – патшаның  боерыгын  үтим,  – ди, – ә сез әнә нәрсә дисез? Ярар!.. Мин сезне тыңлату чарасын табармын!» – ди. Халыкның да ачуы килде. Арадан берсе:

«Эх син, мир бөлдергеч! Безнең өстән әләкләмәкче буласыңмы әле?» – дип сикереп торды да попны, чәченнән тотып алып, идәнгә егып салды. Пүнәтәйләр чыгып чаптылар.

Шуннан безнең кан кызып китте, ачу кузгалды. Туй бозыл- ды. Поптан ачуны аласы килде. Кунаклар попка ябырылып тотындылар тукмарга. Картлар көчкә туктаттылар. Ну, шуннан ачу басылган кебек булды инде. Попның битендәге каннарны юеш чүпрәк белән сөрттек тә, арбага салып, өенә озаттык.

Икенче көнне Митри белән Марфа чиркәүгә барырга җы- ендылар, капкадан чыгып та җитмәделәр, карасалар – урам буйлап дисәтский килә, һәр йорт каршына туктап: «Становой килде! Rыенга барыгыз!» – дип кычкыра. Без аны бөтенләй уйламаган да идек... Шуннан каравыл өенә җыелдык инде. Становой тузыпмы-тузына. «Бу ниткән хәл бу? – ди. – Бунт ясарга уйладыгызмы?» – ди. «Һич тә алай түгел, ваше благо- родие, берәүнең дә бунт ясарга җыенганы юк», – ди карт- лар. «Алайса, ник попны кыйнадыгыз?» – ди. «Аны беркем кыйнамады, ваше благородие. Ул үзе тиктомалга тавыш чы- гарды...» – диләр. Безнең җавап становойга ошамады. «Ә-ә, бунтовщикларны яшереп калмакчы буласызмы әле сез? – ди. –

Попны кыйнаган кешеләрне хәзер үк миңа китерегез, юкса һәркайсыгызны унар тапкыр чыбык белән суктырам...» – ди.

«Ваше благородие, поп үзе җәнҗалчы булгач, халык гаеп- лемени?» – ди шунда бер керәшен карты. Становой аяк ти- беп кычкыра моңа: «Әһә, каракның бүреге янамы?!  Менә кем икән бунтовщик! – ди. Стражникларга: – Тотыгыз шул картны! Аякларын бәйләп, егерме таяк ашатыгыз әле!» – ди. Стражниклар моны тотарга өлгермәделәр, икенче бер карт – мөселман карты: «Rәмәгать, гаепсез кешегә җәза биргәнне карап торабызмы инде?!» – дип кычкырды.

Халык шуны гына көткән диярсең. Rыен халкы дөрләп янган коры салам шикелле кабынып китте. Картны стражник- ларга бирмәделәр.

Становой халыкны тынычландырмакчы булган иде дә, кая ул сиңа! Аның саен катырак шаулаша башладылар. Беркем беркемне тыңламый, һәркем үзенчә акыра. Күсәкләр күтәрә башладылар. Становой эшнең кая таба барганын сизде дә каравыл өеннән чыгып сызды. Стражниклар тиз генә атлары- на атландылар, становой тарантасына утырды. Халык инде кулына таш ала башлаган иде. Шуннан кучер атларга сугып җибәрде дә, җан-фәрманга чаптырып киттеләр.

Картлар кич җиткәнче шаулаштылар: «Алай эшләргә кирәкми иде», – диделәр берәүләр. Икенчеләре становой белән стражникларны исән-сау җибәрүләренә үкенделәр:

«Урап алып, әйбәтләп тукмарга иде үзләрен! Барыбер баштан сыйпамаслар, барыбер команда китертеп, чыбык белән сук- тырырлар... Аларны шундук үтерергә иде! Аннары җәзасын алсаң да гарьлеге булмас иде», – диделәр.

Шуннан ике көн узды. Поп өеннән чыкмады, хәтта чиркәүгә дә бармады. Безнең Марфа белән Митри никахланмый калды- лар. Бөтен авыл башка бәла килгәнне көтеп тынып калды...

Максим, шул урында хикәясен өзеп, суынган үтүген утлы күмер өстенә илтеп куйды.

  • Шуннан соң ни булды? Сөйләп бетер инде, Максим агай!
  • Ни булганы билгеле инде, – диде карт  теләми  генә.  – Бер атнадан авылга бер сотня солдат белән нәчәлство килеп төште. Стражникларын ияртеп, становой да килде. Шуннан сорау ала башладылар. Мулла белән теге керәшен картын, аннары тагы берничә кешене богаулап, Себергә озаттылар. Безнең Марфа белән Митрине монастырьга яптылар. Попның әләкләве буенча иллеләп кешене чыбык белән суктырдылар. Аерып тормадылар: православныйларга да, мөселманнарга да бертигез эләкте. Ике динлеләр дә өлешсез калмады. Әти белән Микулай кодага унбишәр чыбык ашаттылар.

Максим уйга бирелеп, тынып калды.

  • Менә шулай, мулла абзый, – диде ахырда. – Марфа белән Митрине өч ел монастырьда ябып тоттылар. Бер елдан әти үлде, гүргә салганда да, аркасындагы камчы эзләре бетмәгән иде әле. Менә мин һаман ыгыр-шыгыр йөрим әле. Менә кара, мулла абзый, – диде Максим, кинәт җанланып китеп. Тиз генә күлмәк итәген күтәреп, Әкрәм карыйга буй-буй камчы эзләре төшкән аркасын күрсәтте. – Менә ул тамгалар! Шул елдан калды. Бер миндә генә түгел, мондыйлар бик күп.
  • Алай... Син инде, Максим агай, балаларыңны ярты юлда калдырма. Үзең исән чакта аларны бераз укыт. Дөрес юлга бастыр.
  • Бик ярар иде дә, минем үзем өчен ике дин дә бер. Ә менә балаларны мөселман итәсе иде.
  • Малаеңны миңа китер, – диде Әкрәм карый. – Коръән сүзе өйрәтермен үзенә. Әгәренки кыса башласалар, мәзингә хезмәтчелеккә бирдем, диярсең... Алла боерса, ул баш тарт- мас, сүземне тыңлар.

Максим, чалбарның соңгы күкләвен алып, Әкрәм карыйга сузды да:

  • Мә, мулла абзый, чалбар булды. Моны киеп намаз укы- ганда, мине дә догаңнан ташлама, – диде. Шуннан соң сәкегә менеп утырды.

Әкрәм карый, яңа чалбарын тотып, ишеккә юнәлде. Шул- вакыт Максим, аны туктатып:

  • Туктале, мулла абзый, чалбарны бир әле! – диде. Чал- барны селеккәләп карады да карыйга кире бирде, үзе сәкедә яткан чүпрәк кисәкләрен актарырга кереште, хәтта киезне дә ачып карады.
  • Ни җуйдың? – дип сорады карый.
  • Уймагым каядыр киткән... Әле генә шушында иде. Әй хәтер дигәнең!

Rиһан абыстай аны чәйгә чакырды.

  • Әллә кая китмәс, табылыр әле! – дип, Максим үз-үзен юатты, уймакны эзләүдән туктап, иңенә бишмәтен салды, яланаякка гына киез итеген киде дә аш өенә чәй эчәргә керде. Әкрәм карый, намаз укырга дип, өске катка менеп китте.

* * *

Әкрәм карыйлар йортында Мөбин ахун заманыннан калган пыяла шкаф бар. Шул шкафның эченә төрле зурлыктагы чы- наяк, тәлинкәләр, калай чәйнекләр тезеп куелган. Әкрәм ка- рый шул чынаяклардагы кытай сурәтләренең башларын пәке белән әйбәтләп кырып чыкты: мөселман кешенең өендә кеше сурәте булырга тиеш түгел. Мөэмин-мөселман, намаз укыган чагында, сурәтләргә карап баш имәс бит инде! Эшсезлектән

эче поша башласа, Әкрәм карый гадәтенчә, сабый бала кебек мавыгып, савытларны күчергәләргә керешә. Намазлыкка на- маз укырга утырган саен, ул яраткан шкафына һәм шундагы

«башсыз кытайлар»га күз салмыйча калмый иде.

Менә бүген дә ул, өстенә камзул, башына бохар кәләпүше һәм яңа гына тегелеп беткән чалбарын киде дә,  намазлык җәеп, өйлә намазын укырга җыенды. Беренче тапкыр сәҗдәгә китүендә үк ул, урыныннан сикереп торып, гөрселдәп идәнгә ауды һәм:

  • Алла!.. – дип кычкырып җибәрде.

Тавышка күрше бүлмәдән кызлары йөгереп керде һәм, аскы каттагы әниләрен чакырып, идәнне шакырга керештеләр.

Rиһан абыстай, йөгерә-йөгерә, өске катка менеп китте. Капкан икмәген чәйни-чәйни, аның артыннан Максим да йөгерде.

Алар менеп җиткәндә, Әкрәм карый уң аягыннан оегын салган, чалбар балагын тездән  югары  күтәргән,  үзе  чыра- ен сыткан, йөзен җыерган иде. Аның тездән түбәнрәк боты уелып, чиккән намазлыкка кан тамгалаган. Янында куркуга төшкән балалары басып тора иде.

Rиһан абыстай өлкән кызына ару чүпрәк китерергә кушты, үзе җәһәт кенә мич өстенә пәрәвез алырга менеп китте. Яраны тиз генә бәйләп куйдылар. Rыены бергә чалбарны җентекләп карагач, тез турысында эчлек астыннан ниндидер каты әйбер таптылар. Чалбарның җөен сүтеп карасалар  шаккаттылар: анда Максимның әлеге югалган уймагы кереп калган иде. Әнә шул нәрсә карыйның тезе яралануга сәбәп булган.

  • Эх син, килбәтсез аю! – дип, Әкрәм карый Максимга ябырылды. – Уймагын җөй арасына кыстырып калдырган да шуны сәке өстеннән эзли. Болай кешене гарип итүең бар ич.

Максим, борчуга төшеп, дәшми генә тора бирде.

  • Йә, ярар, куркырлык берни дә юк. Төзәлер. Ямаулыгы үзендә... Андый гына хәл була инде, – диде Rиһан, тегүчегә ярдәмгә килеп.
  • Әйе, әйе, мулла абзый, кеше ялгышмый тормый инде, – диде Максим, каударланып. – Гаеп миндә. Берүк, гафу итә күр, ачуланма инде... Малаемны китерермен, – дип өстәп тә куйды аннары көтмәгәндә генә.
  • Ярар. Яхшы ниятең өчен кичерәм. Улыңа хәбәр иттер, килсен, – диде карый.

* * *

Алдагы базар көнне Максим, авылдашларын очратып, шулар аркылы улын Мәүла Колыга чакыртты. Күп ара да узмады, Әкрәм карыйлар йортына чиркәү кенәгәсендә исеме

Яков дип, ә мулланыкында Якуб дип язылган унбиш яшьлек керәшен малае килде. Ул мөселманча сабак укый башлады.

Әкрәм карый, мәзин белән сөйләшеп, «хезмәтче»не Сабирҗанның бәрәннәр һәм бозаулар белән бергә  батракла- ры тора торган кара өенә урнаштырды. Шулай итеп, мәзингә бушлайга хезмәтче килде.

Әкрәм карый да, Сабирҗан мәзин дә законга сыймый тор- ган бу эшләрен Шәмси муллага әйтмәделәр, шуның белән аның кулына кирәк чагында алар арасындагы гомерлек көрәшне хәл итүдә зур роль уйнарлык көчле корал бирделәр.

Миңлебай Сафасы Саҗидәгә өйләнгән кышны керәшен Яковның «укый башлавы»на өч ел тулган иде инде.

  1. Миңлебайлар ыруы чапаны

Авыл бөтен ямьсезлеге, пычрагы белән кардан ачылып калды.

Кыш чыкканчы тагы да искерә, карала төшкән, кыйшайган өйләр күңелсез булып утырып торалар. Rил белән саламы каерылып очкан абзар түбәләре аждаһа теше шикелле ыржаеп калганнар. Кыш буе ягылган салам көлләре ишегалларында кара өем булып өелеп торалар. Авыл читенә чыгарып түккән тирес өемнәре, кояш җылысында эри-эри, яман сасы ис та- ратып яталар. Яртылаш сүтеп ягылган читән калдыклары мыскыллап көлгәндәге төсле ыржаеп торалар. Түбә очларына бала-чага каккан уенчык тегермәннәр, бер якка янтаеп, җилдә әйләнмәс булганнар. Авыл халкы инде язгы пычракта кигән күтәрмәле чабаталарының күтәрмәләрен алып ташлаган.

Дәррәү килгән яз сулышы астында иң соңгы кыраулар да бетте.

Кыш чыкканчы ябыгып калган сыерлар тире асларыннан укра чүпләгән кош-кортка сыртларын куеп, рәхәтләнеп басып торалар. Rир кардан арчылган төшләрдә яңа чирәм шытып чыккан. Тик анда-санда чокыр һәм үзәннәрнең кояштан ышык якларында посып калып, чылтырап ватыла торган юка боз белән капланган кар өемнәре генә узган кышны хәтерләтәләр. Әмма алар да көнләп түгел, сәгатьләп эри, дымлы кара җир ачыла бара.

Кышкы озын төннәрдә чыпта сугып, эш кулларын кыштан ук Әсма белән мәзингә саткан ярлылар да бөтен кеше белән бергә яз килүенә сөенәләр.

Бай йортларда тормыш кайнап тора. Киндер күлмәкле ярлы балалары бөкрәеп мунчала аерып утырганда, бай балалары, яз алып киләчәк рәхәтлекләрне уйлап, җылы юрган астында хы- ялланып яталар. Төннәр буе йокламаганга күзләре шешенеп,

эренләгән ярлы балалары, стан өстенә иелеп, өлкәннәргә чып- та сугышканда, алсу яңаклы бай малайлары ат тирәсендә кай- нашып, атларының ялларын, койрыкларын тарыйлар, аларга төрле төстәге тасмалар үреп, ат ярышына әзерләнәләр.

Сабан туе алдыннан аяз матур язгы бер көн иде. Кояш инде көнбатыш якка авышып бара. Көндезге җылы сүрелеп, көн салкыная, томан төшә башлаган иде. Көн буе армый-талмый оялары тирәсендә мәш килгән сыерчыклар, сайрауларыннан туктап, ояларына кергәннәр һәм, йоннарын  кабартып,  сал- кын төн чыгарга әзерләнгәннәр. Морҗалардан аксыл төтен күтәрелә. Урамнан, шаулашып-чырылдашып, чүпрәк тасмалар белән бизәлгән көр атларга атланып, малайлар чабышып узды- лар. Алар Сабан туендагы ярышка ат аягы яздыралар иде.

Морҗалардан, бөтерелеп, төтен күтәрелә – өйләрдә, суган кабыгы кайнатып, күкәй буйыйлар. Бөкре, ямьсез суканы хөрмәтләп, халык бәйрәмгә әзерләнә иде.

* * *

Кояш чыгып та җитмәстән, малайлар, урамга сибелешеп, йорт борынча күкәй җыеп йөри башладылар. Аларга кызлар да кушылды.

Кояш чыгып, җылы нурлары җиргә төшә башлаганда, бөтен авыл инде аякка баскан, бәйрәм ыгы-зыгысында кайнап тора иде. Егетләр көрәшкә, йөгерешкә әзерләнәләр, беришеләре сөйгән кызлары белән күрешергә вәгъдәләшәләр иде.

Кыш буе чыпта суккан кешеләр станнарын чоланга чыга- рып, көзеннән үк сүтелгән сәке такталарын кире үз урынна- рына кертеп куйдылар.

Урамда төркем-төркем булып үсмер малайлар җыелыш- каннар. Алар җирдә күкәй тәгәрәтеп уйныйлар: ике түбәтәй эченә чүбек тутырып теккән туп белән тезелешеп торган күкәйләрне бәреп аударалар. Күкәйләре булмаган балалар, читтәрәк торып, авыр туп тиеп ваткан күкәйне тиз генә эләктереп алалар да, кабыгын, тузанын  әйбәтләп  чистартып та тормыйча, авызларына кабып җибәрәләр. Урам-тыкрык башларында зурлар, җыелышып, ашыкмый гына гәп сатып торалар.

Менә урам очында атка атланган  ике  кеше  күренде.  Бер- се – өстенә сөлге, ашъяулык, тастымал, намазлык, чапаннар элгәне – яшь егет, икенчесе сакалы чалара башлаган урта яшьләрдәге бер куштан иде. Алар, һәр йорт каршысына тук- тап, Сабан туенда җиңүчеләргә бүләк итеп бирү өчен берәр нәрсә чыгаруларын сорыйлар. Чыгарган әйберне рәхмәт әйтеп алгач, аны билләренә урыйлар яки ат муенына бәйлиләр дә алдагы йортка таба китәләр.

Әлеге ике атлыны күргәч, малайлар, уеннарын ташлап, әйбер җыючылар артыннан ияргән төркемгә кушылдылар. Бала-чага, чыр-чу килеп, атларның борын төбендә үк урала иде. Вәкарь белән генә сөйләшеп торган җирдән сүзләрен бүлеп, алар артыннан олылар да иярде.

Төркем Миңлебайлар йорты янына килеп туктады. Бүләк җыючы куштан, атыннан төшмичә генә, кычкырып сәлам бир- де. Шундук ишектән Сафа йөгереп чыгып, куштанга баш- башы чиккән озын сөлге сузды. Әллә нинди бизәкләр төшереп, нечкәләп чиккән бу матур сөлгене күргәч, бала-чага сокланып шаулаша башлады.

Бу сөлге Саҗидәнең Сабан туена дигән бүләге иде. Ләкин бүләк җыючы куштан сөлгене Сафа кулыннан алырга ашык- мады. Бөеренә таянды да, тирә-юнендәге бөтен кеше ишетсен дигәндәй кычкырып:

  • Сезнең кебек Миңлебай карт токымы өчен мондый бүләк кенә аз. Менә дигән итеп, бөтен йоласын китереп, авылда бер дигән кызга өйләндең, ә үзең нибары бер сөлге бирәсең. Кыз- ны ябыштырып алган шикелле. Болай булмый, Әхмәтсафа! Миңлебай карт оныкларына болай килешми! Халык сездән чапан көтә... Шулай бит? – диде, иптәшенә карап.

Анысы, «әйе, шулай» дигәндәй, сүзсез генә баш какты. Куштанның бу сүзе үзенә күрә көлеп әйтүе иде. Моның мәгънәсен олылар түгел, кечеләр дә сизде, Сафа да аңлады. Ул уңайсызланып, кызарынып китте, шулай да сиздермәскә тырышты. Сүзгә каршы шаяртып җавап кайтарды да сөлгене яңадан куштанга сузды, ләкин тегесе сөлгене тагы алмады.

Rыелган халык, кызыксынып, Сафаны күзәтеп тора иде.

Ә куштан:

  • Миңлебайлар ыруыннан бер чапан! – дип, үз сүзен куәтли бирде.

Сафа, аптырап, сөлге тоткан кулын кире төшерде дә, ашыга-ашыга, өйгә кереп китте.

Өйдәгеләр барысы куштанның сүзен ишеткәннәр иде. Са- фаны бу уңайсыз хәлдән коткарыр өчен, урамга  Вафа  да, Патый да чыкмады. Мич алдында эндәшми генә савыт-саба юып маташкан Саҗидәне Патый, ачуы килеп, әллә  нинди әшәке сүзләр белән тиргәп тора иде.

Сафа, өйгә кереп:

  • Нишлибез инде хәзер? – диде.
  • Менә гел шулай була ул, – дип ябырылды аңа Патый. – Олылар сүзен тыңлый белмәсәгез, менә хәзер мыскыл иткәнне күтәрә белегез. Хөрмәтле Миңлебай карт ыруын мәсхәрә итүе берни дә түгел иде сезгә. Менә хәзер түзегез инде! Әнә ул шуның җимеше инде!.. Йә, ничегрәк соң? Бик күңеллеме?
  • Rитәр инде,  әнкәй,  вакыты  ул  түгел.  Урамда  халык

көтеп тора... Нәрсә дип әйтик? Нишлик? – диде Вафа, аның сүзен бүлеп.

  • Чәнчелеп китегез! Хәзер генә утырып чапан тегеп бирә алмыйм лабаса мин! – дип кычкырды Патый.

Сафа өмет белән абыйсына карады. Вафа исә, мыскыллы гына көлеп:

  • Бик булган егет ич син! Бар, Бохарага барып, чапан алып кайт, – диде.

Тыштан:

  • Әхмәтсафа! Чапаның әзерме? – дигән тавыш ишетел-

де.


Аз гына да көттерергә ярамый иде.

Сәке түрендә дәшми-тынмый тәсбих тартып утырган Зөһрә

карчык сүзсез генә киштәгә таба үрелде.  Киштә  астында зур кадакта мәрхүм иренең бердәнбер истәлеге – Миңлебай картның төсе уңып беткән чапаны эленеп тора иде.

  • Мә, улым, чыгарып бир, – диде карчык, калтыран- ган куллары белән чапанны сузып. – Тынычлансыннар... Бу кадәр намуссызлыкка мәрхүмнең җаны рәнҗемәсен.
  • Ай-ай-ай, нинди юмарт! Әйтәсе дә юк! – дип тезеп китте Патый, көлеп.

Вафа авыз эченнән нидер мыгырданып куйды. Сафа, әбисе кулыннан иске чапанны алып, тиз генә урамга чыкты да куш- танга сузды.

Куштан, чапанның Миңлебай картныкы икәнен күргәч, Зөһрә карчыкның нинди кадерле әйберен корбан итүен аңлады. Шулай да:

  • Бу чапан Зөһрә карчыкның туе елында Сабан туена бүләк итеп әзерләнгән булгандыр әле. Ярый, бушлай биргән атның тешен карап тормыйлар! – дип сөйләнә-сөйләнә, ча- панны, алып, иптәшенә бирде.

Егет чапанны, җиңнәреннән тотып, иңбашына салды. Шун- нан соң алар Миңлебайлар йорты яныннан китеп бардылар. Халык төркеме дә алар артыннан иярде.

Бүләк җыючылар күрше йорт янына җитеп туктарга да өл- гермәде, Миңлебайлар өендә талаш чыкты. Ызгышны Патый белән Вафа башлады. Алар Зөһрә карчыкны артык юмарт- лыгы өчен ачуланырга керештеләр. Карчыкны яклап сүзгә Саҗидә кысылгач, икәүләп аңа ябырылдылар. Әмма Саҗидә сүзсез калмады, каенанасына да, каенагасына да оста, усал итеп җавап кайтара торды. Сафа өйгә килеп кергәндә, Патый Йосыф картны хурлый иде. Сафа да, кызып китеп, хаты- нының туганнарын якларга кереште.

Халык Сабан туен бәйрәм итеп күңел ача. Ә Миңлебайлар йортында талаш кыза бара иде. Бер як та беренче булып юл куярга теләми. Һәммәсенең теле чишелгән иде.

Талаш шулай байтак озак дәвам итте. Халык инде кайсы атка атланып, кайсы җәяүләп кырга, уенга китеп бетте, ә Миңлебайлар йортында гауга һаман басылмады.

Сафа:

  • Сезнең болай мәсхәрә итүегезгә бүтән түзеп тора алмый- быз! – дип кычкырды да, ишекне шап иттереп ябып, өйдән чыгып китте.

Саҗидә дә аның артыннан иярде.

* * *

Мәйданны авылдан ике-өч чакрым читтәрәк, басу янында- гы болында оештырганнар иде.

Кара тарантаска җиккән юртак атка утырып, Шәмси мул- ла килеп җитте. Әкрәм карый белән Сабирҗан мәзин бергә килделәр. Мәйдан уртасына озын колга утыртканнар, шул колгага чапан, сөлге, ашъяулыклар элгәннәр. Колга тирәсендә өсләренә яңа бишмәт киеп, билләрен бизәкле билбаулар белән буган куштаннар тулгана иде.

Менә көрәш башланды. Беренче булып көрәшкә балалар чыкты. Алар, гайрәтле яшь әтәчләр кебек, түгәрәк уртасына агылып чыгалар да бер-берсенә килеп ябышалар. Rиңелгәннәр тиз генә халык арасына кереп югала. Rиңгәннәре, эрәеп кенә, көрәшергә яңа кеше чыкканны көтеп тора.

Тора-бара балаларны үсмер малайлар, үсмерләрне үсеп җиткән егетләр алмаштырды. Аннары мәйданга чын көрәш- челәр чыкты. Көрәш кызып китте. Халыкның да кызыксынуы чигенә җитте.

Аягына чабата, өстенә иске генә чикмән кигән һәм төп ши- келле тәбәнәк, таза, сакаллы бер кеше үзенә каршы көрәшергә чыккан берен искиткеч җиңел күтәреп алып җиргә сала тора. Ул инде путасына унлап сөлге кыстырган иде – болар еккан өчен алган бүләкләре. Ахырда бу көрәшче белән көч сына- шырга теләүче кеше дә калмады.

Халык:

  • Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, моңа каршы тора алырдай кешене әйтеп шаулый башлады.

Вафа шушы тирә-якта иң яхшы көрәшчеләрдән санала иде. Гадәттә, ул кыстатып тормый, мәйданга үзе чыга торган иде. Бу юлы Вафа ашыкмады. Әлеге көрәшче, көрәшергә кеше чыкканны көтеп, түгәрәк уртасына чүгәләде дә җиңнәре белән тирләгән битен сөрткәләргә кереште.

Бу сакаллы көрәшче чит авылдан килгән иде. Беренче батыр булып ул калганда, хурлыгы бөтен Мәүла Колыга төшәчәк. Шуңа күрә мондый хәлгә берәүнең дә юл куясы килмәде.

Сабирҗан мәзин үзенә чыпта суккан бер ярлыны көрәшергә кыстый башлады. Чыпта сугучы бу ярлы элеккерәк елларда бик таза кеше иде, ә хәзер күп, авыр эшләп хәлсезләнгән, шуңа күрә ул  көрәшә  башлау  белән  үк  егыласын  белеп  тора  иде. Ә мәзин һаман кыстый бирде. Үз сүзен тыңламаган кешедән Сабирҗанның ничек үч алганын әлеге ярлы бик яхшы  белә иде. Шул сәбәпле ул кыюсыз гына мәйдан уртасына таба атлады.

Көрәшчеләр билдән алыштылар. Беренче тапкыр көч куешуда ук чит авылныкы теге ярлыны баш өстенә күтәреп әйләндерде дә каты итеп баш аркылы ыргытып җибәрде. Чып- тачы гөрселдәп җиргә килеп төште...

Егучы, тагын бер сөлге алып, яңа кеше чыкканны көтә башлады.

Халык:

  • Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, тагын шаулашырга тотынды.

Вафа урыныннан кузгалмады.

  • Ничек була инде бу, Мөхәммәтвафа? Авылыбызны шу- лай хурлыкка калдыртырсың микәнни? – диде Шәмси мул- ла.

Кемнәрдер Вафаны тотып алып, этә-төртә мәйдан уртасына кертеп җибәрделәр. Кире чигенергә юл калмаган иде инде.

Көрәшчеләр, билдән алышып, бер-берсенең  көчен  сына- ган шикелле, әкрен генә әйләнеп йөри башладылар. Сакаллы көрәшче, кинәт талпынып, Вафаны кузгатып карады. Вафа бирешмәде. Беразга кулларын ычкындырдылар, аннары яңадан алыштылар. Икенче алышуда  да  тегесе  дә,  бусы  да ега алмады. Көрәшчеләр өченче тапкыр билдән тотыштылар. Вафа, дошманының биленнән кысып алып, аны уңга таба каерды да шундук искәртмәстән чын бер көч белән  икенче якка ыргытты. Бу хәйләне көтмәгән, шуның өстенә моңарчы ничәмә кеше белән көрәшеп арган сакалбай җиргә барып төште.

Халык котырына башлады. Тамаша кылып торучылар шат- лануларыннан үкерергә керештеләр.

  • Бәрәкалла! – дип куйды мулла.
  • Көч тә бар икән үзендә! – диде Әкрәм карый, исе ки- теп.

Бер кеше дә көтмәгәндә, мәйдан уртасына тагын бер көрәшче чыкты. Бөтенесе шаккатып тынып калды. Бу кеше Миңлебай Сафасы иде. Баягы гауга ачуы белән ул бөтен  ха- лык алдында абыйсыннан үч алырга җыена иде.

Вафа шаяртып кул гына селтәмәкче булган иде дә алай итмәде, үзенең көченә ышанып, Сафага таба китте. Билләрдән алыштылар. Вафа энесен бер талпынуда ук егып салырга ча-

малап карады, әмма Сафаның да эчендә кайнаган ачуы көчен бермә-бер арттырган иде. Шуннан соң Вафа хәйлә белән ал- макчы булды. Ләкин көрәшне мавыгып карап торган халык:

  • Вафа, хәрәмләшмә!
  • Алдашма!
  • Аяк чалма! – дип кычкырды.

Вафаның бая беренче дошманын еккан хәйләсе бу юлы барып чыкмады. Сафа, бу хәйләгә бирешмичә, үзе һөҗүмгә күчте. Баштарак аның да Вафаны егарга тырышуы барып чыкмады, аннары ул кинәт сизелмәслек бер җитезлек белән абыйсын җиргә егып салды да күкрәгенә менеп утырды.

Халыкның шаулашуы  авылга  чаклы  ишетелгәндер.

Вафа, ачуы кайнап, әкрен генә җирдән торды да энесенә ташланды. Әмма куштаннар аңа яңадан Сафа белән алышырга бирмәделәр.

  • Булды! Булды! Хәзер ат чабышы башлана! – дип, Ва- фаны читкә алып киттеләр.

Шулай итеп, Сафа беренче батыр булып калды.

Иртән бүләк җыеп йөргән теге куштан, аны дәшеп алып:

  • Батырлыгың өчен ни бирик? Бабаң чапанын аласыңмы? – дип сорады.
  • Миңа берни кирәкми... Чапанны әнә беренче килгән ат иясенә бирегез, – диде Сафа.
  • Киләләр! Атлар килә! – дигән тавышлар ишетелде. Халык төркеме, чайкалып-кузгалып, икегә аерылды. Чабып килүче атлар күренде. Халык ачкан юлга муен-

нарын сәер генә сузган өч чабышкы килеп керде. Малайлар атларның сыртына ятып беткәннәр, ике куллап ялга ябыш- каннар. Башларына яулык бәйләгәннәр, битләренә ябышкан балчык кисәкләрен дә, ат өстендә  тырык-тырык  сикергәнне дә тоймыйлар. Атларын һай-һулап куа-куа, баганага беренче булып барып җитәр өчен ат өстеннән сикереп төшеп, үзләре йөгерергә әзер шикелле иде.

Бер ат шаулашкан халык төркеменнән куркып туктады да чыгымчылый башлады һәм халык уртасындагы юлдан узасы урында тамашачыларны әйләнеп чабып китте. Ат өстендәге малай тезгенне каерып тотты. Ярсыган ат тыңламады. Бер урында таптанып торды да кинәт арт аякларын атып җибәрде. Малай ат өстеннән мәтәлеп егылып төште, әмма шундук си- кереп торды да, пычранып беткән битен күлмәк итәге белән сөртә-сөртә, иптәшләреннән калышасы килмичә, баганага таба йөгерде. Атыннан төшкәнлеген, үзен башка атлар таптап китәрлеген дә онытып җан-фәрманга чапканда, кемдер аны якасыннан эләктереп алды да читкә сөйрәп чыгарды.

Халык шау-гөр килеп көлде. Арттагы атларның килеп җиткәнен дә көтмичә таралыша башладылар.

Куштаннар бүләк өләшергә керештеләр. Беренче ике урын- ны күрше авыллардан килгән нәселле чабышкылар алды. Ат чаптыручыларга өр-яңа чапаннар бирделәр.   Өченче   урын- да Гыймади аты иде. Аңа Миңлебай карт чапанын бүләк иттеләр.

  • Бәхетле чапан булды бу! Бер аксакалдан икенчесенә күчте! – диештеләр.

Бүләкләр өләшкәннән соң, йөгерүләр башланды. Бу ярыш- ка да иң элек балалар, аннары зурлар катнашты. Бүләкләрне өләшеп бетерделәр. Халык тарала башлады. Халык белән бергә Сафа да авылга кайтып китте.

Уеннарны ерактан, тау башыннан карап торган хатын-кыз төркеме эченнән ул Саҗидәне күреп, янына чакырып алды. Икәүләп Йосыф картларга киттеләр.

Мәзиннең сүзен тыңламаудан куркып, мәйданга көрәшергә чыккан һәм кабыргасын сындырган теге ярлыны, кемнеңдер арбасына салып, өенә алып киттеләр.

  1. Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?

Саҗидә Миңлебайлар йортына килен булып төшкәч, Патый аңа үзенең мөнәсәбәтен болай дип белдерде:

  • Килен кеше – ким кеше, алабайга тиң кеше.

Беренче көннәрдә үк ул киленгә баш булырга, аны үз ку- бызына биетергә тырышты. Әмма Саҗидә бу мыжгылдык каенана кулында уенчык булырга теләмәде. Ул бөтен авыр, пычрак эшне бер карусыз эшли, ләкин урынсызга, нахакка кимсеткәнне күтәрми иде. Патыйның тиргәвенә каршы аның шикелле үк җавап кайтара һәм каенанасының мәгънәсез бое- рыкларын берсен дә тыңламый иде.

Сафаның туеннан соң ике-өч ай да узмагандыр, беркөнне Патый, сүз арасында гына әйткәндәй, улына:

  • Хатыныңны аерып җибәрергә кирәк түгел микән, улым?

Кызлар бетмәгән... Теләгәнен сайлап алырсың... – диде.

Шунда Сафа бүтән сүз әйтмәслек итеп өзеп җавап кай- тарды:

  • Киленең яхшы булсын дисәң, үзең телеңне тый... Мин Саҗидәдән канәгать, аны аерырга исәбем юк, – диде.

Шуннан соң Патый Саҗидәгә тагы да ешрак каныга баш- лады, ара-тирә улына да тел тидергәләде. Аларның икесен дә уйнашта гаепли иде.

Саҗидә, мондый хурлау-кагулардан ничек котылып, үзебез генә тынычлап яшәргә икән, дип, көннән-көн ныграк уйлана башлады. Аның йогынтысында Сафа да шул турыда хыял- лана иде.

Миңлебайлар йортындагылар бер-берсенә капма-каршы булган ике якка бүленде. Бер якта – Патый белән Вафа, икенче якта Сафа белән Саҗидә иде.

Сабан туе көнне чапан аркасында килеп чыккан гауга са- ламга ташланган утлы шырпы булып чыкты. Ике арадагы дошманлык коры дары кебек кабынып китте. Бу талашның уты-сөреме өйдәгеләрнең барысына да күчте. Шуннан соң инде Сафа белән Саҗидәгә бу йортта яшәрлек рәт калмады. Саҗидә түземсезләнеп көткән вакыт, ниһаять, килеп җитте.

Rае чыкканда файдаланып калып, бер минут та соңгармыйча, бүленүне таләп итәргә кирәк иде. Саҗидә, моңа җай чыккан- га бик сөенеп, эшкә кереште. Аның фикере белән Сафа да килеште. Аларның, башка чыгып, үз тормышларын корып җибәрергә көчләре җитәчәк иде.

Мондый зур эшкә тәвәккәлләгәнче, картлар белән әйбәт- ләп киңәшик, дип, алар мәйданнан Йосыф карт йортына киттеләр.

* * *

Йосыф карт төпчек кызының үз ризалыгыннан башка кияүгә чыгуы хурлыгын байтак вакыт оныта алмады. Шулай да Саҗидәнең йомшак теле, Сафаның картны хөрмәт итүе үзенекен итте.

Сафа белән Саҗидә килеп кергәндә, Йосыфныкылар чәй эчеп утыралар иде.

Карт аларны:

  • Хуш киләсез, рәхим итегез! – дип, ачык чырай белән каршы алды.
  • Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Фатыйма җиңги сау- сәламәтме? – дип сорады Сылу карчык.
  • Rәһәннәмгә генә олагасы бар! – диде Саҗидә ачу белән.
  • Әстәгъфирулла, тәүбә! – диде әнисе, колакларына бар- магын тыгып.
  • Өлкәннәр турында алай әйтергә ярамый, кызым. Кода- гый ул – синең каенанаң, анаңның ахирәте, – диде Йосыф карт.
  • Минем алда тел тидермәгез аңа! – диде Сылу, колакла- рыннан бармагын алып.
  • Син, әни, шулай дисең, ә менә ахирәтең үзеңне әллә ниләр әйтеп хурлый, уйнашчы дип атый, – диде Саҗидә.

Бу сүз  Йосыф  картның  күптәнге  ярасына  барып  тиде.

Сылу сискәнеп китте. Ул авыр гына сулады да:

  • Языгы үз башына төшсен, минем гөнаһлы буласым кил- ми, – диде.

Барысы да уңайсыз бер хәлдә калдылар. Беренче булып Сафа сүз башлады. Әнисе белән абыйсының кыш буена үзлә- ренә көн күрсәтмәүләрен сөйләп бирде, теге чапан аркасында килеп чыккан ызгышны да искә төшерде, ахырда:

  • Моннан ары әнкәй йортында кала алмыйбыз, сездән киңәш сорарга килдек, – диде.

Сылу карчык Саҗидәгә «килен булгач, күндәм, сабыр бу- лырга кирәк» дип сөйләнә башлаган иде дә бик тиз тынды.

Йосыф карт уйга калды. Аннары катгый итеп әйтә куй- ды:

  • Мин кызымны каенана типкесендә яшәр өчен үстермәдем. Тавык чебие түгел, адәм баласы ла ул... Сез, балалар, үзегез кушылдыгыз, анысы өчен Ходай алдында үзегез җавабын бирерсез. Әмма кимсенеп яшәү эш түгел. Бүленегез. Тазалы- гыгыз булса, ач калмассыз. Миннән фатиха, – диде.

Сафа белән Саҗидәгә шул гына кирәк иде.

Ничек-ничек итәсен картлар белән сөйләшкәннән соң, алар кайтып киттеләр: Саҗидә – каенанасы йортына, Сафа мәзин янына китте.

* * *

Сабирҗан мәзин үзенең келәтендә чыпта сугучы берәүдән чыпталар кабул итеп ята иде.

Чәң-чәң килеп, сикерә-сикерә өргән бәйдәге этне читләтеп, Сафа келәт ишеге төбенә килде, кычкырып сәлам бирде. Мәзин, авыз эченнән генә мыгырданып, сәламгә каршы җавап кайтарды.

Ул, бик җентекләп, алдында яткан яңа чыпталарны тикшерә, аларны, берәм-берәм алып, келәт эченә ыргыта, ан- нары, дөрес санамадым, ахры, дип шикләнгән кебек, яңадан алып чыга да яңадан саный һәм тагы келәт эченә ташлый иде. Шуннан соң ул чыпта сугучыдан:

  • Шушы гынамы? – дип сорады.
  • Rиткән, мәзин абзый! Болары белән дә күзләрем эренләп бетте, – диде чыпта сугучы.
  • Юкны сөйләмә! Атна буена нибары иллеләп чыпта суккансың, зарланган буласың тагы... Алайса, эшләмә, мич башында гына ят...
  • Бик ятар идем дә, мәзин абзый, балалар ашарга сорый- лар бит.
  • Ул чагында инде тырышырга кирәк! Миннән мунчаланың иң яхшысын аласың, ә үзең адәм карамаслык чыпта китерәсең. Моңа кяфер үлесен төреп, елгага ыргытырга гына ярый.
  • Минем чыпталар башкаларныкыннан бер дә начар түгел, мәзин абзый... – дип куйды агай.
  • Башкаларныкыннан, башкаларныкыннан!.. Шулай бул- мыйча! Менә бу могыл нәрсә бу? Чыптаны шулай сугалар- мы?
  • Ефәк түгел бит ул, мәзин абзый... Ул могылларны мин ябыштырып куймаган ич... Мунчаласы шундый булгач ниш- лисең инде?
  • Мунчаланы аны мин ясаганмы? Ходай аны үзе шундый иткән? Син, оста булсаң, кытыршы мунчаладан да тигез итеп чыпта суга бел... Менә шулай ул, энем!
  • Алай да тырышабыз инде, мәзин абзый, тик барыбер мунчаладан постау сугып булмый инде.
  • «Булмый... булмый!» – диде мәзин, аны үчекләп. – Булмаса, мунчала әрәм итәсе дә юк. Аны бушлай бирмиләр. Акчага саталар.
  • Ун ел буе минем эшемне яманламаган идең, хәзер оша- мый, имеш... Юкка рәнҗетәсең, мәзин абзый... Ичмасам, Ал- ладан курык! – диде агай, түзмичә.
  • Телеңә салынып торма! Алланы кем яхшырак беләдер: синме, минме?

Чыптачы агай аптырап сүзсез калды, йөзе агарынып кит-

те.


Мәзин киштәдән таушалып-каралып беткән кенәгәсен алды,

аннары, кадактан керләнеп каткан иске счётын алып, шалт- шолт төймә сала башлады. Ахырында болай диде:

  • Шушы чыпталар хакын чигергәннән соң,  синең  өстә дүрт тәңкә дә ун тиен иске әҗәтең кала, янә дә узган атнада ике чыптаң җитмәгән иде – җәмгысы буладыр биш тәңкә дә алтмыш тиен. Синең өстә бер пот та унбер кадак мунчала исәпләнә. Әҗәтең өчен җәйгә арыш урырсың, ә мунчаланы хәзер үк китер.
  • Узган атнадагы мунчала бик чүпле иде бит. Анысын да минем өскә язарсыңмы инде, мәзин абзый?
  • Һа, әйтте сүз!.. Rәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?
  • Ихтыярың, мәзин абзый, теләсәң ни эшлә. Бер чыптаны ничек итеп җитмеш тиеннән саныйсың – һич аңлый алмыйм. Аның базар бәясе дә егерме тиен генә бит... Үзең дә калага шул бәягә илтеп сатасың.
  • Сатсам соң! Анда синең ни эшең бар? Калада миңа акча бирәләр. Ә син нәрсә бирәсең, бетле хәерче?
  • Тагы эш бир миңа, мәзин абзый.
  • Юк, бирмим... Эшли белмисең, синең күзең эренли. Мунчаланы бүген үк китергән бул. Ишеттеңме? Исеңнән чы- гарма!
  • Берәр пот  кына  булса  да  он  бир  инде,  мәзин  абзый...

Эшләп түләрмен. Балаларның ашарына юк.

  • Әнә Ходайдан сора. Мин сезгә бирә-бирә бөлеп беттем инде, шулай да рәхмәтен ишеткәнем юк...
  • Ел буе бөтен җәмәгатебез белән сиңа эшлибез, мәзин абзый, алай да тамагыбыз туймый, өстебез-башыбыз тишек, әҗәттән чыга алмыйбыз... – дип сөйләнде агай, зарланып.

Мәзин аның сүзен бүлде:

  • Ярый, ярый! Бар! Мескенгә салышып торма. Ходай ярдәм итәр, хәер сорарга чыгарып җибәрмәс... Мунчаланы китерергә онытма.

Мәзин, ачуын әлеге агайдан алып бетергәч, Сафага тыныч кына мөрәҗәгать итеп:

  • Ни бар, Әхмәтсафа? – диде.

Бу хәлгә шаккатып торган Сафа мәзин соравын ишеткәч сискәнеп китте.

  • Киңәшкә килгән идем. Мәзин:
  • Әйдә, алайса, – дип, Сафаны кибетенә алып китте. Кайгыга сабышкан теге агай, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп,

капкага таба атлады.

Мәзин, калай белән тышлаган ишекне ачып, кибеткә керде.

Сафа да аның артыннан иярде.

  • Йә, сөйләп җибәр, Әхмәтсафа, ни йомыш? Тыңлап ка- рыйк! – дип, мәзин авыр гына итеп эскәмиягә утырды.

Сафа үзенең төп йорттан аерылып чыгарга ниятләвен сөйләп бирде.

  • Мин нинди киңәш бирим? Үз эшеңә үзең хуҗа инде син... Чыпта сугарга керешмәссең бит? Мин сиңа нәрсә дип әйтим?
  • Йорт-җир булдыру җиңел эш түгел бит, мәзин аб- зый...
  • Шуннан ни булган? Бүтәннәрдән синең кай җирең ким? Башкалар яши ич, булдыралар. Хатынның да бик уңганы, акыллысы туры килде үзеңә. Менә икәүләп эшләрсез. Тыры- шыгыз! Ниятеңнән кайтма. Аллага тапшыр...
  • Мал-мөлкәтне абый белән гадел итеп бүләсе иде, мәзин абзый. Андый чакта төрле хәл була бит, үзең дә беләсең... Менә без шул эшкә син дә катнашсаң, әйбәт кенә узып китмәсме дигән идек. Ризалыгыңны бирмәссеңме?
  • Булмый, берни барып чыкмый, – диде мәзин. – Беренчедән, минем синең әниең вә абыең белән борчак пешми. Ансын үзең дә бик яхшы беләсең. Алар күбрәк остабикәне тыңлыйлар. Икенчедән, минем тиктомалдан синең әниең теленә эләгәсем килми... Бигайбә, энем, берни дә эшли алмыйм.

Каршы әйтерлек урын юк иде. Сафа бераз вак-төяк нәрсәләр турында сөйләшеп утырды да, бик кыен чакта ярдәмеңнән ташламассың әле, дип китеп барды.

Мәзин капкага чаклы Сафа артыннан карап калды. Ни сәбәптәндер аның күз алдына чибәр, җитез Саҗидә килде, һәм мәзиннең йөрәгендә көнчелек тойгысы кузгалып куйды.

  1. Иләк тә минеке, чиләк тә минеке

Вафа Сабан туенда үзенең җиңелеп калуын һаман оныта алмый иде әле. Шуңа күрә ул дәшми-тынмый гына чәй эчеп утырды. Патый исә авыз эченнән генә мыгырданып сөйләнүен белде.

  • Әни, абый, тыңлагыз әле, сөйләшәсе сүз бар иде, – диде кинәт Сафа. – Ике сарык башы бер казанга сыймый, диләр. Без, сарык булмасак та, бер йортта сыеша алмый башладык. Эт белән мәче шикелле яшибез... Бүленешәсе иде.

Патый эшләр болайга ук китәр дип  көтмәгән  иде,  күрә- сең.

  • Тавык керсә, чүп чыгар, килен керсә, сүз чыгар, дип белми әйтмәгәннәрдер шул, – дип куйды.
  • Килен гаепле түгел, әни, үзеңнең озын телең гаепле, – диде Сафа.
  • Акыллырак булсаң, шул уйнашчы аркасында анаңны рәнҗетеп утырмас идең.
  • Rитте, әни! – диде Сафа, әнисен сүзеннән бүлеп. – Без сине кыш буе тыңладык. Булды! Бүленешү турында сөйләшик. Кем аерылып чыга? Минме, абыймы?
  • Бу йортны мин сезнең өчен саклап килмәдем, моннан чыгып китәргә җыенмыйм. Безнең белән сыеша алмыйсың икән, чык та кит, – диде Вафа.
  • Яхшы! Мин анысына да риза, – дип җавап кайтарды Сафа. – Ә минем өлешкә ниләр тия?

Йорт бүлү башланды. Зур келәтне Сафага йорт урынына бирергә булдылар. Вафа үзендә каласы каралты-кура белән мунча бәрабәренә энесенә бурабзар, йөз такта һәм  сугылма- ган ике кибән ашлык бирергә булды. Сафа абыйсына яшь айгырны, яңа арба, иске чананы, сабан белән тимер тырманы калдырды, үзенә карт бияне, арба, җиңел чана, сука һәм агач тырма алды. Чәчүлек орлык белән сугылган ашлыкны урталай бүләргә булдылар. Rирне бүлгәндә дә ризасызлык булыр шикелле күренми иде. Вафа Сабан туенда җиңелгәннән соң кузгалган ачуын тыеп калырга тырышты. Ындыр табагыннан уртак файдаланырга булдылар. Терлекләрне бүлгәндә дә бәхәс кылмады. Сафаның гаҗәпләнүенә каршы, эш бөтенләй тату барды.

Әмма каз, үрдәк, тавык һәм өй әйберләренә килеп җиткәч, хәл бөтенләй үзгәреп китте. Моңарчы дәшми генә утырган

Патый телгә килде, өлкән киленнең дә теле чишелде. Саҗидә дә сүзсез калмады. Шулай итеп, талаш китте.

  • Иләк тә, чиләк тә минеке.
  • Тәпәнем үзем белән бергә картайды. Куәс чиләген мәрхүм ирем сатып алган иде. Менә ничә ел аның төсе итеп саклап киләм! – дип чәрелдәде Патый, яхшы әйберләрнең берсен дә Саҗидәгә бирергә теләмичә.
  • Бирмәсен, кирәкми! Иләген башына капласын, куәс чиләгенә кереп тончыксын! – дип кычкырды Саҗидә.

Вафа әнисен яклады. Сафа  әнисе  белән  абыйсын  акыл- га килергә өндәп карады, ләкин аны берсе дә тыңламады. Талашучыларның тавышлары торган саен әчерәк чыга баш- лады. Озакламый бу талашка Сафа үзе дә кушылды.

  • Куәс чиләген сиңа биргәнче, мин аны, ватып, мичкә ягам! – диде Вафа, ачуына буылып һәм, балта алып, мичкә таба китте.
  • Ә мин самавырны сезгә калдырмыйм. Әрәм булса булсын, – диде моңа каршы Сафа һәм самавырга барып тотынды.

Тәмам ярсыган ике туган бер-берсенең бугазына ябышырга җитеште, әмма шулай да, тыелып калып, әллә нинди сүзләр белән бер-берсен сүгә-сүгә, әйбер бүлешкәндә карап торырга дип картларны чакыра киттеләр. Өй эчендә әче хатын-кыз тавышы гына ишетелә башлады.

Картлар килеп җитте. Ике туган, бер-берсен бүлә-бүлә, аларга хәлне сөйләп бирде. Капка төбенә бер көтү бала-чага җыелды. Олылар, бернинди тартынусыз ишегалдына кереп, өйдәге бәхәсне тыңлап торалар иде.

Вафа да, Сафа да алда килешкән сүзләреннән кире кайт- тылар. Вафа, яңа арбаны ватып көл итәм, дип кычкырынды; Сафа исә, айгырыңны сәнәк белән кадап үтерәм, диде. Патый бертуктаусыз Вафаны котыртып торды.

Ахырында картлар үзләре катнашыннан башка эшне хәл итеп булмаслыгын аңладылар.

  • Башка чыгып, йорт-җир булдыру җиңел эш түгел ул. Син иске йортта каласың, Вафа, син чигәргә тиешсең, – дип, Вафаны үгетләп карадылар.

Вафа чигү турында ишетергә дә теләмәде.

Шуннан соң инде картлар Сафаны күндерергә кереш- теләр.

  • Син, Сафа, яшьрәк кеше. Килеш, риза бул. Абыең сиңа атаң урынына калган кеше бит.
  • Безнең дә һәркайсыбыз эшне юктан башлады, шулай да, Аллага шөкер, ач калмадык... Ходай сәламәтлек белән бәхетеңнән аермасын дип теләсәң, калганы барысы да булыр, Сафа.
  • Килеш, Сафа! – диделәр.

Сафа төрле яктан яуган үгет-киңәшкә каршы килә алмады. Саҗидәнең дә озакка сузылган бу талашны тизрәк бетерәсе килә иде.

  • Ярар, алайса, шулай булсын, картлар! Соңгы сүзем шул: теләсәгез ничек итегез, – диде Сафа.

Картлар мал-мөлкәтне бүләргә керештеләр. Дөресрәге, үзенә кирәкмәгән әйберләрне генә биргән Вафаны җөпләп кенә тордылар. Ватык, җимерек, иске әйберләрнең барысы Сафага булды, яхшы, төзек, яңа әйберләр Вафага  калды.  Чәчүлеккә дип сугып куйган орлык белән икмәк Вафага  булды,  Сафага исә ашарга ярарлык итү өчен  әле  күп  эш  сорый  торган  за- пас ашлык тиде. Кайбер җир һәм болынлыкларны да шул рәвешчә бүлделәр. Вафага каласы мунча белән каралты-кура бәрабәренә Сафага берни дә бирмәделәр.

Кече туган ягын берәү дә якламады. Беришеләре Патыйның теленә эләгүдән курыкты, икенче берләре тәкәббер Вафага каршы килергә кыймады.

  • Мал-мөлкәтне бүлүен бүлдек. Ә менә карчыкларны нишләтәбез? Аларны кемдә калдырабыз? Кем карар алар- ны? – дип сорады берсе кинәт.
  • Икесе дә төп йортта калырга тиеш, – диде картлардан берәү.
  • Әнине үзем карармын. Әбине әнә ул алсын. Чапанны аңардан ул алды, шулай булгач, аның үзен дә алсын, – диде Вафа.

Картлар көлемсерәп күзгә-күз караштылар.

Сафа абыйсына җавап бирергә өлгермәде, Саҗидә горур гына итеп җавап кайтарды:

  • Йөзгә җиткән карчыкны гына карарга хәлебездән килер. Бала йодрыгы чаклы гәүдәсе бар... Әбине үзебезгә алабыз, – диде.
  • Менә бу акыллы сүз әйтте! Менә рәхмәт! – диештеләр карт- лар. Ике гаиләгә дә бәхет теләп, тиз генә чыгып киттеләр.

Саҗидә белән Сафа шул кичне үк бер тол карчыкның кечкенә генә өенә күченделәр. Саҗидә Зөһрә карчыкны да шунда җитәкләп алып килде.

Сабан ашлыклары чәчелеп беткәч, бер җомгада Сафа мәчеттә картлардан үзенә йорт урыны бирүләрен сорады. Аңа йортны авыл читендәге буш урынга салырга рөхсәт иттеләр. Сафа шул урынга бура келәтне күчереп, аны җылытты, ишек-тәрәзәләр уеп, түбә япты; йорт салынып беткәнче үк, могтәбәр картларны өй туена чакырды, яңа йортка күченгәннән

соң, Коръән укытты.

Терлек-туар өчен вакытлыча абзар-киртә корып куйды, кечерәк бер баз казыды. Башкаларын алдагы елга калдырып торырга туры килде.

Урак өсте җиткәч, Сафа белән Саҗидә җиң сызганып кыр эшләренә керештеләр.

  1. Бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре...

Базарның төрле чагы була.

Эш өстендә базарлар бик сүлпән уза. Кибетләрнең күбесе ябык. Базарга күбесенчә мулла, мәзин һәм куштаннар гына килә.

Иген уңган тыныч елларда иң күп акчалы, иң шау-шулысы көзге базарлар була. Авыл агайлары, олау-олау икмәк  ките- реп, кием-салым сатып алалар, салым түләргә акча юнәтәләр. Халыкның тамагы тук, күңеле көр,   кәефе   яхшы.   Әйберне дә бик озак сатулашып, сайлап-сайлап кына алалар, бакыр, көмеш акча белән түлиләр.

Кыш көне дә, буран уйнап тормаса, салкын җил исмәсә, юлларны көрт күмеп китмәсә, базарлар ярыйсы гына була. Ләкин кышкы базарга күбрәк эш юклыктан, яңалыклар ише- теп, дус-ишне күреп кайту өчен генә киләләр.

Язгы базарларда да халык күп була, әмма  сәүдә  сүлпән бара, сатып алучы бөтенләй юк диярлек. Булган барлык икмәк озын кыш буена ашалып бетә. Базар уртасында байлар гына күркә шикелле кәпрәеп йөриләр, чирек бәһагә урак урыр өчен, көнлекчеләр яллыйлар. Андый базарларда ончылар белән та- быш артыннан куучы хәлле кешеләрнең генә эшләре яхшы бара: алар, көз көне бише белән кайтарып алыр өчен, әҗәткә он өләшәләр.

Авыл базарлары елына ике тапкыр: иртәгә җыен башлана- сы дигән көнне, аннары печән һәм урак өсте алдыннан аеруча зур була.

Rыен алдыннан һәркем, үзеннән, гаиләсеннән кысып бул- са да җыйган запасын базарга алып килеп, кунак-төшемне сыйлау, хатынына, кызларына тегесен-бусын сатып алу өчен акча юнәтә.

Бу шау-шулы «урак алды» базарларын сәүдәгәрләр ел буе түземсезлек белән көтеп алалар. Ярлыракларның күңелендә бер генә уй – ашарга ризык юнәтер өчен эшкә яллаганны көтәләр. Байлар хезмәтчеләрнең арзанрагын һәм тырышрагын сайлап алалар.

Базар иртә таңнан ук кайный башлый.

Сәүдәгәрләр, кояш чыкканчы ук, кибет киштәләренә әйберләрен тезеп куеп, товар алырга килүчеләрне көтәләр. Авыл агайлары, чыбыркыларын билбауларына кыстырып, кибетләр рәте буйлап узалар, кибет, палаткалар алдына тук- тап, күлмәклек ситсы, чәй, шикәр, тоз, йөзем, тәмәке, төймә,

каптырма, энә, җеп ише әйберләр сатып алалар. Сәүдәгәрләр, мактый-мактый, аларга начаррак товар тоттырып җибәрергә тырышалар. Шул тирәдә кесә караклары да мәш килә.

Базар сәгать саен кыза бара.

Аеруча тимер-томыр сата торган төштә халык күп була. Чаң-чоң китереп, таш белән чалгыларга сугып карыйлар, кояш яктысында күз камаштыргыч булып өр-яңа ураклар, көмеш чәйнек, чүмеч, балталар ялтырый.

Шуннан бераз арырак, халык күз алдына тау-тау кисмәк, көянтә, көпчәк, тәртә һәм бизәкле дугалар өеп куеп, агач әй- берләре белән кызып сату итәләр.

Дегет сатарга килгән марилар янына, кулларына зур-зур дегет чиләкләре тотып, авыл агайлары җыелганнар. Алар бар- макларын дегеткә манып алып, дегетне уч төпләренә ышкып карыйлар, сатулашалар, бәһасен килешсәләр, дегет агызырга чиләкләрен китереп куялар.

Базарның икенче башында чүлмәк рәте урнашкан. Төрле төрдәге, төрле зурлыктагы савыт-саба катып беткән тырнак белән чирткәнгә, чыбыркы сабы белән сукканга чың-чың итә. Чуар бизәкләре белән күзне кызыктырып торган чүлмәк, чы- наяк, чәйнек, эреле-ваклы тәлинкәләр төягән арбалар бер рәткә тезелгәннәр.

Бала-чага кургаш әтәчләр сызгыруына, агач пугачларның шарт-шорт атуына, таш сыбызгылар тавышына таң калган.

Он рәте дә үзенә бер аерым җиргә – базар читенә ур- нашкан. Шул турыда ап-ак он тузаны күтәрелеп тора. Сату- чылар баштанаяк онга манчылганнар. Монда инде он сатып алучыларның чырайлары шат түгел. Алар, култык асларына ямаулы капчыкларын кыстырган килеш, кесәләрендәге  ба- кыр тиеннәргә ничә кадак он сатып алып булыр икән дип исәплиләр, шуннан берничә тиенен бер кадак тозга да калды- рырга чамалыйлар. Он сатып алганнан соң инде, алар базарда тулганып йөрмиләр, туп-туры өйләренә кайтып китәләр.

Мал-туар рәте ягында   бертуктаусыз   хайван   тавышла- ры ишетелеп тора: атлар кешни, сыерлар мөгри, сарыклар бәэлди. Монда инде  арадашчылар  –  маклерлар  мәш  килә; бик эшлеклеләнеп, атның тешен караганда яисә сыерның җиленен капшаганда, алар берәр көлке әдәпсез  сүз  кысты- рып җибәрәләр, бик белдекле кыяфәт белән мал карашалар, карышып маташкан алашаларны юрттырып карыйлар, карт бияләрне кушаяклатып чаптырып киләләр.

Урамның уртасында кабак йорты кукраеп утыра. Тәрәзәләре иңләп ачып куелган. Эчеп алган авыл агайларының йөзләре комач кебек кызарган, күзләре пыялаланган. Кабакның хуҗасы – аягына гармун мехы шикелле җыерма кунычлы хром итек, өстенә чигүле күлмәк киеп, билен нечкә генә каеш

белән буган, жилетының изү кесәсеннән биленә чаклы юан көмеш сәгать чылбыры салынып төшкән бер кеше – татар телен вата-сындыра, авыл агайларын кадерле кунаклары кебек хуп күреп сыйлый, өстәлгә шешәләрне китереп кенә тора; тик үзе алдан ук акчасын алып куярга онытмый, эчәргә акчасы калмаганнарны җилкәләреннән тотып сөреп чыгара.

Өсте керле чүпрәк белән ябылган агач чиләк күтәреп, арлы- бирле үсмер балалар йөри, үзләре әче тавыш белән:

  • Әйрән бар! Әйрән!
  • Кемгә салкын әйрән кирәк! – дип кычкыралар.

* * *

Шундый кызу көннәрнең берсендә Шәмси мулла базарга килде. Мал-туар рәтен йөреп чыкты, солы белән бодай бәясен сорашты, чүлмәкчеләр яныннан узды һәм, ниһаять, таныш сәүдәгәренең кибете алдына килеп туктады да,  хәл  алыйм дип, төенчекләрен прилавка өстенә куйды, зур ак яулыгын чыгарып, тирләгән битен сөртергә кереште. Мулланың бик эчәсе килә иде. Дәү әйрән чиләген көчкә-көчкә күтәреп барган тугыз-ун яшьлек кызны күреп, чакырып алды:

  • Каяле, кызым, әйрәнең салкынмы?
  • Салкын, бик салкын, мулла абзый.
  • Ни хак?
  • Чүмече бер тиен, мулла абзый... Салып биримме?

Шәмси мулла, чапан итәкләрен җыештырып, җиргә чүгәләде дә:

  • Каяле, бир әле! – диде.

Кыз, чиләген җиргә куеп, бер чүмеч әйрән чүмереп алды һәм муллага сузды. Мулла бер йотты да чүмечне кире бир- де.

  • Кирәкми, кызым, әйрәнең җылы икән, – диде.
  • Ниткән җылы булсын? – дип, кыз бер дә исе китмичә тәтелдәргә кереште. – Баздан гына алып чыктым. Әллә, мулла абзый, теге-бу дип уйлыйсыңмы?..
  • Ах, затсыз! Мулла белән шулай сөйләшәләрме? – дип кычкырды кибетче.

Кыз, чүмечтәге әйрәнне чиләккә кире салып, әлеге шакшы чүпрәге белән каплады да, чиләген күтәрә-күтәрә:

  • Миңа димәгәе, әллә кем булмый шунда! – дип җавап кайтарды.

Шәмси мулла, бу хәлгә шаккатып, ни дип җавап бирергә дә белмәде.

  • Оятсыз! – дип кенә әйтә алды. Кыз:
  • Төкерәм мин синең оятыңа! Кара син аны, кешене тук-

татып торган була тагы, хәерче! Үзенең бер тиен акчасы юк! Бушка гына эчмәкче!.. – дип чатылдатып җавап кайтарды һәм: – Әйрән бар, әйрән! Кемгә салкын әйрән кирәк? – дип кычкыра-кычкыра китеп барды.

Шәмси мулла кыз артыннан, хәйран калып, байтак кына карап торды, аннары:

  • Менә нинди бит ул базарлы авыл балалары! Коточкыч бит, коточкыч! Базар кешене боза дип белми әйтмәгәннәр. Чын әгәр, балалары шундый булгач, олылары нинди инде аның? – диде.
  • Сөйләмә дә инде, хәзрәт! – дип җөпләп куйды кибет-

че.

* * *

Базар көнне авылның барлык йортлары, кунаклар, җигүле арбалар, сатып алынган әйберләр белән тулып, постоялый дворга охшап кала. Һәр йортта самавыр кайный. Хатын-кыз савыт-сабаны көчкә җыештырып өлгерә.

Бу базар ыгы-зыгысыннан муллалар йорты да читтә кал- мый. Аларга да күрше авыл муллалары килеп, атларын туа- ралар, базардан әйберләр алып кайтып, товарларын таратып ташлыйлар. Асраулар тыз-быз самавыр күтәреп йөгерәләр. Ха- тыннар коймак пешерә, хуҗаның малайлары, тәлинкә-тәлинкә өеп, кунакларга коймак ташый, чәй ясый, китүчеләрне озатып кала, килүчеләрне каршы алалар.

Шәмси мулла да, иртән базарга килгәч, атын  биредәге мулла йортында калдырган иде.  Базардан  әйләнеп  кайткач, ул төенчекләрен тарантасына куйды да өй артындагы бакчага китте. Анда, төсле пыялалар белән бизәлгән иркен генә бе- седкада, берничә мулла чәй эчеп утыра иде. Шәмси мулланы күргәч, алар, вәкарь белән генә исәнләшеп, урыннарыннан кузгалыштылар. Килеп күрешеп чыккач, Шәмси мулла  чапа- ны белән бүреген салып, агач ботагына элеп куйды, юынды да эре генә кыяфәт белән түргә кереп утырды. Барысы да аның сүз башлаганын көтеп калдылар.

  • Халык тәмам бозылды, оят, намус дигән нәрсәне оныт- ты... Олыларга хөрмәт бетте. Менә әле генә әйрән сатучы бер кыз үземне урам сүзләре белән сүгеп китте.
  • Сүгү нәрсә ул, хәзрәт... – диде икенче бер  мулла.  – Менә мин хатынга дип комач1 сатып алган идем, ниндидер бер малай кулымнан төргәгемне тартып алып китте... Мин: «То- тыгыз, тотыгыз шул мәлгуньне!» – дип кычкырам, ә мужик-

1 Комач – ачык кызыл төстәге киҗе-мамык тукыма.

лар тик көлеп карап торалар: «Эт авызыннан сөяк алырсың, бар! Йоклап йөрмә икенче!» – диләр. Берсе туп-туры йөземә бәреп әйтте: «Тир түгеп тапмагансың әле, сәдака акчасына алгансың», – диде. Менә син алар белән сөйләш!

  • Яхшы әле, үзеңне кыйнап китмәгәннәр, – дип, сүзгә йорт хуҗасы кушылды. – Безнең малайлардан аннан яманрагын да көтәргә була. Барысы да шул базар хикмәте инде...
  • Шул яраган эшме инде, – дип,  Шәмси  мулла  тагы сүзгә кереште, – вак кына бала-чага эт урынына хәзрәткә тел тидерә, көпә-көндез талап китә, ә хәзрәт кулын җәеп карап кала. Акылга сыйган эшме шул?

Сүз күңелсез нәрсәләргә кереп китте. Кунакларның берсе, сүзне икенчегә борып, Шәмси мулладан:

  • Икмәк базарында булдыңмы, хәзрәт? Он бәһаләре күтәрелмәгәнме? – дип сорады.
  • Күтәрелгән, күтәрелгән... Илле тиен сорыйлар. Берәр йөк алып киләсе калган, ярый инде хәерле булсын!

Базар яңалыклары турында сөйләшә башлагач, җанланып киттеләр. Тәлинкәләрдәге коймак өемнәре кечерәя барды, дәү корсаклы самавырлар да берсе артыннан берсе килә торды.

Бакчада тагын бер дин әһеле күренде. Ул, ниндидер җыр җырлап, мәгънәсез сүзләр кычкырып, ава-түнә чайкалып килә иде.

Тирләп чыккан муллалар моңа шаккатып карап калды- лар. Исерек кеше ава-түнә беседка янына килеп җитте дә, ишек яңагына тотынып, чайкала-чайкала, шаркылдап көлеп җибәрде, аннары тотлыга-тотлыга:

  • Дин башлыклары, ә үзегезнең бер тиенлек тә акылыгыз юк! Валлаһи, бер тиенлек тә юк! Акыллы кеше урыс аракысы барында кытай чәе эчеп утырамы? Юк, әйтегез әле, эчәме, юкмы? – диде.

Муллаларның кайберләре көлешеп куйды, кайберләренең ачуы килде.

  • Чыгып кит моннан! Күздән югал! – дип кычкырды Шәмси мулла, ярсынып. – Ах, азгын, ахмак, ишәк! Бөтен дин затын хур итеп йөрисең! Көпә-көндез, бөтен халык алдында эчкән бирән урынына! Оятсыз!
  • Кызма, хәзрәт, кызма! Бик акыллы булсаң, әнә  кай- тып хатыныңны... сөлге санарга өйрәт. Миңа синең акылың кирәкми. Белдеңме? Аллага шөкер, безнең дә  сакалыбыз бар. Безгә үзебезнеке дә бик җиткән... Ха-ха-ха! Шәп әйттем- ме, ә?

Шәмси мулла, исерекнең битенә йомарланган тастымал ыргытып, урыныннан сикереп торды:

  • Хәзрәтләр, шаһит булыгыз! Мин бу ишәк өстеннән мөфтигә гариза язам.
  • Яз, яз, – диде исерек. – Указым чип-чиста, чебен дә тап төшермәгән... тотармын да кайтарырмын...

Исерекнең кулы ишек яңагыннан ычкынып китеп, үзе гөрселдәп беседка идәненә ауды һәм кычкырырга кереште:

  • Эчсәм соң, ни булган? Мулла эчә белмимени? Аның авызы юкмыни? Ә, шулаймы?.. Тот, тот, җибәрмә шул ха- тынны! То-от!..

Муллалар, берәм-берәм табыннан торып, атлары янына киттеләр.

* * *

Биредәге мәзиннең дә ишегалдында авызларына солы кап- чыгы кидерелгән атлар солы ашап торалар. Күрше авыллардан базарга килгән мәзиннәр ак  өйдә,  яңалыклар  уртаклашып, чәй эчеп утыралар.

Ә тәрәзәсе ишегалды ягына караган өстәге чарлакта Сабирҗан мәзин белән умартачы Гыймади, эшләрен бетергәннән соң, әчегән бал эчеп, ял итеп утыралар иде.

* * *

Әкрәм карый, мәзин белән бергә базарга килгәч, товар ка- рап, сөйләшкән сүзләргә колак салгалап, рәтләр буйлап байтак йөрде. Ул, һәр кибет алдында диярлек туктап, товарларның бәясен сорашты, аларны   кулына   алып   карады,   сатулаш- ты, шуннан соң икенчесенә китеп барды. Ахырда дарчин, канәфер, шалкан мае һәм борыч сата торган кибет алдына туктап, кибетчедән:

  • Миңа кирәк әйберне алып килмәдеңме? – дип сорады.
  • Килдем, хәзрәт, килдем! Мин кеше күңелен күрә беләм! Ишан хәзрәтләренең изге кулыннан алдым... – дип, кибет- че, әгузе-бисмилласын әйтеп, кечерәк бер төргәк алды, аннан учына берничә карасу бөртек салып, карыйга сузды. Карый, як-ягына каранып, ул бөртекләрне учына алды да кесәсенә салды.
  • Бераз дару да бир инде, – диде ул кибетчегә.

Кибетче алдан ук әзерләп куйган төргәкне карыйга алып сузды. Бусы әфьюн иде. Әкрәм карый, кибетчегә акча түләп, Сабирҗан туктаган теге мәзин йортына китте.

Йорт хуҗасы, каршы чыгып, аны Сабирҗан белән Гый- мади янына, чарлакка менгезеп җибәрде.

  • Кара син боларны, бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре... Әссәламегаләйкем! – дип шаяртып сөйләнде Әкрәм карый, бүлмәгә керә-керешли.

Әчегән татлы бал җитәрлек иде. Кәсәләр берсе арты берсе

тула торды. Мәҗлес кыза барды. Әче бал башларга киткән, йөзләр кызарган, күзләр тонган иде.

Кызыклы, күңелле әңгәмә туктаусыз дәвам итте. Ахы- рында Шәмси мулла белән Әсма остабикә турында сөйләргә керештеләр. Бик озак аларның гайбәтен саттылар. Әңгәмәнең кызган бер җирендә Сабирҗан мәзин, Гыймадига туры карап, нык тавыш белән:

  • Юкка карышасың, Гыймади абзый! Теләгебезне башка- рырга күптән вакыт инде безгә! – диде.
  • Нәрсәне әйтәсең? – диде Гыймади.
  • Нәрсәне булсын! Карыйны икенче мулла итүне әйтәм инде.

Гыймади, чигүле сөлге башы белән маңгаен сөртә-сөртә:

  • Ә, син һаман шуны әйтәсең икән әле!.. – дип куйды. – Эш нәрсәгә терәлгән соң? Тотабыз да итәбез... Башлап җибәр, эш миннән калмас. Кайсы як чәйлекне күбрәк бирсә, мин гел шул якта, – дип кеткелдәп көләргә кереште.
  • Чынлап, дөнья булгач, бәлки, минем дә кирәгем чыгып куяр, Гыймади абзый... – диде мәзин. – Каршы килмәскә сүз бирсәң, мин эшкә керешәм. Карыйны мулла итәргә бик вакыт инде... Байтак тик ятты, җитәр...

Гыймади игътибар белән мәзингә карап алды, аннары, ни- дер уйланып, карашын Әкрәм карыйга күчерде дә:

– Ярый, мин риза! – диде. – Карый – әйбәт кешенең бала- сы, үзе дә җәмәгать эшеннән бер дә баш тартмый... Мәетләргә вакытында җеназасын укый, балаларыбызга дин сабагы да өйрәтә. Башлагыз, мин каршы килмәм. Теләсәгез, бу җомгада ук картларга әйтергә була... Аңарчы тиешле кешеләре белән дә сөйләшергә өлгерербез дип уйлыйм...

  • Вәгъдә, алайса, Гыймади абзый?
  • Вәгъдә!
  • Хәерле сәгатьтә булсын!
  • Шулай булсын!

Әкрәм карый, алар сөйләшкәндә, сүзсез генә тыңлап утыр- ды, сүз килешү белән беткәч, ул зур гына чокырга  салган балны бер тын белән эчеп, савытны ашъяулыкка куйды да:

  • Амин! – диде.

Сабирҗан мәзин Әкрәм карыйны Шәмси мулланың ярдәмчесе итеп куеп, мулла белән үзсүзле Әсмадан күптән үч алырга хыялланып йөри иде инде. Аның бу эшкә Гыймадины беренче тапкыр гына күндерергә тырышуы түгел, тик моңарчы сөйләшүләре гел нәтиҗәсез кала иде.

Бүген исә Әкрәм карыйның үзенең биредә утыруы Гыймадиның башына карыйны икенче мулла итүдән файда- ланырга кирәк дигән уй төшердеме, әллә әчегән бал хикмәте булдымы, – Гыймадига бу турыда җитәрлек сөйләшенгән ке-

бек тоелды. Ул, әле мәзин ягына, әле мулла ягына авышып, үзенә ярыйсы ук файда таба белә иде.

  1. «Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!»

Алдагы җомгада, намаз беткәнче үк, картлардан берәү, урыныннан торып:

  • Rәмәгать, таралмагыз әле! Киңәшәсе бар! – дип кыч- кырды.

Соңгы рәкәгатьтән соң Коръән  укып,  дога  кылгач,  алдан ук мәзин тарафыннан өйрәтеп куелган бер куштан сүзгә ке- реште:

  • Авылыбыз шактый зур, эше күп, мәхәлләбез бер генә, мулла да берәү генә, – дип башлап китте ул. – Аның үз хуҗалыгы да зур, үз эше дә күп. Ул барысына да җитешеп бетә алмый, шул сәбәпле безгә кайбер уңайсызлыклар күрергә туры килә... Rыен вакытында яисә бәйрәмнәрдә, өендә изге Коръән сүзе ишетер  өчен,  чиратны  көчкә  көтеп  аласың. Еш кына мәетләрне дә ләхеткә җеназасыз салабыз. Болай җәфаланып, һәрбер вагы-төяге өчен дә хәзрәтне борчыганчы, аңа ярдәмче куймыйк микән, картлар?

Мәчет эчендә кабер тынлыгы урнашты. Бары тик Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзин генә йөткеренгәләп, тамак кыр- галыйлар иде. Тынлык шактый озак дәвам итте. Ниһаять, мәзин яклы икенче бер кеше сөйли башлады:

  • Менә хәзер кызу эш өсте җитте, көз көне дә эш аз түгел. Безгә әллә кайдан читтән мулла эзлисе юк. Әгәренки хәзрәт җәмәгать кирәгенә җитешә алмый икән, ул чагында безнең карый бар... Ул барыбер мулла эшен дә башкара, балалары- бызга сабак та укыта... Әгәренки эш указга гына килеп терәлә икән, ул чагында тамга җыеп бирербез.

Гыймади белән Сабирҗан, халыкның фикерен үзләренә кирәк якка таба юнәлтергә тырышып:

  • Акыллы сүз бу, картлар! – дип, бертавыштан күтәреп алдылар.
  • Мәслихәт, ярый торган эш!
  • Тотабыз да тамга җыябыз! – дигән тавышлар ишетелде төрле яктан.

Шунда Шәмси мулла сөйли башлады:

  • Каян алдыгыз әле сез моны? Минем җитешә алмыйм дип зарланганым юк бит. Хәзергә барысына да җитешәм, эшемне авыр дип санамыйм... Миңа ярдәмче кирәкми, – диде ул.

Әмма мулланың сүзләре мәзин тарафдарлары күтәргән шау-шуда йотылып калды. Мәхәллә халкының күпчелеге Сабирҗан белән Гыймади ягына авышып бара иде. Баштарак

икеләнеп торучылар да, мәзин белән умартачының карыйны яклауларын күреп, бүтәннәргә кушылдылар.

  • Rыен юк-бар белән дә мулланы күп борчыдык, булды- җитте. Карый өчен тамга җыеп бирәбез! – дип кычкырдылар төрле яктан.

Мәзин ялгышмаган иде. Гыймади белән бергәләп төзегән планы бик шәп килеп чыкты. Шунда ук тамга җыю һәм эш артыннан йөрү өчен кешеләр сайладылар.

Шулай итеп, күп ел буена сузылып килгән көрәш нәтиҗәсендә Шәмси мулла җиңелеп калды.

Иртәгесе көнне күп кеше Шәмси мулланың туры юртагын җиккән кара тарантаста, тарантас артына ныгытып бәйләгән зур гына тәпән белән бал алып, авылның киң урамы буйлап каядыр китеп барганын күреп калдылар.

* * *

Эш өсте җитте. Болыннарда, урман аланнарында чалгы астында биек үлән белән бергә кып-кызыл кызарып пешкән җир җиләге сабаклары киселеп ауды. Чалгычылар тирәсендә чуар күлмәкле хатын-кызлар печән җыя, печән әйләндерә. Авыл бушап калды. Ишегалдында эсседән әлсерәгән тавыклар гына йөри. Әрсез кәҗәләр, караучысыз калган бакчаларга кереп, яшелчәләрне утыйлар.

Шундый көннәрнең берсендә авылга атлы стражник килеп, мәзин белән Әкрәм карыйга хәзер үк становой янына барырга дигән боерык тапшырды. Аз гына да уйларга вакыт бирмичә, аларны үзе белән алып китте.

Бу хәбәр, яшен тизлегендә бөтен авылга таралып, кешеләрнең күңелендә борчу уятты, һәммә җирдә шул хакта гына сөйләштеләр, һәркайсының авызыннан:

  • Сугыш буласы түгел микән?
  • Бәлкем, теге вакыттагы шикелле, безне чукындырырга җыеналардыр?
  • Бер-бер афәт киләсе микән әллә?
  • Кояш тотыласы түгел микән? – дигән хафалы сүзләр чыга иде.

Становойга чакырылучылар моның Шәмси мулла эше икәнен бик яхшы сизәләр, тик аның нинди мәкер эшләгәнлеген күз алдына китерә алмыйлар иде әле.

Дырык-дырык сикертә торган арбада янәшә утырып бар- ганда, бай мәзин белән ярлы хәлфә бер үк уй белән мәшгуль булдылар. Зур гына урыс авылына килеп кергәч, алар калача салынган биек агач йорт каршына туктадылар. Атны аркылы агачка бәйләп, икесе дә стражниклар яныннан үтеп, борыл- малы баскыч буйлап өскә менделәр, ишек төбендә, тәмугка

керергә торгандай, туктап бераз хәл алдылар һәм, бүрекләрен култык асларына кыстырып, авыз эчләреннән догалар укый- укый, бусагадан эчкә атладылар.

Стена буйларына озын-озын агач эскәмияләр  тезеп  куй- ган зур бүлмәнең эче буп-буш  иде.  Тәрәзә  араларында,  ки- леп керүчеләргә кырыс караш ташлап, өстен чебеннәр таплап бетергән патша һәм патша хатыны сурәтләре эленеп тора. Шүрләп калган мәзин белән карый сакланып кына эскәмиягә утырдылар. Шулчак эчке бүлмә ишеге ачылып китте. Эскәмиядә утыручылар, командага буйсынган кебек, икесе берьюлы сикерешеп аягүрә торып бастылар. Ишектә аягына ялтырап торган күн итек кигән, шоп-шома итеп сакалын кыр- ган, уртача буйлы, какча тәнле, аксыл-сары мыеклы бер кеше күренде. Зәңгәр мундирының түшендә медальләре чылтырый иде. Становой иде бу.

  • А-а... пришли! – диде ул, сузып кына һәм, бармагы белән ымлап, Әкрәм карыйны чакырды.

Карый, калтырана-калтырана, эчке бүлмәгә кереп, өстәл каршында сүзсез-өнсез басып калды. Становой җирәнгән бер төс белән аңа күз йөртеп алды да ачулы тавыш белән нәрсәдер сөйләргә кереште. Әкрәм урысча бер авыз сүз белми иде. Становойга шуны аңлатырга теләп, ул:

  • Мы урысча белмәс, – дип, телен чыгарып, бармагы белән теленә төртеп күрсәтте. – Сәпчим белмәс, – диде ул, кулларын җәеп.

Становой күрше бүлмәдән писарь булып эшләүче сары чәчле яшь кенә бер егетне чакырып кертте. Писарь егет, сүзләрне вата-җимерә, ике телне бергә бутап, карыйга становойның сүзләрен аңлатып бирде.

  • Твоя учит сын портного кряшена? – дип сорады ул.

Шул чакны карый Шәмси мулланың ни турында донос җиткергәнен аңлап алды. Мәзин белән сөйләшеп куйганча, барысын да инкяр итәргә кереште.

  • Юк, знакум... Валлаһи, ниту... Сәпчим ялган! – дип карганды. Тагы нидер әйтмәкче иде дә кинәт становойның җикеренүенә сискәнеп китеп әйтә алмыйча калды.

Становой аяк тибеп кычкырып җибәрде һәм, шап иттереп, өстәлгә китереп сукты. Карый агарынып китте, башын аска иеп, түрәнең ачуланганын дәшми генә тыңлап торды. Писарь егет тагы аның сүзләрен аңлатып бирде:

  • Если ты будущий зима кряшен обучить будешь, становой твоя в Сибирь ушлёт... Голова твоя Сибирь пойдёт...

Әкрәм каударланып ант итәргә кереште:

  • Ниту, знакум, валлаһи, ниту... Сәпчим юк...

Становой тагы аяк тибеп нәрсәдер җикерде һәм ахырында, бармагы белән ишеккә күрсәтеп:

  • Вон! – дип кычкырды.

Әкрәм карый ачык ишектән ук шикелле атылып чыгып китте һәм шуннан соң гына җиңел сулап куйды. Әлеге хәлне мәзингә сөйләп бирергә өлгермәде, мәзинне дә становой бүлмәсенә чакырып алдылар. Становой аның белән кул биреп күреште.  Сабирҗан  урысча  сүзен  көч-хәл  белән  генә  булса да оештырып аңлата ала иде. Тылмач кирәкми иде. Беренче сүзне ишеткәч тә, ул эшнең хикмәтен аңлап алды һәм баштагы куркуы шундук юкка чыкты.

Становой бай мәзин белән бөтенләй башка телдә сөйләшә башлады. Сабирҗанның кабарып торган күкрәк кесәсе түшенә медальләр аскан түрәне гипнозлаган кебек булды.

  • Ну, татарский пономарь, почему син муллагызны оби- жаешь! – дип, сүзен башлады становой.
  • Он сам не смирно сидит, ваша благородия. Сам мало- мало беспокоится... Его баба – шайтан-баба, – диде мәзин.

Становой көлеп җибәрде.

  • Мулланы борчыма, обижать итмә, пономарь!  –  диде ул. – Үзе теләгәнчә яшәсен, сату итсен. Аңа да, сиңа да мужик җитәрлек. Аларны кызганасы юк... Ул яхшы мулла, хатыны да яхшы, – диде.

Мәзин становойның бу сүзләре астында теге Шәмси мул- ла авылдан алып чыгып киткән бер тәпән бал ятканын һәм бирегә аларны шул бер тәпән бал китергәнлеген бик яхшы аңлады. «Чөйне чөй белән сугып чыгаралар» дигән мәкаль дә Сабирҗанның бик исендә иде. Шуңа күрә ул, бишмәт изүен чишеп, эчке кесәсеннән юка күн белән кысып бәйләгән зур гына бер төргәк акча чыгарды да шуннан бер кызыл кәгазьне, алып, становойга сузды:

  • Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!

Становой, өр-яңа ун сумлыкны кесәсенә салып куеп:

  • Кара аны, пономарь,  теге  тегүче  малае  бүтән  булма- сын синдә. Олактыр син аны! Ә бу указсыз әрәмтамакка әйт: керәшен балаларын укытып маташмасын. Моның ахыры ни- чек буласын үзең дә беләсең! Бу эштә синең катнашың бул- маса, мин аның эшен бик тиз бетергән булыр идем. Андый кешегә Себер дә аз. Андый хәтәр эшләр белән шөгыльләнмә, пономарь. Калганнарын үзең беләсең инде, ансында үз ихтыярың... – диде.
  • Ярый, ярый, ладно. Сәпсим по-твоему будет, ваша благо- родия... Кряшена домой погоним, – диде мәзин.
  • Ладно, ладно! Прощай, пономарь! – дип, становой кул биреп саубуллашты.

Әкрәм карый түрәнең мәзин белән бик йомшак сөйләшүен ишетеп тынычлана калды. Аларның ни сөйләшкәннәрен карыйның бик беләсе килә иде, әмма Сабирҗанның ризасыз

кыяфәтен күргәч сорашасы итмәде. Икесе дә сөйләшмичә генә баскычтан төшеп, сөйләшмичә генә атка утырдылар да кайтып киттеләр.

Шуннан соң инде Сабирҗан мәзин Әкрәм карыйны мулла итеп кую мәсьәләсен бүтән кузгатмады. Тамга җыеп, шул эш ар- тыннан йөрергә дип сайланган кешеләр дә берни эшләмәделәр. Әкрәм карыйга бу юлы да мулла булырга язмады.

Шәмси мулладан үч кайтара алмавы мәзингә тынгылык бирмәде. Уйламаганда гына становой кесәсенә күчкән ун сум исә аның бу ярасын тагын да сызлата иде. Бушлай килгән батрактан да баш тартуы бик кызганыч иде. Сабирҗан, ачуын эченә йотып, җай чыкканны көтә башлады.

Шәмси мулла белән Әсма остабикә исә, становойга илткән бер тәпән балларын кызгансалар да, доносларының нәтиҗәсе белән бик канәгать иделәр.

Бу вакыйгадан берни дә отмаган һәм берни дә югалтма- ган Әкрәм карый әллә ни хафаланмады. Бер чеметем әфьюн йоткач, үзен ул чын-чыннан указлы мулла итеп күз алдына китереп, татлы хыялларга чумды.

Бу эштә табышлы булып калган бердәнбер кеше ул да булса становой иде. Аның нәүрәбенә зур гына тәпән белән татлы бал төшеп утырды, кесәсенә өр-яңа ун сумлык килеп керде.

АШЛЫК УРЫНЫНА БАЛЧЫК

  1. Ходайның кодрәте җитмәде, шайтан да ярдәм итмәде

Бөтен җирдә кар эреп бетте. Авылда, гадәттәгечә,   Са- бан туен бәйрәм иткәч, басуга эшкә чыктылар. Капчыкларга чәчүлек орлык тутырдылар, бодай арасына пешкән күкәйләр салдылар. Орлык белән бергә аларны да җиргә чәчтеләр – мул уңыш өмет итеп үзенә күрә бер корбан ясау иде бу. Күп яшәп тәҗрибә җыйган картлар юкка гына борчылмыйлар: күктән бер тамчы да яңгыр төшми иде.

Зарыктырган җылы яңгыр килеп, коеп явып китсә, уҗымнар яшәреп үсә башлар  иде.  Әмма  күк  йөзе  чалт  аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми. Кояш иртүк кайнарланып чыга, басулар өстеннән эссе җил исә. Үләннәр шиңеп саргая, җир кибеп яргалана иде.

Шундый эссе көннәрнең берсендә авыл халкы, мулла белән мәзин җитәкчелегендә басуга чыгып, намаз укып, Ходайдан яңгыр теләде. Тик бу юлы да яңгыр яумады.

Халык, куркуга  төшеп,  ырым  йолаларына  кереште.  Текә яр читенә чокыр казып, казаннар астылар, казан асларына ут

ягып җибәрделәр. Һәр йорт саен берәр савыт сөт, берәр күкәй һәм берәр уч ярма җыеп, яңгыр боткасы пешерделәр.

Әчкелтем-төчкелтем булып, төтен исе килеп торса да, бот- ка барысына да бик тәмле тоелды. Бала-чага, яшүсмерләр шау-шу килеп, талаша-талаша, боткага ябырылдылар һәм бер бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерделәр. Шуннан соң, ыштан балакларын тездән югары сызганып, су сибешергә кереште- ләр.

Малайлар урамда, сулы чиләкләрен күтәреп йөгерә-йөгерә, очраган бер кешене су белән коендыра башладылар. Койма буена утырып, бу хәлне карап торган хатыннар белән кызлар- ны да читләтеп узмадылар. Авыл аша үткән-сүткән кешеләр авылдан манма су булып чыгып китәләр иде. Хәтта мәчеттән бик эре генә кайтып килгән Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә дә эләкми калмады.

Кич җитү белән, бала-чагага дәү егетләр кушылды. Хәтта кайбер олы гына ирләр дә, түзмичә, яшьләргә иярделәр. Алар артыннан хатын-кызлар кушылды. Очраган бер кешене, кемлеген тикшермичә, су белән коендырдылар. Төн уртасы җиткәнче, авыл мәш килде.

Ә яңгыр һаман да яумады.

Ходайның кодрәте  җитми,  шайтан  да  ярдәм  итми  иде. Яңа гына тишелеп килгән уҗым кыякларын кояш көйдерде.

Агач яфраклары саргаеп корыдылар. Шомырт ботаклары ялангачланып калды; тирәк белән каен агачлары үлем күләгәсе төсле булып басып торалар иде.

Күлләр, чишмәләр корып киптеләр. Коелардан су китте.

Тегермәннәр туктап калды.

Мал-туар арыкланды. Өсләрендәге елкылдап торган йон- нары, төсе уңып, тотам-тотам булып коела башлады.

Иртәләрен инде көтүче Мифтахның кычкырып көтү ку- ганы да ишетелмәс булды, озын чыбыркысы да сызгырып шартламый иде.

Менә җыен атнасы да җитте, әмма бер генә дә җанлану әсәре күренмәде. Ындырларында әллә ничә еллык ашлык кибәннәре булган кешеләргә дә кунак-төшем килми иде.

...Су буе шәп-шәрә. Елга үзәне кибеп, җансыз булып ка- раеп ята. Язгы ташу актарган кызыл балчык өемнәре кабер өсләре шикелле калкып торалар.

Быел базары да элекке еллардагыча түгел... Кибетләрнең күбесе ябык, ачык кибетләр алдында исә товар алучы кеше бөтенләй күренми. Товары да юк.

Хәтта кабакта да кеше юк. Бары тик он рәтендә генә яшел чапан, ак бүрек кигән муллалар, кара җилән кигән мәзиннәр һәм янып торган кып-кызыл битле куштаннар гына көрпә куш- кан, күгәреп беткән он һәм ярма белән сату итәләр, мал-туар

рәтендә исә авыл агайлары соңгы атларын, сыер-сарыкларын саталар.

Өйләдән соң дин әһелләре киемнәренә сарган он тузанын каккалыйлар да, юынып, элекке еллардагыча, иркен беседкада кайнар чәй эчәләр. Кесәләрен авырайтып баскан зур табыштай бик канәгать булып, алар халыкның бозылуы турында озак- озак гәп сатып утыралар.

Авылда үлем-җитем күренми әле, әмма озакламый әҗәл ки- леп, үткен чалгысы белән дистәләгән кеше гомерен кисәчәген белеп торалар. Берише кешеләр, йортларын ташлап, кая туры килсә, шунда чыгып киттеләр. Икенче берәүләр, арзанга гына йорт әйберләрен сатып, хатыны, бала-чагасының җанын ас- рарлык көрпә, алабута юнәтеп, читкә эшкә киттеләр. Өченче берәүләр, сатардай нәрсәләренең барысын акчага әйләндереп, соңгы чүпрәк-чапракларын кешегә сакларга калдырып, ишек- тәрәзәләренә такта кактылар да, имчәк балаларын кабык ар- бага утыртып, ашарларына азык төяп, бөтен җәмәгате белән читкә бәхет эзләп киттеләр.

– Ни язган булса да шушында күрермен инде, – дип, авылда калучылар да булды. Алар мулла белән мәзиннән һәм башка бай кешеләрдән биш бәясе белән икмәк сатып алып, ерып чыккысыз бурычка баттылар.

Бик ишле бала-чагалы ярлылар да авылда калды. Аларның өсләренә кияргә киндер күлмәге дә, ерак юлга чыгарлык ак- чалары да юк иде. Алар төрле үлән, тамыр-томыр җыялар да шуларны киптереп, он итеп тарттыралар.  Соңгы  сыерларын да сатып, кышлык азык юнәтәләр иде.

Rәй урталарына таба иске кибәннәр әкрен-әкрен шиңеп бетә, ә кибән хуҗаларының кесәләре акча белән тула башла- ды. Мулла белән мәзиннең бурычка алучыларны терки  тор- ган калын кенәгәләрендә көн саен яңа исемнәр арта бара. Гыймади да берничә таякны яңа тамгалар белән сырлап бетер- де.

Миңлебай Вафасы калага эшкә китте. Сафа, хатыны белән киңәшкәннән соң, авылда калырга булды.

Өлкән абыйсы Тол Таҗи да:

  • Ярлыга кая барса да бер язмыш, – дип, беркая кузгал- мады.

Ул хәтта кышлык запас та кайгыртмады. Бер уйлаганда, ул – бала-чагасыз, хатынсыз, хәтта кәҗәсе дә булмаган ялгыз бер кеше – авылдан беренче булып китәргә тиеш кебек иде. Байлар белән куштаннар, Таҗиның авылда калуын күргәч, монда бер-бер хикмәт бардыр, дип шикләнә, борчыла баш- ладылар.

Бөтен тирә-якта якынлашып килгән ачлыктан курыкмаучы бердәнбер кеше шушы Тол Таҗи гына иде.

  1. Ач күләгәләр, тук бүдәнәләр

Көз туклык, муллык китермәде. Кичләрен хәзер су буенда егетләр дә гармун уйнап, җырлап йөрмиләр, иңнәренә көянтә- чиләк асып, киенгән-бизәнгән кызлар да тар сукмактан су алырга төшмиләр.

Ташландык әвеннәр җимерек стеналары, тишек түбәләре белән ыржаеп утыралар. Аларның базлары ишелеп, мичләре яртылаш җимерелгән. Тап-такыр ындыр табаклары тигез ашъяулык шикелле җәелеп ята.

Халык өеннән чыкмый.

Урамнарда бер кеше күренми. Йортларның ишек-тәрә- зәләренә такта сугылган, койма такталарын, читән чыбыкларын ягарга ташып бетергәннәр. Мал-туар абзарлары җимерелгән, таланган.

Мәзин дә хәзер, кешегә биреп, чыпта суктырмый. Шәмси мулланың хатыны да яңа сөлге, ашъяулыклар эшләтми. Гомер буе станда сугу суккан кешеләр эшсез калдылар.

Салым түләр вакыт та килеп җитте.

Авылга, тройка атка утырып, Сапый старшина килеп төште, старостага ничек эш итәргә кирәклеген күрсәткәч, авызыннан килгәнче сыйланды да тагын китеп барды. Атлы стражник ста- новойдан язу китереп китте. Берничә көннән соң кара мыеклы писарь, авылдан узышлый старостага сугылып, тагы берничә киңәш биреп китте.

Фәйзулла староста сотский белән десятскийларга халыкны каравыл өенә җыярга кушты. Алар, калайларын мунчала бау белән муеннарына асып, кулларына ботаклы таяк тотып, һәр өйнең тәрәзәсен шакый-шакый:

  • Әх-мә-дул-ла а-гай, җыенга ба-ар!
  • Гайнетдин абзый, җыенга!
  • Старшина бөтен кешегә килергә кушты! – дип, урам буйлап йорт борынча кычкырып йөрделәр.

Ачлыктан кипшенеп агарынган, шешенгән кешеләр, салкын мич башларыннан көч-хәл белән төшеп, сәләмәләрен киделәр дә каравыл өенә киттеләр.

Rыенда шау-шу, акырыш-бакырыш булмады. Крестьян- нар, башларын иеп, сабыр гына тик тордылар. Аларның йөзләре саргаеп суырылган, нурсыз күзләре төпкә баткан. Арык беләкләрендәге кан тамырлары, кабарып, кара бау ши- келле үрелгән иде.

Муенына җиз калаен асып, Фәйзулла староста килеп җитте. Мәзин белән Гыймади да биредә иде.

  • Rәмәгать, нәчәлство салымны соңгы тиененә чаклы түләп бетерергә куша, – диде староста.

Халык дәшмәде.

  • Ничек итеп түләмисең инде? Rирдән файдаланабыз икән, димәк, салымын да түләргә кирәк... – диде мәзин.

Гыймади гөрелдәтеп бер кикерде дә:

  • Игеннең уңмавы патшага, нәчәлствога кагылмый. Ансы – Ходай Тәгалә эше, тәкъдир эше... – диде.

Чатан Сәләхинең кияве, өстенә тула чикмән, аягына тишек итек кигән Фәхри кинәт:

  • Ындырында кибәне булган кешеләргә алай сөйләве ан- сат. Аларга нәрсә? Алар әйтерләр дә, түләрләр дә... Аша- рына икмәге булмаган кешеләр нишләр? Бетләрен сатып түләсеннәрме? – дип кычкырды.

Әле бөтенләй аңгыраеп җитмәгән берничә кеше аны яклап тавыш бирде.

Фәйзулла староста:

  • Теләсәң каян тап, теләсәң ни белән түлә... Патшаның анда эше юк... Мужик икәнсең, түләргә тиешсең, – дип кыч- кырды.
  • Патша, салым түләткәнче, безнең ничек җан асрага- ныбызны сорасын иде! – дип, каршы җавап кайтарды Фәх- ри.
  • Ни сөйләгәнеңне уйлап сөйлә, егетем. Патшага тел тидерәсе булма! Телеңне тый, югыйсә... – дип җикерде старос- та һәм түшендәге җиз калаена кагылып алды.
  • Шулай, шулай... Патшага тел тидерергә ярамый, – дип, мәзин белән Гыймади да аның сүзен җөпләделәр.
  • Патшаның шуннан башка эше юк дип беләсеңме әллә? Синең ач торуың турында гына уйлыймыни ул? – дип өстәде Фәйзулла һәм катгый итеп: – Rәмәгать! Мин сезгә нәчәлство боерыгын гына тапшырдым. Калган ягын үзегез беләсез... Соңыннан миңа үпкәләмәссез. Барыбер түләтәбез, – дип, сүзен бетерде.
  • Юкның нәрсәсен түләтәсең? – диде кемдер.
  • Аптырама! Булмаса, бик шәпләп чыбык белән сук- тырырбыз, аннары булгач алырбыз. Чыбык барыгызга да җитәрлек, – диде староста.

Салым түләүне уена да китермәгән кешеләр калтыранып, куырылып куйдылар.

Шуның белән җыен таралды.

Иртәгесе көнне Фәйзулла староста  волостька  китте,  ан- нан кайткач, сотский һәм десятскийлар белән бергәләп үзенең вазифаларын башкарырга кереште. Ул, салым түләмәгән кешеләрнең йортларына кереп, аларның соңгы арык сыер- ларын, бозауларын яки аягында көчкә басып торган арык атларын алып чыгып китте. Мал-туары булмаганнарның соңгы алабута онын, соңгы мендәрен һәм чүпрәк-чапракларын алып чыктылар. Хуҗаларыннан алган мал-туарны десятскийлар

староста ишегалдына җыйдылар. Әйберләрне каравыл өенең чоланына китереп ташладылар.

Хатын-кыз һәм бала-чага, әйберләрен алып чыкканда, кыч- кырып елый-елый бирмәскә тырыштылар. Фәйзулла белән сотскийлар аларны, сүгә-сүгә, читкә этеп җибәрәләр, тибеп егалар иде. Хатын-кыз белән бала-чага шулай, үкереп елый- елый, идәндә яки каткан җирдә ятып калдылар.

Бөтен гаиләләре белән авылны ташлап киткән кешеләрнең ишекләрен каерып кереп, йортларында калган һәммә әйберне җыеп чыктылар. Алып чыгарлык әйберләре булмаса, салымны аларның туганнарыннан түләттеләр яисә йортларын, каралты- кураларын саттылар. Боларны авыл байлары сатып алдылар да, утынга турап, алачыкларына өеп куйдылар.

Бирердәй бер әйбере булмаган кешеләр дә байтак иде. Андыйларның көннәре-төннәре кайгыдан каңгырып уза, алар инде көн исәбен дә югалтканнар һәм, әҗәлебез ачлыктан бу- лырмы, чыбык белән суктырганнан булырмы, дип, кайсы ал- данрак киләсен көтеп яшиләр иде.

* * *

Калага эшкә киткән Миңлебай Вафасының да сыерын алып чыктылар. Берәү дә Патый карчыктан курыкмады, берсе дә Миңлебай картның кылган яхшылыкларын искә алмады, Ва- фаны яклап калуны кирәксенмәде.

Сафаның да ике яшьлек башмак танасы Фәйзулла старос- та ишегалдына күчте. Фәхригә дә шул ук язмыш килде. Таҗиның һәм иреннән яшь бала белән калган яшь кенә тол хатын Фахирәнең дә салымнары түләнмәгән иде. Фәйзулла Таҗиның йортын читләтеп узды, ә Фахирә йортына таба бара башлаган десятскийга:

  • Анда ялгыз хатын гына калды... Аңа тимик, егетләр, ничек тә бер түләр әле, – диде.

Әйбер җыю беткәч, Фәйзулла староста, Фахирәне үз янына чакыртып алып:

  • Салымыңны нигә түләмисең? – дип сорады.

Хатын, ертык яулык очы белән авызың каплап, оялып кына:

  • Ни белән түлим соң, Фәйзулла абзый... Үзең дә беләсең, бернәрсәм дә юк бит... – диде.
  • Теләгәндә табарга була... Синең кебек япь-яшь хатынга салым түләмәү оят түгелме? – диде Фәйзулла.
  • Бер мин генә түгел, бөтен кеше шундый хәлдә бит, Фәйзулла абзый... Алай бик кыссаң, соңгы самавырым белән мендәрләремне бирермен инде.
  • Аннан башка  да  каравыл  өе  иске-москы  белән  тулган.

Син безгә акча китер, акча!..

  • Каян алыйм мин аны?
  • Теләгәндә табарга була... Шундый япь-яшь хатын... Алар өйалдында сөйләшеп торалар иде. Иллене узган

Фәйзулла белән егерме яшьлек Фахирәдән башка бүтән кеше юк иде. Фахирә, күз яшьләренә төелеп, капкага таба китте.

  • Туктале, килен! – диде аңа Фәйзулла.

Фахирә туктады. Староста як-ягына каранып алды да бик мәгънәле итеп:

  • Акчаңны әзерләп куй!.. Бүген кич өеңә үзем кереп чы- гармын! – диде.

Фахирә аның бу сүзләренең мәгънәсен аңламады, тиз генә капкадан чыгып китеп барды.

Кич, бөтен авыл йоклап беткәч, Фәйзулла, куенына ярты икмәк кыстырып, өеннән чыкты, хатынына:

  • Сотский Хәлил янына барып кайтам әле, – диде, үзе туп-туры Фахирә өенә китте.

Фахирәнең тәрәзәсендә уты юк иде инде. Староста әкрен генә тәрәзәне шакыды.

Эчтән:

  • Кем ул? – дип куркынып сораган тавыш ишетелде.
  • Мин идем, Фахирә... Ач әле, акыллым!..

Тол хатынның күңеленнән: «Акча алырга килгәндер, карт тәре!» – дигән уй чагылып үтте һәм куркып кына җавап кайтарды:

  • Мин йокларга яттым инде, Фәйзулла абзый.
  • Барыбер, ач... Яхшы киңәш белән килдем! – дип, Фәйзулла ишекне тартып карады, ишек бикле булып чыкты. Шуннан ул тагы тәрәзә шакыды.

Фахирәнең тавышы-тыны ишетелмәде. Староста аның саен шакый бирде. Фахирә, куркуыннан калтырана-калтырана, ишекне ачты да мич артына кереп китте.

Фәйзулла, тиз генә бусагадан атлап, туп-туры мич артына китте. Куеныннан ярты икмәк  чыгарып,  аны  киштәгә  куй- ды.

  • Синең кебек яшь хатынга акча таба алмау оят ул, Фахи- рә, – дип, кулын аның иңбашына салды.

Фахирә, куштанның ниятен сизеп, куркуыннан катып кал- ды. Фәйзулла аны көчләп мич артыннан сөйрәп алып чыккач кына, хатын ялварырга кереште:

  • Алла хакы өчен, мәсхәрә итмә, Фәйзулла абзый... Алла хакы өчен!..
  • Куркырлык берни дә юк, акыллым, куркырлык берни юк!.. Шундый яшь була торып, акча таба алмыйсың!.. Әйе... яшьсең... чибәрсең... – дип сөйләнде Фәйзулла.

«Кешеләргә кычкырыйм микән әллә? Тик кем ишетер соң?

Ярдәмгә кем килсен?» – дип уйланды Фахирә.

Шулчак баласы уянды һәм ят тавыштан куркып, кычкы- рып елап җибәрде. Фәйзулла аңа ипи сындырып бирде. Бала тәмле ипи исен сизүгә тынып калды, ипи кисәген комсызланып эләктереп алды да тиз-тиз ашарга кереште.

Куштан яңадан Фахирәгә омтылды. Көчле куллары белән аны кысып кочаклап алды.

  • Ипи алып килдем. Тагы китерермен... Алла боерса, ач булмассың. Салымыңны да үзем түләрмен... Яхшылыкны аңламасаң, бу бәхетнең кадерен белмәсәң, ул чагында үзеңә үпкәләрсең... Ялангач тәнеңә юеш тал чыбыгы сызгырып төшә башлагач, мине исеңә төшерерсең дә, соң булыр...

Баланың йотлыга-йотлыга ашыгып ипи чәйнәгәне һәм тыш- та җил улаганы гына ишетелә иде.

Хатын, актык көчен җыеп, старостаның кулыннан ыч- кынырга омтылып карады,  әмма  чамаламыйчарак  талпын- ды – башы белән сәке читенә бәрелеп егылды да һушын җуйды.

Фахирә Фәйзулланың кайчан киткәнен хәтерләмәде. Ба- шында, утлы очкыннар шикелле «салым, акча... ипи... чы- бык... мәрхүм ирем... староста» дигән уйлар гына бөтерелде. Колак төбендә хурлыклы җыр сүзләре яңгырады. Баласы исә сәкедә тып-тын гына ипи ашап утыра иде.

* * *

Берничә көннән соң тегермәнче Фәйзулла старостага буада мәет барлыгын килеп әйтте. Фәйзулла, пүнәтәйләр ияртеп, шунда китте. Мәетне судан чыгардылар. Кечкенә баласын күкрәгенә кысып, суга батып үлгән Фахирә иде бу.

  • Ачтан үлгәнче болай үлү хәерлерәк дигәндер, – диде Фәйзулла һәм пүнәтәйләргә: – Өеннән тапкан әйберләрне каравыл йортына илтегез. Салымын түләр өчен булыр, – диде.

Мәетнең өстенә иске чыпта каплады да десятскийларга бу хакта становойга хәбәр итәргә кушты.

Ике көннән соң, доктор һәм ике стражник ияртеп, становой килде. Доктор Фахирәнең мәетен ярып карагач, становой аны күмәргә рөхсәт итте.

Фәйзулла салым җыю турында түрәгә хәбәр итте:

  • Салымны түли алмыйлар, ваше благородие, алырлык нәрсәләре юк... Минемчә, бер генә юл калды, – диде ул.

Становой моның нинди юл икәнен бик яхшы белә иде. Ул җавабын шундук бирде:

  • Ярый, башлагыз! Бөтен эшне берьюлы бетерик. Барысы да әзерме? – диде.

Тырыш   Фәйзулла   чыбыкларны   алдан   ук   әзерләп   куй-

ган иде. Нечкә тал чыбыклары, сызгырып-сызгырып, ач кешеләрнең аркаларына төште. Чыбык белән суктырганны күтәрә алмыйча, күп кеше җан бирде. Исән калганнары, кычкырып-ыңгырашып ята торгач, аңнарын җуеп тынып кал- дылар. Стражниклар аларны, авыр итекләре белән типкәләп, аңнарына китерделәр дә, башкаларга урын бирер өчен, бер читкә кудылар яисә, арык, хәлсез атка салып, өйләренә озат- тылар. Шешеп чыккан аркаларындагы кызарып янган ярала- ры белән алар эскәмиядә йөзтүбән яттылар. Тәннәрен телгәләп бетергән бу чыбык эзләреннән җылы кан тамчылары саркып тама иде.

* * *

Ачлыкның иң котырган чагында авылда зур янгын  чык- ты.

Хатыннар ах-вах килеп кычкыра, бала-чага куркудан чы- рылдап елаша башлады. Староста, көчәнеп-көчәнеп:

  • Пожар! Пожар сүндерергә чыгыгыз! Балта, чиләкләр чыгарыгыз! Тиз булыгыз, тиз булыгыз! – дип кычкырды.

Ләкин берәү дә чыкмады.

Малларын җаннарыннан да кадерлерәк күргән кешеләр генә, ыгы-зыгы килеп йөгерә-йөгерә, әйберләрен уттан иминрәк җиргә, су буена ташыдылар. Ачлар битараф бер кыяфәттә аларны карап тордылар.

Һава тып-тын, бер җил әсәре юк иде. Ындыр табакларында инде запас салам калмаган; аны өй һәм каралты түбәләреннән дә ташып бетергәннәр иде. Утка да азык юк иде. Шуңа күрә озакламый янгын басылды. Юан имән бүрәнәләреннән салган тегермән амбарлары гына, авыл өстенә кызыл шәүлә салып, төн буе янды. Янгын иртәгесе көнне өйлә вакытларында гына сүнде. Дүрт ташлы зур тегермән урынында кайнар көл өеме генә торып калды.

Утта бөтен малыбыз янып бетә, дип, төн буе котлары очып чыккан куштаннар:

  • Тегермәнче үзе яндырган моны! Ул карт мәлгуньнең үзен тотып утка ташларга кирәк! – дип шаулаша-шаулаша, янган тегермән тирәсендә тулгандылар.

Тик аларны яклаучы булмады. Шуннан соң куштаннар тегермәнчене эзләп киттеләр, ләкин таба алмадылар.

Эшсез буш торган тегермәнен тегермәнче кирәксенмәгән, күрәсең.

Озакламый бу турыдагы сүзләр тынды. Куштаннар хәйләкәр тегермәнчедән үзләренә тиешле өлешне алдылар, ахры, янгын турында бүтән сүз куертмадылар. Тегермәнче үзе исә, аренда хакын да түләмичә, Мәүла Колыдан китеп юкка чыкты.

  1. Сасы сазда бакылдашу

Казан каласының татарлар яши торган өлешендәге пычрак урамнарның берсендә зур гына таш мәдрәсә йорты калкып тора.

Мәдрәсәдән Кабан күленә төшә торган сукмак буйлап кулларына яньчек комган тоткан, иңбашларына сөлге салган шәкертләр тыз-быз йөреп торалар. Мәдрәсә эчендәге тавыш, шау-шу урамга чаклы ишетелә.

Rир идәне балчык измәсенә әйләнгән кечкенә аш өендә, стена буенда, борыннары төшкән дәү корсаклы тәбәнәк кенә берничә самавыр утыра. Бөтен бүлмәгә әче сөрем исе сеңгән. Шәкертләр, идәнгә тез чәнчеп утырган хәлдә,  самавырларда аш пешерәләр. Кайсысыдыр узган атнадан бирле юылмый яткан тәлинкәләрне кәгазь белән сөртә.

Берничә шәкерт тәһарәт ала, калганнары, кайнар су белән салкын су әзерләп куеп, урын бушаганны көтеп торалар.

Биредә әти-әниләре янында торып, мәдрәсәгә сабакка гына йөрүче шәһәр мещаннары һәм сәүдәгәр малайлары да  бар. Алар бәлеш, сумса, пирожный ашыйлар, гел мәдрәсәдә яши торган иптәшләрен дә сыйлыйлар. Аннары, мәдрәсә чормасы- на менеп, яшереп кенә тәмәке тарталар.

Өске каттагы ситсы чаршау белән генә бүленеп алган бүлмәләрдә, аякларын бөкләп мендәр өстенә утырган килеш, Коръән ятлыйлар. Беришеләре үзе тирәсенә тезләнеп утырган үсмер малайларга дәрес бирә. Почмакта  ике  шәкерт  варис- лар арасында мал бүлүгә кагылышлы буталчык бер мәсьәлә турында кызып-кызып бәхәсләшә. Шунда ук бер шәкерт кулдан ясаган җәзбә белән шәмаил сыза. Бер читтәрәк таза гына сакаллы бер егет, тирә-юнендәгеләргә һичбер илтифат итмичә, үз китабының бит кырыйларына тырышып-тырышып, иптәше китабындагы язуларны күчерә. Бүлмә эчендә шушы шау-шуда сукыр суфиның көйләп Коръән укыган тавышы йо- тылып, югалып кала. Әнә өч егет якын ук килеп җыелганнар да кайсы фәхешханәдә төн кунганнарын, кайсы кабакта аракы эчкәнлекләрен һәм типтерер өчен кайдан акча алганлыкларын пышылдап кына сөйләшәләр. Сыйныф бүлмәсендә дәмулланы1 көтеп торган унлап шәкерт дөньяда ничә Алла барлыгы ту- рында моназара кылыша2.

Мәдрәсә капкасы төбенә көр генә туры пар ат килеп тукта- ды. Өр-яңа чанадан өстенә кондыз якалы янут толып, башына

1 Дәмулла – дамелла: 1) югары мәктәп укучысы; 2) зур укымышлы, дәрес бирүче.

2 Моназара кылышу – бәхәсләшү; фикер алышу.

һәйбәт камчат бүрек кигән бер кеше, төшеп, тиз генә капка- дан керде дә, пычранып беткән таш баскычтан өскә менеп, як-ягына каранып тормастан, туп-туры сыйныф бүлмәсенә таба узды. Ул ишектә күренү белән,  бүлмәдәге  шау-шу  ты- нып калды. Шәкертләр урыннарыннан сикерешеп тордылар. Керүче кеше кычкырып сәлам бирде дә:

  • Исәнмесез, шәкертләр! – дип өстәде. Бөтен мәдрәсә эчендә:
  • Ефим поп килгән! Әйдәгез, моназарага киттек! – дигән тавышлар яңгырады.

Ефим Малов мәдрәсә тормышы, мәдрәсә гадәтләре белән яхшы ук таныш булган атаклы бер миссионер иде. Кайвакыт ул мәдрәсәгә үзе килә, кайвакыт исә шәкертләрне үз өенә чакыра, татарның дини һәм «голәмә» даирәләре белән даими багланыш тота. Монда ул үзенең миссионерлык эшенә кирәкле белемне ала иде.

Берничә минуттан сыйныф бүлмәсенә шәкертләр кереп тул- ды. Сакаллылардан алып яшүсмерләргә хәтле җыелдылар.

Исәнләшеп сәлам алышканнан соң ук, моназара  үзеннән- үзе кызып китте. Сүз Алла бер генәме, әллә берничәме дигән мәсьәлә хакында иде. Ефим поп, Алла бер генә, ди, ә шәкерт- ләр, Алланың берничә булуы мөмкин, дип исбат итәргә ты- рышалар иде. Поп ул заманда шәкертләргә мәгълүм булган мондый формуланы китерде:

  • Әгәр аллалар күп булса, алар үзара талашып, сугышып бетәрләр иде, – диде.

Шәкертләр, төкерекләрен чәчеп, кулларын бутый-бутый, попка ябырылдылар:

  • Ля нөсәллим!1 Дөрес түгел!
  • Аллалар күп, алар бер-бере белән килешеп эш итәләр.
  • Ни өчен аллалар дус яшәп, дөнья белән үзара тату идарә итә алмасыннар?

Ефим поп, ислам дине белгече кебек, Коръәннән өзекләр китереп, шәкертләрнең башын катырып бетерде. Ә шәкертләр аның саен кыза барып, берничә Алла барлыгын мантыйк буен- ча да исбат итәргә мөмкин, дип, миссионерны ышандырырга тырыштылар. Коточкыч шау-шу купты. Беркем дә бер-берсен тыңламады. Тәрәзә пыялаларыннан болганчык су ага башла- ды. Тынчу, бөркү ис белән тулган сыйныф бүлмәсе бакалар бакылдашкан сасы сазлыкны хәтерләтә иде.

Бәхәснең кызып җиткән бер чагында бүлмә ишеге төбенә дәмулла Кәрим ахун  килде.  Ул,  шәкертләр  артына  посыб- рак, моназараны беравык тыңлап торды да, миссионер белән

1 Ля нөсәллим – «күнмибез», «риза түгел», «алай түгел» мәгънәсендә.

бәхәскә керәсе килмичә, мәдрәсәдән шыпырт кына чыгып китте.

Кызып җиткән шәкертләрнең телләренә ни килсә, шуны кычкыра башлауларын күргәч, Ефим поп җавап бирмәс  бул- ды.

Үзе янында утырган ике шәкерткә:

  • Иртәгә миңа килегез... Бүген башлаган бәхәсне шунда төгәлләрбез. Биредә мин бүтән кала алмыйм. Башым авырта башлады, – дип, урыныннан кузгалды.

Шәкертләр тайпылышып юл бирүгә, поп бүлмәдән чыгып китте. Ул мәдрәсәдән киткәч, шәкертләр:

  • Картның кирәген бирдек соң!
  • Поп тәмам телсез калды!
  • Әйтергә сүзе булмагач, чыгып тайды шул! – дип мак- таныштылар.

Кайберәүләр исә аны кызганган сыман:

  • Коръәнне дә, Мөхәммәт галәйһиссәлам хәдисләрен дә аңлый үзе... Кяферләрнең тәмугта янасын да белә, ә үзе һаман шулар арасында кала. Ни сәбәпле ул мескен поп хак дингә күчми икән? – дип сөйләнделәр.

Ефим поп исә үзен бер дә мескен санамый иде. Аңа шушы шәкертләр үзләре кызганыч иде. Шуны уйлап, ул мәдрәсә капкасыннан чыкты да, үзен көтеп торган  чанага  утырып, өенә кайтып китте.

Шәкертләр исә юеш бүлмә, сасы коридор, тузанлы сыйныф- ларга таралыштылар. Мәдрәсә үзенең гадәттәге хәленә кайтты.

  1. Гөнаһны фаш итү – үзе гөнаһ

Ефим поп тарафыннан бәхәсне дәвам итәргә чакырылган ике шәкерт әйтелгән вакытка аның йортына килде. Алар икесе дә өлкән сыйныф шәкертләре булып, озакламый мулла булып китәргә тиешләр иде. Шәкертләрнең берсе – озын буйлы, ябык тәнле, очлы иякле, киң маңгайлы, төпкә батып торган кечкенә зәңгәр күзле егет – ерактагы бер татар авылы мулласының малае иде. Ул бик кызу һәм оста моназарачы иде. Икенчесе – озын буйлы, юан гына гәүдәле, табак битле, кара мыеклы егерме ике яшьләрендәге бер егет – Мәүла Колы авылының имамы Шәмси мулла малае, Әсма остабикәнең яраткан иркә баласы Барый мәхдүм иде.

Алар инде Ефим поп йортына ике ел буе килеп йөреп, шул- вакыт эчендә бай миссионерның йортында үзләшеп беткәннәр, һәрвакыт үзләрен ачык чырай белән елмаеп каршы алучы сөйкемле генә асрау кыз белән дә танышып өлгергәннәр иде. Шәкертләр аның зифа буена, дәртле йөзенә сокланалар, урыс-

чаны ватып-җимереп булса да, аны сүз белән әвәрә кылалар. Шушы яшь кыз белән сөйләшү алар өчен Ефим поп йортына тарта торган бер җим иде.

Кыз бигрәк тә Барыйга ягымлы карый иде. Ул, һәрвакыт Барыйга якынрак килеп, аңа таза ботлары белән кагылырга, янып торган дәртле күзләре белән аның күзләренә карарга тырыша.

Ефим поп озак көттермәде. Кунаклар янына чыгып, алар белән ике куллап күреште дә ягымлы бер тавыш белән:

  • Рәхим итегез, мәхдүмнәр! – диде.
  • Бүген без килергә уйламаган идек тә, вәгъдәбезне боза- сыбыз килмәде инде, – диде Гали исемле озын шәкерт.
  • Нигә?
  • Яман салкын... Безнең юка җиләннәр мондый суыктан начар саклый шул.
  • Шулай, билгеле, шулай!.. Сезгә чалбар кию дә тыелган бугай әле?
  • Тыелса да, чалбары булган кеше кия. Чалбары булмаган кеше нәрсә кисен?
  • Ах, сезнең язмыш! – диде поп, кызганып.

Бай мулла малае Барыйга иптәшенең бу сүзләре ошамады, ахры: ул сүзсез генә бер аягын икенчесе өстенә атландырып куйды. Озын постау казаки чабулары астыннан балакла- рын читек балтыры эченә тыгып кигән өр-яңа кара чалбары күренде. Ул үзен ярлы шәкертләр шикелле мескен санамыйм дип әйтергә дә җыенган иде, шулвакыт бүлмәгә асрау кыз кереп, Ефим попка мөрәҗәгать итте. Сүз шунда бүленеп кал- ды.

Аннары тагы сүз арты сүз чыгып, әңгәмә башланып китте. Асрау кыз, яңадан ишеккә килеп, Ефим попка тагы ниләрдер әйтте. Ефим поп урыныннан кузгалды, әдәпле генә итеп шәкертләргә икенче бүлмәгә чыгарга кушты. Барысы да ишеккә таба киттеләр. Шаян асрау кыз, юри эшләгән сыман, иң арттан чыгып килгән Барыйның юлына аркылы төште. Барый, узышлый, аның түшен сыйпап алды. Кыз  тиз  генә аның ботын чеметте. Башкалар моны сизмәде.

Күрше бүлмәдәге өстәлгә өч кешелек итеп мул гына табын әзерләнгән иде.

Шәкертләр өстәл янына утырдылар. Ефим поп, кунакларның каршысына урнашып, аларны бик тырышып сыйларга кереште. Шәкертләр үзләрен берәр татар сәүдәгәрендә аш мәҗлесендә утыргандай хис иттеләр. Бер үк кашык белән икра, маринад алдылар, төрле закускаларга үрелделәр, шул ук вакытта рюм- ка тотарга да онытмадылар.

Миссионер, тәҗрибәдән чыгып, шәкертләр алдында тәмле азык торганда, алар белән җитди сүз сөйләшеп булмавын

белә иде. Сөйләшү тиешле нәтиҗә бирсен өчен, кунакларны беркадәр исертергә дә кирәк иде.

Ниһаять, кунаклар тәлинкәләрен бер читкәрәк этеп куй- дылар. Шәкертләр кичә мәдрәсәдә кузгалган моназараның дәвам итүен көтәләр иде. Ләкин аларның көткәне булмады. Миссионер сүзне бөтенләй икенче мәсьәләдән башлады. Ефим поп нәкъ менә бүген сөйләшәсе сүз өчен инде ике ел буена аларны үзенә чакырып сыйлаган, шуның өчен Кәрим ахун мәдрәсәсенә барып йөргән иде.

  • Менә сез, ун ел буе үзегезнең сасы мәдрәсәгездә ятып, ни алдыгыз, нәрсәгә ирештегез инде? – диде ул.
  • Белем алдык, – диде Гали.
  • Белем!.. Алай икән!.. Ә сезнең ул белемегез нигә ярый соң?
  • Ничек нигә ярый? – диде Барый. –  Менә,  мәсәлән, мин, авылыма кайтып, мулла булам, балаларга дин укыта башлыйм, көчемнән килгән кадәренчә аларны кыямәт көнендә булачак газаплардан коткарырга тырышам.
  • Ә хәзер сезнең авыл халкы ялгыш юлдамыни?.. Синең әтиең аларны дөрес юлга өндәмимени?

Көтелмәгән бу сораудан ике шәкерт тә аптырап калды. Ефим попка шул гына кирәк иде. Ул бик канәгать төс белән яңадан сүзгә кереште:

  • Мәхдүм туганнар!.. Сезнең авыл   халкының   тоткан юлы дөрес. Алар туалар, газап чигеп яшиләр, аннары үлеп китәләр... Алар өчен шуннан да дөрес юлны  Ходай  үзе  дә уйлап таба алмас иде. Сезгә алар өчен кайгырасы юк... Сезгә күбрәк үзегез турында уйларга кирәк.

Барый:

  • Дөрес түгел! – дип кычкыра башлаган иде дә, миссионер, кулын күтәреп, аны сүзеннән туктатты:
  • Сабырлык кирәк, сабырлык, мәхдүм! Без хәзер бәхәс кыл- мыйбыз. Башта мин әйтеп бетерим, аннары син үз фикереңне әйтерсең.

Татар шәкертләрен, ислам дине ялган дин, христиан дине генә чын дин, дип ышандырып булмаслыгын карт миссионер бик яхшы белә иде. Шуңа күрә ул бу юлы Алланы бөтенләй инкяр итү юлына басты, атеист кабыгына керде.

  • Алай булгач, ни өчен син үз динеңне генә чын дин дип исәплисең? Ни өчен христиан диненә генә өндисең? – дип каршы төште Барый.
  • Хикмәт тә шунда шул, – диде поп. – Без Россиядә яшибез. Безнең императорыбыз – православный, рәсми ди- небез – христиан дине. Бу дин бездә власть көченә һәм бай- лыкка таяна. Аны яклаучыларга, бигрәк тә аның голәмәсенә безнең император, бик юмарт акча өләшеп, бәхетле, иркен

тормыш тудыра... Әнә шул сәбәпле без, чын күңелебездән тырышып, ул дингә хезмәт итәбез. Мине аңладыгызмы инде? Европада католикларга яки протестантларга, Төркиядә мөселманнарга, Кытайда буддачыларга карата да шул ук хәл. Әгәр дә мөселманнар мине менә шушындый яхшы йорт, яхшы өс-баш, менә шушындый яхшы шартлар белән православный- ларга караганда яхшырак тәэмин итә алсалар, ышаныгыз, мәхдүмнәр, мин ислам диненә хезмәт итәр идем, халыкны, шушы дин – бердәнбер дөрес дин, дип танырга өндәр идем.

  • Патшалар нигә бер динне икенчесеннән өстен күрәләр? Барлык диннәр дә тигез булгач, нигә дин тоту иреге куймый- лар? Патшага аннан ни зарар?
  • Бусы, – энем, икенче мәсьәлә... Бусы инде – патшаның үз эше. Без инде үз мәсьәләбез турында гына сөйләшик... Менә шулай, мәхдүмнәр!.. Берәр эшкә яраклы белем генә чын белем була ала. Ә сезнең белемнән беркемгә дә файда юк. Сезне бик кызганам мин, бик кызганам...

Шәкертләр бер-ике сүз белән генә миссионерга каршы төшеп карадылар. Тегесе исә аларның дәлилләрен бик ансат юкка чыгарып, сиздерми генә, үзенең төп максатына якын- лашып килә иде.

  • Алла бер генә булганнан безгә ни файда да Аллалар бишәү булганнан ни зарар? Гайсәне Алланың улы дигән белән сез ни оттырасыз да аны пәйгамбәр дип атап ни отасыз? Авыл мужигы, ботын кашыйм дип, кулын кесәсенә тыккан саен, сәдака акчасы көтә торган мулланың тормышы нәрсәгә илтә? Үзегез уйлап карагыз!

Барый, ачуы килеп:

  • Нигә мулла фәкыйрь яшәргә тиеш? – дип сорады.
  • Сезнең авыл, бәлки, зур, бай авылдыр, – диде поп аңа каршы. – Сезнең атагызның, бәлки, әллә ничә кибән сукмаган ашлыгы да бардыр. Әмма ул байлык мәңгелек түгел бит. Әгәр дә авыл ярлыланып, кибәннәрең бетсә нишләрсең? Синең бу белемең ул чагында нинди файда бирер?
  • Ходай мәрхәмәтеннән ташламас әле! Ачтан үтермәс!
  • Мәрхәмәтеннән ташламас дисеңме?.. Ташламас, көт! Менә хәзер кайбер авылларда ачлык. Халык чебен урынына кырыла, диләр. Синең ул мәрхәмәтле Аллаң кайда соң? Алла- га ышану – пәрәвез җебенең ныклыгына ышану белән бер ул. Тук яшәргә теләгән кеше үз-үзенә генә ышанырга тиеш. Чын инану менә шул ул... Ярый, синеңчә дә булсын, мәхдүм, – диде Ефим поп, Барыйга таба иелә төшеп. – Син мул, иркен тормышта яшәрсең ди. Ә менә Гали мәхдүм нишләр? Аның атасының, шушындый суыкларда туңмасын дип, улына гади бер кайры тун җибәрерлек тә хәле юк, ә Гали мәхдүм, бәлки, атасыннан да ярлырак яшәр. Шулаймы?
  • Шулай, язмыштан узмыш юк. Берни дә эшләп булмый, әти юлыннан китәргә туры килә. Башка юл эзләргә соң инде, – диде Гали.
  • Нигә соң булсын?
  • Нишләргә соң?

Миссионер әнә шул сорауны көтеп кенә утыра иде. Ул шәкертләргә игътибар белән күз йөртеп чыкты.

  • Теләсәгез, мин сезне чын белем ала торган җиргә ур- наштыра алам, сезгә укыган чагыгызда ук җитәрлек акча бирәчәкләр... Тик бер шарт белән...

Шәкертләр сагая калдылар:

  • Нинди шарт?

Ефим поп, һәр сүзен иҗекләп:

  • Исемегезне, фамилиягезне һәм денегезне алмаштырырга кирәк, – диде.

Барый: «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» – диде дә, тиз генә торып, ишеккә ташланды.

Миссионер аны тотып калуны кирәк санамады.  Анысы китсә китсен, тик икенче кош өркеп очып чыгып китмәсен. Гали, кып-кызыл булып, маңгаена эре-эре тир бөртекләре ти- беп чыккан хәлдә, күзен иконаларга төбәп, туктаусыз папирос суыра-суыра, креслосында утыра бирде.

  • Берәрне тотып җибәрәбезме, мәхдүм? – диде миссионер, кунагының рюмкасына аракы салып.

Гали дәшми-тынмый эчеп җибәрде дә яңадан папирос ка- бызды.

Поп кунагына якынрак килеп утырды.

  • Мин мондый тәкъдимне сиңа күптән әйтергә җыенып йөри идем. Мин сине көчләмим – үз ихтыярың. Тик шуны уйла: бер яктан, – мулла булып, фәкыйрь яшәү, икенче як- тан – байлык, бәхет, кадер-хөрмәт, чибәр хатын... Теләгәнеңне сайлыйсың...

Гали башын тәрәзәгә таба борды. Еракта Сөембикә манара- сы ялтырап күренеп тора иде. Аны беренче тапкыр күргәндәй, манараның нечкә очына карап торды. Егеткә кемдер шаркылдап көлеп җибәргән төсле тоелды. Әйләнеп карады. Көлгән тавыш тынды, кемнеңдер кызганыч бер тавыш белән үкереп елаганы, әкрен генә ыңгырашканы ишетелде. Галинең, башын селкеп:

«Юк, мин алай итә алмыйм!» – дип кычкырасы килде.

Күзе ишеккә төште. Ишектән аңа асрау кыз елмаеп карап тора иде.

  • Табынны җыеп ал, – диде поп кызга.

Гали бер сүз дә әйтмәде. Кыз табынны җыярга кереште. Яныннан узганда, егеткә өметләндергеч ягымлы бер караш белән күз сирпеде.

  • Әйдә, Гали,  икенче  бүлмәгә  чыгыйк,  –  диде  миссио-

нер, тынлыкны бозып һәм, авыраеп калган егетне култыклап, ишеккә таба атлады.

* * *

Барый парадный ишеге төбендә торган киез катасын тиз генә аягына киеп, башына бүреген каплады да, тунының җиңнәрен кияргә дә өлгермичә, миссионер йортыннан йөгереп чыгып китте. Кремльдән чыккач кына, ул исенә килде, тунын киеп, шәһәрнең татарлар яшәгән җиренә, остазы Кәрим ахун янына йөгерде.

Татарлар яши торган урамнар буп-буш иде.

Каты йөгергәнгә йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә, сулышы кабып, Барый Кәрим ахун йортының бусагасыннан атлады.

  • Хәзрәткә әйтегез, минем аңар ашыгыч йомышым бар, – диде ул.

Кәрим ахун, мәчеттән кайтып, голәмә мәҗлесенә барырга җыенып тора иде. Башына ап-ак чалма, өстенә буйлы-буйлы бохар чапаны киеп, ул шәкерт янына чыкты.

Барый ихтирам белән аның кулын үпте һәм, шундук идәнгә тезләнеп, еламсыраган тавыш белән сөйләргә кереште:

  • Коткар, хәзрәт! Хәер-фатихаңнан мәхрүм итмә... Мин харап була яздым.

Мәһабәт Кәрим ахун, тәкәббер торышын үзгәртмичә, кы- рыс кына:

  • Тор, ахмак. Ни булды?.. Rүнләп сөйлә! – диде.
  • Кичер, хәзрәт! Шәфкатеңнән мәхрүм итмә.

«Бәлки, ни булганын әйтмәскәдер? Берәр  ялган  сөйләп кенә чыгып китү яхшырак булмасмы?» дигән уй  чагылып китте шәкертнең күңелендә.

Әмма Кәрим ахун кырыс бер тавыш белән соравында бул- ды:

  • Ни булды? Ни хикмәт? Әйбәтләп сөйлә!

Барый, каушавыннан тотлыга-тотлыга, булган хәлне сөйләп бирде.

  • Эх сез, тинтәкләр! Аңгыра башлар! Ник буталдыгыз сез ул карт иблис белән? – дип ярсынды ахун.

Мәхдүм дәшмәде.

  • Бар, мәдрәсәгә кайт! Мәҗлестән соң шунда үзем кереп, барысын да тикшерермен, – дип боерды ахун һәм, төлке ту- нын киеп, өеннән чыгып китте.

Кич белән Кәрим ахун, мәдрәсәгә килеп, сыйныф бүлмә- сендәге лампага ут алдырды һәм, үзенең урынына утырып, барлык хәлфәләрне чакыртты. Аннары Барыйны, китертеп, каршына тезләндерде дә булган хәлне яңадан сөйләргә кушты. Шәкерт курка-курка сөйләргә керешкәч, ул:

  • Тинтәкләр! Мөртәтләр! – дип кычкырып, аның сүзен бүлә торды.

Шуннан соң Кәрим ахун киң җилкәле таза кизүгә камчы китерергә, ә Барыйга идәнгә йөзтүбән ятып, аркасын ачарга кушты.

  • Бу монафикъка, исереклек кылганы өчен, ун камчы сугарга!.. Катырак сук, кызганма! – диде.

Кизү боерыкны төгәл үтәде.

  • Гөнаһны фаш итү – үзе гөнаһ! Бу фасикъка тагы биш камчы өстәргә! – дип кычкырды Кәрим ахун.

Кизү бу боерыкны да үтәде.

Камчы белән суктырганнан соң, Барыйга әйберләрен җыярга куштылар. Хәлфәләрнең берсенә иртән ат яллап, мәхдүмне өенә кайтарып җибәрү эшен тапшырдылар. Кәрим ахун, әгәр дә Гали мәдрәсәгә кайтса, аның аягын-кулын бәйләп, шундук үзенә хәбәр итәргә кушты.

Икенче көнне иртән Барыйны Мәүла Колыга кайтарып җибәрделәр. Кәрим ахун, Шәмси мулла исеменә хат язып, хатны ямщик кулына тоттырды.

Мәдрәсәдә Галинең кайтканын юкка көттеләр. Гали күрен- мәде.

Казанда «Кәрим ахунның бер шәкерте чукынып урыс бул- ган!», «Мулла малае кяфер булган!», «Бер хәлфә, чукынып, марҗага өйләнгән!» дигән сүзләр таралды. Галинең монах киеме киеп, чиркәүгә кергәнен үзем күрдем, дип сөйләүчеләр дә булды. Икенче берәүләр аның бер кыз белән култыклашып театрга кереп барганын күргәннәр, имеш. Кайберәүләр, Ефим поп ул егетне үтергән, имеш, дип тә сөйләделәр. Халык ара- сында, ачлык килүнең сәбәбе әнә шул шәкертнең диннән язу- ыннан икән, дигән сүз дә таралды. Бик күп җирдә койрыклы йолдызлар күргәннәр, ул халыкка яңа афәтләр киләсенә икән, дип сөйләделәр, хәтта кояш тотылуын да Галинең чукынуы белән аңлаттылар.

Шәкертләр хәзер урамда күренсәләр, кешеләр:

  • Чукынган, чукынган! Керәшен! – дип кычкыра баш- лыйлар, шәкертләрнең күзен дә ачтырмыйлар; шуңа күрә аларның күбесе, бу хурлаулар Гали аркасында, дип, аны дошман күрәләр иде.

Әмма тынчу мәдрәсәдән котылган егеттән  көнләшүчеләр дә юк түгел иде.

  1. Әйтәм аны авылда эт-мәче калмады...

Мичәүләп жиккән пар ат, кар тауларын бер менеп, бер төшеп, урам буйлап көчкә чана тартып килә. Чанада, бишек- тәге кебек тирбәлеп, мәдрәсәдән куылган Барый кайтып килә.

Ниһаять, пар ат Шәмси мулла капкасы төбенә килеп туктауга, ямщик ат башыннан җиргә сикереп төште.

Аның артыннан, утырып кайтып оеган аякларын язгалап, кабыгыннан чыккан елан шикелле, киезләр эченнән мәхдүм үзе дә килеп чыкты.

Капка төбендә берничә кеше басып тора иде. Барыйны танып алгач, алар:

  • Исәнме, мәхдүм!
  • Исән-сау гына  кайтып  җиттеңме?
  • Ахун ни хәлләрдә яши? – дип, хәл-әхвәл сорашырга тотындылар.

Болар авыл куштаннары иде. Алар арасында Гыймади белән Фәйзулла староста да бар иде.

Барый керфекләренә сарган бәсне мамык перчаткасы белән сыпырып алды да куштаннар белән күреште. Капкадан төлке тун кигән Шәмси мулла килеп чыкты. Барый ихтирам белән әтисенең кулын үпте.

Мулла улының кинәт кайтып килүенә борчуга төшкән, ләкин моны мужикларга сиздерәсе килми иде.

  • Сез, картлар, үзегез генә бара торыгыз инде!.. Мин мәхдүмне өйгә озатып куйыйм, – диде ул.
  • Борчылма, хәзрәт, борчылма! Үзебез дә эшләрбез! – дип, куштаннар тар сукмак буйлап әкрен генә китеп барды- лар.

Мулла белән улы тиз генә өйгә керделәр. Ямщик атларны ишегалдына кертте.

Асрау кыз, ишекне  киң  ачып,  аларны  каршы  алды.  Ба- рый муенындагы шарфын чиште, тунын салып, аш бүлмәсе ягындагы сәкегә ташлады да, күшеккән кулларын уа-уа, мич янына килеп җылыта башлады.

  • Туңып беткәнсең бит, улым! Кулларыңны өшетмәдеңме? Менә бу төше җылырак... – дип сөйләнде Әсма, улының туңган кулларын тотып, мич яңагында йөртә-йөртә.
  • Кайтасыңны әйтеп, нигә алдан хәбәр итмәдең? Ат белән җылы кием җибәргән булыр идек... Әйтми-нитми юлга чы- гарга уйлаган! Бер-бер яман хәл булмагандыр бит, Алла үзе сакласын, – диде мулла.

Әсма, улының җавабын көтмичә, аш бүлмәсе ягыннан чы- гып китте.

  • Алай әллә ни юк, шулай да... минем кайтуым бераз көтмәгәнчәрәк булды... – диде Барый һәм, шундук сүзне икенчегә бору өчен: – Нишләп йөриләр бу мужиклар? Ник килгәннәр? – дип сорады.
  • Бездә монда күңелсез хәл килеп чыкты әле... Бүген төнлә, абзар түбәсен куптарып, ике симез сарыгыбызны  ур- лап чыкканнар. Аңарчы бозауны урлаганнар иде. Өченче көн

мәзин бозавын да урлап чыкканнар. Соңгы вакытта угрылык бик ишәеп китте. Келәтләрне дә ватып керәләр. Хәер, ансын- нан әлегә Ходай безне саклый. Болар – берсе дә чит кеше эше түгел бит, үзебезнең авыл кешеләре эше. Алла сакласын, ирек куйсаң, ниләр эшләмәсләр, шуңа күрә иң шикле кешеләргә барып тентемәкче идек... Хәзер инде картлар үзләре генә киттеләр, – диде мулла.

Асрау кыз самавыр кайнатты. Мичтә эчәк-бавырлы бәлеш җылытып алдылар. Чигүле келәм  өстенә  табын  җәеп,  сөт өсте, симез каз ите, кабартма, паштет һәм кәрәзле бал куйды- лар.

Әсма остабикә, аш бүлмәсенә чыгып:

  • Әйдәгез, чәй әзер, – диде.

Мулла белән улының ни турында сөйләшкәнен ишеткәч, ул түзмәде, еламсыраган бер тавыш белән каракларны каргарга кереште:

  • Ходай гына орсын иде үзләрен, бугазларына аркылы килсен иде урлаганнары! Теге дөньяда да, бу дөньяда да рәхәт күрмәсеннәр иде, – диде.

* * *

Куштаннар тентүне бөтенләй ач калган йортлардан баш- ладылар.

Башта аларның шулай төркемнәре белән йөрүе ярлыларның күңелендә «Әллә казна безгә паёк яки берәр төрле ярдәм җибәрде микән?» дигән кечкенә генә өмет чаткысы тудырган иде, әмма өметләре бик тиз сүнде. Аларның моңсу күзләреннән һәм хәлсез генә җавап бирүләреннән бу ачларның инде урлап тамак туйдыра алырлык хәлдән узганлыклары аңлашылып тора иде.

Бер йортта куштаннар бер кызга очрадылар; кызның өстендәге киндер күлмәгенең ертыкларыннан керләнеп каткан тәне күренеп тора иде. Ул мич алдында кечкенә казанда нидер пешереп ята иде. Өйгә кешеләр килеп кергәнен күргәч, кыз каушый калды, казанның өстен мич капкачы белән каплап, әзерләп куйган йомычкаларын бер читкә ыргытты.

  • Нәрсә пешерәсең? – дип сорады Фәйзулла староста кыз- дан.

Кыз башына бөркәнгән чүпрәк белән авызын каплады да Фәйзуллага арты белән борылды. Староста соравын яңадан кабатлады. Башкалары да якынрак килделәр.

Киң сәкене яртылаш сүтеп, такталарын утынга якканнар. Сәкенең калган яртысында, каты такта өстендә, бер ир кеше йөзтүбән ята иде. Ул көч-хәл белән  башын  күтәрде,  тонган бер караш белән килүчеләргә күз йөртеп алганнан соң:

  • Ни кирәк сезгә? Берәр яхшы хәбәр китердегезме әллә? – дип сорады.

Фәйзулла, башы белән мичкә таба ымлап:

  • Нәрсә пешерәсез? – дип сорады.
  • Ә?
  • «Нәрсә пешерәсез?» – дип сорыйм... Итме?

Сәкедә яткан кеше ахырда старостаның ни сораганын аңлады, башын яңадан тактага салды.

  • Безнең нәрсә пешерүебездә сезнең ни эшегез бар? Ходай ни бирсә, шуны пешерәбез.
  • Әйтәсең килмимени? Гаебеңне тану җиңел түгелдер шул! – дип, Фәйзулла тиз генә мич алдына барды да казанның өстен ачып, чыра белән актаргаларга кереште.

Кыз мич артына кереп посты һәм старостаның ниләр эшләгәнен карап тора башлады. Фәйзулла казаннан кечерәк бер җәнлек боты эләктереп чыгарды.

Куштаннар  аптырашып  калдылар.

  • Бу ни бу? – дип кычкырды староста. Сәкедәге кеше, яңадан башын калкытып:
  • Танымыйсыңмыни? Сезнең Муйнагыгыз ич, – диде.
  • Ә?.. Эт суйдыгызмыни?!!
  • Суйса соң? Синең үзеңне суймаган ич!
  • Эт ите ашамакчы буласызмыни?
  • Ашамыйча нишлисең? Эт тә, мәче дә ашыйбыз... Ничек җан асрамак кирәк?!

Сәкедә яткан кеше ишек төбендәге канлы, пычрак тире өеменә күрсәтеп:

  • Этеңне бик кызгансаң, әнә тиресен алып кит. Истәлеккә булыр. Калдырсаң, безгә ашарга ярар, – диде.

Фәйзулла таягы белән эт тиресен күтәреп карады да:

  • Әйтәм аны бүген күземә чалынмады... Әйтәм авылда мәчеләр, этләр югала! – диде.

Мич башыннан чәчләре тузгып беткән хатын-кыз башы күренде. Бу әлеге кызның ачлык тифы белән авырып яткан әнисе иде. Хатын, мич башыннан төшеп, Фәйзуллага:

  • Бирмим, бирмим! Соңгы кәҗәмне бирмим! – дип кыч- кырды да, гөрселдәп, идәнгә ауды.

Мич артыннан кызы чыгып, әнисе өстенә иелде. Сәкедәге ир кеше, уйга калган кебек, идәндә үлеп яткан хатынына бе- равык карап торды, аннары карашын әнисенең мәете өстенә капланган кызына күчерде һәм хәлсез генә тавыш белән:

  • Йә, аш булдымы инде? – дип сорады.

Кешеләр дәшми-тынмый гына өйдән чыгып киттеләр. Урамга чыккач, Фәйзулла тагын:

  • Әйтәм аны авылда көн саен эт, мәче азая бара... – дип сөйләнеп куйды.

Икенче бер йортта куштаннарны бала-чага гына каршы алды. Иң дәү дигәненә дә җиде-сигез яшьтән артык түгел иде. Алар иркен сәке өстендә ашыйсы килүләрен онытырга тыры- шып уйнап утыралар иде. Өйгә олылар килеп кергәч, уенна- рын ташладылар. Берсе иңенә салган иске капчык чите белән кутырлап беткән шакшы борынын сөртте; икенчесе сәләмәсенә төренергә кереште; иң кечкенәсе бетчәләп, үлекләп беткән арык бармагын суырырга тотынды. Алар куштаннарның бөтен өй эчен тентүләрен, хәтта идән астын да ачып карауларын күзләрен дә алмый карап тордылар.

  • Әтиегез кайда? – дип сорады Фәйзулла.
  • Әти үткән атнада базарга киткән иде... Безгә ипи, шикәр алып кайта... – диде балаларның өлкәне.

Кечкенәсе:

  • Ипи, ипи... – дип еларга ук кереште. Староста аңа:
  • Шыңшыма!.. Дөмеккере! Әниең кайда? – дип кычкыр- ды.
  • Әнинең башы авырта, йоклый... әнә... – дип, бала мич башына күрсәтте.

Куштаннарның берсе, йоклаган хатынны уятыйм дип, кулын мич башына сузды. Хатынның тәне ягылмаган мич кирпеченнән дә салкынрак иде. Шуннан соң әлеге куштан башкаларга ым какты да ишеккә таба китте.

  • Бик тырыш хатын иде. Ике кеше чаклы эшләр иде. Урак урганы өчен, көненә биш тиен артык өстәп бирсәң дә жәл түгел иде, авыр туфрагы җиңел булсын мескеннең. Ә сез әтиегез кайтканны көтегез... Елашмагыз, – диде ул, балаларга таба борылып.

Кайбер өйләрдә алабута, имән чикләвеге оны, агач кайры- сы, ниндидер үләннәр таптылар. Ләкин беркайда да ит яисә сөяк калдыгы күренмәде. Күренсә дә,  алары  үлгән  эт  яки мәче калдыгы иде.

Иң шикле кеше – Тол Таҗи йортын тентүне иң азакка калдырганнар иде. Бу юлы аны читләтеп үтмәячәкләрен Таҗи үзе дә сизде, шуңа күрә, куштаннар аның өенә якынлаша баш- лагач, ул урамга чыкты. Аның йорты тирәсендә койма-мазар да, каралты-кура да юк, өенең түбәсенә чаклы көрт басып киткән иде. Куштаннарның килеп җиткәнен Таҗи сүзсез генә көтеп торды.

Ул ябыгып, сулып калган булса да, чырае башка ачлар- ныкы шикелле үк коточкыч түгел иде. Таҗиның тәнендә көче бар иде әле. Күзләре дә элеккеге шикелле елтырап, текәлеп- сынап карый иде.

  • Саумы, Таҗи! Ни эш бетереп йөрисең? – диде староста.
  • Ни эш бетерим? Менә йөрим.
  • Ачыкмыйсыңмы? Ашарыңа җитәме?
  • Rитмәсә, әллә бирергә җыенасыңмы?
  • Юк... Ашарыңа бармы диюем?..
  • Үземнеке булмаса, сездә бар... Мулла белән мәзиндә дә бар. Илдә чыпчык үлми, диләр.

Таҗиның бу җавабы куштаннар эзли торган теге карак нәкъ шушы үзе икән дигән ышанычларын тагы да ныгыта төште. Ләкин тенти башларга берсенең дә кыюлыгы җитмәде. Һәркайсы Тол Таҗиның кызып, ярсып китүеннән курка иде. Таҗи исә куштаннарның хәлен бик яхшы сизеп тора иде.

Ул аларны тагы да куркыта төшәргә ниятләп булса кирәк, кисәк кенә:

  • Нишләп йорт саен кереп йөрисез әле сез? – дип сора- ды.
  • Менә бит, Таҗи энем, абзарлардан терлек югала баш- лады, менә шуның кем эше икәнен белмәкче идек, – диде Гыймади.
  • Тапкансыз эш!..
  • Тапмыйча! – диде староста, аның сүзен бүлеп. – Ул бәндәләр мулла дип, мәзин дип, аксакал дип тормыйлар, теләсә кемнең абзарына кереп, таза хайванын урлап чыгалар. Ач булсалар да, шулай итәргә ярыймыни?! Аллага шөкер, законсыз җирдә яшәмибез ләбаса!

Таҗи җиргә төкерде дә сүзләрен ачык итеп:

  • Анысы гына әллә ни түгел. Ачларга ярдәм итәсе урында, болай үз сарыкларыгыз өчен борчылып йөри торган булсагыз, бара-тора үзегезне дә суеп ашамасыннар, карагыз аны... – диде.

Куштаннарның тәннәре чымырдап китте.

  • Әстәгъфирулла! – дип куйды берсе.

Таҗиның кем икәнен яхшы белгәнлектән, сүзне бүтән озайтып тормадылар. Кереп өйне тентергә берсенең дә йөрәге җитмәде. Беренче кеше булып Гыймади абайлады. Ул, Таҗиның сүзләрен шаяртуга санап:

  • Таҗи әйтер ул! Тыңлап кына тор син аны! Ярый, кит- тек, картлар. Бушка вакыт уздырмыйк, – диде дә иң алдан чыгып китте.

Аның артыннан башкалар да иярделәр.

  1. Караклар

Янгыннан соң күмерләнеп калган тегермән урыны турысын- да бер көтү ала карга, каты карылдашып, әле җиргә төшәләр, әле, нидәндер курыккан төсле, күккә, югары күтәреләләр иде. Куштаннардан берсенең шуларга күзе төште.

  • Каргалар юкка җыелмагандыр... Анда бер-бер нәрсә бардыр. Әйдәгез әле, картлар, – диде ул.

Rыйнаулашып тегермән янына киттеләр. Карга эзләре кал- ган зур бер көрт янына җиткәч, аны таяк белән актарырга керештеләр. Әллә ни озак казырга туры килмәде. Зур бөтен икмәк чаклы саргылт бер әйбер килеп чыкты. Һәммәсе иелеп, карны чистартып карагач, ниндидер хайван карындыгы бу- лып чыкты. Бу нәрсәнең теге югалган сарык эче икәнлегенә берсенең дә шиге калмады. Һәркайсының күңеленнән «Таҗи эше түгел бу... Ул яшереп маташмас, сарыкның эчен урамга өе каршысына чыгарып ташлаудан да курыкмас» дигән уй чагылып китте.

Кояш яктысында ялтырап, җемелдәп яткан тигез кар сах- расы уртасында, тирән генә чокыр буенда, түбәсенә  чаклы көрт баскан кечкенә бер өй караеп күренә иде. Фәйзулла старостаның күзе шуңа төште, һәм ул, хәтеренә нидер килгән шикелле:

  • Картлар! Без бит көтүче Мифтах өен тентемәдек әле! – диде.
  • Дөрес! – диделәр башкалары. Кайберәүләр:
  • Шул карт мәлгуньнең эшедер әле! – дип тә куйдылар.

Көтүче Мифтах күптән инде хатынын җирләп, бүтән өйләнмичә, унбиш яшьлек шаян гына, шук кына кызы белән икәү яши иде. Куштаннар җыйнаулашып картның өенә таба килгәндә, кызы чормага морҗа ябарга менгән иде. Үзләренә таба кешеләр килгәнен күргәч, ул көл салып төйнәгән чүпрәк белән тиз генә морҗаны томалады да йөгереп аска төште. Сыңар күгәндә генә эләгеп торган тәбәнәк ишекне көчкә ачып, кыз өйгә атылып керде.

  • Әти! Харап булдык! Безгә картлар килә! – дип кычкыр- ды да мич артына качты.

Куштаннар берәмләп өйгә керделәр.

Көтүче карт, чыбыркы ишкән булып, сәкедә утыра иде. Чынында исә ул килүче кешеләргә ни дип җавап бирергә кирәклеген уйлый иде.

Ниһаять, Мифтах карт урыныннан торды да, эренле күзләрен җиңе белән сөртеп, басынкы гына тавыш белән:

  • Рәхим итегез, картлар, керегез, керегез! – диде.
  • Ни хәлдә яшисең? Ниләр эшләп ятасың? – дип сүз баш- лады Гыймади карт.
  • Рәхмәт, картлар. Егерме ел халыкка хезмәт итеп, берәүнең дә ишегемнән башын тыгып, туңмыйсыңмы, ачтан үлмисеңме, дип сораганы юк иде. Көтүче Мифтах җәй көне генә кирәктер шул... Рәнҗемәслек тә түгел...
  • Ярый, ярый!.. Нәрсә ашап торасың соң?

Куштаннардан берсе киез астыннан чалгы кисәгеннән ясал- ган пычак тартып чыгарды.

  • Ач торганга охшамый бу карт дуңгыз... Менә пычагы канга буялган. Ит кенә ашый, күрәсең.

Икенчесе, әле әйткәннең тавышына ияреп:

  • Туңарга җыенмый, коры утын гына яга, – диде, анна- ры: – Тегермән сайгаклары ич болар! – дип, мич буенда өелеп торган утынга аягы белән төртеп алды.

Барысы да көтүчегә карадылар.

  • Гаеп миндә, картлар! – диде Мифтах. – Туңып үләсем килмәде, ике тактасын утынга алдым, җәйгә икеләтә итеп кайтарырмын.
  • Бу пычакта нинди кан соң?
  • Әй бала, бала... сөртмәгән дә бит. Бу гаебемне дә яшер- мим, картлар... Этемне суйдым.
  • Алдашасың, карт дуңгыз! – диде староста, аяк тибеп. – Әйдәгез, картлар, өен тентеп чыгабыз!

Куштаннарның берсе сәке астыннан бер өем кием сәләмәсе тартып алды. Икенчесе мич артына качкан кызны өстерәп чыгарды. Ләкин эзләгән әйберләре күренмәде.

Кыз, бөтен гәүдәсе калтыранган хәлдә, үксеп елый-елый, идән уртасына барып утырды; үзе һаман ялангач иңбашларын сәләмә киеме белән капларга тырышты.

  • Итне өйдә тотмас ул! Тыштан эзләргә кирәк, тыштан, – диде умартачы Гыймади.

Ишегалдын тентеп чыктылар, чормага менделәр, ләкин аннан да берни тапмадылар.

Куштаннар көтүче картның йортыннан китәргә җыенып беткәннәр иде инде, шулвакыт аларның берсенә өй артындагы биек кенә кар өеме шикле сыман күренде. Карны таяк белән актаргалап карагач, өсте зур таш белән бастырылып куелган кисмәк килеп чыкты. Кисмәкне казып алып, өстен ачып ка- расалар, кисмәк тулы симез сарык ите иде.

Көтүче карт белән кызының кулына берәр кисәк ит тот- тырдылар һәм:

  • Әйдә, хәзрәт янына барабыз! Атла, карт иблис! Халык- ны талаучыларны таптык! – дип, арттан төрткәли-төрткәли, аларны авылга алып киттеләр.

Караклар күтәреп бара алмаган итне куштаннар бик эре кыяфәт белән үзләре алып киттеләр.

Байтак кына ара киткәннән соң:

  • Кызны алып бару ярый торган эш булыр микән? Карт- лар, кире җибәрикме әллә? Минемчә, кызның гаебе юк бит монда, – диде Гыймади.

Көтүче картның кызы ямьсез генә, ябык кына бер үсмер бала иде. Аның белән нишләсен Фәйзулла? Шуңа күрә ул:

  • Мифтах егерме ел буе бик тугры, бик гадел хезмәт итте, андый гөнаһ эшләү хәзер дә башына килмәс иде. Баксаң, шушы кызы котырткандыр әле... Менә хәзер җавабын бирсен. Намуслы булса, атасының гаебен яшереп калмас иде, – дип җавап кайтарды.

* * *

Шәмси мулла белән Әсма остабикә Кәрим ахун хатыннан улларының вакытсыз кайтып килүенең чын сәбәбен белгәч уйга калдылар. Бу хәбәрне ничектер авылга тараттырмаска, мәзин белән Әкрәм карыйга ишеттермәскә кирәк иде. Шуңа күрә Барыйны, бәлкем, Бохарага укырга җибәрү яхшырак булмасмы, дип уйлаштылар.

Шулвакыт куштаннар мулла йортына көтүче карт белән аның кызын китерделәр. Шәмси мулла, өстенә тунын киеп, алар янына чыкты. Гаилә киңәшмәсе бүленеп калды.

Авыл халкының кызык тамаша күрергә сусаган тук өлеше мулла йортының иркен ишегалдына бик тиз килеп тулды.

Фәйзулла староста Шәмси мулла алдына туңган ит кисәк- ләре китереп салды да:

  • Менә, хәзрәт, сарыкларыңның ите, менә – урлаучылары да... Боларны нишләтергә кушасың? – диде.

Көтүче белән кызы, куркуларыннан һәм салкыннан дер-дер калтыранып, мулла алдында басып тора бирделәр.

  • Нишләп алай иттең, Мифтах агай? – дип сорады мул-

ла.


  • Нишлим соң  инде,  мулла  абзый!  Авыр  чакта  беркем

килеп ярдәм итмәде. Ачтан үлә башладым...

  • Ач дип урларга ярыймы? Шулай дип сөйләп тору – үзе гөнаһ!..
  • Ник сөйләмәскә?.. Ачның хәлен тук белми. Гаеп миндә, мулла абзый... Ходай хакы өчен, берүк, кичер. Бүтән андый эш эшләмәм...
  • Угрылык Ходай хөкеме эше түгел, мир хөкеме эше. Әнә картлардан сора, кичерә алсалар кичерсеннәр...

Шунда җыйналган  куштаннар  бертавыштан  диярлек:

  • Кичермичә тагы! Шулай гына итәсе калган! – дип кыч- кырдылар.
  • Каракны кичерсәң, сарыгыңны гына түгел, үзеңне дә суеп ашарлар... Берсе әнә шулай дип тора да...

Шәмси мулла,  старостага  таба  борылып:

  • Үзегезгә тапшырам, картлар, теләсәгез ни эшләтегез, – диде дә өенә таба китте һәм, кереп барышлый: – Әй, кайсыгыз бар анда? Итне алып керегез... – диде.

Ишектән кергәндә, мулла, артына борылып:

  • Үзегезгә тапшырам,  картлар,  теләсәгез  ни  эшләтегез.

Аллага тапшырдык! – дип кабатлады.

Шуннан соң староста:

  • Әйдәгез, каравыл өенә киттек! – дип боерды.

Халык алар артыннан иярде. Мулла барында тыелып тор- ган бай малайлары хәзер үзләрен бик иркен тойдылар. Кап- кадан чыгып җитмәс борын ук,  гаепләнүчеләрне  йодрыкла- ры белән тукмарга, кыйнарга керештеләр. Кансыз адәмнәр, җиңнәрен сызганып, уртага керә-керә, өсте-өстенә кыйный бирделәр.

Канга, тизәккә буялып беткән Мифтах карт, үзен кыйнаучы- ларның аяк-кулларына ябышып:

  • Мине үтерегез! Балага тимәгез! Аның бер гаебе дә юк! – дип ялварды.

Бу ике мескенне тәмам аңнарын җуйганчы кыйнадылар.

Шуннан соң, каты-каты тибеп, һушларына китерделәр дә каравыл өенә алып киттеләр. Хәлсезлектән чайкала-чайкала атлаган бу ике мескенне, этә-төртә, каравыл өенә китерделәр. Биредә аларны тагы бер төркем халык көтеп тора иде. Ка- ракларны, яңадан кыйнарга керешеп, тәмам җансыз-тынсыз хәлгә китерделәр.

Куштаннар, үзара киңәшеп, көтүче карт белән кызын во- лостька җибәрергә булдылар. Фәйзулла тишек төпле үрәчәле чанасына койрыгындагы кылы коелып беткән карт биясен җикте. Каракларны, кул-аякларын бәйләп, шул чанага сал- дылар да сотский белән волостька озаттылар.

  • Андагы баш кешегә әйт, унлап сарыкны урлап суйды- лар, каравыл өенең идәнен ватып качмакчы булдылар, диген. Төрмәдә череп бетсеннәр, ләгънәтләр! Башкаларга сабак бу- лыр! – дип калды староста сотскийга.

Кич җитеп килә, тышта тынны буарлык салкын иде.

* * *

Халык тарала башлагач, каравыл өе янына Миңлебай Са- фасы килде.

  • Соңга калдың,  Сафа!..  Саваплы  эштән  коры  калдың!

Каракларны озаттылар инде, – диде кайсыдыр.

Сафа тун якасы белән битен каплап әйтә куйды:

  • Беләм. Андый саваплы эшләр тәмугка илтә. Мин карт- ларга икенче бер хәбәр әйтергә килгән идем.
  • Нәрсә? Ни булган?
  • Бүген иртән безнең күрше Rәләй үлгән. Ибрайның бөтен гаиләсе үлеп беткәнгә дә атнадан артты инде. Һаман күмелмичә яталар.
  • Мин тагын берәр яхшы хәбәр китердеңме дип торам, ә

син мәетләр турында сөйлисең! – диделәр, аның сүзен бүлеп. – Әҗәлләре җиткән, шуңа үлгәннәр. Шулай түгелме?

  • Әҗәл агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Без һәммәбез дә үләчәкбез. Үлгәннәрнең күмелми ятуы эш түгел инде. Аларны җирләү – безнең изге бурыч, – диде Сафа.
  • Юк эш белән йөрисең, энекәш, – диде аңа староста. – Мәетне хәзер күмеп өлгереп булмый – берсе артыннан берсе үлеп тора. Алай кулың бик кычыта икән, тазарак егетләрне ал да җыелышып күмегез... Савабы булыр. Картларга аны нәрсә әйтеп торасың? Ансыз да безнең эш күп...

Башкалар да, аның сүзен куәтләп:

  • Дөрес, Сафа, савабы булыр! Аллаһы Тәгалә изгелегеңне онытмас, – диештеләр.

Rыелышып торган кешеләр янына Тол Таҗи килде. Беренче булып Сафага сүз кушкан куштан аңа да:

  • Соңга калдың, Таҗи абый. Саваплы эшне күрми калдың!

Каракларны озаттылар инде, – диде.

Таҗи:

  • Нәрсә-ә? – дип, җыелышып торучыларга усал итеп бер күз ташлады.

Rавап кайтармадылар. Таҗи, кулларын йодрыклап, әлеге куштанга таба атлый-атлый:

  • Нәрсә дисең?.. Саваплы эш, дисеңме? – дип кабатлап сорады да, кизәнеп торып, авызына сугып җибәрде.

Куштан, тынын да чыгармыйча, читкә атылды һәм авы- зыннан кан төкерә-төкерә китеп барды.

Халык тарала башлады.

  • Күрми калдым!.. Килеп өлгермәдем, югыйсә «саваплы эш»не күрсәткән булыр идем мин сезгә! – дип кычкырды Таҗи.

Иртәгесе көнне иртән Сафа, берничә ир кеше белән кул- ларына көрәк тотып, зиратка китте.

Каберлектәге агачларны кисеп бетергәннәр, ихатасының яшел рәшәткәләре сынып-ватылып беткән иде. Юлдан карт кына бер бия юртып килә: каракларны волостька илтеп, сотский кайтып килә иде. Сафа турысына җиткәч, ул, атын туктатып:

  • Кемне күмәсез? Тагы кем үлде? – дип сорады.
  • Rәләй агай белән Ибрай җәмәгате. Үлгәннәренә атна булды инде.
  • Шулаймыни? Алай икән, урыннары җәннәттә булсын инде! Әҗәл берәүне дә кызганып тормый, күрәсең. Әнә карак- лар да волостька барып җиткәнче үк җан тәслим кылдылар. Үзләрен чанадан төшермәкче булып карасак шаккаттык – утын агачы урынына шакыраеп катканнар, мескеннәр...

Сафа ни дип тә җавап кайтармады. Көрәген күтәреп, зи- ратка таба атлады.

  1. Адәм кыяфәтле маймыллар

Сафаларның хәлләре көннән-көн авырая барды.

Rыйган алабуталары инде бетеп килә, каралтылары да утынга ягылып беткән диярлек, чират яңа  келәткә  җиткән иде.

Зур өмет баглап саклап торган тананы салым өчен алып чыктылар. Кышны ничек тә асрап чыгарбыз, язга бик кирәк булыр дип калдырылган ат та аякларында көчкә басып тора. Аның язга барып җитәрлеге күренми иде. Йөз яшьлек Зөһрә карчык, Сафа белән килененә авыз эченнән рәхмәтләр укый- укый, алабута шулпасы эчә, шуның белән җан асрый иде.

Сафаның көннән-көн чырае караңгылана барды. Ул, күпме генә баш ватса да,  бу  хәлдән  котылу  чарасын  таба  алмады. Ач үлем аларга да  якынлашып  килә  иде.  Тик  бер  Саҗидә генә эчтән  бу  хәлгә  бирешмәскә  тырыша  иде.  Ул  үзенең исән каласына, исән-сау яңага барып җитәчәкләренә ышана, хәтта үзенең карт әти-әниләренә, апаларына да ярдәм итәргә өметләнә иде.

Саҗидәнең йөзе сулып, саргаеп калды, гәүдәсе бөкрәя төште, тик шулай да бу  яшь  хатын  элекке  таза  рухын  да, үз көченә ышанычын да җуймаган иде. Беркөнне ире белән сөйләшкәндә, ул:

  • Карале, без соңгы минутка чаклы шушылай кул кушы- рып утырырбыз микәнни? – диде.
  • Нишлик соң? – диде Сафа.
  • Соң булганчы бер-бер чарасына керешергә кирәк иде.
  • Кирәген кирәк тә, нишлик соң?
  • Вафа көзеннән үк китеп яхшы итте. Аның җәмәгате дә тук, әйберләре дә исән, үзенең дә  җаны  тынычтыр.  Ул  акча да, азык-төлек тә җибәреп тора. Хатыны гел калага  барып йөри. Без ялгыш иттек. Безнең дә берәребезгә китәргә кирәк иде.
  • Китәргә хәзер дә соң түгел әле.
  • Кем китә соң? Синме, минме?
  • Акылың бармы, Саҗидә? Үзем исән чакта, мин сине чит кеше каршына җибәрәмме?
  • Ярый, алайса. Башкалардан синең  кай  җирең  ким?! Эш тапмассыңмыни? Без әби белән ничек тә җан асрарбыз әле... – диде Саҗидә.

Икенче көнне Сафа капчыгына алабута оныннан пешергән берничә төче күмәч, ике пар күлмәк-ыштан салды, иске сарык тунын киеп, билен билбау белән буды да, кулына таяк тотып, карлы юл буйлап калага таба юл тотты.

Саҗидә белән Зөһрә карчык, Ходайдан бәхет һәм уңышлы юл теләп, аны капка төбендә озатып калдылар.

* * *

Ике көннән соң Сафа, тәмам арып-талып, калага барып җитте.

Юлда очраган иптәшләре, үзе шикелле үк эш эзләп туган авылларыннан чыгып киткән крестьяннар белән бергә, ул бер постоялый дворга килеп җитте. Капка төбендә аларны кара- вылчы туктатты: постоялый дворның хуҗасы хәерчеләр белән ачларны кертергә кушмый икән. Сафа бик әйбәтләп калага абыйсын эзләп килгәнлеген аңлатты, капчыгындагы алабута күмәчләрен күрсәтте, өч көн кунасы өчен алдан акча түләп куйды. Шуннан соң гына аны постоялый дворга керттеләр.

Кич җитеп килә иде. Биредә яшәүчеләрнең күбесе инде кайтып беткән; нарат тактасыннан ясалган зур өстәл өстендә ике чиләк сыешлы каралып, пычранып беткән самавыр тора. Күптән юылмаган чынаяклардан берничә кеше чәй эчә иде. Кайберәүләр каты гырылдап сәкеләрдә йоклап ята. Почмакта ниндидер иске бер сбруйны ямаштырып утыралар. Өстәлнең аргы башына берничә исерек урнашкан. Алар янында кар- та уйныйлар. Биредә ачлыктан күзләре тонган, ак чырайлы, кипшенеп беткән кешеләр дә байтак иде. Постоялый дворда яшәүчеләрнең икенче төркеме – атаклы Казан «барабыз»лары, тирә-як авыллардан килеп, биш тиен акчага шәһәрнең бер ба- шыннан бер башына кеше яисә әйбер ташып йөрүчеләр иде. Постоялый дворда тәртип урнаштыручы кеше – өстенә керләнеп беткән зәңгәр күлмәк, эре-эре ак бизәкле зәңгәр

киндер ыштан кигән яшь кенә бер кара егет иде.

Бу егет Сафага буш урын күрсәтте. Сафа тунын,  төреп, сәкегә куйды, капчыгын чөйгә элде. Шуннан соң сасы ис аңкытып торган зур лакан янына барды да, лакан өстендә торган шакшы юынгычта кулын-битен юып, күлмәк итәгенә сөрткәч, егеттән:

  • Чәй эчәргә мөмкин булмасмы? – дип сорады.
  • Бер тиенеңне сал да корсагың сыйдырган кадәр эч... Нәрсә сорап торасың? – диде егет. Шуннан соң ул, кашынга- лап, Сафага кимсеткән бер төс белән каранып алды да карта уйнаучылар янына китте.
  • Чәйнектәге пешкән чәй кемнеке? – дип сорады Сафа яңадан.

Чикмәнен ямап утырган олы гына яшьтәге бер татар:

  • Чәйне без пешердек, агай-эне! Эч, эч! Мөселман кешесенә жәл түгел... Без эчеп туйдык инде. Калганын барыбер түгәсе, – диде.

Сафа егеткә бер тиен түләде дә, өстәл янына утырып, ала- бута күмәче ашый-ашый, суынган самавырдан чәй эчәргә ке- реште.

Ул арада караңгы төшеп, өстәлдәге чынаякларны да күреп булмый башлады.

  • Лампаны кабыз!
  • Әй мөгезле фәрештә, ут яндыр! – дип кычкырдылар төрле яктан.

Шуннан соң гына «мөгезле фәрештә» дигәннәре – әлеге кара егет – түшәм уртасында эленеп торган асылмалы лампага ут кабызды, аннары мичкә ягып җибәрде.

Тонык кына булып лампа уты яна башлады. Бүлмә эче әче төтен белән тулды.

* * *

Сафа, баш астына тунын салып, ялангач сәкегә ятты  да каты йокыга талды. Иртән торгач, чәй эчеп, урамга эш эзләргә чыгып китте.

Барлык постоялый дворлар, чәйханәләр, мосафирханәләр эшсезләр һәм хәерчеләр белән тулган иде. Аларны чүп түгә торган төшләрдә, күпер асларында, ташландык өйләрдә, Идел буенда Усия янында һәм Бакалтайда яр буендагы иске бар- жаларда да очратырга мөмкин иде.

Сафа рәт-рәт булып кибет, магазиннар тезелеп киткән ба- зар урамына юнәлде.

Сатып алучы кешеләр бөтенләй юк иде. Кибет киштәләренә төрле төстәге төргәк-төргәк ситсылар өеп куелган. Тау-тау бу- лып башланмаган он, дөге, ярма капчыклары өелеп тора, агач тартмаларда – гәрәбә төсле сап-сары йөзем, потлап-потлап уылган ап-ак куй мае иде.

Кибет хуҗалары күренми иде әле.

Сафа, урам буйлап байтак кына йөргәннән соң, ишек яңагына сөялеп, каядыр читкә карап торган бер кешене күрде. Сафага ул мәрхәмәтле кеше булып тоелды, ул аның янына килеп туктады. Өстенә төлке тун кигән, мыегын тигез итеп кискән, сирәк сакаллы бу кеше прилавкада яткан калай тарт- мадан чирек тиен акча алып, карамыйча гына, Сафага сузды. Сафа акчаны алмады.

  • Мин хәер сорамыйм... Мин эш эзлим, – диде ул.
  • Шулаймыни? Алайса, ач түгелсең икән әле, – диде төлке тун кигән кеше һәм: – Эш эзлим дисең, алайса, ә? – дип, кинәт көлеп җибәрде.
  • Әйе! – диде Сафа.

Төлке тунлы кеше үзе шикелле үк ишек яңагына сөялеп торган күршесенә:

  • Шәрифҗан абзый, менә бу абзыйга эш кирәк... Синдә эш юкмы? – дип кычкырды.
  • Эшме?.. Булмыйча соң!.. Яллап кара син аны. Атна

узмас, бер көтү баласын ияртеп килер. Көннәрдән бер көнне шыр ялангач калдырып талап та китәрләр, аннары тот син аларның койрыгын...

Шулай дигәч, икесе дә шаркылдашып көлеп җибәрделәр. Сафаның моңа хәтере калды,  ачуы  килде,  шулай  да  дәш- мәде.

Дусларының көлешүен ишетеп, кибет ишегеннән  өченче бер кибетче башын чыгарды.

  • Кайда ул, кайда? Кем эш эзли? – диде.
  • Менә шушы кеше. Синдә эш юкмы соң?
  • Бар, бар! Эше бик җиңел, хакы да әйбәт!
  • Хәлемнән килгәннең барысын эшләрмен... рәнҗемәссең, – диде Сафа, сөенеп, кире килә-килә.
  • Ярый, ярый, агай-эне! Тик тырышып эшләргә!
  • Анысы өчен борчылма, бай абзый. Эше нинди соң?
  • Әбиеңнең... ниеннән бет эзләргә... Ризамы?

Сафа ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калды, ачынып бер төкерде дә китеп барды.

Кибетчеләр бу хәлдән бик канәгать булып калдылар. Сафа ерак та китеп өлгермәде, икенче бер кибеттән алдына ак алъ- япкыч япкан бер малай йөгереп чыкты. Кулына биш тиен акча зурлыгындагы зырылдавык тоткан иде ул. Зырылдавыкның уртасына ике тишек тишеп, шуннан җеп уздырылган иде. Малай җепне ике кулының баш бармакларына кигезде дә, бөтереп торып, зырылдавыкны ычкындырып җибәрде. Оста төзәп җибәрелгән зырылдавык Сафаның иягенә килеп тиде, аның сакалы эченә кереп буталды.

Сафа, кисәк авыртудан ияген тотып:

  • Алла! – дип кычкырып җибәрде.

Теге малай рәхәтләнеп көлә башлады. Тавышка башка кибетләрдән дә йөгерешеп чыктылар. Көлешкән тавышлар арта барды. Әллә никадәр халык җыелды. Алар аптырап кал- ган Сафаны төрлечә мыскыллап көләргә керештеләр. Шуннан соң Сафа адәм кыяфәтле бу маймыллар яныннан тиз генә йөгереп китеп барды.

Сакалын тоткан килеш, постоялый дворга кайтып җитте. Теге кара егет ярдәме белән сакалындагы зырылдавыкны тар- тып алды, өстәвенә бер уч сакалы да йолкынып чыкты. Ан- нары ул сәкесенә капланды да елап җибәрде.  «Азыгым  бер генә көнлек калды. Шуннан соң нишләрмен?.. Беркемнән дә ярдәм көтәр урын юк. Кире өйгә кайтып китәргәме әллә? Оят, юлга акча да юк, беркайда да табып та булмый.  Нишләргә соң?» – дип уйланды ул.

Бердәнбер чара Вафа абыйсын эзләп табу иде. Ләкин ике туганның моңарчы һаман татулаша алганнары юк иде әле. Сафаның Вафа абыйсы каршына барып ялынасы килми иде,

шулай да, байтак уйланганнан соң «Ярар! Иелгән башны кы- лыч чапмас!» дигән карарга килде.

Бер буш урам буйлап китеп барды. Биредә дә ачлар очрады. Алар, ипи кисәге, бәрәңге кабыгы  һәм  кимерелгән сөяк калдыклары эзләп, чүп базларында казыналар, берәр нәрсә тапсалар, шундук комсызланып ашарга   керешәләр иде. Бу урамда да, эш эзләп, ишегалдына керүче һәрбер ке- шене мыскыллап куып чыгаралар, аны карак  итеп  күрәләр иде.

Сафа бүтән болай эш эзләмәскә булды. Хәзер ул һәр йортка абыйсын табу өмете белән генә керә башлады. Очраган бер малайдан, һәр дворниктан Вафаны сорады.

Бер ишегалдына килеп кергәч, аңа каршы өрә-өрә, эт таш- ланды. Ишектән ап-ак сакаллы бер карт килеп чыкты. Ул Сафаның сүзен игътибар белән тыңлап торды да:

  • Абыең чикмән киеп йөриме? – дип сорады.
  • Әйе, – диде Сафа.
  • Аягында тула оек, киез катамы?
  • Шулайдыр...
  • Күзе синеке төсле... Сакалы сирәкме?
  • Әйе, әйе!
  • Әһә...
  • Беләсеңме әллә, бабай?
  • Белмим шул,  улым.  Андый  кешене  очратканым  юк.

Картның бу сүзе Сафаның соңгы өметен кисте. Ә  сүзчән карт сөйләнә бирде:

  • Карале, улым. Бездән өч йорт аша, тегендә, кояш чы- гышына таба, Сәгыйть бай йорты бар. Шунда Шаһи исемле бер хезмәтче булыр... Аның белмәгән кешесе юк. Бәлкем, ул синең абыеңны да белә торгандыр... Бар, шуннан сорап кара әле, – диде.

Сафа, картка рәхмәт әйтеп, урамга чыкты. Берничә йорт узгач, тротуарда боз чабып торган бер кешене күрде.

  • Биредә Сәгыйть бай йорты кайсы була, агай? – дип со- рады Сафа аңардан.

Әлеге кеше, эшеннән бүленеп, тураеп басты да, Сәгыйть байның үзе булып кыйлангандай, эре генә җавап кайтарды:

  • Менә бусы. Ә сиңа нигә кирәк булды ул?
  • Шаһи агай син түгелме?
  • Йә, мин булсам ди... Ни йомыш?

Сафа аңа да абыйсын эзләвен әйтеп бирде. Шаһи аны тыңлап торды да сул кулындагы тире бияләен салып, борынын сеңгерде, бары тик шуннан соң гына:

  • Синең абыең «Әрлән» кушаматлы Габдулла байда тора торгандыр. Мин аның исемен белмим, шулай да син әйткәннәргә бик туры килә. Барып кайт шунда, якташ, – диде.
  • Ул бай кайда тора соң? Кайсы урамда?
  • Акком асты  урамында.  Акком  асты  урамын  беләсеңме?
  • Юк шул, агай, белмим.
  • Әх син, сакалбай, шуны да белмисең! Тыңлап тор, алайса. Безнең капкадан чыккач, кояш баешына таба урам беткәнче барасың. Аңладыңмы? Аннары уңга  борыласың.  Шуннан ике тыкрык узгач, сулга борыласың. Аңладыңмы? Аннары тагы уңга борыласың. Аңладыңмы? Шунда чатта таш мәчет булыр... Мәчет каршында кызыл кирпечтән салган мәдрәсә булыр. Аңладыңмы?
  • Әйе, әйе...
  • Сабыр ит, сүземне бүлмә! Мәдрәсә белән янәшә яшел түбәле зур бер ак ташпулат булыр. Капкасы каршында зур ба- гана булыр. Аңладыңмы? Шул багана башында, кич җиткәч, шайтан уты яна...
  • Көндез нәрсә була?
  • Убырлы карчык була... Сүземне бүлмә, дип әйтеп тора- лар сиңа. Әйбәтләп тыңлап тор, юкса таба алмассың.
  • Шул Габдулла бай йорты буламы инде?
  • Түге-ел!.. Әйтеп бетерергә бирмисең! Ул йорт безнең хуҗаның кодасы Чуваш Гыймранныкы. Сиңа аның кирәге юк. Аңарда минем якташ Каюм тора. Аңладыңмы? Син шул урам белән китеп, уңга борыласың, сул кул яктагы тыкрык- ка керәсең. Аңладыңмы? Чаттан җиденче йорт Габдулла бай йорты булыр...
  • Бик озын икән, агай. Таба алырмынмы икән? – диде Сафа аптырап.
  • Кирәк булса табарсың... Таба алмасаң, кешедән сорарсың. Тел Мәккәга дә илтеп җиткерә, ди... Син шуны гына онытма: Акком асты урамы, Әрлән Габдулла йорты...

Бик күп кешеләрдән сораша-сораша, байтак адашып йөргәннән соң, Сафа Шаһи әйткән йортны эзләп тапты. Шы- гырдап торган капканы ачып, ишегалдына керде. Шаһи ял- гышмаган иде. Миңлебай Вафасы «Әрлән» дигән кушаматлы Габдулла байда дворник булып хезмәт итә иде.

  1. «Кеше булу»

Апушның әти-әнисе бер-бер артлы үлеп киттеләр. Ике ел михнәт чигеп яшәгәннән соң, малайны көз көне калага сугым- га терлек куып илтүче бер кеше ияртте. Апушның өстендәге бөтен киеме иске бер күлмәк белән ертык ыштаннан гына гыйбарәт, аягында хәтта чабатасы да юк иде. Шул хәлендә ул, әле тездән балчыкка батып, әле үткен ташларга аягын бәрә- бәрә канатып, көтү артыннан йөгерде. Ниһаять, калага килеп

җиттеләр. Көтү китерүче, үзенең эшләрен бетергәч, аны бер татар сәүдәгәре йортына урнаштырды. Ул чагында Апушка ун яшь тулган иде.

Йомышчы малайларны берәү дә кешегә санамый. Хәтта йорттагы эт тә алардан яхшырак яши. Бары тик таза, чыдам малайлар гына андый тормышка түзә.

Беренче көнне хуҗа хатыны Апушны бөтенләй искәрмәде дә. Асраулар белән приказчиклар аны «карга», «ябалак» дип кенә атадылар. Беренче көнен ул, мыскыллауларга эченнән генә түзеп, аш өендә уздырды. Кич җиткәч, ишегалды түрен- дәге байның вак хезмәтчеләре яши торган кечкенә йортка китте. Анда да ул җәбер-мыскылларга эчтән генә түзеп яши башлады.

Ашап эчкәч, байга ошарга тырышып намаз укыганнан соң, дистәләгән приказчик, кысылышып, өч-дүрт аршынлы сәкегә йокларга яттылар. Дворник карт та, салам  түшәген алып кереп, пычрак  идәнгә  урын  җәйде.  Апуш,  калага  бер кат сәләмә күлмәк белән, яланаяк килгән килеш, тар агач эскәмиядә утыра бирде. Аңардан, ятарга урының бармы, дип, беркем сорамады, шунда ят, дип, берәү дә урын күрсәтмәде. Малай, куллары белән тезен кочаклап, суыктан калтырана- калтырана, көзге озын төнне шунда тынычсыз бер ярым йокы хәлендә уздырды.

Иртән торгач, ул күмер, утын ташыды, юынтык суларны чыгарып түкте, кибеткә барып, ипи, тоз, шырпы, серкә алып кайтты. Юлда берничә тапкыр сөртенеп, аягын ташка бәреп канатты, ләкин өйгә кайткач, канаган бармакларын бер кешегә дә күрсәтмәде. Аңа базардан төрле әйбер төягән зур кәрзин күтәреп кайтырга туры килде. Шуннан соң Апуш пешекче хатыннан катып беткән бер телем ипи сорап алып, йотлыгып ашарга кереште. Ләкин аңар, шундук ишегалдына чыгып, бай малае белән кузна уйнарга куштылар.

Алты-җиде яшьлек бай малае юк нәрсәләрне таптырып, Апушның уена да килмәслек әйберләр турында сораулар би- реп аптыратып бетерде. Rавап канәгатьләнерлек булмаса, бай малае елый, чиный башлады, Апушны  кыйнарга  тотынды, аңар кузна белән бәрде. Байның хатыны, тәрәзәдән улының елаганын күреп, Апушны чакырып алды да  колагын  борды һәм каты гына итеп:

– Малайга тиясе булма! Елаганын бүтән күрмим! Әйбәтләп уйнат! Синең ише хәерче түгел ул! – диде.

Апуш бай малаена берсүзсез буйсынырга уйлаган иде дә, барып чыкмады. Озакламый алар тагы талашып киттеләр. Бу юлы байбикә каты гына итеп Апушның баш түбәсенә менеп төште. Андый чакта асрау-хезмәтчеләрне берсүзсез куып чыга- ра торганнар иде. Ләкин Апушны кумадылар: ата-анасыз ятим

баланы тоту файдалырак – аның яклар кешесе юк, хуҗалар аны үзләре теләгәнчә йомышка йөртә алалар иде.

Кич җитте. Приказчиклар кибеттән кайттылар. Апуш, аш өендә эшен бетереп, калдык-постык  азык  белән  тамак  ял- гап, хезмәтчеләр йортына кайтты. Кайтып керүенә, дворник карт:

  • Ник идәнне себермәдең? Ник лампага кәрәчин салма- дың? – дип, малайга ябырылды.
  • Ник шакшы суны чыгарып түкмәдең, ник урыннарны җыймадың? – дип, приказчиклар ташланды.

Малайга хәзер үк пычрак кәвешләрне юып куярга, тәһарәт алучыларга су китерергә куштылар. Ашап-эчеп, намаз укы- ганнан соң, Апушка савыт-сабаларны юарга кушып, приказ- чиклар йокларга ятты.

Апуш бу төнне дә, тезләрен кочаклап, салкыннан калтырана- калтырана, тар эскәмиядә уздырды.

Иртән иртүк дворник йоклап утырган малайны төрткәләп уятты да байлар йортына куды. Апуш, ялт кына  торып,  аш өенә йөгерде.

Бай хатыныннан күреп, аны төрле яктан каккалый-сукка- лый, типкәли башладылар. Һәркайсы, йомыш кушып, берәрне сугып та җибәрә иде. Пешекче хатын булып ул да, Апушка калган ашны биргәнче, каты итеп малайның башына кунды- рып ала иде. Дворник карт та ни өчендер аны тотып яңаклады, бер приказчик төртеп җибәрде, икенчесе пычрак кәвеше белән авызына сукты.

Берничә көннән соң Апуш мондагы приказчикларның барысының да кайчандыр йомышчы малай булганлыкла- рын белде. Хәтта байның үзенең дә иң элек йомышчы малай булганлыгын, шуннан соң гына башта приказчик, аннары байның ышанычлы кешесе, тик соңыннан гына, хуҗасының

«фатиха»сын алып, чын бай булып китүен ишеткәч шаккат- ты.

Озакламый Апуш «кеше булу»ның бай булу икәнлеген аңлады. Ул үзе дә, баеп, эре генә йөри торган бер хуҗа булу өчен бөтен җәбер-михнәткә каршы бер сүз дә әйтмичә, чыраен сытмыйча түзәргә булды.

Йорттагы бөтен тәртипне белеп алганнан соң, Апуш әкренләп үзе турында кайгырта башлады, калдык-постык аш биргәнне көтмичә, карыны ачканны баса белергә өйрәнде. Бөтен кеше ашарга утырганда, аны берәр җиргә йомышка җибәрсәләр, ул, сорамый-нитми, кулына туры килгән азыкны эләктерә дә йо- мышка чыгып чаба иде. Ләкин аның бу гадәте бушка узмый – малайның баш чүмеченә шапылдатып салып җибәрәләр, әмма Апуш андый сугуларга гына инде гадәтләнгән, моңа ул шулай тиешле бер нәрсә итеп карый иде.

Ул кучердан иске бер ат япмасы сорап алып, шуннан кап- чык текте дә, салам тутырып, үзенә түшәк ясады. Шулай итеп, аның мендәр сымак бер нәрсәсе булды. Кайдандыр иске киез табып, аны юрган ите. Шулай да аның өс-башы рәтле түгел иде әле.

Беркөнне байбикә аны каты гына тукмарга кереште. Ха- тын, кулы талып, кыйнаудан туктагач, Апуш торып басты да тиз-тиз тезеп китте:

  • Абыстай, мин бик туңам... Минем тамагым авырта, аяк- ларым да бәрелеп күгәреп беткән... Бай абзыйга әйт әле, миңа берәр кием бирмәс микән... – диде.

Бай хатыны Апушның, чыннан да, ярым ялангач икәнлеген бары шунда гына күрде. Малайның бу кадәр кыюлыгына исе китеп, үтенечен шул көнне үк иренә әйтте. Бай абзыйсы Апуш- ка кытай бәзеннән сырган бишмәт тектерде һәм, беркөнне үзе белән базарга алып барып, кәгазь шикелле генә юка күннән теккән бер пар читек белән  шундый  ук  бер  пар  кәвеш  са- тып алып бирде. Малайның шатлыгының чиге булмады. Яңа киемгә тиенгәч, ул аны юкка-барга киеп кадерсезләмәде. Элеккечә үк салкыннан калтыранса калтыранды, әмма, бик кирәге чыкмаганда, яңа киемен кимәде. Ниндидер юл белән кулга төшергән биш тиенгә бер кием тишек башмак сатып алды, аны яланаякка киеп, бер кат күлмәктән генә ишегал- дында йөгереп йөри башлады. Аның әйберне шулай саклап, кадерләп тота белүе хуҗаларга да ошады. Бу сыйфатын при- казчиклар белән асраулар да яратты. Аны һаман кыйнасалар да, беркадәр яратулары, үз итүләре сизелә башлады.

  • Түз, чыда, энем... Алла боерган булса, кеше булырсың, аннары үзең дә рәхмәт укырсың әле, – диделәр аңа.

Апуш сәүдәгәр йортындагы гадәтләрне тәмам өйрәнеп бе- терде. Ул да үзенең «хуҗалыгы»н булдырды: кибеттән мичкә ягарга дип кайтарта торган ящиклар арасыннан таза гына кечерәк бер ящик сорап алып, шуңа каеш тупсалар белән капкач әмәлләде, йозак тапты. Шушы сандыгына күзенә очра- ган бер иске-москыны җыя башлады. Сандык ачкычын ул хезмәтчеләр йортында калдырырга курка, аш өендә дә калдыр- мый, чалбар каешына ныгытып бәйләп, үзе белән йөртә иде. Бервакыт өлкән приказчикның көмеш сәгатенең ачкычы югалды. Ачкычны эзләп, хезмәтчеләр йортының бөтен җирен актарып чыктылар, ләкин беркайдан да таба алмадылар. При- казчик исә аны шушы хезмәтчеләр йортында югалтканлыгын

бик яхшы хәтерли иде.

Һәммәсенең шиге Апушка төште. Сандыгын ачтырып, тентергә керештеләр. Ниләр генә  юк  иде  ул  сандыкта!  Вак- са савытлары, кәтүк, яраксыз төймәләр, иске балдак, ватык йозак, яньчелеп беткән кыңгырау, кургаш, тимер кисәкләре,

чынаяк ватыклары, һәртөрле тартма, ислемай шешәләре, кон- фет кәгазьләре, шикәр кисәкләре... Болар һәммәсе, чүпрәккә яисә кәгазьгә төрелеп, тәртибе-тәртибе белән салып куелган иде.

Дворник карт Апушның сандыгындагы бу чүп-чарга озак кына карап торды-торды да:

  • Нигә җыйдың бу чүпне?.. Әрлән икәнсең! – дип куй- ды.
  • Әрлән! Әрлән! Апуш – әрлән! – дип элеп алды бүтән- нәр.

Югалган ачкыч та сандыктан килеп чыкты. Бу эше өчен Апушка һәркайсыннан берәр йодрык эләкте. Аннан да бигрәге – шул көннән соң Апушка «Әрлән» дигән кушамат тагылып калды.

Аны һаман кыйный, типкәли тордылар. Вакыт та уза торды.

Әрлән үсеп буйга җитте, инде теләсә кем кул ягарга батыр- чылык итмәслек буйчан гына егет булды. Rилкәләре киңәеп китте, беләгендәге таза мускуллары уйнап тора башлады. Ирен өсләренә, иягенә йомшак кына сакал-мыек тибеп чыкты, йод- рыклары салмакланды. Тик шулай да ул йомышчы малай булып кала бирде.

Ниһаять, көннәрдән бер көнне Апуш хуҗасына дөньяда үзенең барлыгын сиздерергә һәм үзен кибеткә эшкә күчерүен үтенергә булды. Тик аңарчы аның тормышында зур роль уй- наган бер хәл булды.

Беркөнне байбикә Апушны үзе янына чакыртты.

Көз көне иде. Бай каядыр эш белән киткән. Байбикә, авы- рыйм, дип, башына яулык бәйләп, караватта ята иде. Әрлән килеп керү белән, ул аңа тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибәргә кушты. Аннары, карават башына күрсәтеп:

  • Тузанын сөртеп ал әле... Һәммәсен дә мин күрергә тиеш.

Кушмыйча берсе дә эшләми... – диде.

Апуш, чүпрәк алып килеп, тузанны сөртте. Шулвакыт байбикә кинәт аны арттан биленнән эләктереп алды да үзе янына караватка аударды. Әрләннең күңеленнән «Тагын бер сынау түгелме икән бу?» дигән уй чагылып китте. Ләкин эшнең сынауда түгеллеген аңлагач, хатын ихтыярына бирелде...

«Кеше булу»га таба беренче адымын Әрлән әнә шулай яса- ды.

Яше утыздан узган бай хатыны белән унҗиде яшьлек йо- мышчы егет арасындагы яшерен мөнәсәбәт бай үзе кайтканнан соң да өзелмәде.

Апушның хәле үзгәрмәде. Шулай да вакыт-вакыт байбикәсе аңа яшертен генә акча бирә, асраулардан яшереп, аны ашата- сыйлый иде.

Калганнары инде Әрләннең катнашыннан башка гына эшләнде. Бай, әллә ярамаган эшне сизеп, әллә инде Апушның күп еллар буена әйбәт эшләвен искә алып, язга чыккач, бер- көнне аңа кибеткә эшкә күчәргә кушты. Апушка яңа читек белән кәвеш, бәйләгән җәйге бүрек сатып алды, ак алъяпкыч бирде. Шулай итеп, Әрлән приказчик булып китте.

Байның хатыны иренә:

  • Өйдә дә эш күп. Асрау гына җитешә алмый... Бөтенләй кулсыз калабыз. Бераз сабыр итмисеңме? – дип әйтеп караган иде дә, бай:
  • Күп түзде инде ул малай, җитәр!.. Андый зур егеткә хатын-кыз тирәсендә йөрү килешми, – дип кырт кисте.

Хатын буйсынырга мәҗбүр булды. Апушның исә шатлык- тан түбәсе күккә тиде.

  1. Әрлән әрсезләнә бара

Баштарак Апуш кибет идәннәрен себерде, комган белән су сибеп, тузан җыештырды, тәрәзәләрне сөртте. Аңардан авыр- авыр ящиклар, төргәкләр ташыттылар, товар төрдерттеләр, чүп җыйдырттылар. Әледән-әле почта, телеграфка, вокзал, пристаньга йомыш белән җибәрделәр; кайнаган су алырга йөгерттеләр. Егет тиз йөрмәсә яки белеп эшләмәсә, аңа  ни туры килә шуның белән тондыралар иде. Апушның бер минут та тын алырлык вакыты булмады. Әледән-әле:

  • Әрлән, тегене китер!
  • Әрлән, тегендә барып кайт! – дип кушып кына торалар иде.

Шул рәвешчә, Әрлән үзенә кушканның һәммәсен эшли, җәберләүгә, кимсетүләргә түзә, шул ук вакытта бөтен нәрсәне аңларга, төшенеп калырга тырыша иде.

Яз белән көз – сәүдә эшенең иң кызган чагы. Бу айларда приказчикларга, бигрәк тә йомышчы малайларга, шактый кыен туры килә. Печән базары халкы, таңнан торып, кибетләренә килә һәм, ишек-тәрәзәләрне ныгытып ябып, ут яндырып, закон буенча кибет ачарга вакыт җиткәнне көтеп эшкә керешә. Көн- дез кызып сәүдә итәләр, кич җиткәч, кибетләрен ябып, яңадан төн уртасына хәтле эшлиләр – кибет эчен җыештыралар, ящик, төргәкләрне ачалар, товарны киштәләргә тезеп куялар.

Мондый кызу эш вакытында чәйне дә көненә бер генә тапкыр эчәләр, бер кадак арыш икмәге белән генә ризыкла- нып торалар, йомышчы малайларга исә кайвакыт анысы да эләкми.

Сәүдә бизгәге шулай берничә атна тоташтан дәвам итә. Бер көн дә ял бирелми. Приказчикларның чыдамлыгы, өлгерлеге

әнә шунда сынала. Бу сынауда «кеше  булырга»  хыялланган һәм авыр эшкә күнеккәннәре генә җиңеп чыга.

Әнә шундый вакытта инде Әрлән искиткеч уңганлык күрсәтте. Чыдамлык һәм өлгергәнлек сынавын бик шәп узды.

Шуннан соң аны сату эшенә алдылар. Апуш вак-төяк товар алучылар белән эш итте, сатылган товарның исәбен алып бар- ды, язарга өйрәнде. Баштарак аның эшен өлкән приказчиклар тикшереп торды. Берәр җирдә Апушның гаебе чыкса да, гел бай файдасына була иде. Мондый эшкә Әрлән бик оста булып чыкты. Хәзер инде аңа ышана башладылар. Шулай итеп,  ул чын приказчик булып китте.

Шулай да Апушның яңа иптәшләре аннан һаман читләшә, аны үз компанияләренә кертмиләр иде. Беркөнне кич, кибет- не бикләп, тәрәзә капкачларын ныгытып япкач, приказчик- лар, гадәттәгечә, кибет эчен җыештырырга керештеләр. Бай белән башка хезмәткәрләр арткы бинада иделәр. Әрлән берүзе киштәләргә товар тезәргә кереште.

Шулвакыт ул акча тартмасында бер бәйләм ачкыч эленеп торганын күрде. Тартма бикләнмәгән иде. Апуш аяк очына гына басып килде дә тартманы ачты. Көн буе сәүдә итеп җыелган тартма тулы кәгазь акча, аны әле беркем дә сана- маган, тикшермәгән иде. Әрләннең, акча күргәч, күзләре ут янды, чигә тамырлары тибә башлады. Акча алырга дип, кулын тартмага сузды һәм, корт чаккандай, кире тартып алды, тагы сузды һәм ахырында, кул селтәп, тартманы әкрен генә япты да китеп барды.

Арткы бинадан ниндидер йомыш белән бер приказчик чыкты. Бикләнмәгән тартмага шундук  күзе  төште.  Ишеккә ялт кына карап алып, ул Апуш янына килде дә шыпыртлап кына:

  • Дөресен генә әйт әле. Әрлән, күпме чәлдең? – дип со- рады.
  • Валлаһи алмадым!.. Rир упсын әгәр, орынмадым, – дип ант итте Апуш.

Приказчик, аның ант итүенә ышанып, башын чайкый- чайкый:

  • Син әрлән түгел, карга икәнсең!.. Rае чыкканда фай- далана белмәсәң, беркайчан да кеше була алмассың, – диде. Шыпырт кына тартманы ачып, аннан ике егерме биш сум- лык кәгазь акча алды да берсен учына йомарлады, икенчесен

Апушка сузып:

  • Мә, тиз генә яшер... Яныңда йөртмә, алай-болай тапсалар харап булырсың, – диде.

Апуш акчаны алды. Күз аллары томанланып китте,  ко- лак төбендә әлеге приказчикның «җае чыкканда файдала-

на белмәсәң, беркайчан да кеше була алмассың» дигән сүзе яңгырап торды. Акчаны кеше сирәк үрелә торган өске киш- тәнең караңгы бер почмагына яшерде дә яңадан эшенә ке- реште.

Ачык калган акча тартмасы исенә төште, күрәсең, кибеткә, ашыгып, бай үзе килеп керде. Апуш һаман киштәләргә товар тезеп маташа иде. Ул хуҗага ялт кына күз төшереп алды да тагы да тырышыбрак эшләргә кереште.

Бай акча тартмасы янына йөгереп килде. Апушны чакырып алды да, ачык тартмага күрсәтеп:

  • Ник моны күрмәдең? Ник миңа әйтмәдең? – дип кыч- кырды.
  • Игътибар итмәгәнмен, бай абзый. Күргән булсам... – диде Апуш.

Хуҗа:

  • Алдашып торма, дуңгыз! Беләм мин сезне! – диде дә Апушның яңагына чалтыратып җибәрде.

Бай аңа анадан тума чишенергә кушты, әйбәтләп бөтен кесәләрен, киемендәге җөй асларын тикшереп, тентеп чыкты. Тик бернәрсә дә тапмады. Шулай итеп, Әрлән икеләтә яңа сынау узды. Байның аңа ышанычы тагы да артты. Теге при- казчик исә шуннан бирле Апушның дусты булып китте. Ул бөтен табышын аның белән бүлешә башлады; әйтик, мәсәлән, ул таныш бер кешесенә йөз сумлык товар сатып җибәрә икән, кассага шуның ун сумын гына сала, ә калган акчаны дусты белән уртаклаша иде. Әрлән әкренләп мондый эшкә үзе дә остарып китте, үзенә  аерым  эш  итә  башлады,  әмма  дустын да онытмады.

Бервакыт бөтен магазинда Апуш белән бер приказчик кына калды. Әлеге приказчик каяндыр нечкә генә тимерчы- бык табып алып килде, чыбыкның бер очына сумала сылады да бикле акча тартмасының тар ярыгына ипләп кенә тыкты. Шушы «кармак» белән ул тартма эченнән ун сумлык кәгазь акча каптырып чыгарды.

Апуш, бу эшкә шаккатып:

  • Яле, тагы бер төшер әле! Минем бәхетне дә сынап кара әле! – диде.

Приказчик, бик риза булып, тимерчыбыкны тагы тартмага төшерде. Бу юлы «кармак»ка йөз сумлык кызыл акча эләгеп чыкты.

  • Синең бәхет җиңде! Калҗаның шәбен каптырдың! – диде приказчик, елмаеп.

Апуш йөз сумны, алып, кесәсенә салды да:

  • Шаулама! Тавышыңны чыгарасы булма!.. Гөнаһысы уртак булыр! – диде.

Шулай итеп, Әрләнгә тагын бер яңа дус табылды.

Озакламый аның урланган товарны читкә шудырырга өйрәткән өченче дусты да булды.

Тора-бара приказчикларның барысы да ниндидер юллар белән Әрләннең бик сер тота торган кеше икәнен белеп алды- лар һәм аны бөтенләй үз араларына керттеләр.

Яз үтеп, җәй җитте, җәй артыннан яңгырлы көз килеп җитте. Озакламый суыклар да башланды. Шулай итеп, җир йөзен үзгәртеп, елның дүрт фасылы алмашына торды. Печән базарындагы тормыш та бернинди үзгәрешсез бара торды. Сәүдәгәрләр, аларның вәкаләтле   кешеләре,   приказчикла- ры, йомышчы малайлар – һәркайсы үз  эше  белән  мәшгуль иде.

Апуш акча җыярга  хирысланып  китте.  Үзе  ясаган  теге иске сандыгын ул әллә кайчан чүплеккә чыгарып  ташлаган иде инде. Базар янында яшәгән бер ялгыз карчык белән таны- шып, аның квартирына таза бикле өр-яңа сандык куйды һәм кулына кергән бөтен акчасын шул сандыкка салып бара баш- лады.

Әрлән приказчикларның төнге сәфәрләрендә дә яхшы иптәш булып китте. Ул, үзенең эләкмәячәген сизгәндә, теләсә нинди эшкә катнашырга әзер, әмма үз кесәсеннән бер тиен дә чыгармый иде.

Хәзер инде Апуш, үзен башкалар белән тиң кеше санап, башкалар төсле үк була башлады. Йомышчы малайларга бүтән приказчиклар шикелле үк карый торган булды. Ул алардан үзенең пычрак кәвешләрен юдырта, тәһарәт алганда, су сал- дыртып тора, кирәк булса сугып та җибәрә иде. Әрлән элек күргән җәберләре өчен пешекче карчыктан ләззәтләнеп үч ала; асрау кызга да көн күрсәтми иде.

Ул бары тик үзе өчен генә яши, әмма иң элек бай өчен яшәгән булып күренергә тырыша иде.

Иртән ул бөтен кешедән алда кибеткә килә, иң соңыннан гына кайтып китә; кибеткә әйбер алырга керүче кешене берен- че булып ул каршы ала; идәнгә чәчелгән булавка, төймәләрне әйбәтләп җыеп ала, чүплеккә ташланган кәгазьләр  арасын- нан әйбер төрергә ярардайларын кире сайлап ала да аларны, сыпыргалап-язгалап, бер җиргә әйбәтләп өеп куя. Боларның һәммәсен дә байга күрсәтеп эшли иде.

Аның бу тырышлыгы бушка китмәде. Хуҗа, аны башка приказчиклар арасыннан аерып, аңа вәкаләтле кешеләре генә яки өлкән приказчик кына башкара торган җаваплы эшләр тапшыра башлады.

Бай башта Апушка аена алты сум эш хакы куйды. Ул Әрләннең сандыгында мең сумлап акчасы барлыгын уена да китерми, ул акчаны хәтта Апушның иң якын дуслары да бел- ми иде.

Аның эш хакы ел саен арта барып, аена унбиш сумга җитте. Әкренләп, бер дә кимемичә, сандыгындагы акчасы да арта барды. Башка приказчиклар шикелле, Апуш та, колакларын боздырып, солдат хезмәтеннән котылып калды.

Хәзер инде аның  өйләнәсе  генә  калды.  Тик  приказчик- лар өйләнү турында үзләре сүз кузгатмыйлар, бай үзе өйлән- дергәнне көтәләр иде. Хуҗаның фатихасын алуда бу беренче зур адым санала иде.

Апушның өйләнүен ике хәл тизләштерде.

Бервакыт, таң алдыннан, бай бернинди хәбәрсез Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтып төште. Тарантасыннан төшкәч, ул үз өенә кермәде, хезмәтчеләр өенә китте. Берничә приказчик өйдә юк, «каядыр»  киткән  булып  чыкты.  Ә  Апуш  үз  урынында ята иде.

Хуҗа, капканы бикләтеп, ачкычын кесәсенә салды, ка- равылчыны чакырып алып, бер тәңкә көмеш тоттырды да, койма аркылы берсен дә кертмә, дип ныгытып кисәтеп куйды. Кибеткә барырга вакыт җиткәч, ул яңадан ишегалдына чык- ты, бикле капка төбендә утырып, төн кунган приказчикларны берәм-берәм үзе кертте. Һәркайсының яңагына сугып уздыр- гач, эштә иң сәләтсезләрен аерып алып, хәзер үк йортыннан чыгып китәргә кушты. Тырышракларын алар урынына икенче кеше тапканчы калдырып торды.

Шушы хәлдән соң инде Апушның дәрәҗәсе тагы да ныгый төште. Дөрес, бай:

  • Син нәрсә карадың? Аларның чыгып киткәнен ник күрмәдең? – дип, аны да орышып ташлады. Ләкин бу, Апуш үзе турында яхшы уйлап бик узынып китмәсен, дип уйланган бер хәйлә генә иде.

Икенче бер көтелмәгән хәл дә аның язмышы файдасына булды.

Байның хатыны өйдә юк чакта хуҗа тирәсендә эшләп йөрүче яшь кенә асрау кыз көтмәгәндә йөккә калды. Бай бу эшне сыналган юл белән җайларга кереште. Әрләнне ялгызын гына чакырып алды да:

  • Сиңа өйләнергә вакыт түгел микән, энем? Яшең, минемчә, бик җиткән бит инде... – диде.
  • Бәлки, вакыттыр. Сез кушсагыз, мин риза... Минем өчен сезнең хәер-фатихагыздан да кадерле нәрсә юк, – диде Апуш.
  • Менә яхшы сүзең өчен рәхмәт! Алла боерса, фати- хасын да алырсың, кеше дә булырсың. Алайса, мин сине өйләндерәм...
  • Сез риза булсагыз...
  • Риза! Бик риза!.. Абыстаең да колагымны тондырып бе- терде: «Апушны Бануга өйләндер. Икесе дә пар килгәннәр...» –

ди. Дөресен генә әйткәндә, минем аны сиңа бирәсем килми дә, ярый инде... тәкъдир шулай кушкандыр. Ходай сезгә бәхет бирсен дә тигезлеген бирсен.

  • Амин, – диде Әрлән.
  • Туйга әзерләнә башла. Rомга көнне никах укытырбыз. Бүләк-мазарына, тегесенә-монысына акча кирәк булса ал. Кал- ганын үзем кайгыртырмын.

Апушның үзенең дә Бануга күзе төшеп йөри иде, әмма байның болай ашыктыруы аны уйланырга мәҗбүр итте. Шу- лай да хәлнең бөтен ягын исәпләп караганнан соң, ул: «Ярар... Бай теләгәнчә булсын», – дигән карарга килде.

Әйтелгән көнне туй ясадылар.

Апуш өлешчә байның «фатихасы»н алды, ә бай күңелсез хәлдән котылды. Тик Бану гына берни отмады.

Туй булып, бер атна узганнан соң, тормыш үз эзенә төште. Апуш шул ук приказчик, Бану шул ук асрау булып калды. Аларның ир белән хатын булуы хуҗалар рөхсәте белән төнлә берничә сәгать бергә йоклауларында гына иде.

Апуш, байның ышанычлы кешесе булып, ярминкәләргә йөри башлады.

Ярминкәдә эш җаваплырак булса да,  тормыш  иркенрәк иде. Хәзер инде Әрлән, приказчиклар белән дус булудан тук- тап, үзе шикелле үк ышанычлы кешеләр белән эш йөртә торган булды. Хәзер ул тагы да  күбрәк  урлый  башлады.  Эшкә  үзе баш булып йөрсә дә, ул артыгын кыланмый, киләчәге байның

«фатихасы»на бәйле икәнен исендә яхшы тота иде.

Хуҗа, Апушның тырышлыгын күреп, эш хакын аена егер- ме биш сумга хәтле күтәрде һәм аерым фатирга чыгарга рөхсәт итте. Әрлән үзенең изге максатына ирешүдә тагы бер баскычка күтәрелде.

Озакламый бай, Әрләнне үзенең ышанычлылары  арасын- да иң беренче итеп куеп, күпчелек эшен аның кулына тап- шырды, аны үзе белән ике тапкыр Мәскәүгә алып барып, фабрикантлар һәм зур фирма хуҗалары белән таныштырды, алар белән ничек эш йөртергә кирәклеген өйрәтте. Соңга таба инде Әрлән Мәскәү белән Варшауга үзе генә йөри башлады. Приказчиклар, сатып алучылар һәм конкурентлар белән нин- ди мөгамәләдә булырга кирәклеген дә бөтен нечкәлеге белән өйрәнде.

Ул приказчикларның хыянәтләрен,   урлашуларын   аяу- сыз фаш итеп, аларны байның үзеннән дә битәррәк җәберли башлады. Әмма үзе бик оста һәм сак эш итеп һаман урлый бирде.

Бервакыт бай белән чәйханәдә утырганда, Әрлән ипләп кенә болай дип сүз башлады:

  • Rамали абзый, – диде ул, – мин сиңа егерме ел бик ты-

рышып, гадел хезмәт иттем... Миңа хәер-фатихаңны бирергә вакыт түгелме инде? Яшем утыздан узды бит инде. Үз бәхе- темне сынап карыйсым килә... – диде.

Бай Апушны көчләп тота алмаячагын бик яхшы белә иде. Ничә ел хезмәт итеп, аның инде хәер-фатиха алырлыгы бар иде. Шуңа күрә бай:

  • Яхшы, энем! Хезмәтең өчен зур рәхмәт. Сиңа фатихамны бирәм. Бәхетле бул... күп чыдадың, күп түздең... рәхмәт, – диде.

Бай белән аның ышанычлысы соңгы «хәер-фатиха»га бәйләнешле барлык мәсьәләләрне ачыкладылар, ничек итеп Әрләнне тизрәк һәм әйбәтрәк юл белән «кеше» итү мәсьәләсен уйладылар.

Шул атнада ук бай Апушка кибет сатып алып бирде. Шуннан соң күп тә үтми икәүләп Мәскәүгә киттеләр. Анда баргач, Rамали Әрләннең вексельләренә кул куйды, товар сатып алырга булышты, кайткач, банкта аңа  кредит  ачтыр- ды. Кибетнең өр-яңа киштәләренә өеп-өеп товар тутырганнан соң, иртәгә кибетне ачасы дигән көнне Rамали бай, Әрләнне чакыртып алып:

  • Мин сиңа бөтен хәер-фатихамны бирдем. Уңыш телим. Үзең күрәсең: синең өчен бернәрсәмне дә кызганмадым, эшли алганымның һәммәсен эшләдем... Шулай булгач, син мине дә онытма. Ни турында әйткәнемне аңлыйсыңдыр? – диде.
  • Сатып алучылар турында әйтәсеңме, абзый?
  • Менә, менә шуларны әйтәм... Кара  аны,  миннән  то- вар алучыларга кармак салма, югыйсә каргармын... – диде бай.

Апуш, элекке хуҗасыннан товар алучыларны үзенә тарт- маска сүз биреп, шул сүзендә торды. Тик Rамали абзасы белмәслегенә тәмам ышанган чакта гына вәгъдәсен боза иде ул.

Шулай итеп, Апуш Габдулла байга әйләнде, ләкин «Әрлән» дигән кушаматы һаман да тагылып калды.

Сәүдәгәр булганнан соң, Габдулла бик шәп  йорт  салдыр- ды, хезмәтчеләр яллады, атлар, сыерлар сатып алды, үзе кыйммәтле фаэтонга гына утырып йөри башлады. Бануга шәригать буенча тиешле нәрсәләрнең барысын биреп, аны улы белән икесен йортыннан куып чыгарды да үз мәхәлләләрендәге мулланың Сәрвәр исемле чибәр генә кызына өйләнде.

Әрләннең бу кадәр тиз баеп китүенә бөтен кешенең исе китте. Rамали бай исә:

  • Минем хәер-фатихам белән баеды ул, – дип  мактан- ды.

Әрләннең, Rамалидан киткән чагында, унике мең сум бай- лыгы барлыгын берәү дә белми иде.

  1. «Кеше» булды

Әрлән үзе турында зур уйлаучы, тискәре һәм  саран  бер хуҗа булып китте.

Rәен-кышын ул кызыл төймәле, озын чабулы кара казаки- дан, кыска балаклы сырган чалбардан һәм тиен эчле каракүл бүректән йөри. Аягында – савырлы кәҗүл читек. Rәен казаки өстеннән кара җилән, кышын төлке тун кия.

Rеп шикелле нечкә генә итеп үстереп җибәргән мыегы, җыйнак кына сакалы, сары тешләре, сөрмәле күзләре – ба- рысы да күпчелек Печән базары әһелләренеке төсле иде.

Башка татар байлары кебек, Габдулла да ишегалды түренә хезмәтчеләре өчен кечкенә генә, тәбәнәк кенә бер өй салдырды. Приказчиклар эштән соңгы вакытларын шунда уздыра. Алар- га исләнгән ит яисә эчәк-бавыр салып пешергән тары өйрәсе ашаталар. Әгәр дә Әрлән приказчиклардан берәрсенең аштан яки эш күплектән зарлануын сизсә, ул аны шундук, шыр ялангач чишендереп, бер тиен дә түләмичә куып чыгара. Ул куган кешене инде икенче берәү үзенә эшкә алмый. Габдулла үзе дә башка сәүдәгәрләр куып чыгарган  приказчикларны эшкә алмый иде.

Габдулла бай еш кына, җибәргән товарларыгыз ким чыкты, дигән булып, Мәскәү фабрикантларына тиешле бурычларын киметә. Товарны сатуга бер төрле бәя белән куеп, счётта еш кына икенче төрле бәя күрсәтә. Товар алучыларга товарның начарын биреп җибәрергә тырыша һәм һәрвакыт берәр нәрсәне төрергә оныткан була, әгәр җитешмәгән әйберне килеп сорый башласалар, ул бернинди ялгышлык булмады дип акланырга тотына. Әрлән боларның берсен дә җинаять дип санамый, бәлки сату итә белү осталыгы дип кенә карый иде.

Башка сәүдәгәрләрнеке кебек, Габдулланың да исәп-хисап эшләре чуалып беткән иде. Күбесенчә сәүдә  кенәгәләрен  ул үзе язып бара һәм кайвакыт кредитка бирелгән товарны яисә товар алучының бурычын түләгәнлеген теркәп куярга оныта. Кайвакыт кенәгәгә эшләнмәгән сәүдә операцияләре  дә  язы- ла, ә чынлыкта булганнары теркәлми кала. Еш кына вексель буенча акча түләү сроклары да язып куелмый, шул сәбәпле, нотариустан көтелмәгәндә повестка алгач, Габдулла бай корт чаккандай сикереп куя һәм акча эзләп чабарга керешә. Язу эшендәге буталчыклыклар аркасында кайвакыт ул вексель буенча акчасын алырга да оныта, һәм, шулай итеп, вексель гамәлдән чыга. Эшне шулай алып барудан бик зур зыян килә. Бу зыянны Әрлән хезмәтчеләрен ачлы-туклы тоту исәбенә капларга тырыша иде.

Товарларга сату  бәясе  куйганда,  Габдулла  беркем  белән дә киңәшләшми. Сәүдә кенәгәләрен ул, гадәттә, өенә алып

кайтып тикшерә. Монда ул караган битләрне карандаш белән сызып куя, аннары кенәгәләрне яңадан кибеткә алып барырга оныта да, шулай итеп, алар балалар  кулына  эләгә.  Балалар исә, кулларына карандаш алып, кенәгә битләрен теләсә ничек сызгалап бетерәләр, шуннан соң инде счётларның бөтенләй берни аңларлыгы калмый.

Бигрәк тә аның вак бурычлар яза торган кенәгәсе буталчык иде. Бу кенәгә мондый сүзләр белән язылып тулган иде:

«Rирән урыстан ун сум аласы калды. Аксактан дүрт сум аласы.

Шадра түти биш сум тиешле.

Тешсез карчыктан бер сум да егерме биш тиен аласы».

Әмма шулай да Габдулланың сәүдәсе көннән-көн үсә бара иде. Бервакыт ул, Мәскәүгә баргач, фабрикантларга елларның авырлыгыннан, сәүдә эшләренең начар баруыннан зарланып, бурычларымны вакытында түли алмыйм, дип туп-туры әйтеп салды. Фабрикантлар бу ялганга ышанган кебек булдылар. Алар инде Казан сәүдәгәрләренең алдашуларына күнеккәннәр, үзләрен ярлы  итеп  күрсәтәселәре  килсә,  бернинди  чарадан да тартынмауларын белеп бетергәннәр иде. Шуңа күрә Габ- дуллага бурычының бер өлешен генә киметеп, түләү срогын алгарак күчерделәр.

Габдулла бай моңа бик сөенеп, бик канәгать булып кайтып китте. Аның бу эшен беркем дә белмәде, тик иң якын дусла- рына гына ул:

– Эшне бераз рәтләдем. Мәскәү куписларыннан зәкят ал- дым, – дип мактанды.

Әрлән ярминкәләрдә дә сату итә иде. Ул анда, үзе барып, шул ук юл белән сату итә, товар алучылар һәм приказчиклар белән шундый ук мөгамәләдә була, шул ук рәвешчә типтерә, бозыклык кыла иде.

Өеннән чыгып киткәндә, Габдулла бер хезмәтчесенә икен- чесе өстеннән шымчылык итәргә кушып калдыра; хатынына приказчикларга күз-колак булырга, ә приказчикларга хатыны белән балаларын караштырып торырга куша. Аннары барысы өстеннән дә баш шымчы куя иде.

Тора-бара Габдулла үз йортында моңарчы Казан байла- рының берсенең дә башына килмәгән бер гадәт кертте. Берәр җиргә китәсе булса, ул җигә торган атларының дагаларын алдырып, фаэтон көпчәкләрен йозаклап бикләп китә иде. Халык арасында, Габдулла бай үзе югында хатынын ку- накка йөртмәс өчен шулай итә икән, дип  дөресен  сөйлиләр иде.

Башка сәүдәгәрләр шикелле, Әрлән дә мәгариф эшләре белән кызыксына, бер мәктәпне мактый, икенчесен яманлый иде. Хәер, ул, зур расход чыгарасы булмаганда яисә яхшы

исемен таратасы килгәндә генә, мәктәпләр белән кызыксына иде.

Ел саен рамазан аенда Габдулла бай капкасы төбенә бөтен шәһәрдән болыт шикелле булып  хәерчеләр  җыела,  ул  алар- га берәр тиенләп зәкят  өләшә,  муллаларга  зәкятка  бер  ка- дак фамильный чәй белән күлмәклек ситсы бирә. Мәхәллә мәдрәсәсенә берничә кисәк такта чәй белән бер капчык бур- сыган дөге җибәрә. Уразада шәкертләрне авыз ачарга чакы- рып, һәркайсына егермешәр тиен акча өләшә.  Шуның  белән ул, берьеллык гөнаһларыннан арынып, җәннәтнең түреннән үзенә урын әзерли иде.

Габдулла бай үзен кардан ак, судан пакь, фәрештә кебек саф, ишан кебек диндар бер кеше итеп күрсәтергә тырыша иде. Аның каравы Мәскәүгә, Варшауга йә булмаса ярминкәләргә баргач, ул Казанда чактагы «ураза тоту»ын бише белән чыга- ра, хәтта чуваш авылларындагы «солдаткалар» янына йөрүдән дә тартынмый иде. Үз өендә ул чибәр асрау кызларны тик тотмый. Авырлы булсалар, аларны, бер дә уңайсызланмыйча, урамга куып чыгара иде.

Ачлык елны, Миңлебай Вафасы калага эшкә килгәндә, Габдулла бай илледән узган иде инде.  Хатыны  Сәрвәр  бикә көр күңелле, тук тормыштан башкага омтылмаган, әле утыз яшь тә тулмаган тап-таза, чибәр бер хатын иде.

  1. Чиләгенә күрә капкачы

Вафа, Әрләнгә дворниклыкка ялланып, көздән алып язга чаклы эшләргә сүз бирде. Моның өчен ул унөч сум акча, бер пар тире бияләй, чикмән һәм бер кием киез итек алырга тиеш иде.

Аның әле байда беренче тапкыр хезмәт итүе, шуңа күрә, байга ярар өчен, җаны-тәне белән тырышып йөри башлады.

Ул барлык приказчик һәм хезмәтчеләрнең, кайвакыт тәһарәт тә алып тормыйча, тырышып намаз укуларын бик тиз абай- лап алды. Хуҗаның динлелекне яратканлыгы күренеп  тора иде, шуңа күрә Вафа да башкалар эшләгәнне үк эшли башла- ды. Яңа килгән дворник приказчиклар белән хезмәтчеләрнең сөйләшүеннән байның хезмәтчеләре азрак йоклап, күбрәк эшләүләрен яратуын ишетеп белде һәм беренче көннән үк бөтен кешедән соң ята, таң белән үк тора башлады, һәр сүз саен Вафа Алланы телгә ала һәм көн саен биш вакыт намазын укый торган булды.

Хезмәтчеләр Вафаны,  әле  кырык  яше  тулмаган  булса  да,

«бабай» дип атадылар. Ул кеше күз алдында бик диндар, әйбәт «бабай» булып күренергә тырыша иде.

Габдулла бай, Вафаны эшкә алып, үзенең тырыш хезмәтчегә тиенгәнлегенә ышанды һәм еш кына:

  • Әйбәт бабай таптым... Ихтирамлы, тырыш кеше! – дип сөйләнде.

Килеп ияләшеп җиткәннән соң, хуҗалардан алып хезмәт- челәргә хәтле һәммәсе Вафаны сынарга кереште.

Сынауны болай башладылар: беркөнне пешекче хатын Вафа- ны аш өендә үзен генә калдырып чыгып китте. Өстәл тулы тәм- ле-тәмле сый-нигъмәт иде. Вафаның моны күреп авыз сулары килде, шулай да ул тыелып калды. Икенче бервакытны пешекче хатын аңа берничә кайнар кабартма биреп, икесен үзенә алырга, калганнарын бер приказчикка илтеп бирергә кушты.

  • Кара аны, беркем күрмәсен. Бикә сизмәсен, – диде.

Вафа кабартмаларны алды. Икесен үзе ашап, калганнарын тиешле кешесенә бирде. Моны берәү дә сизмәде.

Берничә көн узганнан соң, Вафа  мунча  яныннан  алтын алка тапты. Аны шундук бикәгә илтеп бирде.

Беркөнне Габдулла бай, Вафа белән сөйләшеп торганда, кесәсеннән яулык алды, һәм шулвакыт бер сумлык кәгазь акчасы төшеп китте. Бай, берни сизмәгән булып, капкага таба китте. Вафа аның артыннан куып җитте дә төшереп калдырган бер сумны байга китереп бирде.

Асрау кызлар Вафа аркылы приказчикларга сәлам әйттерәләр; приказчиклар исә шул ук Вафа аркылы аларга бүләк җибәрәләр иде.

Вафа һәр сынауны яхшы узды. Ул Габдулла белән Сәрвәрнең күңеленә тәмам ошады, приказчиклар белән хезмәтчеләр дә аңа ышанып карый башладылар. Вафа турында сүз чыкса, һәркайсы:

  • Безнең бабай – ышанычлы кеше.
  • Вафа ул гайбәт йөртә торган кеше түгел,  сер  саклый белә.
  • Бабайга да ышанмагач, тагы кемгә ышанасың, – дияләр иде.

Асрау кызлар аны хуҗалар өчен дип пешергән тәмле-тәмле ашамлыклар белән сыйлыйлар, бай йортыннан урлаган вак- төяк әйберләр бүләк итәләр һәм аңа үзләренең эч серләрен ышанып сөйлиләр иде.

Вафа приказчиклар белән асрау кызлар арасында арадашчы булып китте, ул аларны күрештерә, аулактагы гашыйкларның тынычлыгын саклый иде. Кайвакыт аңа урланган әйберләрне тиешле кешесенә тапшырырга да туры килгәләде.

Боларның һәммәсен ул бик белеп, бик оста эшли, һәм аңа йомыш үтәгән саен бүләк бирәләр, сыйлыйлар иде.

Вафа бер йомыштан да баш тартмый иде. Үзенә ышаныч арткан саен, йомыш үтәгән хакы да арта бара. Ул приказ-

чикларга аракы, папирос алып кайта, кич аларны өйдән чы- гарып, төнлә аларның кайтканын капка төбендә көтеп тора. Вафа приказчикларның кырын эшләрен Габдулла байдан гына түгел, белергә тиеш булмаган хезмәтчеләрдән дә яшерә белә иде.

Вафага Әрлән дә ышана иде. Беркөнне ул Вафаны үзе янына дәшеп алды да:

  • Син, бабай, мин югында өйдә өлкән кеше бул!.. Асраулар приказчиклар белән шаярмасыннар, күзәткәләп тор. Аларның аракы эчкәнен, тәмәке тартканын, кибеттән товар алып кайт- канын яисә берәр ярамаган уен уйнауларын күрсәң, миңа әйт. Абыстаеңа да күз-колак бул. Ул яшь әле. Белмәссең... – диде.

Габдулла бай Вафаны үзенең баш шымчысы итеп, ара-тирә аңа унбиш-егерме тиен акча бирә, вакыт-вакыт хәтта кием- салым да бүләк иткәләп куя иде.

Вафа Әрләннең ышанычын ныгытырга, шул ук вакытта хезмәтчеләргә курку салырга да тырыша иде. Хезмәтчеләрнең кайбер ярамаган эшләре булса, ул байга:

  • Фәлән приказчик  бүген  иртән  намаз  укымады...
  • Фәлән малай итекләрне киптермәде.
  • Пешекче хатын чүлмәк ватты, – дип әләкли башлады. Ул Габдулла байга хәтта хатыны өстеннән дә:
  • Хәерчегә зур бер телем ипи бирде...
  • Чапанын капкадан чыккач кына бөркәнде, – дип әләкли иде.

Сәрвәр аңардан курка башлады. Вафага мул булып тәмле ашамлыклар, вак-төяк әйберләр, хәтта киелгән киемнәр дә ява торды. Аның сандыгында Сәрвәр бикәнең иске күлмәкләренә дә, Габдулла байдан тама-тама  җыелган  бер  төенчек  акчага да урын табылды. Аның бу сандыгында приказчиклар биргән түбәтәй, исле сабын, тасма, чәй кебек әйберләр дә саклана. Вафа боларны атна саен диярлек калага килүче хатыны ар- кылы әкренләп авылга озата тора иде.

Үзенең мондый урынга урнашуының кадерен ул бик белә, аннан тулысынча файдаланып калырга тырыша иде.

Аның урынына туры сүзле, йомшак күңелле икенче бер кеше эләксә, ул монда ярашып яши алмас, бик тиз куып чы- гарылган булыр иде.

Бөтен сыйфатларны әнисеннән алган бозык табигатьле, икейөзле Вафа исә җинаять эшләүдән дә курыкмый, аны хәтта гөнаһ дип тә санамый, ул нәкъ урынына килеп эләккән иде.

«Чиләгенә күрә капкачы» дигән мәкальдә әйтелгәнчә, Вафа нәкъ үзенә ярашлы җиргә туры килгән иде.

  1. Ходай китергән кунак

Сафа абыйсын эзләп тапкан вакытта, Вафаның эшләре иң көйле барган чак иде. Габдулла бай Минзәлә ярминкәсенә киткән, Вафа, баш шымчы буларак, йорттагы бөтен хаким- лекне диярлек үз кулына алган иде.

Сафа, кыяр-кыймас кына янкапканы ачып, Әрләннәр ише- галдына килеп керде. Ишегалдында, бикә кыйнаганга, бер кечкенә генә йомышчы малай елап тора иде. Байның хаты- ны:

  • Rаныңны суырып алырмын!.. Байга әйтәм! – дип, ма- лайны кыйный бирә иде.

Сафаның әкрен генә янына килгәнен хатын сизми калды. Ир кешенең тамак кырганын ишеткәч, ул мамык шәленең очы белән авызын каплады да:

  • Бигайбә, абзый кеше. Хуҗалар өйдә юк, – диде.
  • Мин хәер сорашмыйм, абыстай, мин бер кешене эзлим, – диде Сафа.
  • Нинди кешене?
  • Мәүла Колы авылыннан Мөхәммәтвафа дигән кешене...

Аны сездә тора дигәннәр иде...

  • Нигә кирәк ул сиңа?
  • Мин аның энесе булам. Сәрвәрнең чырае үзгәреп китте:
  • Бәлеш!.. Мин сине тагы хәерче дип торам... – дип, башын ишегалды түрендәге өйгә таба борды да: – Бабай!.. Бабай!.. – дип кычкырды.

Тавышны ишетеп, өйдән Вафа чыкты. Аның бер аягында киез итек, икенчесендә оек кына иде. Rиңнәрен терсәк тиңентен сызганып җибәргән. Тәһарәт алырга җыенган булган, күрәсең. Сафаны күргәч, ул: «Барыйм микән, юк микән?.. Сөйләшим микән?» – дип уйланды. Бераз вакыт ишек төбендә тукталып торды, аннары тиз генә энесе янына килә башлады.

Араларында берни булмаган кебек, кул бирешеп күрештеләр.

Вафа Сафаны  хезмәтчеләр  өенә  алып  китте.

Ага-эненең озаклап сөйләшерлек сүзләре юк иде. Авылда күңелле хәбәрләр  юк;  күңелсезләрен  Вафа  хатыны  аркылы да җитәрлек ишеткән иде.

Күрешкәннән соң, Вафа Сафаның калага ни йомыш белән килеп чыкканлыгын сорады.

  • Сайга утырдым, абый! – диде Сафа. – Ашарга берни калмады. Әби белән хатын ярым ач утыралар. Саклап тоткан атыбыз да җилдә чайкала... Сатарлык нәрсә дә юк... Менә бирегә килдем. Берәр эш табып булмасмы дигән идем.
  • Теге вакытны бик ялгыш иттең – ул Ирдәүкәгә юкка өйләндең. Безне тыңлап, Гыймади кызына өйләнгән булсаң,

хәзер менә бу хәлгә төшмәс идең. Сугылмаган кибәненнән бабаң үзегезгә арыш бирер иде... Шәт, миңа да җиде ят кешенең бусагасын таптап йөрергә туры килмәс иде... Теге вакытны бик ялгыштың, энекәш, бик ялгыштың!

  • Үткән-беткән эш турында сөйләшмик инде. Мин үземнең эшемнән үкенмим, һәркем үзенчә эш кыла. Мин сиңа хәлем кыен икәнен сөйләп бирдем... Мин эштән курыкмыйм. Кулым белән эшләп, тамагымны туйдыра алыр идем... Монда  эш табып булыр микән? Берәр нәрсә киңәш итә алмыйсыңмы? Сине әнә шуның өчен дип эзләп килүем иде.
  • Беләм, беләм. Болай сүз чыкканнан гына әйтүем. Ярый! Искегә тисәң, исе чыгар, ди... Хәзер эш табуы бик кыен инде. Шулай да уйлашып карарбыз, бәлки табарбыз, Алла боерган булса...

Шулвакыт кыңгырау чылтырап, Вафа ишеккә йөгерде. Ул хезмәтчеләр өенә кире әйләнеп кергәч, ике туган сүзне дәвам иттерделәр.

  • Безнең бикәнең әтисенә, хәзрәткә, дворник кирәк икән.

Тик син ярап бетәрсең микән, белмим... – диде Вафа.

  • Нигә?
  • Әй энекәш! Байларга ярау ансат түгел ул... Кайвакыт шундый китереп кысалар, кабыргаларың шытырдый башлый. Монда суга төшеп, суда батмаска, утка кереп, утта да янмаска кирәк.
  • Башыңа төшкәч өйрәнәсең инде!.. Байга хезмәт итү пат- шага хезмәт итүдән дә авыр түгелдер әле. Ни дисәң дә, бай мөселман кеше бит!
  • Мөселман кеше! Эшли белмәсәң, күрсәтер ул сиңа нин- ди мөселман кеше икәнен... Кала халкы ул кайбер кяфер эшләмәгәннәрне дә эшли. Исең китәр...
  • Хәзрәт тә шундый кешемени?
  • Барысы бер иблис! Һәммәсен дә бер калыпка суккан! Монда беркемгә ышанырга ярамый. Барысын да үз башың белән чамаларга туры килә.

Сафа аптырашта калды, эндәшмәде.

  • Сабыр ит. Бикә янына барып килим әле. Синең бүген ашаганың да юктыр. Әйдә, бераз чәй эчеп, тамак ялгап алыйк. Безнең өчен дә байның сые табылыр. Рөхсәт итсәләр, шушын- да кунып та калырсың. Ни, хәзрәтнең берәр кеше алганмы- юкмы икәнен белешермен, – дип, Вафа чыгып китте.

Сафа самавырдан утлы күмер төшеп, берничә урыннан янган өстәлгә таянды да уйга калды. Хезмәтчеләр яши торган бу пычрак, салкын, сасы өй Сафа төн кунып чыккан постоя- лый двор шикелле үк иде. Зурлыгы белән генә ул постоялый двордан аз гына кечерәк булыр, аннан соң лакан өстендә, ватык юынгыч урынында, зур җиз комган тора иде.

Сафаның күңеленнән һаман да бая абыйсы әйткән сүз китмәде: «Монда суга төшеп, суда батмаска, утка кереп, утта да янмаска кирәк».

Вафа ашый башлап та ашалып бетмәгән бәлеш, паштет кисәкләре, каткан күмәч  һәм  күксегән  кабартмалар  салган зур бер поднос күтәреп кайтты. Шул азыкларның барысын өстәлгә бушатты.

  • Иркенләп бер чәй эчик әле, – диде ул, самавыр тергезергә керешеп.

Төрле зурлыктагы юылмаган чынаякларны әзерләп куеп, Вафа китек борынлы чәйнеккә хуҗалар йортыннан алып чык- кан бер чеметем чәй салды, каяндыр йөзем белән хөрмә табып алды.

Берничә ай буе ачлы-туклы яшәгән  Сафага  искереп  кү- гәрә башлаган бәлеш кисәкләре дә җәннәт азыгы булып тоелды. Сафа боларның барысын бик тиз юк итте. Каешын чишеп җибәрде, йөзе алсуланып китте, күзләре елтырый баш- лады.

  • Булды, туйдым... Ходайга шөкер! – диде Сафа, чыная- гын каплап.
  • Бикә сиңа бер кич кунарга кушты. Әтисе дворник ал- маган икән әле. Урын буш. Иртәгә барып кайтырбыз. Без йокларга бик соң ятабыз... Түземең җитмәс. Кеше югында йоклап ал, – диде абыйсы.

Сафа, шатланып:

  • Бераз ятып алыйм, алайса... Бик арыганмын, – диде.
  • Ярый, ярый, йокла! Комачаулаучы булмас. Мин чыгып, эшлисе эшләрне эшлим әле, – диде Вафа.

Сафа баш астына тунын салды да тирән йокыга талды.

* * *

Инде тәмам төн җиткәч, ул кешеләр сөйләшкән тавышка уянып китте. Магазиннан приказчиклар кайтканнар икән. Сафа үзенең кайда ятканлыгын тиз генә аңыша алмый торды. Габдулла байның хезмәтчеләре йортында икәнлеген абайлагач, ялт кына сикереп торып, күзләрен угаларга кереште.

Приказчиклар ят кешегә гаҗәпләнеп карандылар. Өйгә Вафа кереп:

  • Бүген бездә кунак бар әле. Авылдан энем килде... – дигәч кенә, приказчиклар, Сафа янына килеп, ике куллап күрештеләр дә амин тотып бит сыпырдылар.
  • Энең үзеңнән картрак икән, бабай, – диде берсе, ша- яртып.
  • Картаерсың! Авылда ач яшәп кара әле. Габдулла байның ашын бик тиз сагынырсың, – диде Вафа.

Приказчиклар, тәһарәт алып, намаз укыдылар да табынга килеп утырдылар.

  • Бүген аш тәмлерәк икән – ите дә мулрак, ярмасы да күгәрмәгән, – диде берсе.
  • Кунак хөрмәтенә инде бу! – диде икенчесе.
  • Хәерлегә булсын! Этләре генә котыра күрмәсен! Безнең бикә бик игътибарлы булып китте әле! – диде өченчесе.

Көлешеп алдылар.

Аш ашап, сөтсез һәм шикәрсез чәй эчкәннән соң йокларга җыена башладылар. Башка көннәрне сәкеләрдә урын кысан була торган иде, бүген кайберләре өйдә булмаганлыктан, ба- рысы ятып беткәч, Сафага да буш урын табылды.

Приказчикларның әле берсе, әле икенчесе Сафага йә мендәр, йә ястыгын тәкъдим  итте.  Берсе  хәтта,  бер  юрган- ны икәү ябынырбыз дип, үзе янына янәшә ятарга да кыстап карады. Сафа бөтенләй баш тартты. Калага килгәч, базарда болар шикелле егетләрнең үзен мыскыл итүләрен онытмаган иде әле ул.

Ут сүнеп,  өй  эче  караңгылыкка  чумды.

* * *

Приказчиклар йокыдан торганда, тышта әле караңгы, таң атып өлгермәгән иде. Алар, тиз-тиз генә тәһарәт алып, намаз укыган булдылар да, ашыга-ашыга, берәр чынаяк чәй эчеп, кибеткә киттеләр.

Сафа сәкегә ятты һәм үзе дә сизмәстән тагы йоклап кит-

те.


Вафа   ишегалдын,   тротуарларны   себерде,   абзарны

җыештырып, сыерларга азык салды, аларга җылы су эчертте, утын ярып куйды, кучерга атларны карарга булышты,  шун- нан соң гына хезмәтчеләр өенә кайтып, суынган самавырны җылытты. Сафа, сәкедән торып, салкын су белән юынып алды. Абыйлы-энеле икәү табынга утырдылар. Чәй эчкәннән соң, Вафа, бикә янына барып, рөхсәт сорады да энесен бикәнең атасы янына алып китте.

  • Кеше кирәген кирәк тә, тик нишләргә инде менә. Хакын бик зур сорамаса, шәт, алырмын да... Синең энең дә бугай әле, – диде мулла, Вафаның сүзен тыңлаганнан соң.
  • Ала күр инде, берүк, хәзрәт. Алла боерса, үзем шикелле үк әйбәт, тырыш хезмәтче булыр...
  • Күпме сорыйсың соң?
  • Күпме бирәсең инде, мулла абзый. Рәнҗетмәссең, шәт, – диде Сафа.
  • Ярар. Ашау миннән, үлем Ходайдан дигәндәй... Кием- салымың бармы? Rәйгә чаклы эшләсәң, ун сум бирермен...
  • Әз бит, мулла абзый... Авылда хатыным белән әби кар- чык калды. Аларны да ашатырга кирәк...
  • Һе... Rәйгә чаклы күп калмады инде. Кышның яртысы узды. Сине ашатырга да кирәк бит әле.
  • Әзрәк шул, хәзрәт. Киемен дә бирмисең. Ярар инде... Энем карлар эри башлаганчы эшләр, кием дә бирмисең, унбиш сум түләрсең инде, – дип, сүзгә Вафа да кушылды.

Хәзрәт күңеленнән исәпләп-чамалап торды да:

  • Кыйммәтрәк инде кыйммәтен дә, шулай да ярый, хәерле булсын. Синең энең дә икән. Тик намус белән әйбәт хезмәт итсен, – диде.

Сафа, постоялый дворга барып, аннан әйберләрен алып килде һәм шул минуттан соң ул дворник булып китте. Берничә көн эшләгәннән соң, бик озак үтенеп сорагач һәм Вафа да ярдәм иткәч, ул задаткага биш сум акча алып, авылга җибәрде, алабута сатып алганнан соң калган акчага атка бераз салам юнәтергә кушты.

Мулланың йорты Габдулла бай йортыннан әллә ни аерыл- мый иде диярлек. Аерма тик зурлыкларында гына иде.

Сафа көченнән килгән кадәр, һичбер карышусыз, бөтен эшне эшли бирде, тик, абыйсы шикелле ертлач бер кеше булмаган- лыктан, ул бу йорттагы кешеләрнең гаепләреннән файдаланыр- га уйламады да. Шуңа күрә Сафага берәүдән дә әҗер тимәде. Аны берәү дә сыйламый, аннан берәү дә курыкмый иде.

  1. «Баҗалар»

Минзәлә ярминкәсеннән Әрлән бик кәефе кырылып, бор- чуга сабышып, караңгы чырай белән кайтып төште. Бөтен губернаны, аждаһа тырнакларын батырган кебек, ачлык буып алган иде. Сәүдә бик начар булды. Тау-тау итеп китереп өйгән товарлар сатылмый калды. Сатудан җыйган акча кредитор- ларга түләргә дә җитмәде. Күчтәнәчкә ярминкәнең атаклы сыйлары саналган симез күркә белән балан бәлешләре дә алып булмады.

Габдулла байның башында, икенче тапкыр банкротка чыктым дип, Мәскәү фабрикантларын тагын бер тапкыр

«эшкәртү» уе туды.

Юлдан кайтып, ял итеп алганнан соң, ул, йортындагы шымчыларын чакырып, сорау алырга кереште. Вафаны иң соңыннан гына дәштереп алды. Моңа Вафа алдан ук әзерләнеп куйган иде.

  • Авылдан энем килгән иде, бикә рөхсәте белән минем янда бер кич кунып чыкты. Бикәнең әтисенә эшкә урнаштыр- дык, – диде Вафа.
  • Ишеткән идем. Бик яхшы иткәнсез... Йә ничек, энеңне кунак иттеңме соң?
  • Бикә бик әйбәт кунак итте, бай. Зур рәхмәт инде.
  • Бикәңнең тегенди-мондый эшләрен сизмәдеңме?
  • Нахак сүз сөйли алмыйм... берни дә сизмәдем.
  • Кунакка баргалагандыр ич? Ничә тапкыр барды соң?
  • Унике тапкыр кунакта булды, биш тапкыр әтиләренә барды, өч тапкыр үзе кунак җыйды.
  • Алай икән! – дип куйды Габдулла бай. – Приказчиклар, башкалар турында ни диярсең?

Вафа, бер приказчик белән бер асраудан үч алырга җай чыкканын сизеп:

  • Булуын булды инде дә, тик әйтергә генә куркам, – диде.

Ул шулай дигәч, Әрлән сагая калды.

  • Әйт, әйт, курыкма! Нәрсәдән куркып торасың? Сине нишләтә ала алар?
  • Гайнетдин белән Сәрби хакында әйтмәкче идем дә куркам шул, бай. Икесе дә бик әшәке кешеләр, әллә нинди гайбәт ягулары бар. Аннары үземә генә начар булып калыр.
  • Әйт, әйт, агай! Сиңа берни дә булмас. Нинди гайбәт як- сыннар ди, мин сиңа барыбер ышанам; май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр.
  • Гайнетдин белән Сәрби шаяралар, бай, әйтүе дә оят – уйнашлык итәләр...

Байның төсе үк үзгәреп китте.

  • Фасикълар! Болай булса, бөтен йорттан фәрештәләрне качырып бетерерләр. Бик булыр алардан, үзем дә шикләнеп йөри идем шул. Йә, сөйлә. Каян белдең? Ничек белдең?
  • Мин аларны күптән сизенеп  йөри  идем  инде,  бай,  тик үз күзем белән күрмәгәч әйтергә генә кыймадым. Гөнаһлы буласым килмәде. Йә дөрес булмас, мин әйтәм!
  • Йә, йә, шуннан?
  • Син ярминкәгә китеп, өч-дүрт көн узгач, беркөнне кич Гайнетдин тышка чыкты да юк булды. Мин шикләнә калдым. Сылтау тапкан булып, аш  өенә  кердем.  Аш  өендә  Сәрби  дә юк, кая киткәнен беркем белми. Боларны эзләргә керештем. Әбрәкәйгә, базга, утын сараена, печәнлеккә дә күз салдым – беркайда да юк болар. Алдагы көнне генә мунчага якканнар иде. Ходайның хикмәтедер, күрәсең, шунда күңелемә килеп, мунчаны да карыйсы иттем. Белмим, бик ашыккан булган- нардырмы, әллә онытканнармы, ишекне эчтән бикләмәгәннәр иде. Шыпырт кына килеп, ишекне ачтым да шырпы сызып карасам, болар...
  • Йә, йә, нишлиләр?
  • Нишлиләр дип... сәкегә ятканнар да зина кылалар...
  • Тфү, нәҗесләр! Шуннан?
  • Икесе дә сикереп тордылар да күз яше белән гозерләп ялынырга керештеләр: «Зинһар өчен, агай, безне хур итмә инде, берәүгә дә әйтә күрмә. Яхшылыгыңны гомергә оныт- мабыз», – диләр. Иртәгесен бүләкләр китерделәр миңа... – Шуннан соң Вафа: – Торып тор әле, бай, хәзер мин сиңа аларның бүләкләрен китереп күрсәтәм, – дип, хезмәтчеләр өенә йөгерде. Бераздан әйләнеп килеп, бай алдына унлап кулъяулык белән ике көмеш кашык китереп салды.
  • Яулыкларын кибеттән Гайнетдин алып кайтып бирде, кашыкларны Сәрби бирде, – диде Вафа.

Габдулла бай барысын, җыеп, кесәсенә тыкты да:

  • Вакытында әйткәнең өчен рәхмәт, агай... Моннан соң да сизгән берен әйтә торырсың, – дип, ишеккә таба китте.

Гайнетдин белән Сәрбине Габдулла бай шул көнне үк йор- тыннан куып чыгарды.

Башкаларга да эләкми калмады. Әрлән кибетендәге барлык приказчикларны тетеп сүкте, берничә малайны кыйнап ташла- ды, хәтта ышанычлы кешесенә дә әллә нинди гаепләр тагып каныкты. Моның белән генә тынычланмыйча, үзеннән бурыч- ка товар алучы күптәнге клиентлары белән дә ачуланышты һәм көне буе, кәпәренеп, кибеткә товар алырга керүчеләргә бәйләнде. Ахырында ул, ярсып-тузып, Мәскәүдән һәм Варшау- дан килгән вояжёрларны кибетеннән төрткәләп чыгарды да артларыннан товар өлгеләре салган чемоданнарын ыргытты.

Бу көнне Габдулла бай ярминкәдәге дулаган аю шикелле котырынды.

Кич җиткәч, шул хәлендә өенә кайтты. Rиз комганга ту- тырып куйган су артык салкын кебек тоелды аңа. Шуннан ул комганны ыргытып бәрде, комган мич кырына бәрелеп, яньче- леп килде. Әрлән кайнап утырган самавырны тибеп аударды, авыр гына кара савытын, алып, көзгегә бәрде. Өй эчендәгеләр һәммәсе куркышып, дер калтырап тора башладылар.

Шуннан соң ул ачу-ярсу белән:

  • Нәрсә карыйсың син? Асраулар әйберләрне урлый, при- казчиклар белән уйнашлык итә, ә син берни белмисең... – дип, хатынына ябырылды.
  • Ни булды сиңа бүген?.. Йорт эчендәге караклардан сак- ланып бетеп буламыни? – диде хатын.
  • Теләгән кеше саклана. Син йортта хуҗа була белмисең.

Асраулардан куркып торасың! Килмешәк! Ялкау!

Бу сүзгә инде Сәрвәр бикә дә түзмәде:

  • Нишләп мин килмешәк булыйм? Ниткән ялкау мин?
  • Ах син,  мулла  калдыгы!  Миңа  каршы  киләсеңме әле?! – дип, Габдулла хатынының яңагына чалт-чолт сугып та җибәрде.

Хатын, үкереп  елый-елый, ирен каргарга тотынды:

  • Йа Раббым, миңа суккан өчен, кулың корысын иде! Мин мондый җәберләрне күрергә өйрәнмәгән.

Бай тәмам туарылып китте:

  • Өйрәнмәсәң бар, кит! Иртәгә үк куып җибәрәм. Талак сиңа, талак, талак! Мең тапкыр талак! – дип ярсып кычкыр- ды.

Сәрвәр бикә мамык мендәргә капланып, үкереп еларга ке- реште. Ниһаять, бай, кычкыра-кычкыра хәле бетеп, тамагы карлыгып, икенче бүлмәгә чыкты да, чишенми-нитми, диванга ауды.

Иртәгесе көнне иртән ул, чәй дә эчмичә, кибетенә китте. Сәрвәр бикә, гадәтендә булмаганча, киенмичә-бизәнмичә,

бармагына балдакларын да кимичә, әтиләренә китте.

Кич җитеп, ирләр кибеттән кайтты. Озакламый Сәрвәрнең әтисе дә килеп җитте. Күрешеп-исәнләшкәч, мулла дога кылып алды да, күтәрелеп карамастан, тәэсирле бер тавыш белән ипләп кенә сүзгә кереште:

  • Сездә бик күңелсез хәлләр булган икән, кияү. Ходай кушып, ахыры хәере белән бетсен инде, – диде.

Габдулланың, эшне зурга җибәрмичә, бу хәлдән тизрәк котыласы килә иде.

  • Булды шул, бабай! Тормыш иткәч, табак-савыт шалты- рамый тормый инде... – диде ул.
  • Анысы шулай да, кияү, син бит кулыңны да уйната башлагансың икән. Минем кызым кагылып-сугылып үскән бала түгел, үзең дә беләсең. Тегенди-мондый мужик  кызы түгел ул, кемгә кияү тиешле кеше икәнеңне онытмаска иде.

Габдулла байга бабасының кургаш кебек авыр сүзләре тәэсир итте. Ул шүрләп тынып калды. Кичәге ачуы бөтенләй сүрелеп юкка чыкты. Әрлән үзен гаеп эшләгән бер көчек кебек хис итте. Гаепле кеше шикелле, башын иеп:

  • Гаеп миндә, бабай! Булды да бетте. Бер юлга гафу ит инде. Мондый хәл бүтән булмас, – диде.
  • Мин гафу итәрмен дә, менә Ходай гафу итәр микән?

Шәригать кичерерме? Ахмак! Сиңа...

Габдулла бай мулланы сүзеннән бүлдерде. Үзенең гаебен йомшарту өчен, ул сабыр гына, юаш кына итеп:

  • Бәлкем, никахны яңартырга кирәктер? – дип сорады.
  • Ул гына аз, – диде хәзрәт. – Син бит ул сүзне өч тапкыр әйткәнсең. «Мең тапкыр...» дип тә кычкыргансың әле, шулай булгач, хәзер тәхлил кирәк инде...

Габдулла бай, коты алынып:

  • Тәхлил?! – диде. Бу сүзнең мәгънәсен бик яхшы белә иде ул. Хәзер инде ул кичәге дулавы-ярсуы өчен торган саен үкенә бара иде.

Бервакыт Әрлән үзе дә, бик риза булып, бер дустының хатыны белән тәхлил уздырган иде, әмма аның үз хатынын икенче бер кешегә һич тә биреп торасы килми иде.

  • Андый эшкә бер дә җаным тартмый шул, бабай. Берәр башка чарасы юкмы соң? – диде ул.
  • Тинтәк! Ахмак! Ходайны алдамакчы буласыңмы? Гомерең буе зина кылып яшәргә уйлыйсыңмы? – диде мулла.

Шулай  итеп,  Габдулла  байга  ризалашырга  туры  килде.

Башка чара юк иде.

Мулла кияве белән кызына тәхлил уздырып, никахны яңартканчы бер-беренә якын килмәскә, икесе ике бүлмәдә йоклап, аерым торырга кушты да китеп барды.

Ике як та тәхлил өчен кулай кеше табарга тиеш иде. Габ- дулла бай да, бабасы да кеше эзләргә керештеләр.

Бай йортындагы тормыш  һаман  үз  җае  белән  бара  ке- бек. Тик Габдулла белән Сәрвәр генә, шәригать кушканга буйсынып, очрашмаска тырышалар. Алар аерым ашыйлар, аерым бүлмәләрдә йоклыйлар. Хәтта кирәкле эш турында да, чит-ят кешеләр шикелле, ябык ишек аша гына  сөйләшәләр иде.

* * *

Габдулла бай үзенең танышлары арасыннан тәхлилгә ярар- дай кешене һаман да әле сайлап ала алмады. Аларның берсен дә хатыны белән ялгыз калдырырга теләми иде ул. Бабасы әйткән кешеләрне дә ошатмады.

Мәдрәсә шәкертләрен инде әйтәсе дә юк. Аларны ул якын китерергә дә курка иде. Карт мәзингә килгәндә, аның ниндидер яман авыруы бар дип сөйлиләр. Габдулланың җәен-кышын мәдрәсәдә яшәгән бер сукыр картка да күңеле ятмый, чөнки аның турында, бер сәүдәгәр  йортында  тәхлил  уздырганда, бик озак вакыт сәүдәгәрнең хатыны яныннан чыкмый яткан, дип ишеткәне бар иде.

Шул рәвешчә, берничә көн узып китте. Әрлән, уйлана- эзләнә торгач, Вафага тукталды. Шул хакта бабасы белән дә киңәште. Үз нәүбәтендә мулла да Вафаны хуп күрде.

Беркөнне кич мулла белән кияве Вафаны өске катка чакы- рып, ул эшләргә тиешле эшне сөйләп бирделәр. Вафа, байның кушканына буйсынган бер кеше шикелле, бу эшкә һичбер карышусыз риза булды.

  • Кара аны, соңыннан киреләнеп маташасы булма. Хатын- ны аерырга теләмим, дип әйтмәссең дип ышанам мин сиңа. Ә? – диде мулла.
  • Алла сакласын, хәзрәт! Әллә мин кеше алдап йөрүче бер бәндәме? – диде Вафа.
  • Башка берәүгә ышанмасаң да, безнең агайга ышанырга була! – дип куйды Габдулла бай.

Шаһит итеп ике приказчикны чакырдылар. Шулар алдын- да Сәрвәрне дворник Вафа белән никахладылар. Шаһитларга берничәшәр тиен акча биреп, бу турыда беркемгә бер сүз ычкындырмаска дип ныгытып кисәтеп куйдылар...

Габдулла бай аргы бүлмәгә кереп бикләнде.

Вафа, хезмәтчеләр өенә кайтып, үтмәс пәке белән сакалын төзәтте, мыегын җыйнаклады, юынып, эчке күлмәк-ыштанын алмаштырды һәм шуннан соң ул, бай йортына кире килеп, байның йокы бүлмәсенә керде. Анда аны Сәрвәр бикә көтеп тора иде.

* * *

Бай исә бу вакытны үз бүлмәсендә утын сүндерде дә әкрен генә чишенеп йокларга ятты. Ләкин йоклап китә алмады.

Габдулла бүлмәсеннән чыкты. Үзләренең йокы бүлмәсе янында туктап, ишек ярыгына  колагын  куеп  торды.  Эчтән бер тавыш та ишетелми иде. Иелеп, йозак тишегеннән кара- ды, тик берни дә күрә алмады. Шуннан соң ишекне тартып карады. Ишек эчтән бикләп куелган иде. Үзләренең йокы бүлмәсе ишеге төбеннән Әрлән байтак вакыт китә алмый тор- ды. Бүлмәсенә кергәч тә, кәефе яхшырмады. Күзенә  һаман йокы керми иде. Шуннан соң ул тиз-тиз генә киенде дә тышка чыгып китте. Хезмәтчеләр өенә килеп, сер тота  белә  торган бер приказчикны уятты.

  • Теләсәң күпме хакка теләсәң каян бер шешә аракы табып китер. Үтереп тешем сызлый. Түзәрлек чамам калмады. Бәлки, аракы бераз җиңеләйтер. Бар, тиз йөр! – дип боерды.

Габдулла бай, приказчикның кайтканын көтеп, кар өеме янына килде, Вафаның себеркесен алып, болай да чиста ише- галдын себерергә кереште.

Rитез приказчик  байны  озак  көттермәде.

Габдулла бай бер шешә аракыны әйбәтләп кенә бүлмәсенә алып керде, шешәнең төбенә сугып бөкесен чыгарды да авы- зыннан гына агызып голт-голт эчәргә кереште. Бер шешә аракыны эчеп бетергәч, йөрәге беркадәр басылган шикелле булды. Күңелендә, мин хәзер үк нәрсәдер эшләргә тиеш, дигән бер уй кузгалып, шул уй аңа тынгылык бирмәде. Ниһаять, бүген аның ястү намазын укымаганлыгы исенә төште. Төрле төстәге ефәк җеп белән чиккән намазлыкны идәнгә җәеп, Габ- дулла бай шул келәм уртасына басты да ята-тора намаз укый башлады. Берничә минуттан соң инде ул идән уртасында гы- рылдап йоклап ята иде.

* * *

Иртәгесе көнне бай йортында таңнан торып тышка чыккан кешеләр Вафаны ишегалдында күрделәр. Ул зур агач көрәк белән кар көрәп йөри иде.

Габдулла бай үз вакытында йокысыннан торды, табынга утырып, чәй эчте. Шуннан соң йокы бүлмәсе ишеге төбенә килеп, ишекне шакыды да:

  • Бикә! – дип эндәшеп карады.

Сәрвәр һаман әле йомшак түшәгендә ята иде. Хатын, ефәк тышлы юрган астында рәхәтләнеп киерелә-киерелә, иренеп кенә:

  • Әү? – диде.
  • Агай бүлмәдәме?
  • Юк. Ул әллә кайчан чыгып китте инде.
  • Әйтмәдеме ул? Әйтмәдеме?
  • Нәрсә әйтмәдеме?
  • Теге, әйтергә тиешле сүзен.
  • Юк, бер сүз дә әйтмәде.
  • Нигә?
  • Мин каян белим?.. Әйтмәгәч әйтмәде инде!..

Шулчак Габдулланың тамагы кибеп китте. Нишләмәк кирәк? Үз гомерендә ул байтак тәҗрибә җыеп, сак эш итәргә өйрәнгән иде, шуңа күрә бу юлы да сабырлык белән түзәргә булды.

Тышка чыккач, баскыч төбендә аңа байның кушканын үтәргә әзер торган кыяфәт белән Вафа очрады. Кулына се- берке тоткан иде ул.

  • Йә, хәлләр ничек, агай? Әйбәт кенә йокладыңмы?! – диде Габдулла.
  • Бик шәп булды, бай, зур  рәхмәт!  – диде  Вафа. Габдулла бай кесәсеннән ун сумлык акча чыгарып, двор-

никка тоттырды. Вафа акчадан баш тартмады. Икесе дә, амин тотып, битләрен сыпырдылар. Бай китәргә ашыкмады. Вафа берәр сүз әйтмәсме дип көтә шикелле иде ул.

Тик Вафа бер сүз дә әйтмәде.

Шуннан соң Габдулла бай, җиңел чанага утырып, базарга китеп барды.

Кич белән яңадан мулла килде. Ике карт – кияү белән бабай – дворникны сайлап ялгышканлыкларын сизә башлап, аптырашып башларын чайкадылар.

Вафадан теге сүзне ничек әйттерү турында байтак кына уйлашып утырганнан соң, тагын бер көн көтәргә булдылар.

Төн җиткәч кенә, Вафа тагы бай йортына килде. Тәрәзә ара- ларына көзгеләр куйган, идәннәренә йомшак ефәк келәм җәйгән бүлмәләр аша узып, ул байның йокы бүлмәсенә керде. Йомшак мамык түшәктә Сәрвәр бикә аны көтеп ята иде инде...

Габдулла бай, нишләргә, үзен кая куярга белмичә, кучерын уятты да ат җигәргә кушты, ләкин ниятеннән кире  кайтты һәм, үзе кайтканчы кучерга көтәргә кушып, капкадан чыгып китте.

Йөрәгендә көнчелек хисе белән бергә уянган теләген бас- кач, ул, йолдызлар сүнә башлаганда гына, өенә кайтты.

* * *

Авылда эш эшләп гомер иткән, бөтен тирә-якка атаклы көрәшче булган Вафаның көч-куәте күп иде әле. Киң җилкәле, таза беләкле мондый ирнең кочагы Сәрвәргә бик тансык, рәхәт тоелды.

Шуңа күрә икенче көнне иртән уянгач, ул Вафага:

  • Сине кысарлар алар. Талак дигән сүзне әйтергә ашыкма!

Бирешмә! Бераз рәхәтләнеп калыйк әле, – диде.

Вафа:

  • Моның азагы начар булыр бит, – дип курыкканлыгын әйтте.
  • Берни булмас. Бик кирәк булса, ике көннән соң әйтерсең. Кара аны, оттырма, акчаны күбрәк сора.  Кирәк  була  ул акча.
  • Бирерләрме соң?
  • Бирерләр, бирерләр! Тик үзең генә бирешмә.

Шул рәвешчә, Сәрвәр бикә үзенең карт иреннән үч ала иде...

Икенче көнне иртән Габдулла бай, тагы ишекне шакып, ха- тыныннан: «Әйтмәдеме?» – дип сорагач, бу юлы да «юк» дигән җавап ишетте. Вафа, аңа тагы баскыч төбендә очрап, байны сүзсез генә базарга озатып калды. Кич белән мулла килде. Картлар, киңәшкәннән соң, тагы бер көн көтәргә булдылар.

* * *

Кинәт кенә килеп чыккан бу гаҗәп хәл турында беренче кичне әле берничә приказчик белән асраулардан бер-ике кеше генә белә, күпчелек хезмәтчеләр берни белми иде. Көндез бөтен йортта бу хакта чыш-пыш килеп сөйләшә башладылар, кич җиткәндә инде, бу яңалык һәммә кешегә билгеле булган иде. Икенче көнне кич белән бөтенесе Вафаны:

  • Хәлләр ничек соң, агай? Байның түшәге йомшакмы? Бикәнең куены татлымы? – дип, ачыктан-ачык үрти башла- дылар.

Өченче көнне асраулардан берсе, урамда бер ахирәтен очратып, бу яңалыкны аның белән дә уртаклашты.

  • Сер итеп кенә әйтәм үзеңә, ахирәт, Алла сакласын, берүк,

кешегә ычкындыра күрмә, безнең бай йортында гаҗәп хәлләр бар әле... Дворнигыбыз бикәнең ире булды... – дип тезеп китте.

Шулай итеп, бу яңалык йорт эченнән урамга чыкты. Асрауның ахирәте аны бөтен таныш һәм таныш булмаган кешеләренә таратты. Ул, тәхлилне үзенчә аңлап, һәркайсына бик зур сер итеп кенә:

  • Габдулла байның хатынына ачуы килгән дә  әйткән, ди: «Рәхәттә яши белмәдең, маеңа чыдый алмыйча котыра башладың, менә шуның өчен мин сине акылга утыртыйм әле, бөтен халык алдында үзеңне хур итәм», – дигән, ди. Ә хәзер бикәне дворникка хатынлыкка биргән, ди. Билләһидер, ял- ганласам, баскан урынымда җир упсын! Миңа үзләренең ас- раулары сөйләде, – диде.

Приказчиклар да авызларын йомып йөрмәделәр:

  • Безнең байның хатыны һәр көнне дворник белән куна, бай үзе Акком асты урамына кызлар белән типтерергә китә, – дип сөйләделәр.

Берничә көннән соң инде Габдулла бай йортындагы хәлне белмәгән кеше калмады. Бу хәбәр мәдрәсә шәкертләренә дә барып ишетелде. Алар тәхлилнең үз араларыннан берәрсенә эләкмәвенә бик үкенделәр. Бу яңа гайбәтне бөтен кала тәмләп сөйләде.

Узган-барганда, Габдулла байга кешеләр аңа көлеп карап калалар, «менә шушы кеше инде ул» дип, бармаклары белән төртеп күрсәтәләр шикелле тоела башлады.

Карт хәзрәт тә, Габдулла бай да тәхлил өчен Вафаны сай- лап бик каты ялгышканлыкларын аңладылар. Беркөнне кич алар Вафаны чакырып алгач, мулла аңардан:

  • Нишләп син, агай, сүзеңдә тормыйсың? – дип сорады.
  • Нинди сүз? – диде Вафа.
  • Иртәгесе көнне иртүк хатының белән аерылышырга сүз биргән идең ләбаса... Оныттыңмыни?
  • Ә, аны әйтәсез икән? – диде Вафа. – Сүз бирүен биргән идем бугай да, хәзер менә сүземнән кире кайттым.
  • Ярый торган эш түгел бит ул, Вафа агай!
  • Аның нәрсәсе ярамый, хәзрәт? Мин бит синең кызыңны урлап та, алдап та алмадым. Шаһитлар алдында үзең никах- ладың.
  • Син кирегә борып маташма! Без синең белән шаярмый- быз, – дип, сүзгә Габдулла бай да кушылды. – Моның акылга сыя торган эш түгеллеген үзең дә бик яхшы беләсең. Форсаттан файдаланып, миннән күбрәк акча каерырга чамалыйсыңмы? Күпме кирәк, әйт?
  • Ә күпме бирәсең?
  • Күпме сорыйсың?
  • Биш йөз сум көмеш.
  • Биш йөз сум?! – диде Габдулла бай, шаккатып. – Ә ул кадәр акчаны саный белерсеңме соң?
  • Акчасы булса, саный белербез. Син  саный  беләсең  ич әле, минем синнән кай җирем ким?

Габдулла бай гарьлегеннән шартларга җитеште.

Шуннан   соң   сатулашырга   керештеләр.   Әрлән    башта йөз сум тәкъдим итеп, аз-азлап өсти барды. Вафа үзенекен унбиш-егерме сумлап киметә башлады. Байтак кына тартка- лашып, мулла да үгетләгәннән соң, ахырында ике йөз сумга килештеләр.

Вафа, акчаны кесәсенә салып:

  • Сәрвәр бикәгә миннән талак, талак, талак! – дип, шәригать кушкан сүзләрне шартлатып әйтте дә чыга башлады.

Габдулла бай, кулын изәп, аны кире туктатты:

  • Мондый эшләрдән соң инде, агай... – дип әйтә башлаган иде, Вафа, аның сүзен бүлеп:
  • Нәрсә әйтергә теләгәнеңне беләм, бай, беләм. Үзем дә китәм, бер көн дә артык тормыйм монда, – диде.
  • Файдасын күр ул акчаларның. Тик кешеләргә генә сөйләп йөрмә! – дип кычкырып калды бай аның артыннан.

Бабасы җиңел сулап куйды.

Бу төнне Сәрвәр бикә ялгызы гына йоклады.

Икенче көнне иртән Вафа, әйберләрен җыеп,  приказчик- лар белән асраулар  сакларга  дип  биреп  торган  акчаларны һәм әйберләрне дә алып, Габдулла бай йортыннан чыгып китте.

Абыйсының  Әрлән  байның  «баҗа»сы  булганлыгы  Сафа- га да ишетелде, әмма Вафаның байдан шактый акча каерып киткәнлеген ул берничә көннән соң гына белде.

Шулай да мулла киявенең соравы буенча Сафаны эшеннән куды.

Вафа авылга күп акча һәм байтак кына мал белән кайтып төште. Бер атнадан соң авылга Сафа да кайтты, тик аның кесәсендә берничә тиен акча гына бар иде.

  1. Саулыгың булса, аты булыр

Әкрәм карыйның кара көнгә дип саклап тоткан запас икмәге юк иде.

Ачлык чагында балаларын сабакка йөртү турында уйлаучы булмады диярлек. Мәктәпкә нибары унлап кына бала йөрде. Зур бүлмәне җылытып тору кирәк түгел, анлык утыны да юк иде. Шуннан соң инде Әкрәм карый балаларга сабакны үзенең мунчасында гына укыта башлады.

Rиһан абыстайның да эшләре шәптән түгел. Берничә куштанның кызларыннан башка бүтән укучысы юк иде.

Әкрәм карыйның гаиләсе, баштарак атна саен сәдакага килгән ризык белән тукланып, ничек кирәк алай җан асрый иде әле. Әмма язга таба балалар бөтенләй сабакка йөрми баш- лады. Алар килмәгәч, керем дә бетте.

Карый үзенең балаларын агасына җибәрергә мәҗбүр бул- ды. Балалар, анда барасылары килмәсә дә, барып, Шәмси муллага әтиләре әйтергә кушкан үтенечне тапшырдылар. Мул- ла йортында балаларны ашаттылар, ләкин Әкрәм карыйның гаиләсенә дип бер сынык та бирмәделәр. Әсма остабикә ба- лаларга, берничә кадак он бирермен дип, ниндидер кул эше тоттырып җибәрде.

Шуннан соң инде Әкрәм карый Сабирҗан мәзингә мөрәҗәгать итеп карады.

– Балаларга сабак укыткан чагыңда, без сиңа хәл кадәренчә ярдәм иттек. Мондый вакытта аз ярдәм түгел ул. Моннан ары бездән өмет итмә. Ходай Тәгалә ачтан үтермәс әле, – диделәр аңа.

Башка куштаннардан ярдәм сорауның файдасы юк иде.

Шуннан соң Rиһан абыстай, нишләргә белмичә гаҗиз булып, беркөнне Саҗидәләргә килде.

Саҗидәләрнең Сафа җибәргән акчага сатып алган ала- буталары күптән ашалып беткән иде инде. Саҗидә, буш киштәләрне йөз кабат тикшереп караса да, берни таба ал- мады. Ә тышта инде яз җиткән, елгада боз кузгалган иде. Иске күпер, «ватылам-җимереләм... бетәм...» дигән шикел- ле, язгы ташуда шатыр-шотыр килеп, дер селкенеп утыра иде.

Йөз яшьлек Зөһрә карчык Rиһанны күргәч җанланып китте: «Ашарга берәр нәрсә китерде микән әллә?» – дип уй- лап куйды.

Сафа белән Саҗидә алай уйламадылар. Әкрәм карый гаи- ләсенең ни хәлдә яшәгәнлеген бик яхшы белә иде алар.

  • Хәл-әхвәлегезне белим дип кердем... Ни хәлләрдә яши- сез? – диде Rиһан.
  • Менә әкренләп тырмашабыз инде, абыстай. Rан асрый- быз әле.
  • Син калада булып кайттың бугай, Әхмәтсафа? Анда да тормыш җиңел түгелдер инде?
  • Ярлы кешегә кайда да бер, абыстай. Шунда сүз өзелеп калды.
  • Ашарга бер тәгам ризыгыбыз калмады. Сезнең дә шу- лайдыр инде... Сезгә киңәшкә килгән идем. Нишләргә инде? Балалар кызганыч бит... Ачтан үтерербез микәнни инде алар- ны?.. – диде Rиһан, тынлыкны бозып.

Саҗидә уйга калды. Сафа белән Rиһан авыр сулап куй- дылар.

Шулчак Саҗидә, җанланып китеп, ят бер тавыш белән диярлек иренә эндәште:

  • Карале...
  • Нәрсә?..
  • Әгәр дә атны... алашаны...
  • Нәрсә?..
  • Суйсак, дим... Әтиләр дә, Ильяс абыйлар да ач, үзебез дә, абыстайлар да... Итен дүрт йортка бүләрбез. Халыкка паёк бирәселәр, ди. Бәлкем, шуңарчы җиткерербез. Аллага тапшырыйк. Барыбер үлә бит инде ул...
  • Озакламый яшел үлән чыга... Үзең уйлап кара!
  • Саулыгың булса, аты булыр! Исән калсак юнәтербез, та- барбыз... Яз озакка сузылса, барыбер үләчәк... Үзебез үлсәк, ат кемгә хаҗәт? Аллага тапшырыйк... Ичмасам, тамагыбыз туяр, бүтәннәргә дә ярдәм итәрбез. Бер изгелек эшләрбез.

Бердәнбер таянычыңнан да колак кагу бик авыр иде, шуңа күрә Сафа берни дип тә җавап бирмәде.

Rиһан абыстай әкрен генә ишеккә таба китте. Сафа аңа карап торды да сүзләрен ачык итеп:

  • Абыстай, иреңә әйт, килсен... Бераз булышыр, – диде. Аннары Саҗидәгә: – Бар, бабай белән Ильяс абзыйны чакы- рып кил, – диде.

Дүрт ир, кулларына бау белән зур пычак тотып, аягында көчкә басып торган арык алаша янына килә башлагач, ат үзенә бер-бер хәл эшләтәселәрен сизде. Ул шулкадәр хәлсез иде, аяк- ларын бәйләгәндә, хәтта колагын да торгызмады, селкенмәде дә, үзен җиргә егып салганда да карышмады. Әкрәм карый,

«Аллаһу әкбәр» дип, үткен пычак белән атның муенына сызып җибәргәч кенә, алаша соңгы тапкыр дымлы җир исен тирән итеп сулап куйды.

Сафа, атны суеп бетергәнче, өеннән чыкмады. Алашаның тиресен туный башлагач кына, ул да башкалар янына килеп кушылды. Ат суючылар тирәсенә коточкыч сәләмә киемле бала- чага җыйналды. Алар, ярым түгәрәк рәвешендә утырышып, олыларның ат тиресе тунаганын бик кызыксынып карап торды- лар. Берничә карт эт тә килеп җитте, ләкин, үзләренең ачы тәҗ- рибәләреннән чыгып, кешеләргә бик үк якын килмиләр иде.

Сафалар ишегалдына, берәр сөяк тимәсме дип, хәлсез ач күршеләре дә керде. Бөтен бите-тәне җыерчыкланып, бөрешеп беткән бер карчык әледән-әле:

  • И Алла! Өлгерми калганмын бит! Савыт куеп, канын җыеп аласы булган. Бер көнгә җитәр иде, – дип сөйләнде.

Ниһаять, атның тиресен  тунап  бетерделәр.  Аның  итендә аз гына да мае юк, итенә караганда, сөяге күбрәк иде. Итне

дүрт йортка бүлделәр. Эчәк-карыннарын, үпкә-бавырларын һәм сыйрак сөякләрен күршеләргә бирделәр. Һәркем үзенә тигән өлешне өенә күтәреп алып китте. Атның тиресен, бик кыенга калсак кирәк булыр дип, өйалдына элеп куйдылар. Халык өйләренә таралышты, ат суйган төштә, юеш җирне комсызланып ялый-ялый, этләр генә калды.

* * *

Ач бала-чага су буена төшеп китте. Алар арасында Исмә- гыйль дә бар иде.

  • Карагыз әле: нинди зур боз агып килә, әх, ут ягып җибәрәсе иде! – диде бер малай, елгага таба күрсәтеп.
  • Ә салам каян алабыз соң? – диде икенчесе.
  • Менә бу да ярый! – дип, беренче  малай,  кар  астын- нан чыгып, кояш җылысында кибеп өлгергән тирес өемен күрсәтте.

Малайлар, тирес өеме янына барып, аннан кушучлап яр буена тирес ташырга керештеләр. Берсенең шырпысы да та- былды. Теге боз ярга якынлашкач, тирескә ут төртеп, боз өстенә ташладылар. Малайларның учагы, төти-төти, елга буй- лап агып китте.

Тук елларда бу уенга егетләр, хәтта олылар да катнаша иде. Кочак-кочак саламга ут төртеп, боз өстенә ташлыйлар иде.

Бала-чага әнә шулай үзләре ягып җибәргән учакка кызык- сынып карап торганда, көтелмәгән бер хәл булды. Әлеге тирес яккан зур боз кисәге иске күпергә барып бәрелде дә, күпер шатыр-шотыр килеп җимерелеп төште. Күпернең бүрәнәләре, такталары суга коелып, бөтерелә-бөтерелә агып китте.

Малайлар: «Багор кирәк! Багор!.. Күпер җимерелде!» – дип кычкыра-кычкыра, урам буйлап йөгерештеләр. Ләкин алар кычкырганга берәү дә чыкмады. Шуннан соң балалар, тынып, өйләренә таралыштылар.

Исмәгыйль өйләренә кайтып кергәндә, аш ягында мичтә дөрләп ут яна, казанда аш пешә иде. Малайның борынын кытыклап, тәмле ит исе килеп бәрелде...

  1. Басуда Сабан туе

Кыш урталарында:

  • Казна паёк бирәсе икән...
  • Ачларга икмәк җибәрәләр, имеш... – дигән хәбәрләр таралды.

Ачларга дигән  икмәк  Казанга  яз  көне  генә  килеп  җитте.

Байтак вакыт ул шунда складларда ятты.

Хөкүмәтнең ярдәмгә дигән икмәге авылга барып җиткәнче, ярлыларның барысы диярлек кырылып бетте...

Язгы ташу сулары да агып бетте. Rылы кояш астында җир кибә башлады.

Каладан бер язу килеп төште. «Ач авылларның кешеләре, үзләренә биреләсе икмәкне фәлән вакытка чаклы килеп склад- тан алмасалар, икмәксез калачаклар» диелгән иде анда.

Куштаннар, бу эшнең үзләре өчен файдасы буласын чама- лап, икмәкне авылга кайтарырга риза булдылар.

Ниһаять, казна паёгы Мәүла Колыга да кайтып җитте.

Әмма бу юлы да икмәккә мохтаҗ кешеләргә тимәде ул.

Фәйзулла старостаның тырышлыгы белән эре бөртекле яхшы арышны, яртылаш койрык1 кушып, начар арышка алмаштырдылар. Ашлыкның байтак өлешен олаучыларга бирделәр. Мулла белән мәзингә дә берәр капчык илттеләр. Калганын җыенда бүтән кешеләргә бүлә башладылар. Куш- таннар ашлыкны кешенең җиренә карап бүлүне таләп иттеләр. Шунда инде шау-шу, кычкырыш-талаш купты:

  • Ниткән хәл инде бу, картлар? Хатын-кыз белән бала- чаганың ашыйсы килмимени? – диделәр.

Тол Таҗи, Бүкән Фәхри һәм тагы берничә кеше, ярсып- кызып, ачларны якларга кереште. Шуннан соң куштаннарга чигенергә туры килде. Икмәкне җан башыннан бүләргә бул- дылар.

Ләкин монда да авылдан киткән кешеләр белән үлгәннәргә өлеш чыгарыргамы дигән мәсьәлә килеп туды. Куштаннар

«үле җаннар»га да өлеш тиешле дип дауладылар. Алар авыл- дан китеп хәбәрсез югалганнарның һәм үлгәннәрнең җирләре белән бергә паёкларын да алырга чамалыйлар иде.

Фикерләр икегә аерылды: бер якта – куштаннар һәм ку- лаклар, икенче якта халыкның калганы иде.

  • Хөкүмәт сезгә паёкны бушлай бирми, бурычка биреп тора. Моның өчен түлисе була... Аннары үлгәннәр белән хәбәрсез югалганнарның җирләре өчен дә түләргә туры киләчәк. Алай тота-каба гына хәл итмәскә, бу турыда ныклап уйларга кирәк, – диде Фәйзулла.
  • Бирәбез! Бирәбез!
  • Юк, бирмибез!
  • Өлеш чыгарабыз!
  • Юк, чыгармыйбыз! – дип, һәр як үз сүзен куәтләде. Шуннан соң тагын староста сөйләргә кереште:

1 Койрык – ашлык җилгәргәндә аерылып чыга торган начар сый- фатлы ач бөртекләрдән, вак башаклардан, чүп орлыклардан гыйбарәт катнашма.

  • Әгәр дә без шушылай килешә алмый даулашабыз икән, ул чагында паёк бүлүне куеп торырга туры киләчәк... Старши- на белән писердән сорыйсы булыр. Алар ни әйтерләр... – дип, Фәйзулла кәгазьне бөкләде дә өенә китә башлады.

Шул чакны, халыкны этә-төртә, Таҗи алга чыкты һәм, староста каршына килеп:

  • Ах, бирән корсак! Ачлар өлешенә кермәкче буласыңмы? Кибәннәрең белән бергә тотып яндырырга сине, аннары белер идең! – дип кычкырды.

Шау-шу басылды, Фәйзулла туктый калды. Таҗига каршы берәү дә җавап кайтармады. Фәхри белән тагы берничә кеше тавыш-тынсыз гына Таҗи артына килеп басты.

  • Йә, әйтегез. Безнеңчә бүләргә ризамы сез, юкмы? – дип сорады Таҗи.
  • Юк. Алай итеп булмый... Синеңчә, икмәкне өләшеп бе- терим дә бурычын мин түлимме?

Таҗи, сүзен  теш  арасыннан  сыгып  кына:

  • Әһә, алаймы?! – диде дә, йодрыкларын кысып, Фәйзул- лага таба атлады.

Фәйзулла читкә тайпылды. Кемдер алар арасына кереп, Таҗины артка сөйрәделәр. Rыен бозылды,   халык   шаула- ша, кайный башлады. Болай булса, эшләр яманга китеп, куштаннарның җыеннан исән-сау ычкына алмаулары да бар иде, тик ачлык көчлерәк булып чыкты. Барысы да мондый хәлдә эш озакка сузылыр, сугыш-талаш аркасында паёк өләшенми калыр дип курыктылар.

Таҗи, бу хәлне аңлап, ачуын тыеп булса да, бер читкә китте.

Куштаннарның сүзе өскә   чыкты.   Ачларга   кеше   башы- на егермешәр-утызар кадак чүпле арыш тиде, байлар исә берничәшәр пот алдылар.

Хуҗасыз калган җирләр өчен салым түләргә вакыт җиткәч, куштаннарның ул бурычның бөтен авырлыгын шул ук ярлы- лар җилкәсенә салачагына шик юк иде.

* * *

Арыш биргәннән соң,  озакламый  чәчүлеккә  солы,  арпа һәм бодай да өләштеләр. Куштаннар бу юлы да алдатмады. Орлыкны җан башыннан түгел, бәлки җиргә карап бүлделәр. Ачтан үлгәннәр һәм хәбәрсез югалганнарның җирләрен байлар үзләренә алдылар.

Сабан ашлыкларын чәчәр вакыт узган булса да, крестьян- нар:

  • Үлсәм үләм, барыбер җиремне чәчәм!
  • Rиремне, тырнагым белән тырмап булса да, барыбер

сөреп чыгам! – дип, ашыга-ашыга, җирләрен чәчеп чыкты- лар.

Кайсылары авыр сукага үзләре җигелеп, балалары белән хатыннары суканы арттан, яннан эттеләр, кайберләре көч-хәл белән кыш чыккан сыерларын җиктеләр. Берише кешеләр басуга көрәк тотып бардылар.

Сукаланган җирне кул тырмасы белән тырмаладылар. Чәчкән ашлыкны кош-корт чүпләмәсен дип, көн-төн басуда сакта тордылар.

Яз бөтен нәрсәгә тереклек сулышын өрде. Урман, болын- нарда хәзер яфрак, яшь үрентеләр, сутлы кайры, ашарга ярар- лык үлән тамырлары, суда балык бар; һичьюгы, бака бар; кырда чыпчык, карга, күгәрчен, чәүкәсе бар. Болар һәммәсе ашарга ярый. Ничек сөенмисең, ничек  өметләнмисең?  Rиргә дә орлык чәчелгән, анысы яңа уңыш бирәчәк.

Быел басулардагы авыр эш халыкның күңелле Сабан туен алыштырды. Ат чабышы урынына, сыер җигеп, җир сөрү, күңелле, шау-шулы уеннар урынына, кулга авыр көрәк тотып, җир казу булды. Әмма хәлдән тайдырырлык бу авыр эш хәзер кешеләргә, күңелле Сабан туе уеннарына караганда, күбрәк шатлык һәм өмет бирә иде.

* * *

Каладан, Габдулла байның йортыннан һәм кибетеннән алып кайткан акча белән мал Миңлебай Вафасына  көч-куәт һәм ышаныч бирде. Хәзер инде ул җыеннарда һәрвакыт, ма- саеп кына, үз фикерен әйтә башлады, анасыннан да бигрәк ертлачрак булып китте.

Аның ике көр аты каладан паёк һәм чәчүлек ашлык ташы- ды. Ниһаять, Вафа да чын куштан булып китте һәм, бүтән куштаннар шикелле, ат биреп торган өчен ашлыгын да, ачтан үлгән ярлыларның бер өлеш җирен дә алды.

Авыл хәзер ике генә төркемгә – ачлар белән тукларга һәм атсызлар белән атлыларга гына бүленгән иде. Ярлылар ачтан үлеп бетте, урта хәллеләр алар хәленә төште, байлар исә тагы да баеп китте. Урталык калмады.

Куштаннарга усал Патый карчык белән хәйләкәр Вафаны дус итү файдалы иде. Шуңа күрә аларны, кочак җәеп, үз араларына алдылар.

Ә Сафа ярлылар арасында калды.

Вафа, үз җирен ике аты белән сукалап, эре бөртекле яхшы орлык чәчте. Сафа хатыны Саҗидә белән, ындыр артына чы- гып, җиренең тиресләгән өлешен китмән, көрәк белән казыды да казна биргән орлыкны чәчте. Аннары җирен кул тырмасы белән тырмалап чыкты.

  1. Ашлык урынына балчык

Басуларда ашлык өлгереп килә инде.

Онның бәясе кыйбат, ләкин шуннан да артык күтәрелми.

Кешеләр элекке чаклардагыдан да бигрәк эш эзли.

Байлар үзләренә арзанлы эшче куллар яллый. Сабирҗан мәзин белән Әсма остабикә сәүдә эшләрен ташладылар. Мәзин ярлы йортларга яңадан чыпта сугарга мунчала өләшә башла- ды, остабикә исә кызларны кул эшенә утыртты.

Тормыш элекке хәленә кайтып бара иде.

Тик бер Әкрәм карый гына тернәкләнеп җитә алмый. Аларның чәчкән игеннәре юк, хәлләре көннән-көн начарлана бара. Ничек итеп булса да көзгә кадәр яшәргә кирәк, аннары, бәлкем, мәктәп ачылып, тормышны җайлап җибәрергә мөмкин булыр; әгәр көз көне дә мәктәп ачарлык бала җыелмаса, ул чагында ни белән көн күрмәк кирәк?

Гамьсез-ваемсыз Әкрәм карый, гадәтенчә, һаман да Ходай биреренә ышана иде. Rиһан, байтак вакыт уйланып йөргәннән соң, яңадан кулына энә алып, авыл халкына кием тегә баш- лады, яңадан «тегүче Rиһан» булып китте. Ул, барлык ишле гаиләләрне йөреп чыгып, күлмәк, ыштан, чикмән, тун, тула оеклар тегәргә алды. Бик тырышып, яңа киемнәр дә тегә, искеләрен дә әйләндереп, бозып, яңа итә. Ул оек-бияләйләр бәйли, йон эрли, җеп тә ката иде.

Аннан күреп, Rиһанның кызлары да эшкә утырдылар, булдыра алганча, әниләренә ярдәм итә башладылар. Ләкин алар, өчәү эшләсәләр дә, тамаклары туярлык ризык юнәтә алмыйлар. Гаилә яртылаш алабута кушкан кара икмәк белән генә туенып яши иде.

Өлкәннәр әле болай ачлы-туклы яшәүгә ничек тә түзә, әмма кечкенә Исмәгыйль гел ашарга сорый, елый, кычкыра. Rиһан абыстай, төрле йомыш тапкан булып, аны өйдән чыгарып җибәрә, ләкин Исмәгыйль бик тиз әйләнеп кайта да яңадан ашарга сорый башлый.

* * *

Беркөнне Исмәгыйль, бик карыны ачканга һәм ашыйсы килеп эче авыртканга, баскычта елап утыра иде.   Шулва- кыт капка ачылып, ишегалдына аның яшьтәше – Сабирҗан мәзиннең төпчек улы, кып-кызыл битле симез Кәрим килеп керде. Исмәгыйль, башын читкә борып, күлмәк итәге белән күзләрен сөртте дә, борынын сеңгергәч, Кәримгә таба боры- лып карады.

  • Әйдә уйнарга. Су буена төшәбез. Анда сутлы балчык таптым мин. Әйберләр әвәләп ясарбыз, – диде Кәрим.

Исмәгыйль, ашыйсы килүен дә, елаганын да, әнисенә үпкәләгәнен дә онытып:

  • Әйдә! – дип, баскычтан сикереп торды. Ике дус урамга йөгереп чыктылар.

Rиһан абыстай, улы Исмәгыйль тиз генә кайтмас, ашарга сорап йөдәтмәс дип сөенеп, яңадан үз эшенә кереште.

Йорттагы башка кешеләрнеке кебек, Әкрәм карыйның да тамагы ач иде, көйсезлеккә ул да Исмәгыйльдән бер дә ким түгел. Ләкин Rиһан аның  зарлануын  ишетмәгәнгә  салыша иде.

Ул, эшеннән аерылмыйча гына, кызына:

– Менә шушы оекны типчеп куй әле, кызым... Бүген үк эшләп илтергә вәгъдә иткән идем, – диде.

Тагы тынлык урнашты. Rиһан белән кызы эшләрен дәвам иттерделәр.

* * *

Исмәгыйль белән Кәрим, су буена төшкәч, җиңнәрен, ыш- тан балакларын сызганып, ташу суы казыган чокырга керделәр дә аннан йомшак сутлы балчык алырга керештеләр.

Малайларның чырайлары икесенеке бөтенләй ике төрле иде. Алсу, симез битле, янып торган иренле Кәрим күпереп пешкән кабартмага охшаган: күзләре елтырый, итләч беләкләре терсәк турысында чокырланып, батып-батып тора иде. Ә Исмәгыйльнең йөзе ябыгып саргайган, иреннәре күгәргән, күзләре тоныкланып калган иде.

Малайлар, бик тырышып, балчыктан сыер, ат, сарык яса- дылар, чыра кисәге белән аларга күз тиштеләр, үлән һәм чыбык кисәкләреннән аяк, койрыклар куйдылар. Балчыктан зур гына тагараклар ясап, шулар янына хайваннарны бастыр- дылар – аларның да ашыйсылары килә бит!..

Менә бусы эт. Ул йортны саклый. Эт янында азык белән савыт тора. Этнең дә ашыйсы килә!..

Исмәгыйль, шунда кинәт уеннан туктап:

  • Мин өйгә кайтам, – диде.

Кәрим аның ни өчен болай тиктомалдан кайтырга җыенуын аңламады.

  • Ярый, хәзер кайтабыз. Менә эткә ипи генә ясыйм, – диде Кәрим.

«Ипи» сүзен ишеткәч, Исмәгыйль җанлана калды. Аның эче авырта, куллары калтырана башлады, күз алды караңгыланып китте.

  • Ә-ә, ипи... Эткәме?.. Тизрәк яса, Кәрим!.. – диде ул. Кәрим балчыктан күмәч ясап, иптәшенә сузды:
  • Мә... эт алдына куй. Кәҗәләр ашамасын!

Балчык күмәч, чыннан да, ипигә охшаган иде. Исмәгыйльнең авыз сулары килде. Ул тиз генә ипине алды да аны-моны уй- лап тормастан сындыргалап кабып та җибәрде.

  • Ташла, җүләр! Үләсең ич! Балчыкны ашыйлармыни? – диде Кәрим, гаҗәпләнеп.

Исмәгыйль, аңлап алып, балчык күмәчне тиз генә җиргә ташлады. Колак төбендә иптәшенең «Үләсең ич!» дигән сүзе яңгырап торды.

Малайның күз алдына ачлыктан шешенеп үлгән кешеләрнең мәете килде. Курку тойгысы ашыйсы килүен дә, эче авыртуын да басты.

  • Беләсеңме нишлик, Исмәгыйль? – диде аннары Кә- рим.
  • Нишлик?
  • Әйдә, безгә киттек. Абый миңа арба ясап бирде. Шундый да шома, шундый да матур. Көпчәкләре дә, тәртәләре дә бар. Менә күрерсең.
  • Әйдә, алайса, киттек, – диде Исмәгыйль.

Малайлар, елгада кул-аякларын юып, җиңнәрен, балакла- рын төшерделәр дә мәзиннәргә киттеләр.

Аларга мулла йорты яныннан узып барасы иде. Шул ту- рыдан үткән чакта озын ак күлмәк, буй-буй төшкән җиңсез казаки, башына ак түбәтәй кигән Шәмси мулланың капка төбендә басып торуын күрделәр. Малайлар, адымнарын әкренәйтә төшеп, бер-берсенә төртешеп алдылар да, үзара нидер пышылдаша-пышылдаша, эрәеп кенә, муллага таба килә башладылар. Килеп җитәрәк, уң кулларын күкрәкләренә куеп, икесе берьюлы сәлам бирделәр:

  • Әссәламегаләйкем!

Шәмси мулла, малайларны күреп:

  • Исмәгыйль, кил әле! – диде.

Исмәгыйль туктады. Кәрим үз юлы белән китеп барды.

  • Теге казларны куып китер әле, улым! Әнә тыкрыкка керделәр. Кара аны, суга күрмә, – диде мулла.

Исмәгыйль, ата каздан уттан курыккандай курыкса да, мулла кушканны тыңламый кала алмады. Шүрли-шүрли генә булса да, казларны куарга китте. Малайның бәхетенә каршы, ата каз бүген миһербанлырак иде, күрәсең. Дөрес, ул, муенын сузып, малайны ысылдап каршы алды алуын, шулай да аңа ташланмады.

Исмәгыйль мулланың казларын өйләренә куып китергән арада, Кәрим, үз өйләренә җитеп, капкаларыннан кереп тә кит- те. Шуннан соң инде Исмәгыйль үз өйләренә кайтып китәргә булды. Шулвакыт Әсма остабикә, тәрәзәдән башын сузып:

  • Кер әле, улым! – дип эндәште.

Малай  килеп  кергәндә,  Әсма  аш  ягындагы  иркен  сәке

өстендә төрле төстәге җеп йомгакларын аерып утыра иде. Сәкенең түрге башына, яңа гына мичтән алып, берничә бөтен кайнар ипи тезеп куелган иде.

  • Менә бу йомгакларны апаларыңа алып кайтырсың, – диде Әсма.

Ач малай, сәкедәге тәмле ипиләрне күргәч, бөтенләй оны- тылып ук китте, Әсманың әйткәнен ишетмәде дә. Аннан сәке янынарак килде дә:

  • Кыш көне әни дә шушындый дәү ипиләр пешергән иде, – дип сөйләнеп куйды.

Остабикә ач малайның хәлен аңлаудан бик ерак иде. Шуңа күрә ул:

  • Э-э... – дип кенә куйды да яңадан йомгакларын санарга кереште.

Исмәгыйль кырыйдагы кызарып пешкән ипигә сакланып кына кулын сузды. Бармаклары кытыршы ипи катысына тигәч түзмәде, бер кисәк сындырып алып, авызына каба башлады. Әсма моны шунда ук күреп алды:

  • Кит, җүнсез! Кеше әйберсенә сорамыйча кагылалармы- ни? Ризыкны тотарга ярамый! – дип, симез ак кулы белән Исмәгыйльгә шапылдатып сугып җибәрде.

Ипи малайның кулыннан идәнгә төшеп китте. Шулвакыт каяндыр мәче сикереп төшеп, ипине эләктереп алды. Ләкин коры ипи катысын ошатмады, ахрысы, тәпие белән селкетеп, иснәп карады да әкрен генә китеп барды.

«Нигә кеше әйберсенә кагылырга ярамый? Аннан да үләләрме икән?» – дип уйланды малай.

Әсма җеп йомгакларын, төйнәп, Исмәгыйльгә сузды:

  • Мә, апаңа алып кайтып бир... Нишләргә кирәген үзе белә. Әйт: юкка әрәм итмәсен. Ишеттеңме?

Малай берни ишетмәде. Остабикә сүзен кабатлап әйткәч кенә, Исмәгыйль, игътибарына алмыйча:

  • Ишеттем! – дип җавап кайтарды.

Аның уенда әле һаман да сәкедә тезелеп торган тәмле икмәкләр белән идәнгә төшкән теге ипи кисәге иде.  «Кыш көне әни дә шундый дәү ипиләр пешергән иде», – дип уйлана бирде малай.

* * *

Әкрәм карый кышка ике өлкән кызын калага илтеп, сәүдәгәрләргә асрау итеп урнаштырган иде. «Ичмасам, та- маклары туяр... Шәт, бүләк-мазары да тияр үзләренә. Анна- ры, бәлкем, кияүгә дә чыгып куярлар. Кала бит ул – авыл түгел», – дип уйлады ул.

Көз көне тагы калага китте. Бу юлы ул сигез яшьлек малае

Исмәгыйльне алып барып, шундагы бер мәдрәсәгә урнаштыр- ды. «Алла боерса, ачтан үлмәс әле... Шәкертләргә самавыр куяр, идәнен себерер-җыештырыр, шуның өчен ашатырлар әле», – дип, үзен үзе юатты Әкрәм карый.

Шук, чая Исмәгыйльнең калага китүе Шәмси мулланың Казан мәдрәсәсеннән куылган улы Барый мәхдүмнең Бохарага укырга китүе белән бер вакытка туры килде.

...Игеннәр әйбәт кенә уңган берничә ел узды. Ачлык елны күргән хәлләр әкренләп онытыла барды.

Бервакыт көз көне авылларда «Патша вафат» дигән хәбәр таралды.

Кайберәүләр,  моңа  сөенеп:

  • Манифест чыгарырлар, салымнарны бетерерләр, – диделәр.

Ләкин патшаның үлүенә кайгыручылар да булды.

  • Әйбәт патша иде, мәрхүм, мөселманнарны рәнҗетми иде: мәчетен салдырырга да, намазын укырга да рөхсәт итә иде. Ә менә яңа патшаны мөселманнарга дошман дип әйтәләр.
  • Патша патша инде ул. Салымын түләтә, түләмәсәң, аркаңны камчы белән каезлый. Без мужикларга патша үлгәннән кайгырасы юк, яңасы булганга да сөенәсе юк.
  • Манифест ясап, кешеләрне төрмәдән чыгарырлар, крестьянга алпавыт җирләрен бүлеп бирерләр.
  • Бик бирәселәр, ди! Тот капчыгыңны! Карга карганың күзен чукыганын кайчан күргәнең бар? Беркатлы!  – дип, Тол Таҗи белән аның дуслары андый кешеләргә көлеп җавап кайтардылар.

Старшинаның боерыгы буенча җомга көнне Шәмси мулла намаздан соң халыкка, яңа патша хәзрәтләренә озын гомер теләп, дога кылырга кушты.

Шул ук старшина боерыгы белән беркөнне Фәйзулла старо- ста, халыкны каравыл өенә җыйдыртып, манифест укыды. Тәхеткә яңа патша менү уңае белән туган өметләр шундук җимерелде.

  • Алпавыттан җир алу – шайтаннан иман өмет итү белән бер инде ул! Алпавыт сүзен тыңлап, ыштансыз калдык инде, ә безне тагын шул сүз белән сыйлыйлар, – диде Таҗи, мани- фест сүзләрен ишеткәч.

Ярлы крестьяннар патшаның алпавытларга нинди карашта икәнлегенә тагын бер тапкыр ышандылар. Бары тик мулла- мәзиннәр генә мәчетләрендә патша хәзрәтләренә озын гомер теләп дога кылалар. Алардан күреп, байлар белән куштаннар да шуны ук эшлиләр иде.

  1. Корбан

Сафа белән Саҗидәнең тормышлары түгәрәк түгел – ба- лалары юк иде аларның.

Хәзер инде тормышлары бөтен яктан да рәтләнгәч-җай- лангач, аларны әнә шул кайгы гына борчый иде.

Инде барлык чарасын  сынап  карадылар:  Әкрәм  карый- дан яздырып алган бөтине чиратлашып муеннарына тагып йөрделәр; тәлинкәгә Ясин сүзләрен яздырдылар, шуны юып, суын дога укып эчеп карадылар; бөтен әфсен-төфсенне әйттерделәр; барлык багучыларны йөреп чыктылар; әллә ни- чаклы сәдака өләштеләр. Саҗидә хәтта мари зиратына да барды, каладагы атаклы ишан хәзрәтләре янына да барып кайтты. Патый да үзе белгән барлык чараны сынап карады. Ислам динендәге бөтен ырымны кулланып бетергәч, мәҗүси аллаларга мөрәҗәгать иттеләр. Мари багучыларының барлык киңәшләрен эшләп карадылар, мәҗүсиләр җененнән ярдәм со- радылар. Ләкин берсенең дә файдасы тимәде. Саҗидә һаман балага узмады.

Ахырында ул үзенең бала анасы була алмаячагын аңлады, шулай да бирешергә теләмәде.

Беркөнне ул ире белән сөйләшкәндә әйтә куйды:

  • Әллә тагы бергә өйләнәсеңме?.. Балабыз булыр иде, ичмасам, – диде.

Сафа хатынының бу сүзен шаяртуга санап җавап бирмәде. Ә беркөнне Сафа, урамнан йөгереп  барган  бер  малайга  ка- рап:

  • Ходай безгә малай үстерергә язмагандыр инде, – дигәч, Саҗидә янә:
  • Өйлән, җаным! Үзем яучылыйм. Ичмасам, бала үстерер- без, – диде.

Сафаның ачуы килде.

  • Юкны сөйләмә әле! Каян килә синең башыңа шундый тузга язмаган сүз?
  • Нигә тузга язмаган булсын?.. Ике хатын алу шәригатьтә юк эшмени? Кайбер ирләр өлкән хатынын җылата-җылата өйләнәләр әле...
  • Өйләнсеннәр!
  • Мин әле сиңа үзем  әйтеп  торам... Моңа каршы Сафа җавап кайтармады. Саҗидә сүзен куәтли бирде:
  • Гомергә баласыз каласың килмәсә өйләнергә кирәк... Инде бөтен чарасын сынап карадык бит. Башка чара калмады инде. Талашмыйча, тату яши торганын үзем табып бирәм. Күздә тоткан кешем бар минем... Аннары балаларыбыз да булыр. Мин аларны үз балам кебек яратырмын...
  • Мин сине шаяртасың гына дип торам, ә син чынлап сөйлисең икән. Әйтмә дә, уеңа да китермә! Мин андый эшне эшләмәячәкмен, – диде Сафа.

Мәгәр Саҗидә уеннан кайтмады, җае чыккан саен,  шул хакта әйтә торды. Аның үз йортларында бала  күрәсе  килү, бала сөю, бала иркәләү теләге артканнан-арта бара иде.

Беркөнне ул өйләренә күрше хатынының ике яшьлек ма- лаен алып керде дә, ире янына утырып, баланы әле үчтеки- үчтеки итеп сикертә, әле итәгенә яткырып тирбәтә, әле тузанга буялып беткән битләреннән чупылдатып-чупылдатып үбә баш- лады. Сафа да бала белән кызыксынып китте, эшен ташлап, аны үзенә дәште. Малай, баштарак «чит абзый»ны өнәмичәрәк торса да, бераздан Сафага бара башлады.

  • Тукта, юындырып килим әле үзен, – диде Саҗидә. Баланы баскычка алып чыгып, битен-кулын юдыртты,

чиста сөлге белән сөртеп, уйный-уйный, аны өйгә алып кер- де. Сафа бөтен эшен онытты. Малайны кытыклаган булып, чөеп-сикертеп, бармакларын шартлатып, бала белән әвәрә килде. Малай чырык-чырык көлде, Сафаның борынын  тарт- ты, йомшак сакалы эченә бармакларын тыкты. Сафа, бала белән мавыгып, озын гына буйлы шадра хатынның өйгә килеп кергәнен дә сизмәде.

  • Мин тагы дөнья бетереп улымны эзлим, су буена да төшеп мендем. Малайлар, сездә, диделәр... Пычранып беткән шул малайны ничек сөясегез килә! Тапкансыз!.. – диде ха- тын.

Малай әнисенә таба омтыла башлады.

  • Менә бит әнисенә бала нинди якын. Дүртәү булса да, баласы күздән югалу белән үк эзли чыккан... Унау булса да, берсен дә кешегә бирмәс иде! – диде Саҗидә.
  • Әйтмә дә инде, Саҗидә! Барысы да якын. Барысы да йөрәктән өзелеп төшкән шул... Мәшәкатьләре күп булса да – вакытында ашамыйсың, вакытында йокламыйсың – барыбер жәл бала, – дип, күрше хатыны баласын кулына алды һәм, ишек төбенә җиткәч: – Менә сезнең бала-чагагыз юк, тыныч- рәхәт шул, – диде.

Сафа нидер әйтмәкче иде дә Саҗидә тагын теге сүзне баш- лар дип әйтми калды. Ә Саҗидә баланы өйгә шул сүзне яңадан кузгатыр өчен дип алып кергән булган икән.

  • Менә нинди бит ул дөнья! Берәүләргә Ходай артыгы белән бирә, берәүләрдән берне дә кызгана... Бик сөйкемле бала. Көнләшми түзмәссең, – диде Саҗидә. Ире эндәшмәгәч: – Каян килгән сиңа шулхәтле кирелек?.. Өйләнүнең ни авыр- лыгы бар инде сиңа, йә? – диде хатын.
  • Син, Саҗидә, бөтен өйнең асты өскә килсен дисең, ахры.

Тыныч кына тора алмыйсың! – диде Сафа, ниһаять.

  • Бер дә алай булмас! Мин сиңа бик сабыр, күндәм кызны яучылыйм. Йортка бернинди талаш китермәячәк.
  • Алай булмый ул. Яшь хатын ул гел яшь хатын булып калачак инде.
  • Юк. Мин сиңа шундыйны табам...
  • Ниндине табасың? Йә, әйт! Саҗидә, үзенең җиңүен сизеп:
  • Әйтимме? – диде.
  • Әйт!
  • Сәлим кызы Хәтирәне.

* * *

«Керпе» кушаматлы Сәлим  ачлык  елны  исән  калган  бик аз ярлыларның берсе иде. Ул бөтен  тирә-юньдә  иң  яхшы такта яручылардан санала; һәр елны көз җиткәч, озын пыч- кысын аркасына асып, авылдан читкә чыгып китә. Кышкы бураннарда да, көзге әшәке яңгырда да, язгы пычракта да ул, аркасындагы пычкысының шыңлавын тыңлап, җайга гына атлый-атлый, авылдан авылга йөреп, кешеләргә такта яра. Якын-тирәдә эш булмаса, такта яру заводына барып яллана; һәр елның сигез-тугыз аен ул читтә йөреп үткәрә иде.

Сәлимнең кечкенә генә өе тирәсендә абзар-кура да, читән дә юк. Хәтта аның чәчкән җире дә юк. Ул ел саен җәй көне авылына кайта, кыйшаеп беткән өендә берничә ай ял итеп, йокы туйдыра.

Ачлык елны Сәлим җәй көне үк авылдан чыгып  китте. Такта яру заводына эшкә ялланып, җәен-кышын шунда эшләп уздырды. Ачлык үтеп, авыл халкы бераз хәлләнә башлагач, яңадан авылдан авылга йөри торган булып китте. Хәзер ул менә тагы җәйгә Мәүла Колыга кайткан иде.

Базык буйлы, киң җилкәле бу ир, күндәм, юаш бер кеше булса да, башкалар белән дуслашырга яратмый. Кешеләр аның белән бик аз сөйләшәләр, шуңа күрә ул үзе дә бик сирәк сәлам алыша. Әнә шулай кеше яратмый, кешеләрдән читләшә торган гадәте өчен аңа «Керпе» дигән кушамат биргәннәр иде.

Сәлимнең хатыны исән чакта балалары әниләре белән авылда кала торган иде. Хатыны үлгәннән соң, Сәлим алар- ны үзе белән ияртеп йөри башлады.  Бертуктаусыз  авыл- дан авылга, заводтан заводка күчеп йөрүнең балаларына да тәэсире булмый калмады. Мәүла Колы яшьләре белән алар арасында ниндидер бер киртә хасил булган кебек иде. Авыл- да аларның якын дуслары юк. Rәй көне Керпенең балала- ры еш кына авылның таза хәлле кешеләренә ялланып урак ура, печән чабалар. Авыл гадәтләреннән бизгәч, алар бик күп нәрсәдән читләшәләр. Аларны якты йөз белән каршы ала тор-

ган бердәнбер йорт Миңлебай Сафасы йорты гына иде. Яхшы күңелле, акыллы Саҗидә, аларның хәлләрен аңлап, үзләренә ияләштерде. Сәлимнең өлкән улы – әтисе шикелле үк көчле, таза Вәли дә – озакламый атасының кушаматын алып, аны Керпе Вәли дип йөртә башладылар.

Сәлим биек кузлага салган юан бүрәнә өстендә  канатла- рын җәйгән бөркет шикелле җилпенеп-җилпенеп пычкыны салмак кына йөрткәндә, Вәли астан әтисенә булыша. Сәлим авырыбрак китсә, аның урынына өскә улы менеп, абыйсына булышырга Хәтирә килә. Күбрәк вакыт кыз әтисе белән абый- сына аш пешерә, керләрен уа, ямый яки берәр җиргә көнлекче булып эшкә яллана иде.

Кай ягы беләндер Хәтирә Ирдәүкә Саҗидәгә дә   охша- ган иде. Сөйкемле, чая, аның шикелле үк кыю иде ул.  Их- тимал, шуңа күрәдер, Саҗидә аны аеруча ярата. Өстәвенә Саҗидәгә аның тырыш, сабыр булуы да ошый. Гел ирләр арасында үскәнгә, Хәтирәгә яшьтәш кызларында очрый тор- ган вакчыллык, көнчелек кебек сыйфатлар хас түгел иде. Тормышның бик күп ачысын-төчесен күргәнгә, Хәтирә бул- ганы белән канәгать була белә, авырлыкларга түзә белә иде. Ирен Хәтирәгә өйләндереп, Саҗидә үзенә яхшы дус табасына ышана, йортына көндәш түгел, киңәшче китерәсен яхшы белә иде.

* * *

Rәйнең кояшлы, эссе бер көне. Талгын гына искән йомшак җил авыл башыннан чәчәк атып утырган үләннәрнең тәмле, баллы исен алып килә.

Сафа белән ныгытып сөйләшкәннән соң, Саҗидә икенче көнне иртүк Сәлимнәргә китте.

Сәлим зур гына таш өстендә пычкы кайрап утыра иде. Пычкының тар очын ике тез арасына кыстырып, киң ягын култык астыннан уздырып җибәргән дә өч кырлы игәү белән пычкының тешләрен кайрый.

Кереп килгән Саҗидәнең күләгәсе Сәлимнең аягы янына төшкәч, Керпе күз кырые белән генә аңа карап алды да яңадан эшенә кереште.

  • Нишләп утырасың, Сәлим абзый?
  • Менә корыч кимереп утырам әле.

Саҗидә шундагы икенче бер ташка утырды. Сәлим пыч- кыдан башын күтәрмәде. Саҗидә аның эшләгәнен озак кына сүзсез карап утырды да:

  • Ник дәшмисең? Ичмасам, ни йомыш белән йөргәнемне сорар идең. Пычкысына багынган да каткан, – диде.
  • Катмыйча... – диде Сәлим, башын калкытып. – Атым

да, сыерым да, сукам да бит ул минем... Карап тормасаң, хәзер бозыла, тутыга башлый... Йомышың булса әйтерсең, булмаса, бераз утырырсың да китәрсең.

  • Мин бер зур эш белән килдем әле.
  • Нинди эш белән?
  • Яучы булып...

Сәлим учына төкерде дә, игәүне әйләндереп, яңадан пыч- кысын кайрарга кереште.

  • Шуннан башка эшең юктыр шул... Рәхмәт инде, Саҗидә.

Мин өйләнергә җыенмыйм әле.

  • Юк, Сәлим абзый, мин синең яныңа килмәдем... Хәтирә янына килдем.
  • Хәтирә янына?.. Алай булгач, нигә аны миңа әйтеп торасың? Бар, үзенә әйт.

Саҗидә Керпедән андый сүз көтмәгән иде.

  • Хәтирә үзе  риза  булса, син  каршы  килмәссеңме соң?
  • Нишләп каршы килим ди мин?
  • Кемгә яучыласам дамы?
  • Әйттем ич инде!..

Саҗидә, таш өстеннән торып, өйгә таба китте.

Карындыклы тәрәзәләр аша өй эченә сыек кына яктылык саркып керә. Rир идән чиста итеп себерелгән. Бөтен өй эчен диярлек биләп алган сәке кырыенда Хәтирә кул эше эшләп утыра. Аргы почмакта Вәли йоклап ята.

  • Ни хәлләрегез бар? – дип, яңгыратып исәнләште Саҗидә.
  • Тавыш та соң үзеңдә, Саҗидә апа! Йокымнан уяттың... Шундый матур төш күреп ята идем! – дип сөйләнде Вәли.
  • Шулай кирәк сиңа... Көпә-көндез йоклап ятмассың.
  • Эш булганда эшлибез, булмаганда йоклыйбыз, – диде Вәли һәм, икенче ягына борылып ятып, тагы гырлый баш- лады.

Хәтирә белән вак-төякне сөйләшеп алганнан соң, Саҗидә туп-туры төп эшенә кереште.

  • Беләсеңме, Хәтирә, мин сиңа яучы булып килдем бит әле, – диде ул.
  • Чынмы?.. Кемнән?
  • Ә үзең кемнән дип уйлыйсың соң?

Хәтирә үзе белән кызыксынырдай егетләрнең исемнәрен берәм-берәм әйтеп чыкты. Ләкин Саҗидә, ул атаган саен:

  • Юк, юк, ул түгел, – дип кенә әйтә торды.
  • Алайсам белмим инде, Саҗидә апа. Үзең әйт, – диде Хәтирә.
  • Мин яучылаган  кешегә  барырсыңмы  соң?
  • Син миңа начарлык теләмисеңдер ич...
  • Сафага барасыңмы?
  • Сафага? Сиңа көндәш булыпмы?
  • Әйе!
  • Кит әле, Саҗидә апа! Сөйләмә булмаганны!

Саҗидә, кызның аптырашта калуын күреп, ни  сәбәптән ирен өйләндерергә теләвен һәм ни өчен Хәтирәне сайлаган- лыгын сөйләп китте.

  • Маебызга чыдый алмаганга түгел, Хәтирә. Бала кирәк безгә. Син безгә матур-матур балалар табып бирер идең.

Хәтирә шаркылдап  көлеп  җибәрде:

  • Әгәр мин дә тапмый торган булсам?
  • Табарсың!.. Икәүләп булышырбыз, – дигәч, икесе дә көлешә башладылар.

* * *

Бөтен авыл шау-гөр килеп җыенга әзерләнгән көннәрдә Керпе Сәлим йортында кечкенә генә туй ясадылар. Никах укылган кичне үк Хәтирә Сафа йортына күчеп килде.

Миңлебай Сафасы, бөтен авылның исен китәреп, ике хатын белән тора башлады. Алар йортында, гадәттә, күп хатынлы кешеләр йортында була торган талаш, кычкырыш, гауга дигән нәрсә беркайчан да булмады.

Саҗидәнең ни сәбәптән йортына көндәш кертергә риза булуын һәм ни өчен кеше арасында танылмаган Хәтирәне сайлавын беркем аңлый алмады. Бу турыда бик озак сүз ку- ерттылар, өчесенең дә бик озак гайбәтен саттылар. Берәүләр Саҗидәне кызганды, икенчеләре Сафаны.

  • Ирдәүкәгә өйләнеп уңды бу Сафа!
  • Аның эш яхшы хәзер... берьюлы ике бияне җигә!
  • Rүнлерәк кыз таба алмады микәнни?
  • Ул Керпе кызының нәрсәсенә кызыккандыр? – дип, аларның икесеннән ачыктан-ачык көлеп сөйләүчеләр дә бай- так булды.

Патый бу туйга үзенең бернинди катнашы юклыгын күрсәтергә тырышты һәм очраган бер җирдә:

  • Өйләнергә ниятләвен үземә әйткән булса, мин аңа бер дигән кыз димләгән булыр идем, – дип сөйләнде.

Ике ага-эненең арасы тагы да суына төште. Вафа һәм Па- тый Сафа белән Саҗидәне элеккедән дә битәр яратмый баш- ладылар.

  • Һәммәсенә дә шул Ирдәүкә генә гаепле. Миңлебай карт нәселен гел әнә шул хур итә, – диделәр.

Саҗидә каенанасы белән Вафаның мондый сүзләрен ишетмәскә тырышты. Йөз яшьлек Зөһрә карчыкны ул һаман да әйбәтләп карый, шул эше белән Миңлебай картка хөрмәт саклый иде.

Хәтирәне үзенә көндәш итеп сайлап ялгышмады ул. Сабыр холыклы, тырыш Хәтирә Саҗидәнең яхшылыгын онытмады, юаш табигатьле Сафаны да яратып китте. Алар өчәү дус-тату яши башладылар.

Rыен атнасы узды. Эш өсте дә җитте. Сафа, Саҗидә, Хәтирә өчәүләп басудагы эшләрен бик тиз эшләп бетерделәр. Көз җиткәч, Керпеләр авылдан эшкә чыгып киттеләр. Хәтирә Сафа йортында тулы хокуклы гаилә кешесе булып торып калды.

Кыш урталарында ул үзенең йөккә узганлыгын белде. Сафа белән Саҗидә тансык баланы каршы алырга әзерләнә башладылар.